Ютазыда терлекне кайда суярга белмиләр

Ютазыда терлекне кайда суярга белмиләр

«Безнең Ютазы районы үзәге бәләкәй, анда базар-ярминкәләр бик сирәк үткәрелә. Ә терлекне күпләп асраган кешеләр, җитештергән артык продукциясен, шул исәптән, итне дә, Башкортстанның Октябрск шәһәренә барып сата идек. Ләкин соңгы вакытта итне сатуда бер зур киртә куелды бит әле. Кадерләп үстергән малыңны үзең бисмилла әйтеп, мөселманча суеп, чиста итеп эшкәртеп, итен читтә сата алмыйсың. Кайдадыр ерактагы сугым пунктына илтеп суйдырырга кирәк. Мәсәлән безгә аның иң якыны Башкортстан районының Туймазы бистәсендә, 50-60 чакырым ераклыкта.

Үзем өчен генә әйтмим, безнең якларда шактый кеше интегә бу хәлдән. Терлек асраучылар бар, ә якында сугым пункты юк. Әгәр минем районымда, якында гына булса, шунда барып суйдыртыр идек. Нигә үзеңнең шәхси хуҗалыгыңда үстереп, бисмилла әйтеп чалган үгезнең итен ярминкәләрдә сатарга ярамый? Өстәмә киртәләр тудыруның файдасы хөкүмәткәме, әллә кешенең малын бетертү өчен эшләнәме?

Исемемне редакция өчен генә әйтәм, гәҗиттә күрсәтмәгез зинһар!»

Ютазы районының Кәрәкәшле авылыннан менә шундый эчтәлектәге мөрәҗәгать килеп иреште редакциябезгә. Бүгенге көндә, кызганычка каршы, авыл җирлегендә хезмәт хакларының күләме башка тармакларныкы белән чагыштырганда шактый ким булуын искә алганда, терлек асрап өстәмә табыш алу юлы белән очны-очка ялгап яшәргә тырышучы крестьян өчен гаять җитди мәсьәлә күтәрелә дияргә мөмкин әлеге мөрәҗәгатьтә. Шуңа да, мәсьәләгә республика яссылыгында күзәтү ясарга булдык.

ӨСТӘМӘ КИРТӘЛӘР НИ ӨЧЕН КИРӘК БУЛДЫ?

Нигә үстергән үгезеңне үзең суеп, итен сатарга ярамый, әлеге өстәмә киртәләрне тудырудан нинди файда, дигән сорауны куя укучыбыз. Алдан шул сорауга тукталып китик. Дөрестән дә, әле 7-8 ел элек кенә шәхси хуҗалыгыңда үстергән үгезеңне суеп, итен теләсә кайсы шәһәрнең базарына чыгарып сату мөмкинлеге бар иде. Һәр эре базарның үзендә ветеринария-санитария экспертизасы ясау хезмәте эшләде. Алар түшкәсе белән алып килгән итеңне тикшереп, келәймәсен сугып бирәләр иде. Кем әйтмешли, рәхәтләнеп сат кына. Ә 2014нче елдан ил күләмендә тәртипләр үзгәрде, шартлар кырысланды. Бу азык-төлек куркынычсызлыгы өлкәсендә таләпләрнең катгыйлануы белән бәйле. Мәгълүм булганча, терлекчелек өлкәсендә – кошчылыкмы ул, дуңгызчылык яки мөгезле эре терлек асраумы, һәрберсендә үзенә генә хас булган бик күп төрле чирләр бар. Ветеринария хезмәте, бер яктан, терлекләрне алардан дәвалау юнәлешендә эшләсә, икенче яктан, ул чирләр, паразитлар белән зарарланган продуктларның безнең табыныбызга үтеп кермәвен кайгырта. Ә базар киңлекләре аерым бер ил белән генә чикләнмичә, дөньякүләм масштабка чыкканлыктан, сәүдә элемтәләре аеруча көчле булган дәүләтләр берләшеп, азык-төлек куркынычсызлыгын тәэмин итү максатыннан үз таләпләрен булдыралар. Таможня берлеге шуның ачык чагылышы. Әлеге берлеккә Русия, Белоруссия, Казахстан, Кыргызстан һәм Әрмәнстан республикалары керә. Азык-төлек куркынычсызлыгы мәсьәләсен катгыйландырып, 2013нче елда Таможня берлеге ит һәм ит продуктларының кулланылышына карата да Техник регламент кабул итте. Аның нигезендә, бары тик махсус сугым пунктларында гына чалынган, эшкәртелгән терлек итен кибет-базарларда сатарга ярый, дигән тәртип кертелде. Татарстанда ул тәртип 2014нче елдан гамәлгә ашырыла башлады. Шул вакыттан, төрле чирләргә каршы куркынычсызлык чараларын көчәйтү максатыннан кертелгән Техник регламент таләпләре нигезендә, республикада сугым пунктларын төзү актуальләште.

