Ашламасыз, агу– химикатларсыз да мул уңыш үстереп була

Ашламасыз, агу– химикатларсыз да мул уңыш үстереп була

Җирне дөрес эшкәртмәү нәтиҗәсендә кешелек кырчылыкның бөтен тарихы дәвамында 2 миллиард гектарга якын биологик уңдырышлы туфракны югалткан! Ул җирләр чүлгә, буш далаларга, уңдырышсыз мәйданнарга әйләнгән. Бу бит хәзерге чордагы бөтен кырчылык күләменнән дә күбрәк дигән сүз. Бүген планетабызда кырчылык мәйданнары 1,5 миллиард гектар тәшкил итә...

Әнә шундый, нык уйланырлык нәтиҗәләр ясаганнар белгечләр. Һәм тагын да шомландыра торганы – уңдырышлы туфрак мәйданнары кимү күренеше хәзер дә дәвам итә икән. Дөньяда андый мәйданнар ел саен 15 миллион гектарга кими бара, дип аныклыйлар.

Игътибар итегез, төп сәбәп урман янгыннары, су басулар, тагын ниндидер табигать белән бәйле хәвеф-хәтәрләр түгел. Ә кешеләрнең җирне дөрес эшкәртмәве, аннан файдалана белмәве, дип күрсәтелә. Югары уңыш һәм табыш артыннан куып, кырчылыкта әйләнә-тирә мохитны саклау, табигатькә сакчыл мөнәсәбәт дигән төшенчәләр күп очракта арткы планда кала шул. Нәтиҗәдә, заманча технологияләр нигезендә басу-кырларга тонналап химикатлар агызып, бөтен тереклек белән бергә кешене дә агулау дәвам итә. Әлеге хәлне чикләү максатыннан дөньяда соңгы елларда органик авыл хуҗалыгын үстерүгә игътибар арта башлады.

НӘРСӘ УЛ – ОРГАНИК АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ?

Гади генә әйткәндә, органик авыл хуҗалыгы – экологик чиста азык-төлек җитештерүне аңлата. Ләкин аның мәгънәсе киңрәк. Органик авыл хуҗалыгы шартларында әйләнә-тирә мохитка карата сакчыл мөнәсәбәт булдыру да төп шартлардан санала. Әлеге технология нигезендә авыл хуҗалыгы җитештерүчәнлеге алып бару икътисадый нәтиҗәлелек, экологик куркынычсызлык һәм социаль җаваплылык максатларына җавап бирергә тиеш. Аның нигезләре түбәндәгеләрдән гыйбарәт:

– кырларны эшкәрткәндә кимендә соңгы өч ел дәвамында химик ашламалар кулланмау;

– шул җирлектәге табигать шартларына яраклашкан, корткычларга һәм чүп үләннәренә каршы торучан орлыкларны гына чәчү. Аларга генетик үзгәрешләр ясалган булырга тиеш түгел;

– туфракның уңдырышлылыгын чәчү әйләнешләре һәм биологик ашламалар ярдәмендә генә тәэмин итү;

– гербицидларны, пестицидларны, инсектицидларны, составында азот булган һәм башка төр химик ашламаларны бөтенләй файдаланмау;

– корткычларга каршы көрәштә фәкать физик киртәләр, тавыш, ультратавыш, махсус яктылык тудыручы җайланмалар, төрле капкыннар һәм башка төр механик чаралар гына куллану;

– терлекчелектә антибиотиклар һәм үстерү гормоннарын файдаланмау;

– терлекләрне дәвалау процедурасының һәрберсен махсус хезмәтләрдә теркәтеп бару;

– азык-төлек җитештерүдә нурланыш һәм генлы инженерия технологияләрен бөтенләй «якын китермәү».

Әгәр продукт «органик» дип күрсәтелә икән, аны җитештерүче фәкать органик катнашмалар гына кулланган булырга тиеш.

Бер яктан караганда, химик ашламасыз мул уңыш алып булмас, органик авыл хуҗалыгына күчкән очракта дөнья халкын туендырырлык азык-төлек җитештереп булырмы соң, дигән сорау туа. Ләкин галимнәр исәпләвенчә, органик авыл хуҗалыгы нәтиҗәлелек ягыннан заманча технологияләргә нигезләнгәненнән бер дә калышмый икән. Алдынгы илләрдә органик алымнар нигезендә үстерелгән уңыш күләме интенсив технологиянең 92 процентын тәшкил итә, диләр. Аның каравы, чит ил белгечләренең тикшерү нәтиҗәләре күрсәткәнчә, органик продуктлар туклыклырак һәм биологик файдалы матдәләргә баерак. Мисал өчен, органик җиләк-җимешләр, яшелчәләр һәм бөртеклеләр составында С витамины 17, тимер – 21, магний – 29, фосфор – 13,6 процентка күбрәк булуы ачыкланган. Аңлашылганча, аларда кеше өчен зыянлы нитрат һәм нитритларның да азрак булуы, ә төрле аминокислоталарның, файдалы минераль катнашмаларның муллыгы әлеге төр продуктларның кыйммәтен тагын да арттыра гына. Алар тәмлерәк тә. Шуңа күрә, органик азык-төлекнең бәясе дә югарырак булу табигый хәл.

