Утын ягып өй җылытып яшәргә мылтык терәсәң дә мәҗбүр итеп булмый…

Утын ягып өй җылытып яшәргә мылтык терәсәң дә мәҗбүр итеп булмый…

Русиянең төрле төбәкләрендәге татар авылларыннан эшмәкәрләр – 500дән артык делегат узган атнада мәркәзебез Казанга җыелды. Анда өч көн дәвамында «IХ Бөтенрусия татар авыллары эшмәкәрләре җыены» узды. Бөтендөнья татар конгрессы оештырган әлеге чарада милләтебезнең бүгенгесенә, киләчәгенә кагылышлы күптөрле мәсьәләләр турында фикер алыштылар. Коронавирус сәбәпле узган елда җыен булмый калганлыктан, быелгысының әһмияте арта төшкән дә кебек иде. Алда торган илкүләм вакыйга – җанисәп үткәрәсе булу да быелгы җыенның мөһимлеген көчәйтә билгеле.

Татар авылларыннан эшмәкәрләр дигәч тә, әлбәттә, аларның күпчелеген фермерлар тәшкил итә. Ягъни игенчелек, терлекчелек белән шөгыльләнеп, язмышларын җирдә эшләүгә багышлаган, тулы канлы авыл тормышы белән яшәүче кешеләр алар. Нәкъ менә шундыйлар турында «авылларны яшәтүчеләр» диләр. Җыенның пленар утырышында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та делегатларга мөрәҗәгать итеп: «Сезнең кебек кешеләр булганда милләтебез ныгыр, киләчәгебез өметле. Сез халкыбызның горурлыгы!» – дип ассызыклады.

Җыенда күтәрелгән мәсьәләләрнең берсе, миңа калса – иң җитдие, татар авылларының бүгенгесе һәм киләчәге турында фикер алышу булгандыр. Гореф-гадәтләребезне, традицияләрне саклаучы, халкыбызны милләт буларак яшәтүче дә авыл бит!

Кызганычка каршы, ил күләмендә авылларның бүгенге хәле аянычлы булу бик борчый. Бу турыда соңгы вакытларда күп сөйләнелә, языла. Тик дәүләт җитәкчелеге югарылыгында авылларны саклап калу максатыннан башкарган эшләр генә «ташка үлчим».

«Бу яктан сез бәхетлерәк. Татарстанда авылларның хәле яхшырак әле», – дип бәя бирделәр мин әңгәмә корган делегатлар. Русиянең төрле төбәкләрендәге татар авылларында яшәүче эшмәкәр-фермерлардан үз авылларындагы хәлләр турында сораштым.

Новосибирск өлкәсендәге Казанка авылыннан килгән Фәрит Хөснетдинов терлекчелек белән шөгельләнә, 30 баштан артык мөгезле эре терлек асрый. Авылының бүгенгесе турында ул күңел күтәрә торган сүзләр әйтә алмады:

– Авылыбыз бетеп бара, анда яшәүче 52 кеше калды. Клубны яптылар, медпунктны, почтаны яптылар… Чиста татар авылы, элек зур булган ул. Агач эшкәртү комбинаты гөрләп тора иде. Әле мин дә анда бераз эшләп йөрдем заманында. Хәзер ул комбинат та эшләми. Авылда эш юк, кеше калмый. Тирә-яктагы шәһәрләргә китеп баралар.

Ил күләмендә авылларны саклау буенча ниндидер идеология юк бит. Хакимият уйлап та бирми. Менә безнең авылга шул сайлаулар вакытында гына килеп китәләр җитәкчеләр.

Новосибирск өлкәсенең Чини бистәсеннән Раиф Хәйретдинов та авылындагы хәлләрнең охшаш булуы турында сөйләде:

– Безнең районда дүрт татар авылы бар. Ләкин аларның да киләчәген, рус авылларыныкы сыман ук, өметле дип әйтә алмыйм. Безнең авыл да акрынлап бетеп ята. Яшьләр читкә китә, авыл хуҗалыгында эшлиселәре килми. Мин фермерлык хуҗалыгымда терлек асрыйм. Хакимият тарафыннан бер ярдәм күргән юк. Субсидияләр, грантлар бирмиләр. Менә 3-4 тапкыр катнашып карадым төрле конкурсларда, берни ала алмадым. Бөтен грантларны үз таныш-белешләренә, туганнарына тараталар. Хакимият тарафыннан бераз ярдәм булса, без хуҗалыкны киңәйтер идек. Өстәмә эш урыннары булдырып, бераз яшьләрне авылда калдырырга тырышыр идек. Ул яктан Татарстанда яхшырак.

Шулай ук Новосибирск өлкәсенең Усманка авылыннан килгән өченче эшмәкәр Марат Гомәров та авылында яшәү шартларының түбән дәрәҗәдә булуыннан зарланды. Юл – проблема, газ да кермәгән икән. Халык йортларны утын ягып җылыта. Андый хәлдә булганда, авылның якты киләчәгенә өметләр дә мичтәге утын агачы сыман янып көлгә әйләнә шул.

