- 15.03.2021
- Автор: Раиф ГЫЙМАДИЕВ
- Выпуск: 2021, №09 (10 март)
- Рубрика: Хәлең ничек, авыл?
Журналист буларак дөреслекне язсам, өч авылдан торган җирлектә яшәүчеләрнең акчасыз калуларына сәбәпче булачакмын, имеш!.. Әнә шулай дип, Актаныш районында мине авыр сайлау алдында калдырдылар. Әле кем әйтә бит ул сүзләрне, шактый югары баскычтагы җитәкче – Актаныш муниципаль районы башлыгының урынбасары фикере бу.
Ә нинди акча турында сүз барамы? Үзара салым акчалары… Мәгълүм булганча, авыл җирлегендәге көнкүреш мәсьәләләрен хәл итү өчен халыктан җыелган үзара салымның һәр сумына дәүләт тагын дүртәр сум өсти. Нәтиҗәдә җирлек бюджетына саллы гына финанс ярдәм җыела. Әлбәттә, үзара салымны җыю һәм аны дәүләттән дүрткә тапкырлап алу өчен законда каралган кагыйдәләрне үтәп, алдан барлык таләпләрне тиешенчә башкару мөһим. Менә шул таләпләрнең кайберләре тиешенчә башкарылмау турында язмаска тиеш инде мин Актаныш чиновнигы фикеренчә. Язам икән, җирлек бюджеты үзара салым акчасыннан да, дәүләттән дүрткә тапкырланып кайта торган ярдәм өлешеннән дә мәхрүм калачак. Һәм моңа мин гаепле булам.
Дөресен әйтим, өч авылдан торган, барлыгы 1 мең дә 87 кеше яшәгән Сәфәр авыл җирлеге өчен шундый зур җаваплылыкны минем өскә аударырлар дип һич уйламаган идем.
Ни генә булмасын, дөреслек кадерлерәк, кыйммәтрәк! Шуңа да хакыйкатькә күз йоммыйча, чынбарлыкны язарга булдым.
ҖЫЕЛЫШСЫЗ ҮЗАРА САЛЫМ ҖЫЯ БАШЛАГАННАР
Федераль законда күрсәтелгәнчә, үзара салымны җыю буенча алдан шул җирлектә яшәүче халык фикере ачыкланырга тиеш. Аның ике төрле юлы бар: йә җирлектә референдум үткәрелә, яисә халык җыены җыела. Җирлектә яшәүчеләр арасыннан 18 яше тулганнарның яртысыннан күбрәге әлеге чараларда катнашса, дөрес дип санала. Һәм ул чарада катнашучыларның, шулай ук, яртысыннан күбрәге үзара салымны җыярга дип тавыш бирсә, андый карар законлы була.
Татарстан районнарында әлеге җыеннар, референдумнар гадәттә ел азагында үткәрелә. Ягъни, 2020нче елда үзара салым җыю өчен җыеннар 2019нчы елның азагында булды. Ә агымдагы елда җыю өчен алар узган ел ахырында үттеләр. Һәрхәлдә районнарда алдан төзелгән графиклар нигезендә, җыен-референдумнар һәр җирлектә, авылда шулай үткәрелергә тиеш иде. Тик Актаныш районының Сәфәр авыл җирлегендә халык белән аралашкан вакытта ачыкланганча, анда узган ел азагында да, быелның гыйнвар, февраль айларында да үзара салым мәсьәләсе буенча бернинди җыен-референдум булмаган. Ул турыда Сәфәр авыл җирлегендәге проблемаларга багышланган мәкаләләрдә дә («Безнең гәҗит» №6, 17.02.2021 һәм №8, 03.03.2021) искәртелде инде.
