Бөек Ватан сугышы елларында ТАССР авыл хуҗалыгы

Бөек Ватан сугышы елларында ТАССР авыл хуҗалыгы

Бөек Ватан сугышы вакытында СССРда 70 меңнән артык авыл җимерелеп, яндырылып юкка чыгарыла, 1876 совхоз, 2890 машина-трактор станцияләре һәм 98 мең колхоз талана… Дөрес, фашист басып алмаган территориядәге авылларның хәле дә әллә ни яхшылардан булмый ул чорда. «Барысы да фронт өчен!», «Барысы да Җиңү өчен!» дигән өндәмәләр буенча яшәгән колхозчыларның хезмәт фронтында үз көрәшләре кыза бара. Ир-атлар сугышка киткәч, берникадәр ятимләнеп калган авылларда җир эшкәртү, икмәк үстерү, ит-сөт җитештерү кебек эшләр нигездә хатын-кыз җилкәсенә төшә. 10-12 яшьлек балалар да, 60-70 яшьлек карт-коры да җиң сызганып колхоз эшенә керешә. Әлбәттә, республикабыз аграрчылары да тырыш хезмәтләре белән Бөек Җиңүне якынайтуга лаеклы өлеш кертәләр.

Сугышның беренче айларында ук дошман СССРның көнбатышындагы иң мөһим авыл хуҗалыгы өлкәләрен басып ала. Илдәге барлык чәчүлек җирләрнең 47%ы һәм терлекләрнең 50%ы вакытлыча фашистлар карамагында кала. Әлбәттә, мондый шартларда армияне һәм халыкны азык-төлек белән тәэмин итүдә тылдагы башка төбәкләрнең, шул исәптән Татарстанның да, әһәмияте бермә-бер арта.

Ләкин, чыганаклар күрсәткәнчә, ТАССРда авыл хуҗалыгы җитештерүен киңәйтү гаҗәеп кыенлыклар белән алып барыла. Чөнки тракторлар һәм авыл хуҗалыгы машиналары кайтарылмый башлый. Хуҗалыкларда булганнарының да күбесе – трактор-машиналарның 80%ы армия ихтыяҗлары өчен алына. Авылда калган шул аз гына техникаларны ремонтлау өчен дә запас частьләр җитешми. Бөтен кискенлеге белән ягулык проблемасы килеп баса. Авыл хуҗалыгы машиналары урынына ат көче файдалану да әллә ни уңышлы нәтиҗә китерми. Чөнки атларның да күбесен фронтка җыеп алып китәләр. Барлык эшләр дә диярлек нигездә кул хезмәтенә кала. Ләкин авылда эшләргә кеше табу мәсьәләсе тагын да кискенрәк төсмер ала. Белгечләр бәяләве буенча, сугыш чорында ТАССР авылларында эшкә яраклы кешеләр саны 33%ка кими. Мәгълүм булганча, ир-атларның күбесе сугышка китә. Авыл хуҗалыгындагы эш күбесенчә хатын-кыз җилкәсенә төшә. Татарстан колхозларында хезмәт көннәренең 75%ы алар өлешенә туры килә.

Балалар да олылардан калышмый. Сугыш чорында аларның хезмәтләре язгы чәчү, печән өсте һәм урак вакытларында аеруча киң файдаланыла. Статистик мәгълүматлар күрсәткәнчә, авылдагы хезмәт көннәренең 9-11%ы балалар өлеше була.

– Миңа 12 яшь булганда башланды сугыш, – дип искә ала Югары Ослан районыннан Әминә Юнысова. – Без ел саен өчәр ай колхозда эшли идек. Иртәнге сәгать өчтә-дүрт тулганда уяталар. Шул иртән торулары бик авыр иде. Төрле эшләрдә йөрдек. Печән өстендә эшләгәннәр хәтердә. Малайлар чалгы белән чабалар, ә без, печән тизрәк кипсен өчен, теземнәрне алдан таратабыз. Бераздан печәнне әйләндерәбез һәм кичен җыеп чүмәләләргә куябыз. Көне буена шул чаклы арый идек, аякларны көч-хәл белән сөйрәп кайтабыз.

Сугыш чорында өлкән яшьтәгеләр дә читтә калмаган билгеле. Үзен йөртә алган әби-бабайлар, инвалидлар – һәммәсе үз хезмәтләре белән Җиңүне якынайтуга өлеш керткән.

