Чирмешәндә «текә»ләрнең улларыннан фермер ясыйлар

Чирмешәндә «текә»ләрнең улларыннан фермер ясыйлар

Көннәр җылына төшеп, басуларда туфрак өлгергәч, крестьян ныклап кыр эшләренә керешеп йөргән вакытта гына Чирмешән районының «Күтәмә» агрофирмасыннан редакциягә борчулы хәбәр иреште. «Җирләребезне тартып алалар, ике дистә елга якын эшкәртеп килгән кырларга чәчәргә кертмиләр», – дип зарланды шалтыратучылар.

Журналистлык хезмәте белән әлеге агрофирмада элек тә булгаларга туры килгән иде. Ул вакытларда Чирмешән районы җитәкчелеге хуҗалык эшчәнлеге турында гел уңай фикерләр генә әйтте бит. Районда алдынгылар рәтендә булуын үзебез дә күреп инандык. Ә хәзер нәрсә үзгәргән? Берничә ел элек кенә макталып килгән агрофирманың җирләрен нигә һәм кем тартып ала? Сорауларга җавап эзләп, янәдән Чирмешәнгә юл алдык.

КИЧӘ – АЛДЫНГЫ, БҮГЕН – БУЛДЫКСЫЗ

«Күтәмә» агрофирмасы әллә ни зур түгел, биләмәләре 3200 гектар мәйдан. Элек 3500 баш тирәсе дуңгыз асраган булганнар. Ләкин, соңгы елларда илдә Африка чумасы дигән чир таралу куркынычы көчәю сәбәпле, вак хуҗалыкларда, шәхси секторда дуңгызчылыкны тыя башладылар. Агрофирмада да, дуңгыз торакларын үзгәртеп корып, мөгезле эре терлеккә күчү юнәлешен алалар. Бүгенгә әле 130 башлап кына сыер малы исәпләнә, дистәгә якын атлары да бар. Кырчылыкта исә, ел саен һәр гектардан 30-40ар центнер иген суктырып алу – уртача күрсәткечләрдән саналган. Чирмешән районы өчен шактый югары уңыш инде ул.

Тулаем алганда, «Күтәмә» агрофирмасы кредитларга батмыйча, салымнарны, хезмәт хакларын һәм пай җирләре өчен аренда хакын вакытында түләп, үз көче белән уңышлы гына яшәп килүчеләрдән. Дөрес, аның «Татнефтепром» җәмгыяте дигән инвесторы да бар. Тик, инде 17 ел хуҗалыкның директоры булып эшләүче Фәнүзә Гобәйдуллина сүзләренә караганда, инвестор әллә-ни зур ярдәм күрсәтмәгән:

– Хәтта шундый уңайсыз хәлгә тарыдык, – ди ул. – Боларның инвесторлары бай, дип, безгә дәүләттән өстәмә ярдәмнәр дә бирелмәде.

Шуңа күрә, дуңгызчылыкка алмашка асрый башлаган мөгезле эре терлекләрне дә крестьян-фермер хуҗалыгына теркиләр. Алга таба төрле программалар буенча дәүләт ярдәмнәре алып, тармакны тагын да үстерү була максатлары.

Агрофирма эшкәртеп килгән 3200 гектар җирне арендага алучы инвестор булып «Татнефтепром» җәмгыяте санала. Менә шул мәйданнарның 210 гектарын гына «Күтәмә» җәмгыятенә калдырганнар инде хәзер. Күпьеллык үлән кырлары да, узган көздән эшкәртелгән басулар да – барлыгы 3000 гектарга якын җиргә ниндидер хикмәт белән башкалар хуҗа булган.

– Җирләрне тартып алу эше октябрьдә башланды, – дип ачыклык кертә «Күтәмә» агрофирмасы директоры. – Урактан соң басуларны эшкәрткәндә, бер өлешенә ул вакытта ук кертмәделәр. Һичьюгы эшкәртеп өлгергәннәренә булса да үзебез чәчү максатыннан быел язын кергән идек, полиция, тикшерүчеләр, тагын әллә кемнәр уратып алды. Зур җинаятьчене тотканнар диярсең!