Җыен үткәрмәүне февраль уртасында Сәфәр авыл җирлеге башлыгы Гөлнара Сәйфетдинова: «Алдан пандемия сәбәпле җыелмадык. Соңыннан мин чирләдем, операцияләр ясаттым», – дип аңлаткан иде. Хәбәр иткәнебезчә, беренче мәкалә басылып чыккач озак та үтмәде, Гөлнара Сәйфетдинова эштән китте. Тик үзара салым мәсьәләсе хәл ителмичә, һавада эленеп калды. Ә аны җыюны рәсмиләштереп, дәүләттән дүрткә тапкырланган ярдәмне алу өчен тиешле документларны тапшыру вакытта да чикле, беренче апрельгә чаклы өлгерергә кирәк. Шуңа күрә дә, февраль азагында янәдән Иске Сәфәргә килгәч, авыл җирлеге советы сәркәтибе, вакытлыча җирлек башлыгы вазыйфасын башкаручы Ландыш Кыямовага шул ук сорау белән мөрәҗәгать иттем.
– Үзара салымны җыярга инде, файдасы күп бит аның, – дип фикер-ниятен белдерде ул. – Һәрвакыттагыча, өйдән-өйгә кереп җыярга планлаштырабыз. Ну, болай, кайберәүләр китереп тә бирә башлады.
– Ничек инде китереп бирә башладылар? – дип гаҗәпләндем мин. – Сезнең үзара салым буенча халык җыены да үтмәгән бит әле?
– Ул вакытта авыл җирлеге башлыгы бүтән кеше иде. Аның эше өчен җавап бирә алмыйм… Әйе, андый җыелыш үтмәде.
– Үзара салымга карата халык фикерен гомуми җыенда ачыкламыйча гына акча җыя башлау – закон бозу була бит! Җыелышны кайчан үткәрергә планлаштырасыз?
– Бу сорауга үзем генә җавап бирә алмыйм. Мин җирлек башлыгы вазыйфасын башкаручы гына.
Шулай да, Ландыш Кыямова тиз арада халык белән җыелыш үткәрергә тырышачаклары турында әйтте. Дөрес, ул җыелышта халык үзара салымны җыюга ризалыгын бирерме, тәгаен генә фаразлау кыен иде. Ләкин Иске Сәфәр авыл кибетенә эленгән белдерүнең эчтәлегенә караганда, бу җирлектә барысы да алдан, халык фикерен ачыклаганчы ук хәл ителгәнлеге аңлашыла. «Узарасалым акчасын 1нче кварталда тапшырып бетерергә кирәк, шуңа күрә 1нче мартка кадәр авыл советына китерүегезне сорыйбыз!» (орфографиясе үзгәртелмәде – ред.) дип язылган ул белдерүдә.
ҖЫЕЛЫШЫ – ГОМУМХАЛЫКНЫКЫ, Ә КАРАРЫ – ТИРӘН СЕР
Гомуми җыелыш үткәрелмәгән булгач, үзара салымны җыюга карата халык фикерен ачыклау өчен башка чарам калмады, Иске Сәфәр авылында очраткан һәр кешедән сораштыра башладым.
– Үзара салым буенча әле җыелыш булмады. Ләкин акча җыю турындагы белдерүләре эленеп тора инде, – ди китапханәче Әлфинур Шәйхулмәрданова. – Без әлегә акча бирмәскә булдык. Узган елгы салымнар өчен дә төгәл хисап ишетмәдек бит.
– Мин акча җыюга каршы түгел анысы, – дип үзара салымга ризалыгын белдерде Гамбәрия Фәритова. – Безнең урамга юл кирәк, язын-көзен машина этеп интегәбез. Шул юлны рәтләсеннәр иде.
Тагын мин сораштырган Рушат Нуруллин, Роза Идрисова, Венера Тимерова, Чулпан Газизҗанова, Наилә һәм Дамир Имамовлар барысы да үзара салымны җыю яклы булдылар. Шул җирлектәге хуҗалык – «Саф» җәмгыяте директоры, үзе Сәфәр авыл советы депутаты булган Илфат Әндәрҗанов та салым җыюны хуплады гына:
– Аны җыярга кирәк, һәр сумга дәүләт тагын 4әр сум өсти бит! Авыл җирлегенең болай да акчасы юк. Кулдан килгәнчә без дә булышып киләбез инде. Шундый мөмкинлек була торып, аннан файдаланмау зур хата булыр.