Изображение удалено.Авыл кешесен гадәттә инандыру, гражданлык бурычын үтәүгә өндәү ысуллары аша эшкә җәлеп иткәннәр. Колхоз-совхозларда патриотик рухта митинглар еш үткәрелгән. Массакүләм мәгълүмат чаралары да хезмәт алдынгыларын үрнәк итеп яктыртып, рухландырып барган. Шул ук вакытта мәҗбүриләп эшләтү дә онытылмаган. Мисал өчен, 1942нче елның 13нче апрелендә авыл кешеләре өчен хезмәт көнен мәҗбүри арттыру турында гадәттән тыш карар кабул ителә. Аның нигезендә олы кеше өчен елга 100-150 хезмәт көне – норма итеп билгеләнә. Ә 12-16 яшьлекләр кимендә 50 хезмәт көне эшләп тупларга тиеш булалар. Әлеге карарны сәбәпсез үтәмәүчеләрне хөкем иткәннәр. Андыйлар гадәттә 6 айга чаклы төзәтү эшләренә җәлеп ителгән. Ә хезмәт көннәренең чиреге колхоз файдасына язылган.

Гомумән, хезмәт көне сугыш чорында авыл кешесе өчен бик әһәмиятле була. Чөнки азык-төлек шул көннәрнең күләменә карап бирелгән. Шәһәр халкына өләшенгәнчә, азык-төлек карточкалары системасы авылларда кулланылмый. Колхоз-совхозларда таяк өчен эшләп йөриләр. Бригадирлар хезмәт көнен дәфтәргә таяк куеп билгели торган була. Көзен дәүләткә тиешле муллыкны тапшырып бетергәннән соң, шул таяклар санына карап халыкка калган азык-төлекне өләшәләр. Елга 400әр һәм аннан да күбрәк таяк эшләүчеләр арта колхозчылар арасында.

Авыл кешесен хезмәткә дәртләндерү максатыннан, сугыш елларында матди кызыксындыру чаралары да кертелгәли. Мәсәлән кырчылыкта уңышлылыкны арттырган өчен яки терлекчелек продукциясен мулрак җитештергәнгә өстәмә түләүләр турында берничә карар кабул ителә. Механизаторларга сыйфатлы чәчү һәм үзвакытында югалтуларсыз урып-җыю өчен премияләр карала. Әгәр тракторчы планнан тыш уңыш җыйса, аңа ашлыкның 13%ы, бәрәңгенең 11%ы тиеш булган. Комбайнчының планны арттырып икмәк суктыруы 10 пот ашлык белән бәяләнгән. Ләкин ул өстәмә түләүләр чынлыкта бик сирәк очракта гына бирелгән. Күбесенчә план бурычлары чамадан тыш арттырып куелган. Еш кына хезмәт хаклары тигезләү принцибы белән өләшенгән. Ә хезмәт активлыгын арттыру өчен авыл халкын мактау грамоталары, «Иң яхшы механизатор» дигән һәм башка төр күкрәк тамгалары, медальләр, орденнар белән бүләкләгәннәр.

Колхозчыларның рухын күтәрүдә социалистик ярышлар да зур роль уйный. Андый ярышлар колхозлар, совхозлар, бригадалар арасында үткәрелә. Аеруча ул тракторчы хатын-кызлар бригадалары арасында популярлаша. Татарстаннан гына да шундый социалистик ярышларда 112 бригада, 5288 хатын-кыз тракторчы катнаша. «ТАССР тракторчылары Фатима Сираҗиева, Гаян Динмөхәммәтова, Җәмилә Илясова һәм башкалар хезмәт планын 200әр процентка арттырып үтәгәннәр», – дип билгеләп кителгән сугыш чоры елъязмасында. Кукмара районының Янил МТСыннан Хатимә Хөснетдинова һәм Сагыйрә Мостафина бригадалары, Арча районының Казанбаш МТСыннан М. Гыйниятуллина бригадасы төрле елларда республикакүләм социалистик ярышның җиңүчеләре булганнар.

Партия һәм хөкүмәт йөкләгән планны үтәү өчен авыл халкы үз-үзен аямыйча эшләгән. Ул чорны башыннан кичерүчеләрнең истәлекләренә караганда, озын һәм авыр эш көненнән соң күпләрнең өйләренә кайтырга да көчләре калмый торган булган.

Сугыш елларында авылларда механизаторлар җитешмәү зур проблемага әйләнә. Аны чишү максатыннан механизаторга укытуның кыска сроклы курслары оештырыла. Аларда бик күп хатын-кызлар укып, механизаторлык таныклыклары алып чыга. Нәтиҗәдә инде 1945нче елда тракторчыларның 73, комбайнчыларның 79%ы хатын-кызлар була.

