Русиядә аграрчыга каршы көрәш дәвам итә

Русиядә аграрчыга каршы көрәш дәвам итә

Безнең илдә авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләр халык дошманы ролендә дисәм, һич арттыру булмас, билләһи! Чөнки Русия хөкүмәте тарафыннан аларга карата алып барылган вазгыятьтән чыгып нәтиҗә ясаганда, аграрчылар гел ни өчендер гаепле сыман. Күрәмсең, шул гаепләре өчен, дәүләт аларны яклау турында бөтенләй уйламый. Киресенчә, җәза бирү турында баш вата. Илдә урнашкан кыргый базар шартларында гаделсез бәяләр сәясәте тарафыннан аграрчыларның даими кыйналуларын тагын нәрсә дип аңларга соң? Бөтен әйбергә бәя туктаусыз күтәрелә, ә алар җитештергән ит-сөткә, ашлыкка хакларны кыйммәтләндерергә ярамый. Арттырсалар да, «өстәге»ләр рөхсәте белән бик азга гына. Чөнки халыкның кесәсенә суга торган булырга тиеш түгел. Югарыдагы безнең акыллы башлар шул рәвешле халык мәнфәгате турында кайгырталар имеш. Тик 5 тиенлек чыгым тотып, өч тиенлек продукция җитештерүче хәлендә калырга мәҗбүр ителгән аграрчылар хәлен аңларга, алар турында кайгыртырга теләүчеләр генә һаман күренми.

«ЧИКЛӘҮ»ЛӘР БЕЛӘН ХАЛЫК МӘНФӘГАТЕН ЯКЛАРГА МАТАШУ

Көн туды исә, теге кыйммәтләнгән, моның бәясе арткан, дигән хәбәрләр ишетелеп кенә тора. Матбугат чараларында соңгы вакытларда күренгәннәренә генә игътибар итик. Ел башыннан яңа автомобильләр 20-40 прцентка кыйммәтләнгән. Торак-коммуналь тәүләүләр 9 процентка арткан. Социаль ипотека программасы буенча торакның бәясе 27 процентка үскән. Ә коммерцияле торак хакы инде мөмкин булган барлык чикләрне узып китте сыман... Болардан тыш, бензин, дизель ягулыгының бәясе ай саен артып торуына игътибар да итмибез кебек хәзер. Чөнки ияләндек инде ул хәлгә. Бөтен нәрсәгә хаклар үсә, хәтта коронавируска тест ясату бәясе дә 30 процентка арткан бит. Тулаем тормыш кыйммәтләнә бара. Тик аграрчылар җитештергән азык-төлеккә бәяләр арта башласа, ил җитәкчелеге шунда ук халык турында тирән кайгыртучанлыгын белдереп, «ашыгыч чаралар» күрә башлый. Хәтерләсәгез, узган елда дөнья базарында ашлыкка бәяләр эчке базардагыга караганда зуррак иде. Икмәкне читкә сатып бетермәсеннәр, аграрчылар шуның белән «череп баемасыннар» дип, хөкүмәт чикләүләр кертте, өстәмә пошлина түләүне мәҗбүри ясады. Ил эчендә сөт продуктларына хаклар күтәрелә башласа да, аларны көйләү өчен дип, читтән арзанлылары күбрәк кертелә башлый. Инде менә иткә дә чират җитте бугай. Русиянең авыл хуҗалыгы һәм икътисадый үсеш министрлыклары чит илләрдән сыер һәм дуңгыз итен кертүгә чикләүләрне бетерү турында тәкъдим белән чыкты. Эчке базардагы сыер һәм дуңгыз итләренең бәясен көйләү – кыйммәтләнүен туктату максатыннан, дип аңлатыла ул тәкъдимдә. Баксаң, соңгы ел дәвамында Русиядә сыер ите хакы 7,8 процентка, ә дуңгыз итенеке – 19 процентка арткан икән. Гаять нык дәрәҗәдә халык мәнфәгате турында кайгыртып эш итүче түрәләр өчен бу бит гадәттән тыш хәл! Алга таба аңа ничек юл куймак кирәк? Һәм менә, хөкүмәткә чираттагы «ашыгыч чара»ны күрү тәкъдиме ясалды. Ә андый чаралар, инде аңлашылганча, бездә йә чикләүләрне кертүгә, яисә киресенчә – бетерүгә кайтып кала. Мантыйгы бик тә гади: эчке базарда сыер һәм дуңгыз ите хакы арта башлаган икән, димәк читтән арзанлырагын күпләп кертергә һәм хакларның артуын туктатырга. Русиянең авыл хуҗалыгы һәм икътисадый үсеш министрлыклары ясаган шундый тәкъдим хөкүмәт тарафыннан хуплана калса, чит илләрдән сыер ите 15 процентка, ә дуңгыз ите 25 процентка арзангарак кертелә башларга мөмкин. Әлегәчә билгеләнгән чикләүләр кысаларында өстәмә пошлина күләме шул чаклы иде.