Хәзерге вакытта Русиянең эре шәһәрләрендә органик продуктларны сатучы махсус кибетләр барлыкка килә башлады. Тик аларны фермер товары белән бутау дөрес булмас. Чөнки фермерлар да кырчылыкта ашлама-химикатлар кулланалар бит. Ә чын органик азык-төлек җитештерүченең «яшел» сертификаты булырга тиеш. Безнең илдә андыйлар бик аз әле. Шуңа күрә товарлары да гадәттәгедән мәртәбәләрдә кыйммәтрәк. Нәтиҗәдә, гади халык аларны ябырылып сатып ала алмый. Әгәр Русиядә дә органик авыл хуҗалыгына игътибар арттырылса һәм андый продукцияләр күпләп җитештерелә башланса, һичшиксез, хаклары төшәр, дип ышандыралар органик авыл хуҗалыгы тарафдарлары.

«ОРГАНИК АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫН БИК ХУПЛАМЫЙЛАР ШУЛ ӘЛЕ...»

Органик авыл хуҗалыгы дөньядагы 180ләп илдә гамәлдә икән. Тик, кайсында ничаклы дәрәҗәдә соң? Мәсәлән, «Органика» укыту-методика үзәге директоры, Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы каршындагы Җәмәгатьчелек советы әгъзасы Валерий Гогин язганча, ике-өч ел элек Австралиядә 22,69 миллион гектар мәйданда кырлар әлеге технология нигезендә эшкәртелгән. Бу – иң югары күрсәткеч. Аннан, 3,07 миллион гектар белән Аргентина, 2,03 миллион гектар белән АКШ, 1,97 миллион гектар белән Испания дәвам итә исемлекне. Шулай ук, Кытай, Италия, Франция, Уругвай, Һиндстан, Алмания дәүләтләрендә дә бер – бер-ярым миллион гектар мәйданда органик кырчылык яшәп килә. Ә Русиядә?.. Русиядә исә, андый мәйданнар нибары 385 мең гектар гына тәшкил иткән. Шул чаклы зур илдә органик кырчылык кечкенә генә Испаниядәге хәтле дә юк бит. Әлеге хәлнең сәбәбен моңарчы безнең илдә органик авыл хуҗалыгы турында тиешле законнарның һәм техник регламентларның булмавы белән аңлаталар. Соңгы вакытларда бу юнәлештә «боз кузгалды» кебек. Узган ел башында «Органик продуктлар турында» 280нче Федераль закон көченә керде. Төрле норматив карарлар өстәлеп тора. Ләкин, барыбер дә, бездә аграрчылар атлыгып органик авыл хуҗалыгына күчә дип әйтеп булмый әле. Гәрчә дөнья күләмендә органик продуктларга сорау ел саен 15 – 20 процентка арта барса да.

Чөнки әлеге технологиягә каршылыклы фикердә торучылар да байтак. Янәсе, дөрестән дә, үстергән ашлыкның сыйфаты яхшымы, илнең азык-төлек куркынычсызлыгын тәэмин итүдә проблемалар тумасмы? Әнә шундый сораулар белән баш ватып, борчылучылар шактый. Кагыйдә буларак, заманча, интенсив кырчылык технологиясе нигезендә үзләре техникалар, агу-химикатлар җитештереп сатучылар, аларның вәкилләре аеруча нык борчыла инде. Ә аграрчы өчен бәяләре туктаусыз кыйммәтләнә барган ул ашламаларны, агу-химикатларны кулланмау файдага гына кебек тә бит. Ләкин, әлегә аграр министрлык үзе дә нигәдер күбрәк шуларны файдалану яклы. Ел саен авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә күпме күләмдә ашлама сатып алырга икәнлеген тәкъдим итеп, контрольдә дә тота бит.

– Ә инде агу-химикатларны су белән кушып эретмә ясау узелларын төзүчеләргә өстенлек биреп, бөтенләй гаделсезлек тудырдылар, – ди Арча районының «Казанка» агрофирмасы директоры Айдар Сабиров. – Органик авыл хуҗалыгы буенча эшләүчегә әлегә хәтле бернинди дәүләт ярдәме бирелмәде. Без ул юнәлештә ун ел шөгыльләнәбез инде. Ә бөтен дөньяны агулау өчен, химикатлар эретмәсе узелы ясаган хуҗалыкларга быел субсидияне 1,3 коэффициентка арттырып түләделәр. Бездә табигатьне, тереклекне саклау, кеше сәламәтлеге турында кайгыртмыйлар. Иң мөһиме – эш күрсәткечләрен бизәрлек мул уңыш булсын да, агу, ашлама сатып, акча эшләнсен. Ә ул уңышның үзкыйммәте, табышлылыгы нинди була, хуҗалык өчен файдасы каламы, анысы икенче мәсьәлә. Табигатькә килгән зыян турында әйткән дә юк. Шуңа күрә органик авыл хуҗалыгын да бик хупламыйлар шул әле.