Авыл хуҗалыгында җитәкче кадрлар кытлыгы да үзен нык сиздерә сугыш вакытында. 1941нче елда гына да 3884 колхоз рәисенең 2586сы фронтка китә бит. Җитәкчесез калган колхозларда контрольлек итүне 1941нче елның көзендә махсус карар нигезендә оешкан политотделлар үз өстенә ала. Әлеге оешмаларның карарлары берсүзсез үтәлергә тиеш була. Политотделлар тарафыннан колхоз рәисләре, бригадирлар, ферма мөдирләре билгеләнгәндә, төп сыйфат итеп кандидатның сәяси тотрыклылыгына игътибар бирелә. Ә аграр тармакны белү, эшне оештыру сәләте икенче планда кала. Өстәвенә колхозларны ул чорда сирәк-мирәк очрый торган шәхси милекчеләрдән арындыру чараларында еш кына бер гаепсезләр дә корбанга әйләнгән.

Әлбәттә, әлеге хәлләр авыл хуҗалыгы үсешендә үзенең тискәре йогынтысын дә ясамый калмаган.

Тулаем алганда, колхозчыларның фидакарь хезмәтләренә дә карамастан, сугыш елларында ТАССРның авыл хуҗалыгында хәлләр яхшылардан булмый. Мисал өчен, чәчүлек мәйданнарының өчтән бер өлеше кимеп, 3199 мең гектардан 2130 мең гектарга кала. Төп иген культурасы булган бодай мәйданнары ике тапкырга, терлек азыгы культураларыныкы – 2,5 тапкырга азая. Бәрәңге мәйданнары гына бераз арттырыла. Шул елларда республикада, беренче тапкыр буларак, шикәр чөгендере үстерелә башлый.

Инде билгеләп кителгәнчә, сугыш чорында күпчелек аграр техника авыл хуҗалыгыннан фронт өчен алынгач, күпчелек эш кул хезмәтенә кала. Әлбәттә инде, механикалаштыру дәрәҗәсе кимү сәбәпле, эш темплары да акрыная. Өстәвенә минераль ашламалар бөтенләй диярлек кайтарылмый башлый. Нәтиҗәдә һәр гектардан җыеп алына торган иген уңышы да яртылаш азая. Ә ашлыкның тулаем җыем күләме сугыш елларында 2,5 тапкырга кими. Бу үз чиратында терлек санының да кыскаруына китерә. Малларны тиешенчә ашату булмаганлыктан, терлекчелек продукциясе җитештерү динамикасы түбәнгә тәгәри. Ачлы-туклы асралу шартларыннан һәм төрле чирләр нәтиҗәсендә терлекләр күпләп үлә башлый. Сугыш ахырына Татарстанда атлар саны икеләтә, дуңгызлар – 2,5 тапкырга, мөгезле эре терлек – 1,5 тапкырга кимегән була.

ТАССР аграр тармагының сугыш чорындагы эшчәнлегенә тулаем нәтиҗә ясаганда, тәгаенләп шуны әйтеп була: дәүләт туктаусыз арттыра барып куйган югары планнарны колхозчылар бер елда да тулысынча үти алмыйлар. Нәтиҗәдә, җитештерелгән авыл хуҗалыгы продукциясе тулаем диярлек дәүләт ихтыяҗлары өчен китеп бара. Колхозчыларга калса да, бик аз кала. Шунлыктан сугыш чорында авылда тормыш сыйфаты гаять түбән була. Авыл кешесе чак җан асрап эшли.

Шулай итеп, сугыш ТАССРның авыл хуҗалыгына бик зур зыян сала. Колхоз-совхозларның матди-техник базалары ярлылана, техникаларга, запас частьләргә зур кытлык була. Авылның җитештерү егәрлеге бик нык кими. Колхозчылар үзләре дә соңгы чиккәчә хәерчеләнгән һәм талчыккан була. Шуңа да карамастан, сугыш вакытында республиканың аграр тармагы 131 миллион пот икмәк җитештереп дәүләткә озата. Бер потның 16,38 килограмм икәнен беләбез. Димәк республика аграрчылары Җиңү өчен сугыш елларында 2 миллион 145 мең тоннадан артыграк икмәк үстереп биргән. Аннан тыш, 639 мең тоннага якын бәрәңге, 917 мең тонна ит, 200 мең тонна сөт, тагын меңәр центнер май, бал һәм башка төр авыл хуҗалыгы продукцияләре – болар барысы да сугыш чорында Татарстан авыл хезмәтчәннәренең ачы тир түгеп җитештергән хезмәте нәтиҗәсе. Үзе ачлыктан интеккәндә дә, барлык азык-төлекне фронт өчен биргән фидакарь авыл кешесе, һичшиксез, Бөек Җиңүне якынайтуга лаеклы өлешен кертә. Әлбәттә, берсүзсез, Бөек Ватан сугышы чорындагы авыл халкының тырыш хезмәте олы батырлыкка тиң.

Интернет челтәрендәге мәгълүматларга нигезләнеп, сәхифәне Раиф ГЫЙМАДИЕВ әзерләде

Комментарии