Утка сусаган фермер

Утка сусаган фермер

«Безнең гәҗит»кә умартачылык буенча даими рәвештә үзенчәлекле фикерләрен җиткереп торучы Алабуга районы фермеры Халит Кәримов бу юлы ярдәм сорап мөрәҗәгать итте. Баксаң, аның хуҗалыгында әлегә хәтле ут юк икән. Техник прогресс нәтиҗәсе буларак XX гасыр башында Русиянең караңгы авылларын да «яктырткан» электр энергиясе фермер хуҗалыгына бөтенләй китерелмәгән. Ягъни, электр баганалары утыртылмаган, чыбыклар сузылмаган, хуҗалык электр челтәренә тоташтырылмаган... Республикада беренчеләрдән булып, инде 1998нче елдан үз эшен башлаган фермер хәзергәчә утсыз, электр энергиясез эшләргә, яшәргә мәҗбүр.

ХУҖАЛЫКНЫ ҮСТЕРӘМ ДИСӘҢ, ЭЛЕКТР ЭНЕРГИЯСЕ КИРӘК

Җир алып, эш башлаган беренче елларда электр энергиясенә әллә-ни хаҗәт юк иде, дип искә ала Халит Кәримов. Чөнки умарталыкта корт оялары саны 2-3 дистә генә булган. Ә 75 гектар мәйдандагы басуларына чәчәр өчен баллы үлән культуралары орлыкларын махсуслашкан хуҗалыкларда гына әзерләтеп алган. Әмма эшли торгач, фермер хуҗалыгы елдан-ел үсә, киңәя бара. Бервакыт корт оялары саны да 100гә җитә. Яңа оялар, рамнар ясау, искеләрен төзәткәләү өчен остаханә һәм бал аерту, умартачылык продукцияләрен беренчел эшкәртү, саклау бүлмәләре булдыруга ихтыяҗ туа. Аннан, көн саен Чаллы шәһәреннән килеп йөрү уңайсыз булганлыктан, сезон вакытында умарталыкта яшәп торыр өчен җыйнак кына почмак та хәстәрләргә кирәк була.

Шулай итеп, Халит Кәримовның умарталыгы киңәйгән саен, электр энергиясенә дә ихтыяҗ арта билгеле. Чөнки көнкүреш электр җиһазлары ансыз эшләми бит. Өстәвенә, умартачылар өчен шактый әһәмияткә ия булган баллы үләннәр орлыгын җитештерүче хуҗалыклар да соңгы елларда республикада нык кими. Шунлыктан, чәчәкләре нектарга бай донник, синяк, эспарцет, фацелия кебек үсемлекләрнең орлыкларын фермер үзе әзерли башлый. Әлеге максаттан вак орлыкларны чистарта торган махсус машина да сатып ала. Ә аны эшләтү өчен, шулай ук, электр энергиясе булу мөһим.

– Шактый кыйммәтле агрегат ул. Киләчәктә электр энергиясе булыр, дигән өмет белән сатып алып урнаштырган идем. Баллы үләннәр орлыгына ихтыяҗ зур, аны җитештерүчеләр республикада азайды бит. Ут булмагач, әлеге машинаны электр энергиясе җитештерә торган бензин генераторы ярдәмендә эшләттем. Нәтиҗәдә, үзем өчен дә җитәрлек күләмдә орлык әзерли башладым, мөрәҗәгать иткән башка фермерларныкын да чистартып бирә идем. Минзәләдән, Әлмәттән хәтле килделәр. Ләкин, электр энергиясе һаман кертелмәде. Ә гел бензин генераторы ярдәмендә генә андый орлык чистарту машинасын эшләтү бик мәшәкатьле, чыгымлырак та. Шуңа хәзер ул эшне туктатып тордым, – ди Халит Кәримов.

