Актанышның кара таплары

Актанышның кара таплары

Актаныш – чиста авыл хуҗалыгы районы һәм җитештерү күрсәткечләре ягыннан ул республикада алдынгылар сафында. Әмма соңгы елларда безнең редакциягә әлеге төбәктән куанычлы түгел, ә моң-зарлы мөрәҗәгатьләр бик еш килә. Мисал өчен, уңышлы гына эшләп барган хуҗалыкларның җирләрен тартып алмакчы булалар. Крестьян-фермер хуҗалыгы оештырырга теләгән пайчылар да үз кишәрлекләренә хуҗа була алмый интегә. «Актаныш технология техникумы»нда «үле җаннар» белем ала. Ә депутат көпә-көндез вәхшиләрчә кеше кыйный. Һәм әлеге гамәле өчен депутатка тиешле җәза бирүче дә юк. Район түрәсе өчен исә, ул «булдыклы кадр»! Шунлыктан аны икенче урынга җитәкче итеп куялар...

Соңгы елларда гына да редакциягә Актаныштан шундый эчтәлектәге мөрәҗәгатьләр булды һәм ул «кара тап»лар турында «Безнең гәҗит» битләрендә шактый мәкаләләр бастырылды. Инде менә шушы көннәрдә тагын чираттагы сәер хәбәр килеп иреште. Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе бер хуҗалыкка «түбә» булган. Ягъни район башлыгына якын аграр оешмага карата гына үтә кайгыртучанлык күрсәтә, ә башкаларга андый мөнәсәбәт юк икән. Дәүләт оешмасы тарафыннан райондагы хуҗалыкларга тигез мөнәсәбәт булмаганлыктан, Монополиягә каршы Федераль хезмәтнең Татарстан буенча идарәсе кисәтү карары чыгарган.

Бер уйлаганда, әллә-ни зур кимчелек түгел дә кебек. Ләкин хәлне җентекләбрәк өйрәнә башлагач, андый «кайгыртучанлык»ның асылы тирәндәрәк, тәртип бозу нәтиҗәсенең масштабы да зуррак икәнлеге аңлашыла.

ЯРДӘМ ИТҮЕНӘ КАРАГАНДА, КОМАЧАУЛАМАВЫ КАДЕРЛЕРӘК

Моң-зарлы мөрәҗәгатьләр еш килә дигәч, Актанышта шикаять язучылар гына икән, дип уйлый күрмәгез тагын. Әлбәттә, юк! Актаныш районы халкы да хезмәт сөючән, тырыш, уңган. Ирешкән уңышлары ул хакта кычкырып тора. Аеруча игенчелектә сокланырлык итеп эшли беләләр. «Кырчылык культурасы» дигән төшенчәгә игътибар электән югары булды анда. Быел да хезмәт сезонын уңышлы башлап җибәргәннәр. Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Нәфис Сәлимгәрәев сүзләренә караганда, иген культураларын чәчүне республикада иң беренчеләрдән тәмамлаганнар. Хәзер корткычларга каршы көрәшү белән мәшгульләр. «Басуларга химикат сиптерүдә 24 данә техника эшли, 6сы – үзйөрешле», – дип төгәллек кертә аграр тармак җитәкчесе. Ә «Нур Баян» җәмгыяте белән «Актаныш» агрофирмасында инде сенаж салуга керешкәннәр.

Актанышлылар терлекчелектә дә җитештерү күрсәткечләрен арттыра бара. Хәзер көн саен хуҗалыкларда 210 тоннадан артыграк сөт савып саталар. Ул яктан Актаныш – республика районнары арасында беренче бишлектә.

– Шөкер, хуҗалыклар барысы да аякларында нык басып тора, икътисади баткаклыкка чумганнары, эшне оештыра алмаучылары юк районда, – ди Нәфис Сәлимгәрәев. Тик нигә шундый алдынгы районнан кара тап булып фәкать зарланулар, яхшы эшләп килгән хуҗалыкларның әле берсеннән, әле икенчесеннән «җирне тартып алырга йөриләр» дигән борчулы хәбәрләр генә безгә еш килә, анысы аңлашылып бетми. Мисал өчен, «Агыйдел» хуҗалыгында пай җирләре өчен тарткалаш берничә ел дәвамында барды бит. Ул турыда «Безнең гәҗит» кат-кат язып чыкты. Бөлгенлеккә төшкән хуҗалыкны 40 миллион сумлык бурычы белән алып та, ике-өч ел дигәндә аларны түләп бетерә язган «Агыйдел» җәмгыяте директоры Эльвира Шәрәфетдинова түбәндәгеләрне сөйләгән иде ул вакытта («Актанышта кабат «Фәттахов бураны» - «Б.Г.», №6, 12 февраль 2020):

– Халыкның пай җирләрен арендага алуым турында 49 еллык килешүем бар. Шушы килешүләрне бетереп, җирләрне башка хуҗага бирергә тели главабыз. Шуңа күрә халыкны миңа каршы котырта башладылар. Әйе, безнең «Агыйдел» хуҗалыгы бай түгел, матди кыенлыклар да булып торды. Чөнки мин банкрот хуҗалыкка җитәкче булып килдем, һәм өч ел инде аны шушы статусыннан чыгарырга тырышам. Ә районнан аз гына да матди ярдәм күрсәтмәделәр. Энгель Нәвапович үз хуҗалыгына 20шәр миллион бирә, безнең хуҗалыкка ике миллион сум ярдәм дә таба алмый. Мине эшли алмый, дип пропагандалыйлар халыкка...