«УЗГАН ЕЛДА СЫЕР ИТЕ ҖИТЕШТЕРҮ ТАРМАГЫ 23 ПРОЦЕНТ ЗЫЯНГА ЭШЛӘДЕ...»

Бәя кими икән, аңа куанырга гына кирәк бит инде, диярсез. Бер яктан, шулай. Әмма, чикләүләрне булдыру яки бетерү белән генә, чит илләрдән арзанлырак продукцияне кертү яисә үзебезнекен чыгаруны тыю ысулын кулланып эчке базарда хакларны тотрыклы калдырырга маташу – иртәме-соңмы әлеге тармакта үз товар җитештерүчеләребезнең бөлгенлеккә чыгуына китерәчәк. Вазгыять шул юнәлештә дәвам иткәндә, тора-бара тармак тәмам таркалу алдына килеп җиткәч, бүген безгә арзанлы продукция кертергә атлыгып торган чит илләр дә бәяләрне күтәреп куячак. Ә без инде ул вакытта алар билгеләгән хакларга, алар тәкъдим иткән продукциягә бәйле булып калабыз. Икенче төрле әйткәндә, илнең азык-төлек куркынычсызлыгы, бәйсезлеге мәсьәләсе дигән сүз бу.

Мөстәкыйльлекне югалтмас өчен, беренче чиратта үз икътисадыбызны ныгыту һәм үстерү турында уйларга кирәк. Бу очракта терлекчелек тармагы икътисады күздә тотыла. Ә җитештерү күрсәткечләрен арттырмыйча һәм табышлылыкны үстермичә генә, ничек инде икътисадны ныгытып булсын ди? Әлбәттә, юк. Аның өчен тармакка төрле субсидияләр формасында дәүләт тарафыннан бирелә торган ярдәмнәр генә җитми. Тагын бер мөһим фактор – әлеге дә баягы бәяләр сәясәтенең гадел булуы мөһим. Ягъни, терлек симертеп сату белән шөгыльләнүче аграрчы кәсебеннән кергән акчага барлык чыгымнарны каплап, очны-очка ялгап яши алырга тиеш. Чынлыкта хәл ничек соң? Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының икътисадый анализ һәм планлаштыру бүлеге җитәкчесе Илфир Мусин белдерүенчә, республикада сыер ите җитештерү белән шөгыльләнү табышлы түгел икән.

– Узган елда әлеге тармак 23 процент зыянга эшләде. Сөт җитештерүдән кергән табышны «ашап» барды. Быелгы күрсәткечләргә әле төгәл нәтиҗә ясамаган. Әмма быел да уңай күрсәткеч булмас кебек, – дип йомгаклады ул.

Әлеге министрлыкның терлекчелек тармагы үсеше бүлеге җитәкчесе Сирень Нигъмәтҗанов та, ит җитештерү электән үк әллә-ни табышлы булмады, дип коллегасының фикерен куәтләде генә:

– Әгәр мөгезле эре терлекне симертеп, тәүлеклек артымны берәр килограмм тирәсе алмасаң, табышка эшләү мөмкин түгел. Шуңа күрә, технологияләрне үтәп, тиешенчә артым алып эшли белгәннәр өчен генә, бик югары булмаса да, итчелектә рентабельлелек бар.

Тик шуны да искәртү мөһим, мөгезле эре терлектән тәүлегенә шулай берәр килограмм һәм аннан да күбрәк артым алуга ирешкән хуҗалыклар гына республикада бик аз. Нәтиҗәдә быел сыер ите җитештерү күләме әле узган елгыдан арта алмады, дип ассызыклый Сирень Нигъмәтҗанов. Ә баш саны ягыннан быел мөгезле эре терлекләр республикада 29,5 меңгә кимегән икән. Гаять зур сан бу...

АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ ПРОДУКЦИЯСЕ ХАКЫ АЗ ГЫНА АРТСА ДА, АГРАРЧЫГА ҺӨҖҮМ БАШЛАНА

Буа районының «Авангард» җәмгыяте хезмәт күрсәткечләре буенча республикада алдынгылар рәтендә. Анда хезмәтне уңышлы итеп оештыра беләләр инде. Кырчылыктан тыш, җәмгыятьтә терлекчелек тармагы да тотрыклы хәлдә: 85 мең баш дуңгыз, 4 мең баш мөгезле эре терлек асрау уен эш түгел бит. Әле ничек асрыйлар! Нәкъ Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының терлекчелек тармагы үсеше бүлеге җитәкчесе Сирень Нигъмәтҗанов искәрткәнчә – мөгезле эре терлектән тәүлегенә берәр килограммнан күбрәк артым алалар.

– Төгәлрәк әйтсәк, 7 айга чаклы булган симертүдәге терлекләрнең тәүлеклек артымы уртача 900 – 1000 грамм, ә 7 айдан 14 айга чаклыларының – 1400 граммга хәтле тәшкил итә, – ди «Авангард» җәмгыяте генераль директоры урынбасары Расыйх Яфизов. – Бездә терлекләрне ашату фән казанышларына нигезләнеп, төгәл балансланган рацион буенча гына башкарыла.