Элек мактап, «уңган, булган» дип сөйләгән Фәнүзә Гобәйдуллина турында район җитәкчелеге, дөрестән дә, бу очрашуыбызда җылы фикерләр әйтмәде. Киресенчә, алар сүзенә караганда, ул андый ук «булдыклы» да түгел икән...

«Күтәмә» агрофирмасы директоры Фәнүзә Гобәйдуллина (сулда) механизатор-бригадир Булат Фатыйхов белән

«АНЫҢ ТАБЫНЫНДА УТЫРГАЧ, МАКТАДЫК ИНДЕ...»

Чирмешәндә булган көнне берничә сәгать көтсәк тә, муниципаль район башлыгы Фердинат Дәүләтшинны туры китерә алмадык. Гәрчә үзе кесә телефоны аша сөйләшкәндә: «Хуҗалыклар буенча йөрим, берәр басуда очрашырбыз», – дип әйткән иде. Ә районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Мирзаһит Гатин «башлык»ның гомумән районда булуын шик астына куйды. Бәйрәмнәрдән соң беренче генә эш көне булуына ишарәләп, андый вакытта гадәттә Фердинат әфәнденең сәгать уннардан соң, әбәтләргә таба гына эшкә килеп җитүе турында әйтте ул. Аның каравы, «Күтәмә» агрофирмасында җир буенча туган мәсьәләгә үзе бик рәхәтләнеп аңлатма бирде:

– Инвесторы ташлагач, үзе (Фәнүзә Гобәйдуллина – Р.Г.) йөрде. Пай җирләре өчен аренда хакын гектарына берәр меңнән Күтәмә мукшысына түли алмыйм, алыгыз җирләрне, берәрсенә бирегез, диде. Бер-ике ел буе главаны, мине йөдәтте. Ә хәзер җирен алгач, акырып йөри... Үзе бит җирләрне тиешенчә эшкәртмәде. Кадастра номеры булмаган өч йөз гектарлы мәйдан ун еллап чәчелмәде, анда агач үсеп чыккан иде инде. Техника ягыннан, кадрлар буенча көче җитми башлады. Ел саен каядыр 700-800 гектар җирне чәчми калдыра иде. Пайчыларга аренда өчен дә вакытында түләп бармады.

– Әле берничә ел элек кенә, без килгән вакытта үзегез мактадыгыз бит ул хуҗалыкны?

– Ну, мактый идек инде. Аның табынында утыргач, ничек Фәнүзәне сүгәсең? Әйе, алдан «Татнефтепром» җәмгыяте ярдәм итеп торганда, техника, ягулык, пайларга түләү буенча проблема юк иде. Инвесторы киткәч, үзе пай җирләрен алуны сорады...

Район аграр тармагы җитәкчесенең әлеге сүзләреннән Фәнүзә Гобәйдуллина берара телсез калды кебек:

– Ничек мин җирдән баш тартыйм? Барлык мәйданнар чәчелде, җирләрне алуларын сорап бармадым, булмады андый хәл, – дип гаҗәпләнде ул. – Узган көздә уракны районда беренчеләрдән тамамладык та, сентябрь аенда ук бушаган басуларны сөрә башладык. Бөтен мәйданнарны эшкәртерлек техник куәтебез бар. Тагын өр-яңа, заманча чит ил чәчү комплексы алып кайттык. Амбарда 500 тонна югары сыйфатлы бодай һәм 300 тонна арпа орлыгы әзерләп куелган. Механизаторларыбыз да җитәрлек. Без ел саен рәхәтләнеп 3500 гектар мәйданда иген үстерә алабыз. Райондагы 4 данә ашлык киптерү комплексларының икесе безнеке бит. Шул чаклы база була торып, КФХ белән агрофирманың икесенә 600 гектар тирәсе җир калдырдылар. Тагын булмаган хәлләрне сөйләп, алдашып торалар...