Әмма Эльвира Шәрәфетдинова үзсүзле, максатчан, район җитәкчесе өчен хәйран каты чикләвек булып чыкты. Аның булсын дип тырышып йөрүен, эшчеләренә уңай шартлар тудыруын күреп торган халык та теләктәшлек белдерде. Нәтиҗәдә «Агыйдел» хуҗалыгы пай җирләрен үзендә саклап кала алды, ул хәзер дә яши, уңышлы гына эшләп килә.

Соңгы елларда Актанышта җир өчен бәхәс аркасында шактый зур шау-шу купкан чираттагы очрак – «Эконом» җәмгыяте белән бәйле булды. Анысында район җитәкчелеге әлеге хуҗалык эшкәртеп килгән дәүләт җирләрен тартып алырга теләде. Суд арты суд утырышын узып, район җитәкчелеге әллә ничә тапкыр үткәргән аукционнарда катнашып, көч-хәл белән җирләрне өлешчә саклап кала алдылар «Эконом» җәмгыятендә. Ике мең гектарга якын мәйдандагы дәүләт җирләренең 700 гектары барыбер аукционда башка хуҗаларга күчкән икән.

Инде искәрткәнебезчә, районның аграр тармагы җитәкчесе Нәфис Сәлимгәрәев: «Актанышта хәзер проблемалы хуҗалыклар юк», – ди бит. Димәк «Агыйдел» һәм «Эконом» җәмгыятьләре дә яхшы эшли. Әгәр район җитәкчелеге аларның җирләрен тартып алырга теләп, өстәмә мәшәкатьләр тудырмаган булса, ул хуҗалыкларда тагын да зуррак үсешкә ирешелер иде бәлки. Еш кына җитәкчеләр турында «ярдәм итүенә караганда, комачаулык тудырмавы кадерлерәк», дип әйтәләр бит. Әлеге очраклардан чыгып фикер йөрткәндә, Актаныш җитәкчелегенә бик тә туры килә ул сүзләр.

ФӘТТАХОВНЫҢ НӘСЕЛ УТАРЫ

Актаныш районының яңа тарихында чираттагы кара тап барлыкка килүгә сәбәпче хуҗалык – «Чишмә агрофирмасы» да, безгә мәгълүм булганча, 5-6 ел элек җир өчен тарткалаштан башлана. Башта районда «Чишмә» җәмгыяте генә эшләп килгән. Соңыннан, 2016нчы елда «Чишмә агрофирмасы» да оеша. Әлбәттә, авыл хуҗалыгы предприятиесе җирсез була алмый. Яңа барлыкка килгән агрофирма карамагына ике мең гектар мәйдандагы басу-кырлар бирелә. Ләкин ничек итеп? Районда эшкәртелмичә яткан буш җирләр булмый бит. Яңа агрофирманы җирле итү мәсьәләсен бик тиз хәл итәләр ул вакытта. Электән эшләп килгән «Чишмә» җәмгыяте мәйданнарының бер өлешен аерып алып бирәләр. Җәмгыять җитәкчесе ни эшләсен, җирне бүлеп бирүгә каршы тора алмый инде. Ә торып кара?! «Чишмә агрофирмасы» ул вакытта Татарстан Премьер-министры урынбасары – фән һәм мәгариф министры булган Энгель Фәттахов инициативасы буенча оеша бит. Агрофирманың базасы урнашкан Чишмә авылы – түрәнең кече ватаны, ул шунда туган.

Рәсми документлар буенча агрофирманы гамәлгә куючы Алмаз Фазлыев санала. Ул Энгель Фәттаховның туганы икән. Ә директоры – Ирек Галимов, Энгель әфәнденең кияве. Шулай итеп, патша Русиясе чорларындагы сыман, түрә туган авылында үзенең нәсел утарын булдыра.

Ярый, булдырсын да ди. Андый нәсел утарлары хәзер яңалык түгел дә кебек. Өстәвенә, дөресен әйтергә кирәк, оешканнан бирле «Чишмә агрофирмасы»нда эш тә начар бармый икән. Ел саен мул уңыш үстереп алалар. Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Нәфис Сәлимгәрәев әйтүенчә, Актанышта беренчеләрдән булып Әтнә, Балтач, Кукмаралардагы кебек заманча терлек комплексын төзеп, эшләтеп җибәргәннәр.

– Комплекс 2 мең баш савым сыерына исәпләнгән. Менә инде 500 башын керттеләр дә яңа торакка, – ди районның аграр тармагы җитәкчесе.

