Тукай районы хуҗалыгы эшчеләре: «Соңгы өметебез – Президентның гаделлегендә…»

Тукай районы хуҗалыгы эшчеләре: «Соңгы өметебез – Президентның гаделлегендә…»

Биш меңнән артык гектар мәйдандагы җирдә еллар буе авыл хуҗалыгы эшчәнлеге алып бар: икмәк үстер, терлек асрап ит-сөт җитештер, ә район җитәкчелеге, имеш, синең турыда бөтенләй белмәсен! Шулай булырга мөмкинме? Сәламәт мантыйк буенча – юк, әлбәттә…

Ә менә Тукай районында шундый әкияткә тиң вәзгыять туган. Бәтке авылы янәшәсендәге басу-кырларда 2016нчы елдан бирле «Р-Агро» җәмгыятенең эшләвен белмәгәннәр янәсе. Әле бит ул хуҗалыкта 120ләп кеше даими рәвештә хезмәт куя. Аларның күпчелеге шул ук районның Бәтке авылы халкы. Эш нәтиҗәләре буенча да, «Р-Агро» районда алдынгылар рәтендә, мактау грамоталары белән киштәләре тулган. Шундый хуҗалыкны хәзер Тукай районы хакимияте танымаска тырыша, ә моңарчы эшкәртеп килгән муниципаль милектәге җирләрне «Р-Агро» җәмгыятенә арендага бирергә теләми. Җирсез калган очракта, җәмгыять яши алмаячак билгеле. Хуҗалыкта эшләүче халык исә, «Р-Агро»ны бетерүгә каршы. Алга таба да әлеге хуҗалыкта эшле һәм ашлы булып яшиселәре килә аларның. Инде аптыраганнан, ярдәм сорап һәрберсе кул куйган хатны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка да юллаганнар…

«МОНДЫЙ ЯХШЫ ЭШ ШАРТЛАРЫН, УҢАЙ МӨНӘСӘБӘТНЕ КҮРГӘНЕМ БУЛМАДЫ…»

Хәзерге икътисадый четерекле заманда салымнарны һәм хезмәт хакларын вакытында түләп барып, бурычларсыз яшәү һәрбер авыл хуҗалыгы оешмасының хәленнән килми. «Р-Агро» җәмгыятендә исә, андый проблемаларның булганы юк, диләр. «Уңышлы эшләп килүче хуҗалыгыбызны бетерергә маташалар, зинһар, ярдәм итегез!» дип ялварган халык белән очрашып, чынбарлыктагы хәлне сораштырып чыктым. Кайсы гына тармак хезмәткәрләренә мөрәҗәгать итмим, һәммәсе бер авыздан хуҗалыкта эш шартларының яхшы булуын әйтә.

– Коллективыбыз бик тату, бергәләшеп эшләве күңелле, булган проблемаларны җитәкчелек минутында хәл итеп тора, – ди хуҗалыкның үсемчелек цехы җитәкчесе Гөлҗиһан Башарова. Хезмәттәшләре аның сүзләрен күтәреп алып, тагын хезмәт хакларының мулдан һәм вакытында түләнүе, шәхси хуҗалыкта терлек асрау өчен ашлыгы, печән-саламы җитәрлек бирелүе турында сөйләде.

«Күбебезнең әти-әниләре әлеге хуҗалыкта эшләде, хәзер без дәвам итәбез. Беркая да китәргә теләмибез, шушында эшләячәкбез, барысыннан да канәгать, риза без», – дип каршы алдылар терлекчеләр, сыер савучылар да.

– Әле безнең хуҗалык булдырган кадәрлене эшләп күрсәтсен башкалар, – ди хуҗалыкның алдынгы сыер савучысы Наталья Пономарева. – Узган елда һәр сыердан 7шәр мең килограммнан артыграк сөт саудым. Шуның өчен ай саен 38-40ар мең сум акча алам бит. Җитәкчелек өстәп тагын бушка бозавын бирә, ашлыгын, печән-саламын күпме кирәк… Без шартлардан бик риза.