Кыскасы, мин сораштырган дистәдән артык кеше арасында нибары өчесе генә салым җыюга каршы фикерен белдерде. Халыкның күпчелеге үзара салымны җыю яклы икәнлеге аңлашылды. Ләкин мин үткәргән әлеге сораштыру нигезендә генә салым җыя башларга ярамый. Закон таләп иткәнчә, халык җыены үткәрү кирәк. Һәм җирлек советы сәркәтибе, башлык вазыйфасын башкаручы Ландыш Кыямова вәгъдә иткәнчә, 27нче февральдә җыелыш үткәрелгән. Тик берничә көннән соң шалтыратып, җыелышның беркетмәсе һәм карары белән таныштыруларын сорагач, Ландыш Кыямова миңа ул документларны күрсәтә алмады.
– Халык үзара салымны җыярга дип тавыш бирде. Хәзер җыя башлыйбыз, – дип кенә аңлатты ул. «Җыелышта күпме кеше катнашты?» – дигән соравыма да җавап кыска булды:
– Чутларга кирәк инде аны… Протоколны әле күрсәтә алмыйм.
Гаҗәп, дөресрәге сәер җыелыш үткәргәннәр дигән сүз инде бу. Халык фикерен белү өчен гомуми җыен булган, ә беркетмә-карары сер итеп саклана.
УЛ ҖЫЕЛЫШ – БУ ТҮГЕЛ, Ә МОНЫСЫ – УЛ ТҮГЕЛ…
Күпме кеше катнашуы да теркәлмәгән, беркетмә-карары һаман булмаган җыелышны законлы дип әйтеп буламы икән? Юктыр, минемчә…
27нче февральдә үткән әлеге чарада Актаныш муниципаль районы башлыгының авыл советлары буенча урынбасары Рәйхан Галимянова да катнашкан. Җыелыш турында төгәлрәк мәгълүматны сораштыру өчен аңа шалтыраттым.
– Халык каршы түгел, үзара салымны җыябыз, диделәр. Шулай булгач, нокта куяргадыр бит инде бу мәсьәләгә? – дип, сораулы мөрәҗәгатен миңа юллады ул. Ә мин, нәрсә, нокта куярга әллә кайчан әзер. Фәкать барысы да закон кушканча, гадел булганмы, шуны гына ачыклап бетерәсем килә.
Актаныш районы башлыгы урынбасарыннан сораштыра торгач, февраль азагында узган җыелышта нибары 40лап кеше катнашуы ачыкланды. Ә бит Сәфәр авыл Советы сәркәтибе Ландыш Кыямова әйтүенчә, җирлектә 695кә якын сайлаучы яши. (Дөрес, әлеге күрсәткечне дә төгәлли алмады ул. Янәсе, сайлаучылар саны ел саен үзгәреп тора.) Шул сайлаучыларның 580гә якыны Иске Сәфәр авылы халкы. Димәк, 27нче февральдәге халык җыенын законлы үткән дип тану өчен, анда кимендә 291 кешенең катнашуы мәҗбүри иде. Кворум булмаган бит! Икенчедән, халык җыены һәрбер авылда аерым үткәрелергә тиеш. Ул турыда «Татарстан Республикасының муниципаль берәмлекләре Советы» Ассоциациясе юристлары тагын бер кат аныкладылар. Ә Актаныш районы башлыгы урынбасары да, Сәфәр авыл советы сәркәтибе да бу хакта «ләм-мим» булып чыкты. Өч авылдан торган җирлектә Иске Кадермәт, Терпеле авылларында җыеннар үткәрү бөтенләй күздә тотылмаган.
Февраль азагында үткәрелгән җыелышның законлы булуы зур сорау астында калганлыгын аралашу дәвамында аңлаган район башлыгы урынбасары Рәйхан Галимянова кинәт фикерен үзгәртеп куймасынмы?
– 27нче февральдәге җыелыш үзара салым буенча гражданнар җыены түгел иде ул. Анда фәкать тагын бер кат халык белән очраштык.
Ничек инде, миңа бит Сәфәр авыл советы сәркәтибе, җирлек башлыгы вазыйфасын башкаручы Ландыш Кыямова: «Җыелыш үтте, халык ризалык бирде, хәзер үзара салымны җыя башлыйбыз», – диде. Рәйхан Галимянова әйткәнчә, ул җыелыш – бу булмаса, монысы кайчан үткән соң?
