Мәмдәл авылы халкы җирле җирсез

Мәмдәл авылы халкы җирле җирсез

ХХ гасыр дәвамында Русия дәүләтендә халык ике тапкыр җирле булды. Аның беренчесе Октябрь инкыйлабыннан соң, Совет властье урнашкан чорларда иде. Ленин бабабызның «Җир – крестьяннарга!» дигән өндәмәсен тарих битләреннән укып беләбез бит. Ул вакытта җиргә шәхси милекчелек бетерелә. Ә икенче очрак – инде Совет җәмгыяте таркалган вакыт: киресенчә шәхси милекчелекне кайтарып, авыл халкына пай җирләре өләшеп «куандырдылар».

Бер караганда, әлеге вакыйгаларда уртаклык юк та сыман. Ләкин, ике очракта да «җиргә халык хуҗа» дигән гыйбарә алга сөрелә түгелме?

Тик чынлыкта гади крестьян ни дәрәҗәдә җир хуҗасы була алды соң? Монысы инде башка мәсьәлә! Советлар күрсәткән «юмартлык» турында халыкның «Җир – крестьяннарга, ә икмәк – дәүләткә!» дип, ачынып әйтүе тикмәгә булмагандыр. ХХ гасыр азагында да, пай җирләренә ия булып, бик азлар гына чын мәгънәсендә җир хуҗасына әйләнделәр бит. Әлбәттә, сәбәпләре төрле: крестьянның ул пай җирләрендә шәхси милекче буларак эшләп китәргә әзер булмавы, мөнәсәбәтләрне көйләүче законнарның чиле-пешлелеге – барысы үз йогынтысын ясады. Нәтиҗәдә, хуҗалы пай җирләренең «хуҗасызлык» үрнәге булган очраклары да, пай хуҗасының үз җирен эшкәртергә хокуксыз калу мисаллары да бихисап. Биектау районының Мәмдәл авыл җирлегендә дә пай җирләре буенча шактый сәер вазгыять урнашкан булган.

ТАЛАНГАН ҖӘМГЫЯТЕНЕҢ АЧЫ ЧЫНБАРЛЫГЫ

Узган гасырның 90нчы елларында Биектау районының Мәмдәл авыл җирлегендә яшәүчеләргә дә җир пайлары бүлеп бирелә. Бер пайга уртача 5әр гектар җир кишәрлеге туры килә. Җәмгысы 644 пайчыга бүленә заманында җирләр. Әлбәттә инде, Мәмдәлдә дә җирләре белән аерылып чыгып, фермер булып эшләп китәргә теләүчеләр ул чорда әле бик күренми. Шуңа да, күпчелек районнардагыча, пай җирләрен аренда килешүе буенча күмәк хуҗалык эшкәртә. Мәмдәл авыл җирлеге пайчылары соңгы тапкыр җирләрен 10 елга арендага «Правда» җәмгыятенә бирү турында килешүне 2009нчы елда төзиләр. Ул вакытта 535 пайчы җирен әлеге җәмгыятькә арендага бирергә риза була. Ә нигә ризалашмаска? Шул җирлектә яшәүче халык заманында бергәләп төзегән колхоз бит, формасы гына «җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять» дип үзгәртелгән. Хуҗалыкның әле аягында шактый нык басып торган вакыты: 2 мең баш тирәсе мөгезле эре терлеге, 1200 баш дуңгызы була. Пай җирләрен кушкач, сөрүлек мәйданнар да 3 мең гектардан артыкка җыела. Ул чорлар өчен уртача зурлыктагы хуҗалык инде бу. Кем әйтмешли, җаен белеп, рәхәтләнеп эшлә генә. Ләкин, кызганычка каршы, әллә заманалар авырлыгын күтәрә алмыйлар, әллә җитәкчесе Фиркать Вахитов идарә итүнең җаен бик белеп бетерә алмый, «Правда» җәмгыяте өчен акрынлап таркалу чоры башлана. Бүген инде әлеге хуҗалык тамырдан тискәре якка таба үзгәреш кичергән. Аны таркалган дип кенә түгел, ә тәмам таланган хәлдә, дип әйтү дөресрәктер. Җитәкчесе генә һаман шул – Фиркать әфәнде Вахитов. Ә калган яктан, элеккеге данлы колхоз чорларының эзе дә сизелми хәзер: кырлар эшкәртелми, ферма тораклары ярымҗимерек хәлдә. Дөрес, әле 300 башка якын мөгезле эре терлегебез бар, аларның 140 башы – савым сыерлары, дип сөйләде җәмгыять директоры телефон элемтәсе аша. Ул терлекләрне без күрә алмадык, көтүдә булган вакытлары туры килгән икән. Ләкин, терлек саны турында мәгълүматны районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсендә белешкәч, бөтенләй башка саннарны әйттеләр безгә.