Бәлки органик кырчылык турында рәсми теркәлү үткәч, дәүләт ярдәме булыр, дип, «Казанка» агрофирмасы җитәкчесе хәзер «яшел» сертификат алу артыннан йөри.

«ШУЛАЙ ЯШИ АЛАБЫЗ ИКӘН, ДИМӘК БЕЗ ДӨРЕС ЭШЛИБЕЗ...»

«Яшел» сертификатны алуның таләпләре катгый. Югарыда санап кителгән органик авыл хуҗалыгы нигезләренең һәр пункты үтәлгән булырга тиеш. Басу-кырларның авыр сәнәгать һәм экологик зыянлы җитештерү объектларыннан, ягулык салу станцияләреннән читтә булуы, туфрак составында авыр металлар микъдары, җирне эшкәртү ысуллары – һәммәсе дә исәпкә алына.

– Өч мең гектар сөрүлек җирләребезнең барысы да органик авыл хуҗалыгы таләпләренә туры килеп бетмәсә дә, шактыена сертификат алырбыз дип өметләнәбез, – ди «Казанка» агрофирмасы директоры Айдар Сабиров. – Без кырчылыкта гербицид, пестицид кебек агу-химикатларны бөтенләй кулланмыйбыз. Ашламаларны бераз керттек инде. Хәзер аларны да киметтек. Киләсе елларда ашламасыз эшләүгә күчәргә ниятлибез. Аңа карап уңышларыбыз начар түгел. Узган елда арышны гектарыннан 53әр центнер суктырып алган басулар булды. Ә уртача уңыш 41әр центнер чыкты. Дөрес, быел корылык сәбәпле, гектардан 15әр центнер гына җыеп алдык. Бөртекнең үзкыйммәтен исәпләгәндә, көннән-көн хаклары арта барган агу-химикатлар кулланмагач, алтын бәясендәге ашламалар аз алынгач, кырчылыкта табышлылык быел да ярыйсы инде. Игеннән тыш, шушы корылыкта терлек азыгын – сенаж, печән, саламны да ике елга җитәрлек әзерли алдык бит әле.

Гомумән, «Казанка» агрофирмасы Арча районында икътисадый яктан иң нәтиҗәле эшләүче хуҗалыклардан санала. Уртача хезмәт хакы 28 – 30 мең сум тәшкил итә. Кредитлары, бурычлары юк. Узган елда гына 18 миллион сумга машина-трактор паркын төзекләндергәннәр, 25 миллионлык яңа техникалар алынган. Ә узган елларда ферма тораклары яңартылган булган. Терлекчелектә җитештерү күрсәткечләре мәртәбәләрдә арткан.

– Шулай яши алабыз икән, димәк без дөрес эшлибез, – дип нәтиҗәли җитәкчесе. Ә органик авыл хуҗалыгы юнәлешенә килгәндә, алдан кырчылыкта кыйммәтле агу-химикатларсыз, ашламасыз табышлы эшне оештыруның икътисадый моделен булдырганнар. Ягъни, туфрак составы һәм басулар уңдырышлылыгына бәйле рәвештә, өч кырлы чәчү әйләнеше технологиясе нигезендә эшли башлаганнар. Мисал өчен, беренче елда арыш үстерелсә, икенче елда анда арпа яки солы чәчелә. Ә өченче елда ул җир парга калдырыла. Иң популяр булган культура – бодайны бөтенләй чәчмиләр. Чөнки мондагы кырларда ул яхшы уңмый, ди агрофирма җитәкчесе. Шуңа икътисадый яктан үзен акламый икән.

– Бездә электән ата-бабаларыбыз кулланган, гап-гади технология. Пар җирен дә сидератлар белән түгел, ә чиста килеш калдырабыз. Җәй дәвамында чүпләрен культиватор белән 4-5әр тапкыр кистереп чыгабыз. Иң мөһиме – алар зур үскәнче, вакытында эшкәртергә кирәк. Шул чабылган чүп сидерат була да инде. Дөрес технология белән эшләгәндә, туфрак үзеннән-үзе ашлана, – ди Айдар Сабиров. Ә үстергән ашлыкларның сыйфаты, дөрестән дә, югары, экологик чиста. Солыны соңгы елларда Оренбург өлкәсеннән үк килеп, балалар азыгы ясау өчен алып китәләр икән. Узган елда гадәти солының килограммы базарда 8 сум торганда, агрофирманыкын 19 сумнан алган булганнар. Быел әлегә 22 сумнан ташый башлаганнар. «Яшел» сертификат алгач исә, органик ашлыкларны тагын да кыйммәткәрәк сату юллары артыр, дигән өметтә алар.

Раиф ГЫЙМАДИЕВ,

Казан – Арча – Казан

Комментарии