Көрәк кадәрле ак сакаллы, башына матур түбәтәен кигән агай Башкортстанның Кырмыскалы районы эшмәкәре Исмәгыйль Ибраһимов икән. «Мәчете булган авыл яши әле», – ди ул:

– Безнең Кырмыскалы районында татар-башкорт авыллары нык әле, бергә дус-тату яшибез, мәчетләргә йөрибез. Шулай да, яшьләрнең шәһәрләргә, эш эзләп себер якларына китү күренеше күзәтелә. Кайбер кечерәк авылларда мәктәпләр дә ябылган очраклар бар.

Авыл яшәсен өчен иң элек эш урыннары булдырырга кирәк. Ә эш урыннары булдыру өчен совет заманындагы терлекчелек, кошчылык фермаларын, башка оешмаларны торгызу мөһим.

Әлбәттә хак сүзләр! Әнә бит, Киров өлкәсенең Нократ аланы районындагы Иске Пенәгәр авылы эшмәкәре Илнур Шәвәлиев әйтүенчә дә, авылында эш булгач халык читкә китми икән.

– Авылда хәзер 700ләп йорт бар, – ди эшмәкәр. – Ел саен яңа йортлар да салынып тора. Безнең авылда халык кәсепле, тырыш. Бер өлеше эшмәкәрлек белән үзенә шөгыль тапса, икенчеләре Нократ аланы район үзәгенә, якында гына урнашкан Татарстанның Кукмара бистәсенә йөреп эшли. Кайберәүләр бригадаларга берләшеп, төрле район-авыллар буенча төзелеш белән шөгыльләнәләр. Гомумән Киров өлкәсендә мин белгән татар авыллары нык, төзек. Ә менә рус авыллары турында алай дип әйтеп булмый.

Мари Иле республикасының Медведевск районы хакимияте башлыгы урынбасары Ленар Балтаев татар авыллары эшмәкәрләре җыенына 15 кешелек делегация алып килгән. Гәрчә, хакимият башлыгы урынбасары әйтүенчә, Медведевск районында аерым татар авыллары бөтенләй юк икән.

– Татарлар күп яши торган Бәрәңге районы бар бездә, – ди Ленар Балтаев. – Ә безнең район республика башкаласына якын урнашкан. Шуңа халык кимеми, гел арта гына бара. Аерым татар авыллары булмаса да, татарлар күп яши районда. Һәм авыллардагы эшмәкәрләрнең барысы да диярлек татарлар. Авылларны яшәтүдә аларның өлешләре бик зур. Татарлар күбрәк яшәгән авыллар ныграк, төзегрәк әле.

Саратов өлкәсенең Урта Илүзән авылыннан килгән эшмәкәр Хөсәен Үлбәков сүзләренчә, авылда эш тә бар, тик яшьләр барыбер шәһәрләргә китү ягын карый:

– Мин кырчылык, терлекчелек белән шөгыльләнүче фермер, – ди эшмәкәр. – Авылда эшләргә кеше табып булмый. Яшьләр авыл хуҗалыгында эшләргә теләми, шәһәрләргә китәләр. Нәтиҗәдә авыл халкы саны кими, авылыбыз кечерәйгәннән кечерәя бара. Әле узган гасырның 70-80нче елларында гына безнең авылда 300дән артык йорт бар иде. Хәзер 150ләп кенә калды…

Курган өлкәсеннән килгән эшмәкәр Габделҗан Сөләйманов: «Өлкәдәге Баязитово авылында башкорт белән татар халкы бергә яши», – дип сөйләде. Ул да, авылының хәзергесе, киләчәге нык борчу тудыра, ди. Әле 60-70 ел элек кенә Баязитово авылында 200дән артык йорт булган. Хәзер исә нибары 24 ихата исәпләнә икән. Авылга асфальт юл килмәгән, язын-көзен тездән пычрак ерып барырга кирәк. Газ да кермәгән, йортларны һаман утын ягып җылыталар.

Рияд Фәйзуллин Төмән шәһәрендә яши. Тумышы белән өлкәдәге Тураево авылыннан. Үзе хәзер шәһәрдә яшәсә дә, өлкәдәге татар авыллары белән тыгыз элемтәдә. Чөнки ул тагын ике иптәше белән умартачылык тармагын үстерү юнәлешендә эшли. Татар авылларында теләге булган кешеләргә умарталыклар оештырырга булыша. Соңыннан алар җитештергән балны җыеп алып, эшкәртеп, төрле шәһәрләрдә эре сәүдә нокталарында сата. Үзенә күрә шундый бер кооператив барлыкка китергәннәр.

– Өлкәдәге татар авыллары белән тыгыз элемтәдә булганга, аларның хәлләрен яхшы беләм, – ди эшмәкәр. – Авылларда җитештерү оешмалары ябыла бара, хәтта фермер хуҗалыклары да берсе артыннан берсе таркала. Авылларда хәзер эшсезлек, акчасызлык. Халык авыллардан китү ягын карый.