Фәнүзә Гобәйдуллинаның район җитәкчелеге аңлатмасы белән килешмәвен, аны «ялган» дип атавын агрофирманың ындыр табагы, техникаларның халәте дә дәлилләп тора кебек. Әйтик, яңа алынган заманча чәчү комплексы кырга чыгарлык итеп җыеп куелган. Аның өчен мәйданнар гына калмаган. Саклап калынган басуларда эшләүче техникалар да бер дигән. Складлары чәчүлек орлыклар белән тулы. Очраган кешеләр – агрофирма эшчеләре дә хуҗалыктагы шартларны уңай яктан гына телгә алды. Мәсәлән, механизатор-бригадир Булат Фатыйхов сүзләренчә, бер елны да җирләр эшкәртелмичә калмаган. Пай җирләре өчен аренда һәм хезмәт хакы да һәрчак вакытында түләнгән. Тик район аграр тармагы җитәкчесе Мирзаһит Гатинның шул дәрәҗәдә оешкан хуҗалыкны элек «мул табын артында утырган өчен генә» мактавы һич башка сыймый, әлбәттә.

«Кара чишмә» җәмгыяте директоры Гөлсәрия Гыйльмеханова

КӘГАЗЬ БАРЫСЫН ДА КҮТӘРӘ

Район җитәкчелеге алдында кинәт «булдыксыз»га әйләнгән «Күтәмә» агрофирмасы җирләрен ничек һәм кемнәргә бирәләр соң? Мирзаһит Гатин аңлатмасын ишеткәнебезчә, хуҗалык җитәкчесе Фәнүзә Гобәйдуллина, имеш, пай җирләрен алуны сорап, үзе ялынып йөргән икән бит:

– Шул вакытта Нурлаттан инвестор килеп чыкты, – ди ул.

– Сез алдан әйткән «Зүзәйнефть» җәмгыяте җитәкчесе Шамил Яһүдин малае турында сүз барамы?

– Әйе, аның оешмасы хатыны исеменә теркәлгән, шәхси эшмәкәр Г.М. Вәлиәхмәтова. Аңа җир кирәк иде. Күтәмә авылында пайчылар җыелышы үткәрелде. Фәнүзә Рәсимовна анда килмәде. Пайчылар бертавыштан җирләрне арендага яңа инвесторга бирәбез диделәр. Шулай итеп пай җирләре шәхси эшмәкәр Г.М. Вәлиәхмәтовага күчте.

– Ул җыелышның протоколлары, катнашучылар исемлеге бардыр бит?

– Бөтен документлары бар. Пайчылар вәкаләтле зат итеп сайлап куйган Анатолий Аброськинда алар...

Әмма Анатолий Аброськин җыелышта катнашкан пайчылар исемлеген дә, тавыш бирү протоколын да безгә күрсәтә алмады.

– Минем вәкаләтле зат булып та сайланасым килмәде, сорап тормадылар бит, – дип аңлатты пенсия яшендәге агай. – Җыелышны октябрь уртасында үткәрделәр. Агрофирма директоры юк иде. Бездә 208 пайчы бар. Җыелышта иллеләп кеше катнашкандыр, иң күп дигәндә – 70ләп булыр... Моңарчы җирләрне арендага алган агрофирмага карата халык фикере начар булмады. Аренда хакын акчалата биреп килде. Ә җыелышта район җитәкчелеге яңа инвесторның тагын да күбрәк түләячәген әйтте. Шуңа халык җирләрен аңа бирергә дип кул күтәрде инде...

Пайчылар җыелышы турындагы документлар анда рәислек иткән Күтәмә авыл җирлеге башлыгы Самат Хәйруллинда да булмады. Ул да бер үк сүзләрне генә кабатлады: җыелыш октябрь ае уртасында узган; анда 60-70ләп кеше катнашкан; пайларны моңарчы эшкәртеп килгән агрофирмадан берәү дә зарланмаган; яңа инвестор күбрәк түләргә вәгъдә иткән.

Соңрак барыбер дә кулга төшерә алдык без ул җыелышның протоколы күчермәсен. Анда исә пайчылар җыелышы 2021нче елның 22нче ноябрендә үткән дип күрсәтелгән. Ә җыелышта катнашучылар октябрь уртасында узды диделәр бит.

