Стакан яртылаш бушмы, әллә яртылаш тулымы?

Стакан яртылаш бушмы, әллә яртылаш тулымы?

Мәгълүм гыйбарә: стаканның яртысына салынган суга карап, кемдер «ул яртылаш тулы» дияр, ә кемдер «яртылаш буш» дип әйтер. Шуның сыман, авылларның бүгенге хәлләре турында фикер йөрткәндә дә, ил күләмендә шактыеның юкка чыгуын искә алып, «яртылаш буш» дияргә нигез туа. Шул ук вакытта, Русиянең күп кенә төбәкләре белән чагыштырганда, Татарстан авылларының бүгенгесен бәяләп, «стакан әле яртылаш тулы» дияргә дә мөмкиндер.

«Безнең гәҗит»нең узган санында (№16) Тукайлы төбәк – Арча районындагы авылларның хәле: соңгы гасыр эчендә аларның күпмесе юкка чыкканлыгы, исәннәренең бүгенгесе, киләчәге турында мәкалә бастырган идек. Күңел күтәрерлек нәтиҗә ясалмады анда. Чөнки, бөтен илдәгечә, Арча районы авылларында да халык кимүгә таба бара. Кайбер мәктәпләрдә укучылар саны соңгы 30-40 елда мәртәбәләрдә азайган. Ягъни, стакан яртылаш буш…

Хәзер шул теманы дәвам итеп, Арча авылларының бүгенгесенә икенче яссылыктан карарга тәкъдим итәбез.

АВЫЛДА ТЕРЛЕК САНЫ АРТА

Биләгән мәйданы буенча Арча республика районнары арасында 12нче урында. Авыллар саны, аларда яшәүче халык күләме ягыннан да иң зурлардан түгел. Әмма авыллардагы шәхси ярдәмче хуҗалыкларда асралучы терлек санына килгәндә, район лидерлар рәтендә. Бүген Арча авылларындагы 11719 шәхси хуҗалыкта 16 мең башка якын мөгезле эре терлек бар. «Бу – республика районнары арасында икенче зур күрсәткеч», – ди районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ринат Гатиятов. Шул терлекләрнең яртысы савым сыерлары икән.

Гомумән, сыер ул авыл җирлегендәге тормыш рәвешен чагылдыра торган билге, дияр идем. Әгәр авылларда сыер көтүе бар икән, димәк ул җирлектә әле тулы кынлы авыл тормышы белән яшиләр дигән сүз. Ә Арча районының 4-5ләп авылында хәзер дә икешәр көтү чыга, дип аңлата районның аграр тармагы җитәкчесе.

– Соңгы вакытларда авыл халкы тарафыннан терлек асрауга игътибар бераз артты да сыман. – дип фикерен дәвам итә Ринат Гатиятов. – Чөнки, беренчедән, безнең шәхси хуҗалыкларда гомуми мал саны кимеми, ә ишәя бара. Икенчедән, аерым кешеләр тарафыннан терлекне күпләп асрау очраклары арта. Менә үзем яши торган Үрнәк авылында гына, Фирая апа Галәвиева 24 баш сыер тота. Сөтне эшкәртә: аертып каймагын ясый, эремчеген, катыгын… Шул продукцияләрен сату өчен атнага өч көн базарларга йөри. Алдан Арча базарында сата, икенче көнне Балтачныкына китә. Ә атна ахырында Казан ярминкәләрендә. Өенә килеп алучылар да шактый. Әлбәттә, бик зур хезмәт ул. Шулай да, гаиләң, туганнарың белән бергәләшеп тырышканда, башкармаслык түгел. Кереме дә ярыйсы бит. Хәзер сөт бәяләре, барыбер дә, элеккеге кебек түбән түгел инде.

