Сөт кыйммәтләнүен көтәләр, тик бу хакта кычкырып әйтергә куркалар...

Сөт кыйммәтләнүен көтәләр, тик бу хакта кычкырып әйтергә куркалар...

Ничек инде кыйммәтләнүне көтсеннәр ди? Киресенчә, көн туды исә, халык бәяләр арту турында хәбәр генә була күрмәсен дип, шикләнеп, сагаеп яши бит. Бүгенге тормыш хакыйкате шундый.

Әмма... сөт хакы артуын зарыгып көтүчеләр дә бар шул хәзерге шартларда. Алар сөтне җитештерүче аграрчылар һәм аны эшкәртеп, төрле сөт продуктлары ясаучылар. Әгәр сөтчелек тармагында бәяләр буенча үзгәрешләр булмаса, әлеге продуктны җитештерүчеләр, эшкәртүчеләр якын киләчәктә бер-бер артлы бөлгенлеккә чыга башларга мөмкиннәр. Чөнки бүгенге шартларда сөтне җитештерү дә, эшкәртү дә икътисадый яктан файдасызга әйләнеп бара. Шунлыктан, аерым хуҗалыкларда сыерларның санын киметү турында уйлана башлаучылар да юк түгел.

БЫЕЛ МӨГЕЗЛЕ ЭРЕ ТЕРЛЕК САНЫ 27 МЕҢ БАШКА КИМЕГӘН ИНДЕ!

Безнең илдәге базар икътисады мөнәсәбәтләренең мантыйгын сәламәт акыл белән һич аңлый торган түгел шул. Ниндидер продукциягә сорау артса яки кимесә, яисә бәяләре уйный башласа, «дәүләт ирләре» барысын да базар икътисадына сылтыйлар. Янәсе, ул көйли. Тик базар икътисады дигәннәренең көйләве инде ничәмә дистә еллар дәвамында һаман шул бер юнәлештә генә бара. Ел саен, дөнья базарында нефть хакы нинди булуга карамастан, бензин һәм дизель ягулыгы кыйммәтләнә. Электр энергиясе, газ да калышмый. Ә ул техникаларның, авыл хуҗалыгында кулланыла торган ашлама һәм агу-химикатларның бәяләре турында әйткән дә юк. Төзелеш өчен кирәкле материаллар, йорт-фатирлар хакы, коммуналь түләүләр күләме – барысы да чүпрә сыман кабарганнан-кабара гына. Бер шартлаганчы шулай дәвам итәрме икән инде? Ә менә авыл хуҗалыгы тармагында җитештерелә торган товарларның бәяләре ничәмә еллар буе урыннан кымшана алмады. Алар күтәрелсә дә, бик азга гына.

Инде быел туган хәлгә күз салыйк. Аеруча җәй башыннан соң, сәнәгатьнең башка тармагында җитештерелгән товарлар бәясе белән авыл хуҗалыгыныкы арасында аерма бигрәк нык кискенләште. Инде июль аенда ук Теләче районының «Агролак» җәмгыяте директоры: «Узган елда тәүлеккә 10 литр сөт биргән сыер табышлы түгел иде, ә быел 13-14 литр бирүчесе дә үз-үзен ашата алмый», – диде. Чөнки ул сыерны асрау, сөт җитештерү процессында тотыла торган ресурсларның бәяләре туктаусыз арту нәтиҗәсендә, сөтнең үзкыйммәте дә күтәрелә бара. Ләкин аны сату хаклары гына ул чаклы тизләнеш ала алмый.

Әлеге күренеш Татарстанда сентябрь аенда аеруча кискен төс алды. Ник дигәндә, корылык булу сәбәпле, быел бездә ашлык запасы җитәрлек җыелмады бит. Терлекчелек өчен фуражның бер өлешен кыйммәт бәягә чит төбәкләрдән сатып алырга туры киләчәк, дигән сүз. Ә бәя аермасы тешли торган шул. Мисал өчен, узган ел килограммы 9-10 сум торган арпаны быел инде 18-19 сумнан саталар. Бодай һәм башка төрле бөртеклеләр белән дә охшаш хәл. Мул сөт җитештерү өчен мөһим булган аксымлы-витаминлы, югары энергияле концентрат катнашмалар хакы исә, тагын да ныграк кыйммәтләнде. Боларга өстәп, искәртелгәнчә, авыл хуҗалыгында киң кулланылучы башка ресурсларның бәяләре сикерешен дә кушып исәпләгәндә, хәзер сөтнең үзкыйммәте 25-30 процентка чаклы артты, диләр белгечләр. Ә аны җитештерүче хуҗалыклардан сатып алу хакы, узган елгы белән чагыштырганда, 8-10 процентка гына күтәрелгән. Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мәгълүматларына караганда, хәзерге вакытта сөтнең литрын, сыйфатына карап, җитештерүчеләрдән 28-32 сумга алалар икән.