Әңгәмәдәшләрем бәян иткән әлеге җаваплардан аңлашылганча, Русиянең башка төбәкләрендә татар авылларының хәлләре әллә-ни куандыра торган түгел икән шул. Гомумән, Русиядә бөтен авылларның киләчәге борчу тудыра. Шул исәптән Татарстан авылларыныкы да. Ләкин Русиянең башка төбәкләрендәге хәл нигездә тагын да аянычлырак.

Авылларның хәлен яхшырту, киләчәкләрен өметле итү өчен нәрсә эшләргә кирәк соң? IХ Бөтенрусия татар авыллары эшмәкәрләре җыены кысаларында оештырылган «Татар авылының бүгенгесе һәм киләчәге» дигән дискуссия мәйданчыгында шул турыда фикер алыштылар.

Бөтендөнья татар конгрессының татар эшмәкәрләре белән эшләү комитеты җитәкчесе Фәрит Уразаев билгеләп киткәнчә, соңгы 30 елда гына да Русиядә 40 мең авыл юкка чыккан. «Аларның күпмесе татар авылы булуын беркем төгәл әйтә алмый», – диде ул. Үз авылында эшмәкәрлек белән шөгыльләнеп, фермер булып җитештерү тармакларын, яңа эш урыннарын тудыручылар, әлбәттә, җирлекнең яшәешенә зур этәргеч бирә. Аннан тыш, шундый булдыклы, актив кешеләр авыл җирлегендәге төрле көнкүреш проблемаларын хәл итүдә дә булышлык күрсәтеп торалар, иганәчелек белән шөгыльләнәләр бит. Авыллар бүген андый кешеләргә бик мохтаҗ.

Фикер алышу мәйданчыгында төрле өлкәдән килгән шундый берничә фермер-эшмәкәр үзләренең эш үрнәкләре турында сөйләде. Дөрестән дә, мактауга лаек мисаллар иде алар. Андый кешеләрнең булуы күңелне күтәрә. Тик чынбарлыкның борчылырга мәҗбүр итә торган ягы да бар: бүген авылларда үсеп килә торган яшьләрнең ике проценты гына авылда үз эшен булдырып, фермер булып калырга риза икән. Социологлар уздырган тикшерү нәтиҗәсеннән чыгып, Фәрит Уразаев шулай дип белдерде.

– Димәк, без әле тиешле дәрәҗәдә тәрбия эшләрен алып бара алмыйбыз, – дип ассызыклады ул. – Без фермер буларак эшләрбез, авылга кулдан килгәнчә ярдәм итәрбез. Ә балаларыбыз, оныкларыбыз авылларда безнең эшне дәвам итә алырлармы? Бу эшләрне буыннан-буынга тапшыру мөмкинлеге сакланырмы?..

Сүз дә юк, бик җитди сораулар. Һәм шунысы кызганыч, аларга тәгаен генә җавап та биреп булмый бит… Гомумән, Русиядә авылларның киләчәген өметле итү юнәлешендә ниндидер аерым модель мисалын гына үрнәк итеп кую мөмкин түгел. Ләкин шунысы төгәл ачык мәгълүм – авылларны яшәтү өчен иң элек яхшы хезмәт хакы түләнә торган эш урыннары булдыру мөһим. Әлбәттә инде, аннан инфраструктураны яхшыртырга, авыл кешеләренең тормыш-көнкүреш шартларын шәһәрдәге дәрәҗәгә күтәрү кирәк. Ни юлы, ни газы булмаган авылда бүгенге яшьләрне утын ягып өй җылытып яшәргә мылтык терәсәң дә мәҗбүр итеп булмый шул.

Р.S.: «Татар авылының бүгенгесе һәм киләчәге» дигән дискуссия мәйданчыгында яңгыраган тәгаен тәкъдим-эш үрнәкләренә килгәндә, «Татар төбәкчеләре» җәмгыяте рәисе, галим Альберт Борһанов, һәр татар авылының тарихын, анда яшәүчеләр турында тулы мәгълуматны чагылдырган белешмә-каталоглар булдырырга кирәк, диде. Ә туганнан туган эшмәкәр Денис Елисеев белән Рөстәм Җиһангиров Лаеш районында бөтен уңайлыклары тудырылган, заманча яңа татар авылы төзи башлаячаклары турында сөйләделәр. «Күрше авыл» дигән әлеге проект буенча, яңа татар авылында 650 гаиләгә йортлар салынырга, мәктәп, кибет, мәдәният йорты кебек социаль объектлар, янәшәдә терлекчелек комплексы, теплица, питомник, азык-төлек эшкәртү предприятиеләре төзелергә тиеш. Максатлар ни дәрәҗәдә тормышка аша алыр, анысын 3-4 елдан күрербез. Проектның тапшырылу вакыты шулай билгеләнгән.

Раиф ГЫЙМАДИЕВ

Комментарии