Рәсми документлар буенча, Сәфәр авыл җирлегендә гражданнарның үзара салым буенча җыены 2020нче елның 20нче ноябрендә үтеп, 500әр сум күләмендә акча җыелышу турында карар да кабул ителгән икән инде. Әйе, Рәйхан Галимянова миңа шундый документны җибәрде. Анда ул вакыттагы Сәфәр авыл җирлеге башлыгы Гөлнара Сәйфетдинованың имзасы куелган, мөһер сугылган. Бер ялгансыз, чын документ! Тик ул вакытта шундый халык җыены үткәнлеге турында нигәдер җирлектә яшәүчеләр генә белми. Һәрхәлдә, мин сораштырганнар арасында белүчеләр юк иде.
– Районда, алдан билгеләнгән график нигезендә, көзен бөтен авылларда халык җыеннары булды диделәр. (Җирлек башлыклары шулай дип хисап тотканнар. – ред.) Мин үзем дә Иске Сәфәр авыл җирлегендә җыен булмаганлыгын әле генә белдем. Гөлнара Сәйфетдинова «җыен булды» дип, җыен карарын да җибәрде бит.
Һай, Гөлнара Сәйфетдинова, эшләп тә күрсәткән инде дияргә генә кала монда!
ХАЛЫКНЫ АКЧАСЫЗ КАЛДЫРУЧЫ КЕМ?
Хәер, бер Гөлнара Сәйфетдинова гына «эшләп күрсәтте»ме икән бу очракта? Муниципаль районнарның башлыклары, әлеге район башлыкларының авыл советлары буенча урынбасарлары да бар бит әле тагын. Алар нәкъ менә авыл советлары белән тыгыз элемтәдә эшләргә тиеш дип аңлыйм мин. Гадәттә районнардагы халык җыеннарында «глава» үзе һәм хакимият чиновниклары һәммәсе катнашырга тырыша. Чөнки анда дөрестән дә халыкның фикере ишетелә, яңгыраган гозер-үтенечләр хакимият тарафыннан «карандашка алына».
Ә Актанышта нәрсә булып чыга инде? Сәфәр авыл җирлегендә халык җыены үткәнлеге турында дөрес мәгълүматны да белмәгәч, район җитәкчелеге белән авыл җирлеге арасында мөнәсәбәтнең ни дәрәҗәдә эшлекле, җитештерүчән булуы турында күңелдә шикле фикерләр туа. Югыйсә, Сәфәр җирлегендәге проблемалар турында, шул исәптән – үзара салым җыены үткәрелмәү хакында да, халык арасыннан аерым «активистлар» язып, чаң сугарга тырышып килгән бит инде. Юк, аларны «гайбәтчеләр» дип чикләргә, авызлыкларга тырышканнар.
Инде хәзер, үзара салым җыены тирәсендә туган вәзгыятькә кагылышлы дөреслекне язып чыксам, Актаныш районы башлыгы урынбасары Рәйхан Галимянова фикеренчә, мин халыкны үзара салым акчасыннан мәхрүм итүче булам.
– Февраль азагындагы җыелышны (игътибар итегез, анысы да дөрес үтмәгән!– автор иск.) без көзен үткән дип эшләгәндә генә, үзара салымны җыя алабыз, – ди Рәйхан Галимянова. – Сез ул турыда дөреслекне язып чыгасыз икән, мин бу җирлекне үзара салымсыз калдырырга мәҗбүр булам. Мин үземне дә, район җитәкчелеген дә якларга тиеш.
Зинһар, яклагыз! Ләкин аның бердәнбер дөрес юлы бар. Ул да булса – закон нигезендә, дөрес итеп эшләү! Без дә, журналист буларак, шуңа омтылабыз. Инде Сәфәр авыл җирлеген үзара салым акчасыннан мәхрүм итүдә мин гаепле булам икән, алдан ук анда яшәүче халык алдында гафу үтенәм…
Раиф ГЫЙМАДИЕВ,
Казан – Актаныш – Казан
Комментарии