Машина-трактор паркында механизаторлар белән аралашу да алдан ишетелгән җавапларга яңалык кертмәде. Иң тәҗрибәле механизаторлардан булган, 73нче яше белән баручы Александр Корнашов болай дип өстәп куйды:

– 1966нчы елдан бирле тракторда эшлим. Шул дәвердә берничә хуҗалыкта хезмәт куярга туры килде. Менә соңгы 16 елын биредә. Мондагы кадәрле яхшы эш шартларын, халыкка карата уңай мөнәсәбәтне, кайгыртучанлыкны күргәнем булмады…

ЙОРТЛЫ БУЛЫРГА ДИП КИЛГӘННӘР

73нче яше белән баручы механизатор Николай Корнашов җәмгыятьтә иң өлкәне. Ул инде пенсиядә, җәйге чорда гына хуҗалык эшендә катнаша. Һәм, республиканың шактый аграр оешмаларында күзәтелгәнчә, механизаторлар җитмәүдән түгел, ә үз теләге белән. Гомумән, «Р-Агро» җәмгыятендә кадрлар белән тәэмин ителешкә килгәндә, янәшәдә генә авылның эшче көчләрен үзенә тартып торучы Чаллы, Түбән Кама, Зәй шәһәрләре булуга карамастан, кытлык юк, диләр. Хуҗалыкның баш инженеры Илдус Газизов сүзләренчә, механизатор-шоферлар җитәрлек һәм аларның яртысы 35 яшькә чаклылар икән.

– Терлекчелек өлкәсендә дә эшче көчләргә, белгечләргә ихтыяҗ туудан интеккәнебез юк, – ди «Р-Агро» җәмгыятенең терлекчелек цехы җитәкчесе Наил Нуретдинов. – Хуҗалыкта 1500 баш мөгезле эре терлек асрала, аларның 600 башы савым сыерлар. Терлекчелек бүлеге 2 бригадир, 2 ветеринария табибы, 2 ясалма орлыкландыру технологы, зоотехник-селекцияче һәм лаборант кебек белгечләр белән комплектлашкан.

Изображение удалено.Изображение удалено.Изображение удалено.Хуҗалыкта эшләүче халык өчен шартларны яхшырту, кызыксындыруны арттыру максатыннан җәмгыять җитәкчелеге йортлар төзеп бирү тәртибен дә булдырган. Нәтиҗәдә соңгы 17 елда 64 йорт төзелеп, биредә эшләүчеләргә тапшырылган. 10 сутый җире белән бөтен уңайлыклары тудырылган йортка хуҗа булу өчен бары бер шартны үтәү сорала: ул да булса – 15 ел дәвамында шушы хуҗалыкта эшләргә. Әлбәттә, эшләгәнгә хезмәт хакы да бирелә. Ә әзер йортта яшәгән өчен бары коммуналь хезмәтләргә генә түләргә кирәк.

Гаҗәеп яхшы, файдалы шарт бит! Шәхсән мин үзем республикада шул чаклы йорт төзеп, эшчеләренә өләшкән башка андый хуҗалыкны белмим. Йортлы булу теләге белән Бәтке бистәсенә, әлеге хуҗалыкка эшкә кайдан гына килмәгәннәр! Очрашып сөйләшкән кешеләр арасында да, Гөлнара Галиуллина мәсәлән, Чаллыда сәүдә үзәгендә сатучы булган. Бирегә эшкә 4 ел элек килгән. Оксана Коршунова исә, Уфа кызы икән. Хәзер монда сыер сава. Механизатор Нәзир Хөснетдинов ун ел элек Аксубайдан килгән… Саный китсәң, андыйлар күп инде. Иң соңгы килүчеләрдән – Бөгелмәдән Алина Миңнекәева. Ул ире белән әле март аенда гына килеп урнашкан һәм җиң сызганып эшкә дә керешкән.

– Мондый шартлар булганда, рәхәтләнеп эшлибез. Хуҗалык кына бетә күрмәсен, йортны шәхси милеккә әйләндергәнче 15 ел эшләргә тиеш бит әле, – дип борчыла Алина. Андый борчу тагын 27 гаиләгә хас. Чөнки, шул чаклы йортта яшәүче әле шәхси милекче булырга өлгермәгән. Әгәр Тукай районы хакимияте җирләрне арендага бирмәү сәбәпле «Р-Агро» җәмгыяте ябылуга дучар ителсә, йортлы булырга дип килгән халыкның якты хыяллары да пыяла сыман челпәрәмә ватылырга мөмкин.

