Карантин чирләр һөҗүме арта

Карантин чирләр һөҗүме арта

(Республикада хайваннар өчен аеруча куркыныч авыруларга каршы профилактика айлыгы игълан ителде)

Әллә саксызлык, әллә сансызлык күренеше?.. Ни сәбәпледер, дистәләгән еллар дәвамында очрамаган, инде безнең илдә бетте, аннан котылдык, дигән карантин чирләр, ә кайберләре бөтенләй Русия территориясендә моңарчы күрелмәгәннәре, баш күтәрә соңгы вакытларда. Узган елда гына да Русия буенча дуңгызларның африка чумасы (АЧС) белән чирләгән 268, ә кош гриппының – 68 очрагы теркәлгән. Инде агымдагы елның 38 көнендә әлеге чирләр янәдән 22 һәм 7 тапкыр үзләре турында белгертергә өлгерде.

Шулай ук 2015нче елга чаклы безнең ил өчен бөтенләй ят булган зәхмәт – нодуляр дерматит та быел, беренче тапкыр буларак, Татарстанда табылды.

Инде менә афәтнең чираттагысы – тилчә (ящур) чире ут күршеләрдән һөҗүм итә. Соңгы тапкыр ул бездә 1987нче елда Әлмәт районында теркәлгән булган.

Әлеге карантин чирләрнең һәрберсе гаять зур күләмдә – миллиардлаган сумлык зыян сала ала бит. Аның өстенә, хайваннарга гына түгел, кеше гомере өчен куркыныч тудыручылары да бар арада. Мисал өчен, узган ел азагында Ырынбур өлкәсендә табылган тилчә чире аеруча йогышлы һәм куркыныч икән.

Татарстанның Баш ветеринария идарә җитәкчесе урынбасары Габделхак Мотыйгуллин республикадагы эпизотик хәл белән таныштырып, гомумән тереклек өчен куркыныч тудыручы чирләрнең таралу сәбәпләре турында да фикер-киңәшләрен җиткерде:

КАЗАХСТАН «БҮЛӘГЕ»

Тилчә чире безнең илгә Казахстаннан керде. Ә күршеләрдә ул электән булган дигән фаразлар бар. Казахстан республикасы мәгълүмат кына бирмәгән булган. Ягъни, яшереп килгәннәр. Ә нигә алай эшләгәннәр соң? Сәбәп шунда, әгәр ил эчендә тилчә чире булуы ачыкланса, ул төбәктә җитештерелгән терлекчелек продукциясен читкә сатарга ярамый.

Узган елның 27нче декабрендә тилчә чире безнең Ырынбур өлкәсендәге Белявск районында табылганнан соң, ныклы тикшерү башланды. Йомгакны сүтә торгач, башы Казахстан якларына китүе аңлашылды. Шуннан соң гына, агымдагы елның 14нче гыйнварында Казахстан республикасы рәсми рәвештә үзләрендә терлекләрнең тилчә белән чирләвен таныды. Бактың исә, әлеге илнең төньяк районнарында шактый киң таралган икән инде ул зәхмәт.

Тилчә гаять нык йогышлы, вируслы авыру. Ул яктан аны хәзерге коронавирусның омикрон штаммы белән чагыштырырга мөмкин. Һәм тагын шунысы куркыныч – ул кешеләргә дә йогарга мөмкин. Тилчә чире вакытында пар тояклы терлекләрнең дә, кешенең дә селәгәе ага башлый, авыз эчлеге язва белән каплана. Кеше бөтенләй ашый алмас хәлгә килә. Хастаханәдә аны махсус трубка аша гына тукландырырга мөмкиннәр. Терлекләрнең тәннәре бозыла, тояк аралары зарарланып, аягына баса алмас була.

Хәзерге медицина тилчәдән кешене дәвалый алса да, терлекләр өчен ул үлем куркынычы белән яный. Чөнки вирус, искәрткәнебезчә, бик тиз таралырга сәләтле. Ә бөтен малың кинәт чирли башласа, аларны дәвалап бетерергә физик мөмкинлек тә булмаячак. Шуңа күрә терлекчелектә тилчә чире табылган очрак булса, аның таралуына юл куймас өчен иң ышанычлы юл – ашыгыч рәвештә карантинга ябып, ул җирлектәге бөтен терлекне яндырып юк итү.

Тагын шуңа да игътибар итәргә кирәк: тилчә вирусы 65-70 градус эсселектә яки махсус дезинфекция ясау препаратларыннан тиз үлә. Ә менә салкынга чыдам. Чирле малны суеп, итен туңдырган булсалар да, анда елдан артык яшәргә мөмкин. Димәк, тилчә чире булган илләрдән, төбәкләрдән туңдырылган итне дә сатып алу катгый тыела.

Соңгы мәгълүматлар буенча, Ырынбур өлкәсендәге чирнең үзәге хәзер тулысынча зарарсызландырылган. Шулай да, карантин чаралары әле дәвам итә. Аеруча Казахстан белән чиктәш төбәкләрдә ныклы контроль постлары эшли.