Куйган максатыннан кире чигенергә күнекмәгән фермер өчен күпьеллык үлән орлыклары чистарту цехын эшләтми тору, күпмедер дәрәҗәдә алга омтылышны киметү кебек тоелса да, ул барыбер артка борылырга җыенмый. Чөнки алда аның тагын да зуррак максаты бар. Ул да булса – электр энергияле булу! Шул максатка ирешү өчен менә өч ел инде төрле ведомство бусагаларын таптый.

«ЭЛЕКТР ЛИНИЯСЕН СУЗУ МӨМКИН ЭШ...» 

«Челтәр компаниясе» акционерлык җәмгыятенең «Алабуга электр челтәре» филиалына беренче тапкыр гариза белән 2019нчы елның көзендә мөрәҗәгать иткән Халит Кәримов. Көтегез, электр чыбыгын декабрь аенда сузарбыз, дип ышандырган булганнар. Көтә торгач, җәй җиткән, электриклар гына күренмәгән. Аптырагач, 2020нче ел дәвамында «Алабуга электр челтәре» филиалына кабат берничә тапкыр шалтыраткан. Анда, финанс мөмкинлекләр юк, дип әйтеп килгәннәр башта. Соңыннан, оешмага үзе баргач: «Сезнең хуҗалыкка «Татнефть» җәмгыятенең челтәр оешмасы электр линияләре якынрак урнашкан, аларга мөрәҗәгать итегез», -– дип сүздән генә җавап биргәннәр.

– Әлбәттә, мин язмача җавап таләп иттем. Ничаклы шалтыратып, өсләреннән төшмичә йөри торгач, ниһаять, 2021нче елның декабрь азагында бирделәр ул рәсми җавапны, – дип, Халит Кәримов «Алабуга электр челтәре» филиалыннан ике елдан артык вакыт дәвамында көтеп алган хатны күрсәтә.

Әлеге җавап хатында электр энергиясен кулланучыларны челтәргә технологик тоташтыру тәртибе РФ хөкүмәтенең 861нче карары белән расланган булуы турында аңлатылган. Ул карар нигезендә, хуҗалыгын электр челтәренә тоташтырырга теләгән зат иң якын урнашкан электр линиясе оешмасына мөрәҗәгать итәргә тиеш, диелгән. Әгәр 300 метрга чаклы аралыкта берничә челтәр оешмасының электр линиясе уза икән, ул очракта теләсә кайсына гариза язарга мөмкин.

«Алабуга электр челтәре» филиалының электр линиясе сезнең хуҗалыктан 1085 метр читтән үтә. Ә сезгә иң якын линия – В.Д.Шашин исемендәге «Татнефть» җәмгыятенең челтәр оешмасыныкы, нибары 480 метрдан гына уза. Шуңа күрә, технологик тоташу турында килешү төзү өчен сезгә «Татнефть» җәмгыятенең челтәр оешмасына мөрәҗәгать итәргә кирәк», – дип нәтиҗә ясалган җавап хатында.

Хуҗалыгына ут керттерү артыннан ике елдан артык йөри торгач, фермер шундый мәгълүмат ала. Хәер, анысы да күрсәткеч, вакыт кына озак үтте, дип көрсенә ул. Көндәлек эшләрне башкару өчен электр энергиясе инде кичә үк кирәк иде бит аңа...

«Алабуга электр челтәре» филиалының рәсми җавабында киңәш ителгәнчә, Халит Кәримов озакка сузмыйча, яңа өметләр белән «Татнефть-Энергосбыт» оешмасына гариза яза. Ни гаҗәп, аннан җавап хаты тиз килә. Тик «2022нче елның 11нче мартыннан» дип күрсәтелгән әлеге хатта аңлаешлы җавапны гына табу мөмкин түгел. «Мөрәҗәгатегездән чыгып, сезгә электр челтәрен проектлаштыру һәм электр энергиясе өчен коммерция исәп-хисабын оештыру өчен техник таләпләрне җибәрәбез», – дип язылган анда һәм электр чыбыклары нинди булырга, ничек сузылырга, трансформатор, башка җиһазлар ничек һәм кайда урнаштырылырга тиешлеге турында ике биттә пунктлап «таләпләр» күрсәтелгән.