ТУКАЙДА – СИГЕЗ, Ә ЮТАЗЫДА БЕРӘҮ ДӘ ЮК...

Техник регламент таләпләре гамәлгә кертелгән вакытта Татарстанда инде элеккеге ит комбинатлары таркалып беткән иде диярлек. Бары Алабугадагысы хәзергәчә эшләп килә. Әгерҗедәгесе азмы-күпме селкенә иде. Димәк, республикада терлек чалыр өчен сугым пунктлары да калмаган булган. Ә хәзерге вакытта исә, Татарстан Министрлар кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе урынбасары Габделхак Мотыйгуллин белдерүенчә, районнарда 82 сугым пункты эшли икән. Аларның бер өлеше элеккеге ит эшкәртү цехлары базасында яңартып корылган, ә күпчелеге өр-яңадан төзелгән.

– Сугым пунктлары төзү өчен дәүләт аерым бернинди акча бирмәде, чөнки ул каралмаган, – ди Габделхак Мотыйгуллин. –Районнарда итчелек белән шөгыльләнүче эшмәкәрләр, фермерлар ул эшкә алынып, нигездә үз акчаларына төзеделәр цехларны. Ә республиканың ветеринария хезмәте сугым пунктларына аттестация үткәреп, бердәм реестрга кертеп, һәрберсен ветеринария – санитария эксперты белгече белән тәэмин итте. Хәзер һәр сугым пунктында чалынган, эшкәртелгән түшкә лаборатор тикшерүләр үткәрелеп, аның куркынычсыз булуы турында ветеринария белешмәсе бирелә, иткә келәймә сугыла.

Нәтиҗәдә, халыкка терлеген суеп бирү дигән яңа бизнес юнәлеше барлыкка килде. Крестьян, шәхси хуҗалыгындамы, фермер абзарындамы, үстергән малын закон кушкан таләпләр буенча чалдырып, итен теләсә кайсы кибет-базарда сату мөмкинлегенә ия булды. Ярминкәләргә йөрергә күнеккәннәр өчен шул рәвешле сату күбрәк файда китергәнлеге аңлашыла, әлбәттә. Бу яктан караганда, берсүзсез, район җирлегендә сугым пункты булдыру ул – куркынычсызлыкны тәэмин итү белән бергә, терлек асрап өстәмә табыш алырга омтылучы кече эшмәкәрләргә уңай шартлар тудыру, аларга булышу дигән сүз дә.

Бүген республикада эшләп килүче 82 сугым пунктының сигезе Тукайда икән. Шулай ук, Кукмарада – 6, Теләчедә – 5, Сабада – 4 сугым цехы эшли. Шактый гына районнарда шундый икешәр объект бар. Ә нигә соң Ютазы районында бер генә сугым цехын да төзеп, эшләтеп җибәрә алмаганнар? Безнең редакциягә мөрәҗәгать итүче: «Әгәр минем районымда гына булса, шунда барып суйдыртыр идек малны. Безгә аның иң якыны Башкортстанның Туймазы шәһәрендә, 50-60 чакырым ераклыкта бит», – ди. Мәсьәләне бик дөрес күтәрә. Ә тагын да гаҗәбе, бүген сугым пункты бөтенләй булмаган районнар бер Ютазы гына да түгел икән. Республиканың Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе урынбасары Габделхак Мотыйгуллин сүзләренчә, Лаеш, Апас, Кама Тамагы, Югары Ослан һәм Биектау районнарында да андый цехлар йә бөтенләй юк, йә булганы да эшләми.

ТЕРЛЕК АСРАУ ТЕЛӘГЕ БӨТЕНЛӘЙ СҮНӘРГӘ МӨМКИН

Югарыда искә алынган Техник регламент таләпләрен тормышка ашырганда дәүләт тарафыннан һәр районда һичьюгы берәр сугым пункты булырга тиеш дигән шарт куелмаган булган үзе. Ләкин, теләсә кайда суелган терлек итен сатуга чыгаруны тыю таләбе барлык районнарга бер тигез катгыйлыкта ирештерелә. Бу очракта, кече эшмәкәрлекне җитештергән итен сату мөмкинлегеннән мәхрүм итмәү максатыннан, беренче чиратта район җитәкчелеге сугым пунктлары булдыру хакында борчылырга тиеш иде. Аеруча эре шәһәрләр янәшәсендәге районнарда, чөнки анда крестьян артык продукциясен нәкъ менә базарларга, ярминкәләргә алып чыгып сатарга тырыша бит. Әмма чынбарлыкта хәлнең киресен күрәбез. Казанга терәлеп урнашкан Биектау, Лаеш, Югары Ослан районнарында бер цех та эшләми, ди бит Габделхак Мотыйгуллин. Ютазы районы да Азнакай, Бөгелмә, Баулы, Октябрск шәһәрләре белән уратып алынган. Авыл җирендә үгез симертеп, итен сату өчен базар бик зур бу районнарда. Тик, аңлашылганча, кече эшмәкәрлек белән шөгыльләнергә уңайлыклары гына юк. Шулай булгач, терлек асраучылар да кими башлый инде. Дөрес, Ютазы районының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Андрей Борисов шәхси секторда, КФХларда терлек саны кимүне беренче чиратта быелгы корылыкка бәйләп аңлатты:

– Корылык сәбәпле, терлек азыгына кытлык зур быел. Шуңа халык мал санын киметә. Бигрәк тә үгезләрне күп саталар, – ди ул.