Анысы шулай, сөт бәяләре берникадәр артты кебек. Ләкин аның хакы бераз күтәрелүгә карап, җитештерүченең хәле җиңеләйде дип әйтеп булмый шул әле. Башка әйберләрнең бәясе дә бер урында тормый бит. Бөтен нәрсә кыйммәтләнә бара. Ә менә мисалга китергән Фирая ханым Галәвиева кебек, тырыш хезмәтең белән терлек асрап, тормыш алып бару чыганагын табып була. Анысы хак. Тик аның өчен җиде кат тиреңне салганчы эшләргә дә кирәк инде. Хәер, хәзерге заманда гади халыкка җиңел генә кайда бирәләр? Юк ул андый урыннар. Шәһәрдә дә берничә эштә чиләнмәсәң, акча җиткерәм димә. Кыскасы, баеп китү турында әйтмим дә, мохтаҗлык күрмичә яшим дисәң, һәркайда бик нык тырышырга кирәк. Үз алларына шундый максат куйганнар тырыша да. Шундыйлар хәзер авыл җирендә өстәмә шөгыль, димәк, өстәмә керем табу юнәлешендә эшли. Терлек асрау – аның бер юлы, билгеле. Арча авылларында мал тотучылар арта бара икән, бик яхшы инде. Андыйларга аз булса да ярдәм итү максатыннан, төрле дәүләт программалары да эшләп килә бит. Әлеге программалар нигезендә узган елда терлек, кош-корт асраучы арчалыларга 30 миллион сумлык ярдәм күрсәтелгән. Аннан тыш, район хакимияте дә читтә калмый икән. Мисал өчен, 4 баш һәм аннан да күбрәк сыер асраучыларга саву аппаратының ярты бәясенә чаклы өлешен район бюджетыннан каплыйлар.

ЭШНЕҢ ОЯТЫ ЮК!

Бүген шәхси хуҗалыгында ишле мал тоткан кеше, тагын да киңәя барып, иртәгә фермер да булып куярга мөмкин. Авыл җире өчен ул гадәти күренеш хәзер. Ә җирлектә актив һәм уңышлы эшләп килүче 70тән артык фермер хуҗалыгы бар икән инде. Арада дистәләбе шактый эреләнеп, үзләре аерым колхоз дәрәҗәсенә җитеп килүчеләр. Мисал өчен Мөндеш авылындагы Хәлим Гариповның крестьян-фермер хуҗалыгы. Анда хәзер 235 баш мөгезле эре терлек асрала. Аларның 85е савым сыерлар. Быел сыер санын 130га җиткерү максатын куйган фермер. Чөнки яңа төзелгән торакны да терлек белән тутырып бетерәсе бар. Анысы заманча, бөтен шартлары туры китереп эшләнгән. Кечкенә генә булса да, аерым саву залы да бар. Дәүләт ярдәмен дә кушып, 12 миллион сумга төзеп чыга алган аны фермер.

– Бу урында төзелеп бетмичә, ярымҗимерек хәлдә калган бер торак кына бар иде. Бөтен җирне әрәмәлек басты, – дип искә ала Хәлим Гарипов фермер буларак беренче эш башлаган көннәрен. – Шәхси хуҗалыкта асраган 14 баш хайван белән килдем монда. Бер миллион сум акчам бар иде. Ул акчага төзелеп бетмичә калган торакны ясап, эшкә тотындым. Менә хәзергәчә һаман нидер төзибез, яңартабыз. Терлек саны да ишәйде инде. Кесәгә кергән акча күләме генә арта алмый әле. Чөнки кредитлар да алырга туры килә.

Фермер Хәлим Гариповның хуҗалыгы, әйткәнемчә, хәзер үзе бер колхоз сыман булган инде. Яңа сыер торагыннан тыш, терлекләргә чыгып йөрү өчен барлык шартлары туры китерелгән утарлар ясалган. Өр-яңа сенаж базы төзеп куйганнар. Техникаларны да шактый яңартырга өлгергән фермер. Хәзер кырда яңа чәчкечләр эшли икән. Шулай ук, әле завод майлары да кибәргә өлгермәгән терлек азыгы җыю комбайны эшкә үз чираты җиткәнне көтеп тора.

