Ваемсызлыкка нокта куелырмы?

Ваемсызлыкка нокта куелырмы?

Дистә еллар коточкыч хәлдә, ут йотып яши Кама Тамагы районындагы Даныш авылы кешеләре. 10 ел дәвамында авылда язын йә көзен янгыннар чыгып тора. Бу вакыт эчендә ничә йорт кара көлгә әйләнгән, мунча, киртәләр юкка чыгарылган... Фактлар җанны өшетә. Күпме кеше биредә зыян күргән, күпмесенең сәламәтлеге какшаган. Данышлылар инде кая гына мөрәҗәгать итмәгән, хатлар язган, прокуратурага да барганнар, район җитәкчелегенә дә хәл яхшы мәгълүм.

Менә соңгы янгын 29нчы апрельдә чыга. Яндыручы билгеле, ул гадәтенчә, бу юлы да шешәгә солярка йә бензин тутырып, аларга чүпрәк бәйләп яндырасы йортка ата. Билгеле, көннәр бик коры тору сәбәпле ут тиз арада йортны камап ала. Янгынга Кама Тамагы муниципаль районы башлыгы Наил Вазыйхов та килә. Янган йортта пропискада махсус хәрби операциядә катнашучы хәрби, тагын олы яшьтәге апа, аның 45 яшьлек улы яши. Аларның тормыш алып барырга бернәрсәләре калмый. Бүген читтән торыр урын эзләргә мәҗбүрләр.

Авылда ел да кабатланып килә торган җинаятьнең, ваемсызлыкның шәүләсе генә түгел, ачык кара һәйкәлләре – янган йорт нигезләре урамнарда кукраеп утыра. Монда яшәүче берәүнең сүзләре буенча, ул яндыручы, бөтен Саз урамын яндырып бетерәм, дип яный икән. Үзенең янауларын полиция хезмәткәрләре янында да җиткергән, диделәр, алар берәр протокол, рәсми кәгазьдә, бәлки, бардыр, дип тә өстәде исемен әйтергә курыккан бу кеше. Гомумән, халык ачыктан-ачык сөйләшергә курка, ут төртүченең үч алуыннан шүрлиләр. Кемнең янасы килсен?! Шуңа исемнәрен күрсәтмәүне кабат-кабат үтенәләр

Ут төртүченең бер кеше булуы турында сөйли авыл халкы. Янгыннан соң аны алып китәләр, ике ай наркодиспансерда дәвалыйлар һәм кире кайтаралар, диләр. Бу хәлдән гаҗиз булган кайбер данышлыларның әйткәннәре: «Без ул янгыннардан куркып беттек, хәзер йөрәк уйный, кан басымы күтәрелә. Аны җибәрсәләр, тагын безнең тынычлык бетә. Без 80 яшьтә, үзебез тиз генә киенеп урамга да чыга aлмыйбыз берәр хәл булса. Шушылай куркып яшәргә тиеш түгелбез, берәр нәрсә хәл итәргә кирәк бит инде». Бу сугыш чоры балаларының күңелләре сыкрап әйткән сүзләр. Җиңү бәйрәмен зурлап бәйрәм иткәндә тормышның ачысын-төчесен татыган олы яшьтәге әлеге хөрмәтле кешеләребездә бәйрәм кәефе юк. Авылларына иминлек иңәрме? Яше-карты шул хакта уйлап йокларга ята, сискәнеп уяна. «Урамда биш йорт янды, тагын биш кеше торабыз. Бер-берсенә тоташкан диярлек өйләр тезелеп киткән, берсенә эләксә, китәчәк, барыбыз да карчык-корчык, кыбырдый да алмыйбыз, менә ятып йоклаган идек, нәрсә булып чыкты...» – ди алар.

«Иң элек сарайлар янды. Өске урамда биш ел элек берәүләрдә көтү чираты иде, анда менеп төртеп төште, бернәрсәләре калмады. Бик үчле кеше. Данил исемле егетне өендә үлсен дип, терәтеп куйган, тәрәзәдән кереп коткардылар. Ул әзерләп куйган шешәсен ата, чың иткән тавыш белән башлана янгын. Аз гына сүз күтәрми. Бераз салган булса, бөтен авылны коткыда тота, саклый башлыйбыз. Әмма аны беркем куып тота алмый. Берәү фермага кадәр куып барып җиткәнче, өч җирдән посадкага ут төртеп төшкән иде. Миңа булышалар, дип сөйли. Шул кадәрле рәхәтләнеп утка карап тора ул, аны аңлатып бетереп булмый. Күрше Олы Карамалда да яндырды, былтыр Абыз авылында. Кайтып, ник пожар карарга бармадыгыз, дип сөйләнеп йөргән. Ә бу янган карчык бигрәк жәл. Шундый әшәкелек эшләр өчен түбәләрен матур калай белән япканны көтеп торган, мунча мичләре дә алып кайтып, мунчаларын да ремонтлыйсы иде алар. Гел шунда бурычка керәләр иде. Абыйлары шәһәрдән кайтмаган булса, Алла сакласын, ул апа исән калыр идеме икән? Коточкыч, бөтен җирем калтырый, берәр чара күрелерме моңа? Районнан чыкмый бернәрсә, исбатлап булмый диләр, бик алҗыдык бу хәлләрдән...»

«Айтуганов Айдарлар – 2021нче елның 20нче октябре, Данил – 2000нче елның 23нче ноябре, Дания апалар – 25нче июнь, киртәләр – 14нче һәм 16нчы октябрь, елларын белмим, калганнарын хәтерләмим». Мин авыл кешеләренең сүзләрен язам, ә үзем ник бу мәхшәргә нокта куелмый, дигән сорау эчендә. Интернет битләрен актарам, анда да язмалар бар, видеога хәтле куелган. Берсенең исеме тетрәндерде. «У французского писателя Жоржа Арно есть детективный роман «Сожгите всех». Видимо к этому все идет и в Данышево».

Олы Салтык авыл җирлеге башлыгы Рамил Вафин белән сөйләштем. Ул авылдашларының җан өшеткеч хәлен аңлый, бу хәлдән чыгу юлларын эзли. Даныш авылы халкы ярдәм сорый, ул моның турыда ялвара. Бу хәлләргә нокта 2023нче елда куелырга тиеш, һәм мин моңа ышанам.

Алсу ҖИҺАНШИНА

Комментарии