Сүз дә юк, корылык үзенең тискәре йогынтысын ясамады түгел. Ләкин районда элементар шартлар да тудырылмаганда, терлек саны кимү тенденциясе тагын да көчәячәк кенә. Гәрчә, әле 60 фермер хуҗалыгы, 20 гаилә фермасы эшләп килә икән бит. Быел бер КФХ агростартап программасында, ә шәхси хуҗалык гаилә фермасы төзү буенча грантлар да откан. Димәк әле эшләргә, кырчылык, терлекчелек белән шөгыльләнергә теләүчеләр бар. Безнең редакциягә мөрәҗәгать итүче яшәгән Каракашлы авылында гына да, җирлек башлыгы Альфред Дәүләтгәрәев сүзләренә караганда, 3 шәхси хуҗалыкта 10 баш һәм аннан да күбрәк мөгезле эре терлек асрыйлар икән.

– Әмма, тулаем алганда, җирлектә терлек кими, – дип көрсенә Альфред Дәүләтгәрәев. – Әле 2-3 ел элек кенә шәхси сектордагы сыер саны 200 баштан артык булса, быел 158гә генә калды.

Мал санын тагын да киметмәс өчен терлек асраучыларга уңайрак шартлар тудыру хакында уйларга кирәк тә инде. Шул нисбәттән, сугым пунктын төзү турында да.

Районның аграр тармагы җитәкчесе Андрей Борисов ышандыруынча, аны быел төзи башларга җыенган да булганнар икән.

– Сугым пункты бик кирәк безнең районга, – дип килешүен белдерде ул. – Бер фермер белән сөйләшүләр алып бардык, инде төзү эшләрен башларга да җыенган идек. Тик корылык һәм төзелеш материаллары хакы кинәт нык күтәрелүе чабудан тартты. Әлегә ул ниятләр арткы планга күчте. Бәлки киләсе елда эшкә керешә алырбыз...

Мәшәкатьләр, проблемалар туып тора инде ул, ә сәбәпләр – бигрәк тә. Эшне башкару өчен иң мөһиме теләк, нык максатчанлык кирәк. Әлегә Ютазы районы хакимияте максатчанлыгының ныклык дәрәҗәсе шул кадәрле генә күрәмсең: җыелышып, бөтен районга бер сугым пункты да төзи алмыйлар. Ә терлек асраучылар, итне базар-ярминкәләрдә сату өчен, 60ар чакрым ераклыктагы сугым цехларына йөрергә мәҗбүр. Ютазы җитәкчелегенең максаты ныгып өлгергәнче, терлек асраучыларның әлеге кәсеп белән шөгыльләнү теләге бөтенләй сүнмәсә ярый инде.

PS: Ассызыклап киткәнебезчә, сугым пунктлары булмаган районнар бер Ютазы гына түгел. Авыл уклады белән тормыш итүчеләр өчен андый районнарда, дөрестән дә, өстәмә кыенлыклар туа. Ә вакытында игътибар бирелеп, әлеге мәсьәлә хәл ителсә, терлек саны бәлки ул чаклы ук кимемәс тә иде.

Гыйбрәт өчен Кукмара районы мисалына тукталыйк. Анда бүген 6 сугым цехы эшләп тора. Бер районга шул чаклы цех артык күп һәм бу үзара көндәшлекнең чамадан тыш үсүенә китерә кебек. Ләкин, Шура җирлегенә керүче Поршур авылында урнашкан сугым пункты хуҗасы Виталий Степанов: «Безнең эшсез туктап торганыбыз юк. Терлекләр барыбызга да җитә, шәхси хуҗалыклардан да, агрофирмалардан да китерәләр», – ди. Цех атнаның 4 көнендә эшли һәм анда атна саен 28-30 баш мөгезле эре терлек суеп эшкәртелә икән. Мал асраучылар өчен дә уңай, сугым пункты хуҗасының бизнесы да гөрләп бара. Ә бөтен районга шундый бер цехны да төзеп, эшләтә алмаганда, андый җирлектә кече бизнесны үстерү шартлары турында нинди сүз булырга мөмкин соң? Сугым пункты булмаган районнарның җитәкчеләре шул турыда ныграк уйлансыннар иде.

Раиф ГЫЙМАДИЕВ

Комментарии