Бүген «Правда» җәмгыятендә 245 баш мөгезле эре терлек асрала икән. Аларның 51е генә савым сыерлары! Игътибар итегез, соңгы бер елда гына да җәмгыятьтә терлек саны 284 башка кимегән. Ә продукция җитештерү күләмен әйтергә дә оят: һәр сыердан көнгә нибары 2,6 килограмм сөт савалар. Кәҗә дә мулрак сөт бирә бит!..

Яхшы өметләргә ышанып, 2009нчы елда җирләрен 10 елга арендага «Правда» җәмгыятенә биргән 535 пайчы да «ярык тагарак» янында калган. Аларның хәлләрен башкача әйтеп тә булмый. Чөнки соңгы елларда пайлар өчен аренда хакын Фиркать Вахитов авылдашларына бөтенләй түләмәгән. Ул гына да түгел, җәмгыять файдаланган шул пай җирләре өчен салымны да халык үзе түләргә мәҗбүр булган.

«ПРАВДА» ҖӘМГЫЯТЕНДӘ ДӨРЕСЛЕК ЮК!

Гомумән, пай җирләре өчен халыкка аренда хакын һәм салымнарын түләү мәсьәләсен ныграк өйрәнгән саен, без «Правда» җәмгыятендә дөреслекнең булмавына ныграк инана бардык.

– Пайларны арендага алу турындагы 2009нчы елгы килешү нигезендә җәмгыять һәр гектар җиргә кимендә 300 сум исәбеннән түләргә тиеш иде, – ди Мәмдәл авыл җирлеге башлыгы Фәрит Сафиуллин. – Аннан тыш, салам-печән бирү, бакча сукалау кебек шартлар каралган. Фиркать Вахитов пайларны арендага алгач та, беренче елларда сорап барган кешеләргә натуралата түләштерде. Соңыннан аренда өчен ашлык, салам-печән бирү бетте. Мин ул җирләр арендасы хисабына авыл халкын су белән тәэмин итәм, диде. Ә соңгы елларда су суырткан өчен электр энергиясе чыгымнарын да капламый башлады. Халык аренда хакын да алмый, җир салымын да үзе түли, су чыгымнары өчен дә акча җыешабыз хәзер. Әлеге мәсьәләне «Правда» җәмгыяте директоры алдында күтәргән идек, минем бирерлек әйберем юк, җирләрегез хәзер кирәкми, үзегез эшкәртегез, дип бара.

Мәмдәл авыл җирлеге башлыгының сүзләрен дәлилләп, заманында үзе дә шул ук вазыйфаны башкарган Дания Зиннәтуллина болай дип тә өстәде:

– 2009нчы елда пай җирләрен арендага бирү турында килешү төзелгән вакытта халык мине ышанычлы зат итеп сайлап куйды. Шунлыктан мин төгәл беләм, ул килешү буенча җәмгыять аренда хакын гына түгел, җир өчен салымнарны да түләргә тиеш иде. Ә Фиркать Вахитов 2014нче елдан бирле салымнарны түләми. Кайберәүләр үзләре түләгән квитанцияләрен алып килеп күрсәткәч кенә, бераз ашлык, салам биргәләде шунда. Тик алай итеп йөрүчеләр бик аз иде. Аның артыннан кемнең ялынып йөрисе килсен? Шул вакыттан бирле кемнәрдер мәрхүм булды, кайберәүләр күченеп китте. Андый пайчыларның җирләре өчен бөтенләй берни түләмәде. Сүз әйтә башласаң, мин авылны су белән тәэмин иттем, ди. Янәсе, 4 водокачкага ут өчен аена йөзәр мең сум түләгән. Соң, әле шул чаклы акча тоткан булса да, ул судан авыл халкы гына файдаланмады бит. Үзенең хуҗалыгының фермалары, терлекләре дә шул хисапта булды. Нигә аларны безнең өскә сала? Ә соңгы елларда суга да түләми, үзебез кеше башыннан йөзәр сум җыешабыз. Шул акча барысына да җитә. Каян килеп ай саен йөзәр мең сумлык ут тотылсын ди?

Без Мәмдәл җирлегенә барган көнне Фиркать Вахитов, үзе әйтүе буенча, хуҗалык эшләре белән Марий республикасына чыгып киткән иде. Шуңа да, кызганыч, аның белән күрешеп сөйләшә алмадык. Телефон элемтәсе аша гына аралаштык. Безгә дә пай җирләре өчен түләү турында әңгәмәдәшләребез югарыда сөйләгән җавапларны бәян итте. «Мин аренда өчен дә, салымнар хакын да түләдем, су белән күтәрдем чыгымнарны», – дип кырт кисте. Тик ул чыгымнарны исбатларлык төгәл документларны, килешүләрне генә безгә күрсәтә алмады. Нигездә, барысы да сүздә генә, булып чыга. Өстәвенә, «Правда» җәмгыятенең авыл халкын су белән тәэмин итәргә хокукы да юк, дип беләбез. Чөнки, ул эш өчен рөхсәт бирә торган рәсми кәгазьне дә, шулай ук, директор әфәнде безнең игътибарга тәкъдим итә алмады.

ПАЙЧЫЛАРГА МӘШӘКАТЬЛЕ ЮЛ УЗАРГА ТУРЫ КИЛГӘН...

Әйткәнебезчә, таланган, таралган «Правда» җәмгыяте тәмам бетеп бара. Кырлары соңгы ике елда бөтенләй эшкәртелмәгән, чәчелмәгән. Өстәвенә, тагын бер кат ассызыклап китәбез, аренда хакы да бирелми, салымнары да түләнми.

Әлбәттә, мондый шартларда җирләрне «Правда» җәмгыятенә арендага бирүдән бернинди мәгънә калмый. Аның шулай икәнен пайчылар үзләре дә яхшы аңлаганнар. Тик, Русия законнарының сәер яклары бар шул! Пайчылар бик теләсәләр дә, үз җирләрен алып, аерым-аерым китә алмыйлар. Бер яктан караганда, инде хәтта «Правда» җәмгыяте белән төзелгән ун еллык аренда килешүенең дә вакыты чыккан бит. Шул килешү вакыты чыгу белән, пайчылар җирләрен янәшәдәге «Әсән» хуҗалыгына арендага бирергә, дип йөри башлаган булганнар. «Әсән» җәмгыяте инвесторы да пайларны арендага алырга риза булган. Әмма... закон буенча, килешүнең вакыты чыкса да, якларның берәрсе аны өзү турында рәсми белдермәсә, ул килешү гамәлдә санала икән. Бу очракта, якларның берсе – «Правда» җәмгыяте директоры булса, икенчесе – җирләрен арендага биргән 535 пайчы. Аңлашылганча, шул чаклы пайчыны тиз генә җыю гаять кыен эш. Җитмәсә, ун елдан артык вакыт узгач, кемдер инде мәрхүм, аларның җирләренә мираслык хокукын алу кирәк. Ә менә якларның икенчесенә, ягъни «Правда» җәмгыяте җитәкчесенә аренда килешүен өзү берни түгел. Минутлык эш. Пайчылар теләген истә тотып, Мәмдәл авыл җирлеге башлыгы да, «Әсән» җәмгыяте вәкилләре дә шундый үтенеч белән Фиркать Вахитовка берничә тапкыр мөрәҗәгать иткәннәр. Ә директор әфәнде, юк, кая ул халык өчен уңай, файдалы булсын, дип, андый адымга бару?! «Мин юристларым белән киңәшләштем, ул эш миннән тормый», – дип кенә җибәргән. Безгә дә шул ук сүзләрне кабатлады. Нәтиҗәдә, пайчылар мәшәкатьле юлдан барырга мәҗбүр булалар. 2020нче елда кабаттан гомуми җыелыш үткәреп, һәрберсе «Правда» җәмгыяте белән аренда килешүен өзү турында теләкләрен рәсмиләштереп, ниһаять, әле ике атна чамасы элек кенә «үз» дигәннәренә ирешәләр. «Правда» җәмгыяте белән аренда килешүе өзелә. 355 пайчы җирләрен «Әсән» җәмгыятенә 7 елга арендага бирә.