КОМИССИЯ УҢАЙ БӘЯЛӘГӘН

Гомумән, хуҗалык ябылган очракта, анда эшләп көн күрүче халык өчен ул фаҗига буласы бәхәссез. 120 кеше кая барырга тиеш? Һәрберсенең гаиләсе, балалары бар бит әле. «Р-Агро» эшчеләренең 8 проценты гына пенсия яшенә җитеп килә икән. Уртачасын исәпләгәндә, эшчеләргә 48 яшь, ди бит җәмгыять директоры Ришат Хатыйпов. Шул чаклы халыкның көйле тормышын җимереп, нигә җирләрне җәмгыятькә арендага бирергә теләми соң Тукай районы хакимияте? Аның өчен сәбәп тә юк кебек. Хуҗалык бөлгенлек алдында тормый, бурычларсыз эшләп килә. Халык та канәгать. Җитештерү күрсәткечләре дә начар түгел бит.

– Узган елда һәр гектардан 42,3әр центнер икмәк суктырып алдык, – ди «Р-Агро» җәмгыяте директоры Ришат Хатыйпов. – Ә 2019нчы елда уңыш 39,9ар центнер иде. Узган елны һәр сыердан 6710 килограмм сөт савып тәмамладык. Көнгә 18,4 килограмм дигән сүз ул.

Әлбәттә, һич кенә дә начар күрсәткечләр дип әйтеп булмый аларны. Елны 19 процент табышлылык белән тәмамлый алучылар күп түгел бит ул. Чираттагы хезмәт елын да уңышлы гына башлап җибәргәннәр. Икенче ел рәттән инде районда иң беренчеләрдән булып чәчүне тәмамлаганнар. Кырларында игеннәр тишелеше дә сокланырлык, күз генә тимәсен! Хәзер тулы куәткә терлек азыгы әзерләү эшләре бара. Җәмгыятьнең техник куәтен тагын да арттыру максатыннан, тиздән ике яңа комбайн, 3 трактор һәм ике Камаз машинасы кайтачак икән.

Кыскасы, хуҗалыкта тулы куәткә җитештерүчән хезмәт алып барыла. Тагын эшкә килергә теләүчеләр өчен яңа йортлар да төзергә ниятлиләр, ферма торакларына реконструкция ясап, савым сыерларны арттыру планын да тормышка ашырырга җыеналар. Шулай булгач, андый хуҗалыкны «начар эшли» дип кем әйтә ала? Әйткән очракта да, дөреслеккә туры килмәс иде. Әнә бит, күршедәге начар эшләгән Иштирәк, Калинино хуҗалыклары әллә кайчан беткән, ә бу җәмгыятьне саклап кала алганнар.

Җир мәсьәләсе буенча низаг чыккач та, республиканың аграр министрлыгыннан ике тапкыр махсус комиссия килгән. Һәм, «Р-Агро» директоры Ришат Хатыйпов сүзләренчә, ике тапкырында да комиссия вәкилләре җәмгыятьнең эшчәнлеген уңай бәяләп, «шушындый хуҗалыкны район җитәкчелеге бетерергә җыенамы?» дип, шаккатып киткән.

УЙДЫРМА ХУҖАЛЫК ТҮГЕЛ!

Һәрьяклап уңышлы эшләп килүче хуҗалыкка нигә ябылу куркынычы туа соң? Ул эшкәртеп килгән җирләрне алга таба да файдалану өчен Тукай районы хакимияте нигә арендага бирергә теләми? Әлеге сорауга ачыклык кертү максатыннан район хакимиятенә берничә көн дәвамында мөрәҗәгать итсәм дә, җавап бирүче табылмады.