– Ә ул таләпләрне кем эшләргә тиеш соң? Мин белгечлегем буенча инженер булсам да, электрик түгел. Андый эшне башкарырга рөхсәт бирә торган таныклыгым да юк, – ди фермер, аптырашлы караш ташлап. – «Татнефть-Энергосбыт» оешмасы җибәргән «Техник таләпләр»дә дә электр челтәрен рөхсәте булган махсус оешмалар гына проектлаштырырга тиеш, дип язылган бит. Күрсәтелгән эшләрне үзегез башкарып, мине утлы итегез инде, дим, кабат шалтыратып сөйләшкән вакытта. Ә тегеләр: «Без электр линиясен төземибез», – диләр. Үзләре ул турыда язмача җавап та бирмиләр, телдән генә әйтәләр...

Дөрес, шулай да, бервакытны «Татнефть-Энергосбыт» оешмасы электригы фермер хуҗалыгына килгән. Ул янәшәдән уза торган электр челтәрләрен карап, умарталыктан күпме ераклыкта икәнлеген үлчәп йөргән. Умарталыкка хәтле электр линиясен сузу мөмкин эш, дип киткән соңыннан.

БЕР-БЕРСЕНӘ ТУП ТИБЕП УЙНЫЙЛАР...

Электрик нәтиҗә чыгарып киткәннән соң, эш янә тукталып калган. Ә фермер тагын кемгә, ничек мөрәҗәгать итәргә белми. Умарталык кырыеннан төрле ераклыкта уза торган электр линияләренең хуҗалары булган ике оешма, футбол тубы типкәндәй, фермерга утны син кертергә тиеш, дип, эшне тик бер-берсенә авыштырып калдыру уены уйныйлар.

Аптырап, бездән ярдәм сораган фермер мәсьәләсе белән «Татнефть-Энергосбыт» оешмасына мөрәҗәгать иттек. Беренче шалтыратуда оешманың әйдәп баручы инженеры Сергей Шестиперов: «Шушы бер-ике көндә фермер белән элемтәгә чыгарбыз, барысын да җайларбыз», – дип ышандырды. Ләкин атна-ун көн вакыт үтте, Халит Кәримов әйтүенчә, аңа беркем дә шалтыратмаган. Кабат таныш оешманың таныш инженерына шалтыраттык.

– Без хәзер «Челтәр компаниясе» статусына ия түгел. Шуңа күрә электр челтәренә технологик тоташтыру эшләре белән шөгыльләнергә хокукыбыз юк. 2020нче елдан андый статусны алдылар бездән, – дип җавап бирде бу юлы Сергей Шестиперов.

Менә әкәмәт! Аны алда ук шулай төгәл җавап биреп булмадымы икән? Фермер да: «Электр челтәре төземибез, дип телдән генә әйтәләр, язмача рәсми җавап бирмиләр», – дигән иде бит. Ә бу оешманың ут кертү эшеннән баш тартуы турында рәсми җавабы булмыйча, икенчесе – «Алабуга электр челтәре» филиалы гаризаны кабул итми. Нәтиҗәдә, йомык боҗра килеп чыга.