«ХАЛЫК ӨЧЕН БЕРНИНДИ ЯХШЫЛЫК ЭШЛӘМӘДЕ БИТ...»

Бу вазгыятьтә «Правда» җәмгыяте җитәкчесе Фиркать Вахитовның эш-гамәлен сәламәт мантыйк белән һич аңлый торган түгел. Аренда килешүен өзмичә, авылдашларын ел ярым буе интектереп, өстәмә мәшәкатьләр тудыруга сәбәпче булып, нәрсәгә ирешергә, ни исбатларга теләде икән соң ул?.. Тәгаен җавапны ишетә алмадык. Дөрес, башта, мин ул җирләрне әле үзем эшкәртергә теләгән идем, дип тә белдерде. Янәсе, ул чирләп ятканда, «глава» кушуы буенча, махсус тартып алганнар икән аннан пай җирләрен. Ә халыкка пайлар өчен түләмәве, соңгы ике елда ул җирләрне бөтенләй эшкәртмәве, берни чәчмәве җитди сәбәп түгел аныңча.

Пай җирләренең бер өлешенә элегрәк «Правда» җәмгыяте күпьеллык үлән чәчкән булган икән. Быел үз пайларын бүлеп алган берничә кеше әлеге үләнне чабып алырга керешкән. Ә нәрсә, «Правда» җәмгыяте ике ел инде барыбер берни эшләми бит. Фиркать Вахитов үзе дә аренда һәм су өчен түләүдән баш тартып, җирлек башлыгына: «Миңа җирләрегез кирәкми, үзегез эшкәртегез», – дигән. Ә пай хуҗалары үләнне чаба башлауга, директор әфәнде полиция хезмәткәрләрен чакыртып, авылдашлары өстеннән шикаять язган булган хәтта. Тик, бәхеткә, гаделлек пай хуҗалары ягында булып чыккан инде.

– Фиркать, әллә кайдан килгән ятлар да халык өчен эшли. Син нигә яратмыйсың үз авылың халкын, дип әйтә идем мин аңа элек үзем җирлек башлыгы булып эшләгән вакытта, – ди Дания Зиннәтуллина. –Халык өчен бернинди яхшылык эшләмәде бит ул. Ярату түгел, хөрмәт тә итми, дигән сүз бит инде.

Күрәмсең, шундый мөнәсәбәт белән эш йөртү нәтиҗәсендә, кайчандыр авылдашлары төзегән хуҗалык тәмам таркалып бара. Ферма тораклары тирескә баткан, берсе дә төзекләндерелмәгән. Агарту, дезинфекцияләү турында уйлаучы да юк. Фәкать буш торакларның икесендә нигәдер көннәр буе су гына агып ята иде. Авылны су белән тәэмин иттем, ди бит. Күрәмсең үзен әле дә «су хуҗасы» дип хис итәдер инде. Малларга кышкы чор өчен бер төргәк печән-салам, бер уч сенаж әзерләнмәгән. Аның терлекләре узган кышта да авыл урамнарында азык эзләнеп, кешеләрнең бакчалардагы салам-печән эскертләренә «һөҗүм» иткәләп җан асраганнар. Быел да шул дәвам итәр ахрысы.

Раиф ГЫЙМАДИЕВ,

Казан – Биектау – Казан

Комментарии