Амбар тулы ашлык, ә кесәдә бушлык...

Амбар тулы ашлык, ә кесәдә бушлык...

Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Дмитрий Яшин сүзләренә караганда, хуҗалыкларда 1 миллион 455 мең гектарда, ягъни язгы чәчү эшләренең 79 проценты башкарылган. Тәтеш, Зәй һәм Буа районнарында бу күрсәткеч 90 проценттан арта.

Уҗымнарны тукландыру һәм тырмалау эшләре быел күп хуҗалыкларда хәтта узган ел белән чагыштырганда оешканрак төстә бара. Гектарына 77,9 килограмм күләмендә минераль ашлама туплануын һәм һава шартларының уңайлы торуын исәпкә алганда, булачак уңышка өметләр быел да зурдан.

Татарстан Авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты галимнәре белән Лаеш районы Олы Кабан авылы янындагы тәҗрибә кырына чыккан идек. Көзге культураларның дәррәү күтәрелеп килүенә хәйран калырлык. Игенчелектә икесенекен бергә кушсаң, йөз елдан артык тәҗрибәләре булган Ирина Фадеева һәм Сергей Понамарев әйтүенчә, мондый язлар безгә сирәк килә.

– Узган көздә 472 мең гектар көзге культуралар чәчелгән иде. Шуның 378 мең гектары – бодай һәм 89 мең гектарда арыш. Барлык фаразлар буенча да, уңыш мулдан булырга охшый. Чәчүлекләрнең 96 проценты язны яхшы хәлдә каршылады, – ди галимнәр.

Әйтергә кирәк, табигать шартлары әледән-әле үзгәреп торганда, Татарстан игенчеләре алдында ел саен диярлек төрле кыенлыклар барлыкка килә. Узган көз дә шундыйлардан булды. Җирләрне кисәк кенә туңдырып, көзге культуралар ап-ак юрган астында тыныч кына кышны каршылар дисәк, күпмедер вакыттан соң берничә атна дәвамында яңгыр сибәләде. Игенчеләр боз элпәсе әсирлегендә калган уҗымнарга зыян килмәсме дип борчылды.

– Шул ук вакытта кайбер хуҗалыкларда бер тамчы яңгыр яумады. Туфрак катламында дым булмаса да, чәчү эшләрен вакытында башкарып чыга алган хуҗалыклар отты. Сентябрьнең беренче ункөнлегендә республиканың барлык районнарында диярлек әледән-әле явып узган яңгырлар игеннәргә тигез шытарга һәм кыска гына вакыт эчендә дәррәү күтәрелеп китәргә мөмкинлек бирде. Көзге бодай һәм арышның актив үсеше 20-21нче октябрьләргә кадәр дәвам итте. Уҗымнар бу вакыт аралыгында үзләренә җитәрлек күләмдә файдалы матдәләр тупларга өлгерде, – дип искә ала 50 елга якын көзге культуралар селекциясе белән шөгыльләнүче Ирина Фадеева.

Сүз уңаеннан, күптән түгел Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов кулыннан «Фидакарь хезмәте өчен» медале алган Ирина Фадеева тарафыннан уйлап чыгарылган «Универсиада», «Солтан», «Казан 560», «Өмет», «Дарина» һәм дистәгә якын көзге культуралар республикада иң югары уңыш бирүче сортлардан санала. Әтнә, Апас, Актаныш, Буа, Саба һәм башка район хуҗалыкларында әлеге сортларның мәйданы елдан-ел арта.

Фән һәм техника өлкәсендә Татарстан Республикасы дәүләт бүләге иясе, Русия Фәннәр Академиясенең В.П. Мосолов исемендәге премиясе лауреаты, дөньякүләм дәрәҗәле селекционерларның берсе булган Сергей Понамарев сүзләренә караганда, апрель аенда яңгырлар сирәк яуса да, күп хуҗалыкларда туфракның өске катламындагы дым запасы 40 миллиметрдан арта. Май аенда яңгырлар күбрәк булачак, – дип фаразлый тәҗрибәле галим.

Озак еллар дәвамында иген кырларында селекция, яңадан-яңа сортлар белән тәҗрибәләр уздыручы галимгә һава шартларының төрлесен күрергә туры килгән. Көзге культураларның сигез яңа сортын уйлап чыгарып, һәркайсына Русия Федерациясе күләмендә патент алуга ирешкән фән докторы ул.

Татарстан Авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты галимнәре фикеренчә, хуҗалыклар көзге культураларны никадәр күбрәк мәйданда чәчсә, шулкадәр отышлы. «Чәчү мәйданнарының яртысыннан артыгын көздән чәчеп калдырган Спас, Яшел Үзән (45%), Әлки һәм Югары Ослан (44%) районы хуҗалыкларының эш тәҗрибәсе шуны раслый», – ди Сергей Понамарев.

Саннардан күренгәнчә, Татарстан хуҗалыкларында үзебезнең галимнәр тарафыннан уйлап чыгарылган сортлар елдан-ел күбрәк файдаланыла. Ирина Фадееваның «Казан 560» көзге бодай сорты быел республика хуҗалыкларында 100 мең гектардан артык мәйданда чәчелгән. «Әлеге сортны файдалану узган ел хуҗалыкларга 197 миллион сум өстәмә табыш биргән», – ди Ирина Фадеева.

Әмма, язгы кыр эшләрен вакытында һәм югары сыйфат белән башкарып чыгу өчен чыгымнар бүген миллиард сумнар белән исәпләнә. Шундый бер вакытта – хуҗалыкларның төп керем чыганагы булган сөт бәяләренең сизелерлек кимүе – бер яктан тез астына сукса, ашлыкка бәя булмау – игенчеләрне тәмам аптырашта калдыра. Дөрес, Татарстан Премьер-министры урынбасары-авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Азат Җаббаров якын араларда республика хуҗалыкларына 5 миллиард сум дәүләт ярдәме биреләчәк, дип ышандыра. Тик хуҗалыкларда җитештерелгән продукциягә тиешле бәя булмау – барган атның башына сугу белән бер инде ул.

Камил СӘГЪДӘТШИН

Комментарии