Инде хәлне аңларга тырышып, бераз тарихка күз салыйк. Бәтке авылы янәшәсендәге басу-кырларда элек «Татплодоовощпром» ширкәтенә керүче «Ворошиловский» совхозы эшләгән, соңыннан аның базасындагы хуҗалык «Тукай – Яшелчәләр» җәмгыяте дип аталган. Ә 2016нчы елда ул җирлектә яңа оешкан «Р-Агро» җәмгыяте эшли башлый. Хуҗалыкларның исемнәре үзгәреп торса да, җисемнәре үзгәрми. Җирдә дә шул ук кешеләр хезмәт куя. Муниципаль милектәге җирләргә аренда хокукы берсеннән-икенчесенә күчерелеп бара. 2006нчы елда төзелгән килешү нигезендә җирләр 10 елга арендага «Ворошиловский» совхозына бирелә. Бераздан ул хокук икенчесенә, ә 2016нче елда – өченчесенә күчә. Ләкин шул ук елда, төп килешүнең вакыты чыга. Аны озайту максатыннан «Р-Агро» җәмгыяте җитәкчесе берничә тапкыр Тукай районы хакимиятенә мөрәҗәгать итә. Җәмгыять юристы Илья Комиссаров аңлатуынча, ул вакытта хакимият «борчылмагыз, шулай эшләп торыгыз, килешүне соңрак төзербез» дип җавап биргән. Ләкин, эш һаман сузыла баргач, 2018нче елда «Р-Агро» җитәкчелеге аренда килешүе төзүне сорап рәсми гариза белән мөрәҗәгать итә. Ул очракта да процесс нигәдер нык сузыла. Тукай районы хакимияте җирләрне арендага бирү өчен конкурс игълан итә. Соңыннан ул туктатыла. Федераль закон нигезендә җирләр «Р-Агро»га конкурссыз гына арендага бирелергә мөмкинлеген дәлилләп, җәмгыять җитәкчелеге кабаттан хакимияткә гариза тапшыра. Аңа рәсми җавап бер ай эчендә бирелергә тиеш булса да, берни килми. Нәтиҗәдә, Тукай районы хакимиятенең җавапсызлыгына, аренда килешүе төзү буенча бернинди чара күрмичә, вакыйганы сузуына канәгатьсезлек белдереп, «Р-Агро» җитәкчелеге эшне судка бирә.

Җәмгыять юристы Илья Комиссаров сүзләренә караганда, инде дистәдән артык төрле дәрәҗәдәге суд утырышы узган. Хәзер эш Самарадагы апелляция судында карала.

– Иң кызыгы, дөресрәге – кызганычы шунда, – ди ул. – Суд утырышларында Тукай районы хакимияте вәкилләре «без ул җирләрдә кемдер эшләвен белмәдек, «Р-Агро» законсыз файдалана» дип аңлатмакчы булалар.

Әкият түгелмени инде бу? Ничек инде 5 мең гектардан артык җирдә 5 ел буе эшләп килгән хуҗалыкны белмәскә? Ул җирләрдән файдаланган өчен «Р-Агро» җәмгыяте ел саен аренда хакын түләп барган бит. Аннан, җәмгыять эшчәнлеге күрсәткечләре һәрдаим район авыл хуҗалыгы отчетына кертелгән, ул исә республика министрлыкларына җибәрелгән. «Р-Агро» эшчәнлеген исбатлаучы тагын бер мөһим дәлил: ел саен район җитәкчелеге раславы нигезендә, җәмгыятькә дәүләттән субсидияләр бирелгән. Һәм ниһаять, шул ук район җитәкчелеге үткәргән төрле чараларда «Р-Агро»га яхшы эшләве өчен күпсанлы грамоталар тапшырылган бит… Җәмгыятьнең дөрестән дә булуы, ул җирлектә уңышлы эшләве турында тагын бик күп дәлилләр китерергә мөмкин.

– Җирне арендага бирергә теләмичә, тартып-сузып йөрү уены Тукай хакимияте тарафыннан махсус башланганлыгын аңлавы кыен түгел, – ди юрист Илья Комиссаров. Тик андый уеннан җәмгыятьнең эшчеләренә дә, җитәкчелегенә дә кызык түгел. Хуҗалыкта көндәлек эшләрне алып барырга кирәк… Әлегә «Р-Агро» җәмгыяте ул эшләрне намус белән башкара. Ләкин җирле булу-булмау билгесезлеге нык борчу тудыра шул. Ул мәсьәләдә хаклык эзләп байтак инстанцияләргә мөрәҗәгать итеп тә, әлегә уңай чишелешкә ирешә алмаган җәмгыять эшчеләре, һәрберсе имзаларын куеп, Татарстан Президентына хат юллаганнар. «Соңгы өмет – Президентыбызның гаделлегендә!» – ди алар.

Раиф ГЫЙМАДИЕВ,

Казан – Тукай районы – Казан

Тукай районы хуҗалыгы эшчеләре: «Соңгы өметебез – Президентның гаделлегендә...», 1.0 out of 5 based on 1 rating

Комментарии