Бу күпме, азмы? Әлеге сорауга төгәл җавап табу максатыннан, аерым хуҗалык мисалында сөтчелек тармагы икътисадын санап карарга булдык. Шул теләк белән республикадагы сөтчелек буенча алдынгы дип саналган 3-4 хуҗалыкка мөрәҗәгать иттек. Һәрберсендә фикеребезне куәтләсәләр дә, үз хуҗалыклары мисалында исәпләгәнне гәҗиткә язмауны үтенделәр җитәкчеләре. Барысы да нидәндер шикләнде, бераз нәрсәдәндер шүрләделәр дә кебек булды әле. Шуңа күрә, хуҗалык исемнәрен төгәл атамыйча, нәтиҗәләргә генә тукталабыз. Без исәпләү үткәргән хуҗалыкларда 1 литр сөт җитештерү өчен 24-28 сумлык чыгым сарыф ителә икән. Ә сату хакы 26-30 сум. Шулай булгач, хәзерге шартларда сөтчелек тармагында нинди табыш турында сүз булырга мөмкин? Нәтиҗәдә, планлаштырылган зур проектлар – яңа сөтчелек комплекслары төзү эшләренең күбесе туктатылган. Шактый хуҗалыкларда сыер санын арттыру нияте сүрелеп бара. Шушы көннәрдә генә республиканың терлекчелек тармагы буенча төбәкара семинар-киңәшмәләр булып узды. Анда Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының терлекчелек буенча урынбасары Ленар Гарипов билгеләп киткәнчә, быел мөгезле эре терлек саны 27 мең башка кимегән инде!..

Соңгы вакытларда ел саен сөт җитештерү күләмен якынча 5 процентка арттыра барган Татарстанда быел үсеш 2 процентка ирешелсә, яхшы булыр, дип өметләнәләр. Аңлашылганча, моңа быелгы корылык, тупланган терлек азыгы күләме һәм сыйфаты гына сәбәпче түгел. Иң төп сәбәп – сөт җитештерүчеләргә карата гадел булмаган бәяләр сәясәте! Тәҗрибәле аграрчылар элек-электән әгәр сөт бәясе дизель ягулыгы хакы белән тигез булса, яшәргә мөмкин, дип әйтеп килделәр бит. Бүген сөтнең литрын 50 сумнан сатып алсалар, хуҗалыклар да гөрләп яшәр иде, авылларда сыерлар да кимемәс иде ул. Тик чынбарлыктагы вазгыять хәзер күпләрне пычакка тотынырга мәҗбүр итәргә мөмкин. Ә җитештергән сөтне сату хакын арттыруны кычкырып таләп итү түгел, искәрткәнебезчә, безгә – журналистларга «пышылдап» әйтергә дә шикләнәләр, куркалар бит аграрчылар.

ЭШКӘРТҮЧЕЛӘР САНДАЛ БЕЛӘН ЧҮКЕЧ АРАСЫНДА...

Сөт продуктлары безнең табынга килеп кергәнче, аны җитештерү, эшкәртү чылбырында торучы икенче мөһим баскыч вәкилләренең хәлен дә күзләп китик. Аңлашылганча, болары – сөтне эшкәртүчеләр, ягъни сөт заводлары.

Баксаң, алар да сөт продуктларына бәя артуны түземсезлек белән көтә икән. Тик алар да, ул турыда кычкырып әйтергә шикләнәләр. Берничә сөт эшкәртү заводы җитәкчелегенә шалтыратып карадык: «Дусларча барысын да аңлатабыз, сөйлибез, тик безнең исем белән язмагыз», – диделәр. Ә бүгенге базар шартлары вазгыятендәге хәлләре турында берсе болай дип өстәде:

– Без – сөт эшкәртүче заводлар хәзер аеруча кыен хәлдә калдык. Сандал белән чүкеч арасында сыман, бәяләр сәясәте буенча ике яклап кыйналабыз. Бер яктан, хуҗалыклар җитештергән сөтнең хакын арттыруны телиләр, ә ул безнең икътисадка нык суга. Икенче яктан, эшкәртелгән сөт продуктларын үзлегебездән кыйммәткәрәк сата алмыйбыз. Чөнки алдан төзелгән килешүләр нигезендә, сәүдә челтәрләре сәясәтенә бәйле без.

Сөт җитештерүчеләрнең Милли берлеге генераль директоры Артем Белов тармакта табышлылыкның кимүе турында инде бер ай элек белдерде.

– Дизель ягулыгы, ашлама-химикатлар, техника һәм терлек азыгы кыйммәтләнү сәбәпле, җитештерүчеләр өчен сөтнең үзкыйммәте артты, – диде ул. – Әлеге сәбәпләр сөтне эшкәртүчеләргә дә кырын суга. Нәтиҗәдә, сөт заводлары җитештерә торган продуктларның үзкыйммәте 8 процентка артты инде. Ә аларны кибеттә сату хакы уртача 3,5 процентка гына күтәрелде.