Кыскасы, аягында нык басып тора, дип әйтергә мөмкин әлеге фермер хуҗалыгы турында. Авыл халкына эш тә бирүче бит әле ул. Хуҗалыкта ел әйләнәсендә даими эшләүчеләр 12 кеше икән. Аларның унысы шушы Мөндеш авылыннан. Хәзерге вакытта авыллар сакланып калсын өчен төп шартларның берсе – эш урыннары булуны искә алганда, авыллар язмышында фермер Хәлим Гариповныкы кебек хуҗалыкларның ничаклы әһәмиятле роль уйнавы аңлашыла инде.

Ләкин фермер бу урында минем фикеремә үз төзәтмәсен кертте:

– Авыл кешесенә эш тә булсын дип башлаган идем фермерлыкны, – ди ул. – Әмма, бу ялгыш фикер икән. Чөнки кешене эшкә тартып булмый. Килмиләр, фермерга эшләргә теләмиләр. Акчасын да начар түләмим, югыйсә. Шул колхозда, хәзергечә әйтсәк – ОООда азрак акчага йөрсә-йөри, фермерга бармый кеше. Аны баетмыйм әле, дип уйлыйлар. Ниндидер хөсетлек яши күңелләрендә. Шуңа күрә, фермер хуҗалыгын артык зурайтмыйча, үз туганнарың белән җыелышып эшләрлек кенә итәргә кирәк дигән фикергә килә барам.

Матур, китапча яңгырамаса да, фермерның әлеге сүзләре чын хакыйкать! Нилектән шулай соң ул? Гомер буе кемгәдер эшләгән: элек – Совет чорында дәүләт өчен тир түккән, хәзер шул ОООларның хуҗалары кесәсенә эшләүче авыл халкы һаман кем өчендер бил бөгүдән туйдымы? Эш бирүчеләргә ышаныч кимиме? Миңа калса, хикмәт анда гына түгел. Минемчә, базар икътисадында – капитализмда яшәсәк тә, безнең халыкның аңында чын капиталистик караш формалашып бетмәгән әле. Азрак акчага колхозга, ОООга эшкә баралар, ди бит Хәлим Гарипов. Чөнки ул электән калган гадәт. Колхозда эшләү авыл кешесенең психикасына сеңгән инде. Ә менә үзе белән бергә уйнап үскән, заманында бергә иңне-иңгә терәп эшләп йөргән кеше, соңыннан фермер булып «үсеп» китә дә, ничек инде ул аңа баш иеп эшләргә тиеш? Кемгәдер оят булып тоела, кемдер көнләшүдән шартлар дәрәҗәгә җитә… Чын капиталистик аңлы кеше исә, мондый очракта оятны да, көнләшүне дә белми. Аның өчен эш – керем чыганагы һәм бетте-китте! Бу очракта мин моны уңай күренеш дип әйтер идем. Кызганыч, безнең авылларда әле аңа ераграк шул.

Ләкин андыйлар бөтенләй юк түгел. Базар икътисады заманында капиталистларча фикер йөртүчеләр бар авылларда. Һәм алар нәкъ шул Хәлим Гарипов кебек фермерлар, шәхси хуҗалыкларында күпләп терлек асрап көн күрүче Фирая Галәвиева кебекләр, кече бизнесның төрле юнәлешләрендә үз шөгылен булдырып, яңа эш урыннары тудырып, бүген авылларыбызны тулы канлы тормышта яшәтүче актив кешеләр. Алар бернинди эшнең дә ояты юк икәнлеген яхшы аңлый, көнләшүдән кемгәдер хөсетләнеп тә йөрмиләр, ә барлык тырышлыкларын, оештыру сәләтен җитештерүчән хезмәткә юнәлтәләр.