ЧИР ТАРАТУГА АЛЫПСАТАРЛАР «ЯРДӘМ» ИТӘ

Татарстан күршесендәге төбәкләрдә тилчә чире соңгы тапкыр 2017нче елда Башкортстанда теркәлгән иде. Анда Урта Азиядән документларсыз, рөхсәтсез алып кайткан сарыклар сәбәпче булды. Ул вакытта да безнең белгечләрнең, тиешле ведомстволарның ашыгыч чаралар күрүе нәтиҗәсендә, республиканы чиста килеш саклап калуга ирешелде. Ләкин, куркыныч чирләрнең һөҗүме һич кенә дә кимемәде.

Эпизотик тотрыклылыкны тәэмин итүдә иң йомшак урын – алыпсатарлар белән мөнәсәбәт. Аларның күбесе рәсми теркәлү дә узмаган эшмәкәрләр бит. Араларында үзсүзләнеп, әйткәнне тыңламыйча, үзләренчә эшләргә яратучылар шактый. Хәзер бөтен җирдә Меркурий системасы кертелде. Терлекчелек продукциясе белән сәүдә итү фәкать шул системада теркәлеп, ветеринария белешмәсе алгач кына рөхсәт ителә. Ә алыпсатарлар күпчелек очракта үз товарларын, терлекләрне бернинди контроль-рөхсәт белешмәсе алмыйча гына ташый. Кемдер чит төбәкләрдән республикага кертә, икенчеләре киресенчә – читкә чыгарырга мөмкин. Ә ул төбәкләрнең кайсында нинди карантин чирләр котырганы турында уйламыйлар. Нәтиҗәдә, алар аркасында тулы бер төбәк икътисадына нык зыян салырлык куркыныч чир үтеп керергә мөмкин.

Менә мәсәлән, ел саен корбан бәйрәменә һәм сабантуйга дип республикага чит төбәкләрдән күпләп сарык алып кайталар. Рәсми мәгълүматлар буенча, корбан бәйрәмендә Татарстанда 16 мең баштан артыграк сарык чалына икән. Ә үзебездә асрала торганнары – 400 мең баш тирәсе. Шулай булгач, әллә кайдагы чит төбәкләрдән сарык ташу хаҗәте бөтенләй юк та кебек. Сарыкны бит нигездә Кавказ, Калмыкия, Дагыстан, Әстерхан якларыннан ташыйлар. Ярый да бөтенесе тикшертеп, ветеринария белешмәсен һәм рөхсәт документларын булдырса. Ә ул төбәкләрдә шул ук тилчә, аннан бруцеллез, чәчәк авырулары котырына. Алар кеше өчен дә куркыныч бит.

Сарман районының Югары Чыршылы авылында яңа булган хәлгә тукталыйк. Дөрес, бу очрактагы героебыз – Фәнил Гәрәев алыпсатар түгел, ә үзенең шәхси ярдәмчел хуҗалыгында мөгезле эре терлек үстерү белән шөгыльләнүче. Ләкин ул да, нәкъ алыпсатарлар сыман, 12 баш бозауны Ырынбур өлкәсеннән бернинди тикшертүсез һәм рөхсәт документыннан башка гына алып кайткан. Бераз вакыттан соң тегенең бозаулары чирләп китә. Аптырашта калган Фәнил, киңәшләшү, терлекләрне үзләренчә дәвалап карау өчен, күршесен чакыра. Нәтиҗәдә берничә көннән күршесенең дә маллары авырый башлый. Ветеринария табиблары тикшергәч, куркыныч карантин чир – төенле, ягъни нодуляр дерматит булуын ачыклыйлар. Шулай ук, ашыгыч чаралар күрелә: карантин урнаштырыла, ике хуҗалыктагы барлык мөгезле эре терлекне – 34 баш малны махсус укол ярдәмендә үтереп, яндыралар. Аннан тыш 10 чакырым тирәлектәге Тукай, Сарман һәм Зәй районнарына кергән 28 авылда «куркыныч зона» игълан ителә, «ябык режим» урнаштырыла. Таләпләр буенча, әлеге зонага нодуляр дерматитка каршы прививка ясатмаган терлекләрне кертергә ярамый. Ярминкәләр, күргәзмәләр үткәрү дә тыела.

Нодуляр дерматит – мөгезле эре терлекнең вируслы чире. Күпчелек вируслар кебек үк, ул контакт булган очракта гына түгел, һава аша да йогарга мөмкин. Вирус хәтта сыерның сөте аша да күчә икән. Дөрес, ул кеше өчен зыянлы түгел. Әмма терлекләр өчен үлем, дигән сүз. Шуңа күрә әлеге чирдән бик нык сакланырга кирәк.

«КАБАН ДУҢГЫЗЛАРЫНДА АЧС ҺӘРВАКЫТ БУЛЫРГА МӨМКИН...»