– Октябрь уртасында коронавирус белән бик нык чирләп яттым. Шуңа күрә, мин булмаган вакыттан файдаланып, ашык-пошык үткәрделәр ул җыелышны, – ди Фәнүзә Гобәйдуллина.

Протоколда күрсәтелгән икенче мөһим мәсьәлә – җыелышта 121 пайчы (яки аларның вәкилләре) катнашты, диелгән. Һәм алар бертавыштан пайларны шәхси эшмәкәр Г.М. Вәлиәхмәтовага бирергә, дип кул күтәргәннәр имеш. Ә җыелыш рәисе, пайчылар вәкиле сүзләренчә, андагы кеше саны 60-70тән артмаган бит. Үзе җыелышта булган пайчы Владимир Поляков мәсәлән, катнашучылар 20-30лап кына иде, ди. Күтәмә җирлегендә бөтенесе 208 пайчы булуны исәпкә алганда, аларның 70ләбе җыелышта катнашкан очракта да, кворум җыелмаган дигән сүз бит. Андый җыелыш карары да дөрес була алмый.

Владимир Поляков шәхсән яңа инвестор өчен кул да күтәрмәгән икән. Протоколда исә, «бертавыштан» диелгән...

Кәгазъ барысын да күтәрә дигәндәй, байтак төгәлсезлекләр белән тутырылган протокол вакытлы-вакытсыз үткәрелгән җыелышның дөреслегенә карата зур шик тудыра. Ә район аграр тармагы җитәкчесе Мирзаһит Гатин сүзләренчә, шул җыелыш карары нигезендә пай җирләре кодрәтле нефтьче Шамил Яһүдин малаена бирелә.

КӨРӘШЕРГӘ МӘҖБҮР...

Нурлат районы инвесторына күчкән Күтәмә җирлегендәге пайлар мәйданы 1570 гектар. Аннан тыш, муниципаль милектәге 300 гектарлы мәйданны Самарадан берәү тендрда откан. Аграфирмадан тартып алынган җирләрнең тагын бер мең гектарга якыны кемгә бирелгән соң? Район җитәкчелеге вәкиле Мирзаһит Гатин ул турыда тәгаен җавап бирмәде. Әмма соңрак әлеге сорауга да ачыклык керде кебек. Без районга килеп киткәннән соң, Мирзаһит әфәнденең улы, фермер Дамир Гатин «Күтәмә» агрофирмасының баш инженеры Илнур Гобәйдуллинга (Фәнүзә Гобәйдуллинаның улы – Р.Г.) эшлекле тәкъдим ясаган икән. Эшкәрткән кырларыгызга чәчегез, дигән, тартып алынган җирләрнең бер өлешенә керергә рөхсәт биреп. Димәк, ул җиргә кем «хуҗа» булуы аңлашыла инде.

Шул рәвешле Чирмешән районында «Текә»ләрнең улларын җирле итү күренеше бара. Булдыклы фермерлар чыгар инде алардан. Моңарчы уңышлы эшләп килгән хуҗалыклар җирен тартып алудан да чирканмыйлар бит. Андый хәл «Кара чишмә» хуҗалыгында да күзәтелгән икән. «Прокурорга гариза язгач кына, җирләрне тагын өч елга миндә калдырдылар», – ди «Кара чишмә» җитәкчесе Гөлсәрия Гыйльмеханова. Ә Фәнүзә Гобәйдуллинаның мөрәҗәгатьләренә район башлыгы сүзе кыска булган: «Хуҗалыктагы терлекләрне асрарга 450 гектар җир җитә», – диелгән рәсми җавап хатында. Терлекчелекне арттырырга, тагын 100 баш савым сыерына исәпләнгән яңа торак төзергә ниятләп йөргән хуҗалык җитәкчесе, нәтиҗәдә, бүген төп көчне җир өчен көрәшкә юнәлтергә мәҗбүр.

Раиф ГЫЙМАДИЕВ,

Казан – Чирмешән – Казан

Комментарии