Әлеге сүзләреннән соң аптырап та калган идек. Ничек инде 2 мең гектар гына җире булган агрофирмада 2 мең баш савым сыерына исәпләнгән комплекс төзегәннәр? Димәк, бозау-таналарны да исәпләгәндә, барлык мөгезле эре терлек саны 5-6 мең булачак. Бу гына мәйданнарда ул чаклы малны туйдырырлык азык җитештерү мөмкин түгел бит. Шулай булгач, алга таба тагын күрше хуҗалыкларның җирләрен үзләштерү сәясәте алып барылмасмы, дигән шик уянган иде. Ләкин соңрак Нәфис Сәлимгәрәев ялгыш мәгълүмат җиткерүен шалтыратып әйтте. Чынлыкта яңа комплекс 2 мең савым сыерга түгел, ә барлыгы 2 мең баш мөгезле эре терлеккә генә исәпләнгән икән. Шулай да Актаныш районы өчен зур яңалык инде ул. Кемнең хуҗалыгы төзегән бит әле ул комплексны?!

ДӘҮЛӘТ СУБСИДИЯЛӘРЕН АЛУНЫ ГАРАНТИЯЛӘГӘН...

Инде «Чишмә агрофирмасы» белән бәйле чираттагы кара тапка килгәндә, аны Монополиягә каршы Федераль хезмәтнең Татарстан буенча идарәсе ачыклаган. Әлеге ведомство тикшерү вакытында мәгълүм булганча, Актаныш районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе «Чишмә агрофирмасы» белән хезмәттәшлек турында килешү төзегән. Актаныш муниципаль районы башлыгы Энгель Фәттахов үзе раслаган ул килешүдә авыл хуҗалыгы идарәсе «Чишмә агрофирмасы»на дәүләт субсидияләрен алуны тәэмин итәргә вәгъдә биргән. Ни өчен бу хуҗалыкка гына шундый гарантия, кайгыртучанлык күрсәтү турында килешү барлыкка килгән соң? Монополиягә каршы хезмәт вәкилләре әлеге сорауга аңлаешлы җавап таба алмаган. Килешүне төзегән Актаныш районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесеннән без дә ул турыда белешеп карадык.

– «Чишмә агрофирмасы» белән генә түгел ул. Район хуҗалыкларында җитештерүне арттыру йөзеннән барысы белән дә төзелгән килешүләр, – дип аңлатырга тырышты җитәкче Нәфис Сәлимгәрәев.

– Ләкин Монополиягә каршы хезмәт үзенчәлекле килешүне «Чишмә агрофирмасы» белән генә төзелгән, ди бит.

– Безнең бөтен хуҗалыкка да караш бер төрле. Һәрберсенең күрсәткечләрен карап, тикшереп барабыз. Һәр елның гыйнвар аенда хуҗалык җитәкчеләре белән сөйләшеп, яңа йөкләмәләр буенча килешүләр төзибез.

–- Гаеп бар дип, нигә кисәтү ясаганнар соң алай булгач?

– Анысын аңламадык. Башта кимчелекләр юк дип киткәннәр иде...

Димәк, чиновник фикеренчә, Монополиягә каршы хезмәт ялгышкан. Без ул турыда башка хуҗалык җитәкчеләренә дә шалтыратып ачыкларга булдык. Тик сорашкан хуҗалык җитәкчеләренең берсе дә авыл хуҗалыгы идарәсенең алар белән субсидияләрне алуны гарантияли торган килешү төзүен расламады. Идарә җитәкчесе исә, соңыннан ялгышны танып: «Әйе, субсидияләрне гарантияләү дөрес булмаган», – диде. Бөтен хикмәт тә нәкъ шушы җөмләдә бит. Аңлашылганча, субсидияләрне алу «Чишмә агрофирмасы»на гарантияләнә, ә башкаларга юк. Шулай булгач, тигез гадел мөнәсәбәт түгел һәм Монополиягә каршы хезмәт дөрес кисәтү ясаган. Икенчедән, дәүләт субсидияләрен алуны кайсыдыр хуҗалыкка 100 процентка гарантияләү бөтенләй гаҗәп хәл, дип аптырый Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының финанслар буенча урынбасары Марсель Мәхмүтов:

– Дәүләт субсидияләренең һәр төре махсус билгеләнгән күрсәткечләргә ирешкән хуҗалыкларга гына бирелергә тиеш. Ничек инде ниндидер хуҗалыкның аларга ирешәчәген алдан төгәл әйтеп булсын да, дәүләт акчаларын шулай ансат кына бүләргә мөмкин? – дип ассызыклый ул. Димәк, Актаныш районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе йә күрәзәче, йә инде, дөрестән дә, «Чишмә агрофирмасы»на карата үзенчәлекле мөнәсәбәт булган. Нәфис Сәлимгәрәевнең күрәзәчелек сәләтен раслаучылар табылмады. Шулай булгач, сәбәпнең икенчесе кала. Үтә кайгыртучанлык күрсәтелгән «Чишмә агрофирмасы» кемнең нәсел утары икәнен искә алганда, анысы бик булырга мөмкин.

Раиф ГЫЙМАДИЕВ

Комментарии