Дуңгызларга куркыныч яный торган Африка чумасы (АЧС) буенча да хәл шактый катлаулы кала бирә. Республикада ул узган елның гыйнвар аенда Әлмәт районының «Ямаш» аучылык хуҗалыгында табылган иде. Ә февральдә Зәй районының «Елхов-лес» аучылык хуҗалыгында ачыкланды. Соңрак өченче очрак – Яңа Чишмә районындагы аучылык хуҗалыгында да теркәлде. Шөкер, бу очракларда Африка чумасы кыргый кабан дуңгызларында гына табылды. Белгечләр тарафыннан ашыгыч чаралар күрелү нәтиҗәсендә, куркыныч чирнең йорт дуңгызларына, бигрәк тә эре җитештерү комплексларына таралуына юл куелмады.

Әмма, бу әле куркыныч тулысынча бетерелде дигән сүз түгел. АЧС вирусы кыргый кабаннар арасында хәзер дә сакланып калырга мөмкин. Аларның барысын да тотып алып, тулысынча тикшереп булмый бит. Без аучылар тарафыннан атып алынган кабан дуңгызларын тикшерү нәтиҗәсендә генә ачыкладык узган елда теркәлгән өч очракны. Ә кыргый дуңгызлар ул вируска чыдамрак, алар тиз арада үлмәскә мөмкин. Узган елгы очракларның берсендә дә кыргый тирәлектә үле дуңгыз түшләре табылмады. Хәтерләсәгез, бары 2020нче ел азагында Алабугада гына Африка чумасыннан кыргый кабаннар үлеме күзәтелгән иде. Чирнең узган елда Әлмәт, Зәй һәм Яңа Чишмә төбәкләрендә таралуына да шул Алабуга очрагы сәбәпче булырга мөмкин. Ягъни, кыргый дуңгызларның бик азы үлә, ә күбесе чирне таратучы булып кала. Ата дуңгыз көненә 80шәр чакырым араны уза, диләр бит. Менә шуннан күз алдына китерегез инде, чир ничек тиз таралырга мөмкин. Әгәр инде ул зәхмәт йорт дуңгызларына йокса, ул очракта 100 процент үлем булачак. Андый очракта катгый карантин шартларын урнаштыру, куркыныч зонада булган барлык дуңгызларны яндырып юк итү котылгысыз. Чир эре комплекста табыла икән, 50-100 мең баш дуңгыз булса да, барысы да юкка чыгарылырга тиеш, дигән сүз. Ничаклы зур икътисади зыян булырга мөмкин. Ә республикада андый эре дуңгыз комплекслары берничә бит. Шуңа күрә, аучыларга аеруча игътибарлы булырга кирәк. Аның бит әле ара-тирә браконьерлары да очраштыргалый. Кем тарафыннан атып алынса да, һәрбер кыргый дуңгыз түше лабораторияләрдә тиешенчә тикшерелергә тиеш.

Кош гриппы да соңгы елларда ил күләмендә ешрак очрый башлады. Дөрес, республикада ул яктан чагыштырмача тыныч булды. Тик ел азагында – ноябрь аенда гына Тукай районының Калмаш авылында Фролов Э.А. крестьян-фермер хуҗалыгында бер очрак теркәлде. Татарстандагы иң эре кошчылык комплексы – «Чаллы-бройлер» гиганты янында ук урнашкан булуы белән аеруча зур куркыныч тудырды ул. Ашыгыч рәвештә карантин урнаштырылды. Фермер хуҗалыгында асрала торган 52 мең баш бүдәнә (перепелка), аннан тыш 48 мең данә йомыркасы һәм 171 килограмм ите яндырып юк ителде. Ул гына түгел, чир чыккан үзәктән биш чакырым тирәлектә урнашкан Калмаш, Югары Байлар авылларында һәм Яңа бистәдә яшәүче халыкның барлык кош-кортлары да шундый язмышка дучар ителде. Нәтиҗәдә, ул авылларда тагын 1495 баш тавык, 1068 – каз, 9 – үрдәк һәм 7 – мисыр тавыгы (цесарка) яндырылды.

PS: Габделхак Мотыйгуллин сүзләренчә, республикада эпизотик тотрыклылыкны тәэмин итү максатыннан узган ел дәвамында ветеринария хезмәткәрләре 470 миллионнан артыграк профилактика вакцинасы ясаганнар һәм 68 меңгә якын биологик материаллар тикшерелгән. Авыл хуҗалыгы тармагындагы 19 меңнән артык бинага дезинфекция үткәрелгән. Казахстан ягыннан куркыныч янаучы тилчә чирен кертмәү, башка карантин зәхмәтләрне булдырмау өчен, 24нче гыйнвардан Татарстанда хайваннарга аеруча куркыныч янаучы авыруларга каршы профилактика айлыгы игълан ителде. Без исә, тагын бер кат искәртәбез: аңлашылганча, чир йоктырмас өчен һәрбер хайванга битлек киертеп булмый. Шуңа да эпизотик сәламәт халәтне саклауда иң нәтиҗәле алым – барлык санитария-ветеринария таләпләрен үтәү икәнлекне онытмагыз.

Раиф ГЫЙМАДИЕВ әзерләде

Комментарии