ЯЗМЫШ КАПИТАЛИСТЛАРЧА УЙЛАРГА ЭТӘРДЕ…

Арча районында кече эшмәкәрлек белән шөгыльләнүче авыл активистларының күбесе гадәти булган кырчылык, терлекчелек юнәлешләрендә эшли. Ләкин соңгы вакытларда яңа юнәлешләргә дә игътибар арта бара икән. Мисал өчен, чагыштырмача салкынрак климатлы төньяк район булуга карамастан, яшелчәчелек, җиләк-җимеш үстерү белән шөгыльләнүче фермерлар күбәя. Шулай ук, бу төбәк өчен моңарчы ят тармак булган – кошчылык та киңәя бара.

Якты Көн авыл җирлегендә әле 4 ел элек кенә беренче тавык фермасы торагын төзеп эш башлаган фермер Радик Бариев быел инде 150 мең баш чеби үстереп сатарга планлаштыра. Дөрестән дә, эштән оялмый ул, дип әйтергә мөмкин әлеге фермер турында. Радик Бариев һөнәре буенча шофер, 20 елдан артыграк хезмәт куйган ул эштә. 2000нче еллардан соң, районда инвесторлар кайбер хуҗалыкларны бөлгенлеккә чыгарып, исемен һәм формасын алмаштырып, дөньяны болгатып йөргән вакытта Радик эшсез кала.

Изображение удалено.– Әле дә хәтерлим, 2003нче елның 19нчы марты иде. Шул кичтә үк җиңел машинамның эчен үзгәртеп кордым да, чеби алып кайтырга Киров якларына чыгып киттем. – дип, яңа бизнеска тотынуы турында сөйли ул. – Икенче көнне өйләгә чаклы мин инде Арча базарында чеби сата идем. Шулай төрле өлкәләрдән чеби ташып, алып-сатарлык белән шөгыльләнә башладым. Эшләр ярыйсы гына алга таба китте. Шуннан, уйладым да, чебине үзем үстереп сатарга булдым. Иске өйне сатканнан калган бер миллион сум акчам бар иде. Шул акчага җир алдым. Ул территориядә бер иске торак кына иде. Бөтен җирне үзем буе чүп үләне баскан. Беренче елны аларны чабып, җимерек торакны төзекләндереп эшли башладык. Район җитәкчелеге бик зур ярдәм күрсәтте, хәзер дә авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе киңәшләрен биреп тора, рәхмәт аларга!

Шундый ярдәмнәрне тоеп, дәүләт программасы нигезендә миллионярым сум грант алып, 2017нче елда беренче тавык торагын төзедек. Ул 8 мең башка исәпләнгән иде. Шуннан китте инде. 2018дә 13 мең баш тавык сыйдырышлы икенче торакны, ә 2019нчы елда 15 мең кошка исәпләнгән өченче торакны да төзеп куйдык, Аллага шөкер!

Радик Бариев берничә көнлек чебиләрне алып кайтып, үз фермасында бер айга чаклы үстереп сата. Беренче партия чебиләрне апрель азагында ук алып бетергәннәр инде. Җәй дәвамында өч партия чеби үстерәләр.

– Заманында эшсез калмаган булсам, шофер булып йөргән булыр идем әле һаман. – ди ул. – Язмыш вакытында капиталистларча уйларга этәрде. Тырышкач, була икән бит!

Изображение удалено.Ничек кенә әле, дип сокланырга гына кала фермер хуҗалыгында эш оештырылышына. Һәр җирдә тәртип, чисталык. Кошчылыкта башкача була да алмый инде ул. Эшчеләре дә универсаллар икән. Үзләре механизатор-механиклар да, кошчы-зоотехниклар да. Андыйларга хезмәт хакларын да югары түли фермер. Сер итеп кенә әйтте, уртачасы 50 мең тирәсе икән. Быел сезон вакытында тагын да арттырырга тырышам, ди.

Ныклы терәге, ышанычлы дәвамчысы – улы Булат белән фермер хуҗалыкны үстерү буенча яңа планнар корып яши.

Мондый булдыклы, актив авыл эшмәкәрләре барында, Арча авылларының бүгенгесенә карата әле «стакан яртылаш буш» дип әйтү дөрес үк түгелдер.

Раиф ГЫЙМАДИЕВ,

Казан – Арча – Казан

Комментарии