Инде хәзер, «Татнефть-Энергосбыт» оешмасының «Челтәр компаниясе» статусына ия булмавы турында белгәч, янәдән «Алабуга электр челтәре» филиалына мөрәҗәгать итеп карадык. Анда башта әлеге хәбәргә ышанмадылар. Янәсе, эшләмәс өчен махсус шулай әйтәләр, алдыйлардыр, дип шик белдерделәр. Татарстанның тарифлар буенча Дәүләт комитетыннан төгәл ачыкларга киңәш иттеләр. Без ул комитетка да шалтыраттык. Анда, дөрестән дә, «Татнефть-Энергосбыт» оешмасының хәзерге вакытта «Челтәр компаниясе» статусына ия булмавын расладылар. Инде шушы хәлдән соң да, хуҗалыгына ут керттерү өчен фермерга барыбер башта «Татнефть-Энергосбыт» оешмасыннан эшне башкара алмавы турында рәсми җавап алырга кирәк. Шул җавапка сылтама белән язылган гаризаны гына «Алабуга электр челтәре» филиалы кабул итәчәк икән.

Менә, җәмәгать, ни дәрәҗәдә «уңайлы» һәм «тиз» хезмәт күрсәтүче оешмалар бар бездә. Шаккатмалы хәл! Әле бит төп эш – электр чыбыгын сузу башланмаган да. Шул рәвешле, өч елдан артык вакыт дәвамында кем башкарырга тиешлеге генә ачыклана. Ул мәсьәләгә нокта куелганчы да, тагын күпме көтәргә туры килер фермерга, билгесез...

– Ут керттерү артыннан йөри башлаганга инде 3 елдан артык вакыт узды. Шактый ардырды. Гел аның белән генә шөгыльләнергә вакыты да юк бит әле. Авыл җирендә үз йортлары белән яшәүчеләр умартачылык өчен кирәк булган оя, рамнар ясау, төзекләндерү кебек вак-төяк эшләрне кыш буе йорт тирәсендә – гараж-сарайда башкара. Ә мин Чаллы шәһәрендә күп катлы йорттагы фатирда яшим. Анда гараж-сарай юк. Шуңа күрә ел әйләнәсендә умарталыкта булырга туры килә. Ут бик кирәк, – ди әле һаман өметен җуймаган фермер.

Шулай да, әгәр ут керттерә алмаса, кояш батареялары сатып алып, кечкенәрәк кенә мөстәкыйль электр станциясен булдыру турында уйлый Халит Кәримов. Андый җайланмалар кибетләрдә сатыла, бер ел чамасы элек 150 мең сум тирәсе тора иде, ди. Кояш батареяларына сынау да үткәрә башлаган инде ул. Ике бүлем батареяны умарталыкта торак функциясен үти торган вагон түбәсенә урнаштырган. Алар туплаган электр энергиясе бер-ике лампочканы кабызырга, кичләрен телевизор карарга, кесә телефонын «тукландырырга» җитә икән. Ә кышкы кояшсыз көннәрдә машина аккумуляторларын да файдаланырга туры килә аңа.

– Тагын 5-6 бүлем кояш батареясы өстәсәм, электр энергиясе җитәрлек булырга тиеш, – дип исәпли фермер. Дөрес, алар ярдәмендә тупланган энергия 12 вольтлы гына булачак. Ә суыткыч, җылыткыч, телевизор кебек көнкүреш җиһазлары, гадәттә, 220 вольт егәрлектәге электр тогына исәпләнгән. Димәк, көнкүреш приборларын да яңаларны, 12 волтька исәпләнгәннәрен сатып алырга туры киләчәк. Кибетләрдә аларны да табарга мөмкин. Әмма бик кыйммәткә төшә инде.

P.S: Шунысын да билгеләп китик, соңыннан «Татнефть-Энергосбыт» оешмасының әйдәп баручы инженеры Сергей Шестиперов: «Озакка сузмыйча, киләсе ел башында без кабат «Челтәр компаниясе» статусына ия булырга тиешбез. Аның буенча эш бара. Ул вакытта фермерны тиз арада утлы итәчәкбез, аны аерым контрольгә алдык», – дип өметләндерде. Кем әйтмешли, көтеп карыйк, нәрсә булып чыгар тагын? Бәлки, дөрестән дә, намуслары уяна башлагандыр...

Раиф ГЫЙМАДИЕВ,

Казан – Алабуга – Казан

Комментарии