Җәмгыять сөтчелек белән шөгыльләнми. Асралучы 4 мең баш мөгезле эре терлек дигәне, барысы да ит өчен симертелүчеләр икән. Шул чаклы терлекнең һәрберсен көн саен уртача алганда кимендә берәр килограммга симертү – бик тә яхшы күрсәткеч инде ул. Шулай булгач, тармакның табышлылыгы да югарыдыр, дип фаразларга нигез туа. Әмма «Авангард» җәмгыяте генераль директоры урынбасары Расыйх Яфизов ул яктан күкрәк кагып мактанырга бер дә ашыкмады.

– Без җитештерүчәнлекне арттырырга тырышабыз, ел саен мөмкин булган чыгымнарны, югалтуларны киметәбез. Тик энергоресурсларның хакы арта бару нәтиҗәсендә, җитештергән терлек азыгы да кыйммәтлегә әйләнә. Ел дәвамында ясарга тырышкан экономиябез шул бәя аермасын капларга китә дә бара. Ә базарда итне сату хаклары безне һич канәгатьләндерерлек түгел. Рентабельлелеге бик түбән чыга. Шулай булмый ни, карагыз инде, быел гына төзелеш материаллары, техникага запас частьләр, ашламалар икешәр тапкырга кыйммәтләнде. Ә җитештергән ит хакы берничә сумга гына арта башласа, шунда ук аграрчыга каршы һөҗүмгә керешәләр.

ИТЧЕЛЕК ТАРМАГЫНА «ЙӘСИН ЧЫГАРГА» КАЛМАГАЕ

Иң күп терлекле районнарның берсе – Арчада да итчелек тармагы табышлы түгел икән. Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ринат Гатиятов белдерүенчә, узган елда да рентабельлелек «минуста» булган. Быел да шундый күрсәткеч белән тәмамланырга бик мөмкин. Хәзер итне җитештерү күләме дә кимегән.

– «Ак-Барс – Арча» агрофирмасындагы терлекләрнең туберкулез белән чирләве нәтиҗәсендә, 3 меңнән артык мөгезле эре терлекне ит комбинатына озатырга туры килде, – ди Ринат Гатиятов, җитештерү күрсәткечләре кимү сәбәбен аңлатып.

Ә райондагы хуҗалыкларда, тулаем алганда, эш начар куелмаган анысы. Мисал өчен, «Северный» җәмгыятендә 500 баш үгез симертелә, тәүлеклек артымнары уртача 950 грамм тәшкил итә икән.

– 18 ай дигәндә, үгезне 440-450 килограммга җиткереп сатабыз, – ди «Северный» җәмгыятенең баш икътисадчысы Фаил Котдусов. – Без суймыйча гына, тере авырлыкта малның килограммын хәзер 168 сумнан җибәрәбез. Итләтә исәпләгәндә, килосы якынча 356 сум була инде.

Әлеге бәя җитештерүче өчен кулай түгел, ди баш икътисадчы. Чөнки, югарыда искәртелгәнчә, энергоресурслар хакы арту сәбәпле, хуҗалыкта җитештерелгән терлек азыгы да быел 27-30 процентка кыйммәтләнгән. Аннан тыш, сатып алырга туры килә торган аксымлы-витаминлы катнашмаларның бәясе дә 48-50 процентка арткан. Ә мул сөт һәм яхшы артым алырга теләсәң, андый катнашмалар терлек азыгы рационының яртысын тәшкил итәргә тиеш.

– Барлык чыгымнарны кушып исәпләгәндә һәм терлекне сату хакы белән чагыштырганда, безнең хуҗалыкта итчелек тармагының табышлылыгы быел 2,5-3 процент тирәсе генә чыга, – ди Фаил Котдусов. Гәрчә аны җитештерү күләме узган елгыдан 7 процентка артыграк булса да.

– Мондый шартларда хәзер шактый хуҗалыкларда үгез-бозауны иткә симертмичә, шул килеш сатып җибәрүне кулайрак күрә башладылар, – ди районның аграр тармагы җитәкчесе Ринат Гатиятов. – Бу аңлашыла да. Чөнки яшь бозауга ике ай дәвамында эчертергә кирәк булган сөт кенә 360 литрга җыела. Ул үзе 11 мең сумнан артып китә. Аның өстенә, тагын кыйммәтле комбиазыкны ничаклы ашатасы. Ә бер айлык бозауны 14-15 меңгә сатып җибәрсәң, җаның тыныч. Табышлырак та була. Тик алай эшләгәндә, хуҗалыкларда ит җитештерү тармагы бетәчәк.

Шуңа өстәп, инде эчке базарда ит бәясен арттырмыйм дип, аның арзанлысын читтән пошлинасыз күпләп кертә башласалар, үзебезнең итчелек тармагына карата бисмилла әйтеп, «йәсин чыгарга» гына калмагае.

Раиф ГЫЙМАДИЕВ

Комментарии