Соңгы ай дәвамында хәл һич кенә дә уңай якка үзгәрмәде. Алай гына да түгел, белгечләр фикеренчә, сөтне җитештерү һәм эшкәртүнең үзкыйммәте арту күренеше көчәя генә бара...

Сөт эшкәртү заводлары продукцияләрнең үзкыйммәте артуга китерә торган төп сәбәпләргә килгәндә, алар, нигездә, шул ук энергоресурсларның, техниканың кыйммәтләнүе. Мисал өчен, быел ягулык-майлау материаллары хакы арту аркасында гына да, транспорт хезмәте бәясе уртача 18, логистика – 20 - 25 процентка үскән. Әзер продуктны Казаннан Мәскәүгә илтү өчен хәзер 36 процентка күбрәк түләргә кирәк икән. Шулай ук, төргәкләр, әзер сөт продуктларын тутыру савытлары 45 процентка чаклы кыйммәтләнгән. Агачтан эшләнгән аслыклар һәм сөт эшкәртү тармагында киң кулланылучы тутыкмый торган тимер хакы өч тапкырга арткан. Шуның нәтиҗәсендә тармакка көндәлек кирәк булган тутыкмаучы тимердән ясалган сөт-үткәргеч торбалар, башка запас частьләр хәзер 35-40 процентка кыйммәтрәк тора.

Сөт эшкәртү заводларының хәлен тагын да катлауландыручы сәбәп – быел гамәлгә кертелә башлаган маркировкалау таләбе. Агымдагы елның беренче декабреннән сакланышы 40 көнгә чаклы булган сөт продуктлары да маркировкаланган булырга тиеш. Бу таләпне үтәү өчен сөт продуктлары җитештерелүче һәр линиядә маркировка тамгасы сыза торган принтерлар урнаштырылырга, алар махсус программалаштырылган булырга тиеш. Татарстанда эре сөт эшкәртү заводына ия булган «Агрокөч» компаниясе белгечләре исәпләвенчә, үз заводларын маркировкалау җиһазлары белән тәэмин итү 50 миллион сумга төшәчәк икән. Аннан тыш, һәр данә продуктка махсус код, принтерга – буяу алу һәм этикетка өчен чыгымнар, аны эшләтүче хезмәткәрне тоту – барысын бергә кушып исәпләгәндә, маркировкалау һәр данә әзер продуктның уртача ике сумга кыйммәтләнүенә китерә, диләр...

Шушындый шартларда эшләүче сөт эшкәртү заводларының да икътисадый хәлләре бүген мактанырлык түгел икән. Дөрестән дә, исәпләп карасаң, исең китәр. Мәсәлән, 1 килограмм сыер мае җитештерү өчен 20 литр сөт кирәк, дип аңлата шул тармакта эшләүче бер танышым. Бүген сөтнең литрын уртача 28 сумнан сатып алалар. Димәк, 1 килограмм май өчен 560 сумлык сөт кирәк. Ә шул чималдан ясалган майның килограммын, күпләп сатканда, 350 сумнан җибәрәбез, ди. Мондый шартларда нинди табыш булсын инде? Бөлгенлеккә чыкмас өчен ул майны ясаганда йә арзанлы башка чималлар кушарга, яки килограммын 600 сумнан сатарга тырышырга гына кала бит. Әле бу – аграрчылардан сөтнең литрын 28 сумнан алганда. Тик андый бәя сөт җитештерүчеләрне һич канәгатьләндермәвен аңладык инде. Димәк, җитештерүчеләргә дә, эшкәртүчеләргә дә икътисадый яшәү мөмкинлеге бирерлек хаклар булсын дисәк, кибеттәге сөт продуктлары кыйммәтләнергә тиешлеге көн кебек ачык. Яки... дәүләт җитәкчелеге илдә барлык тармаклар буенча да гадел бәяләр вазгыятен урнаштыру юнәлешендә, ниһаять, җитди эш башларга тиеш.

P.S.: Дөресен әйтик, сөт продуктлары бәяләре вазгыяте турында безнең белән җитештерүчеләрнең дә, эшкәртүчеләрнең дә ачыктан-ачык сөйләшмәүләре гаҗәпләндерде. Үзләре эчтән «зар елыйлар», тик бер сүз әйтергә дә шикләнәләр. «Күп сөйләсәк, вәгъдә ителгән субсидияләрне дә бирмәскә мөмкиннәр», – диде сөтчелек буенча республикада бик алдынгы бер хуҗалык җитәкчесе. Менә шундый «базар икътисады» шартларында яшибез шул без. «Ирекле базар» дигәннәре бәяләрне шулайрак көйли...

– Сөтне эшкәртүчеләр бәяләрне арттыру хакында сәүдә челтәрләре белән сөйләшүләр алып баралар, ләкин әлегә нәтиҗәсе юк, – ди «КЖК-Логистик» компаниясе генераль директоры Искәндәр Җиһангәрәев. – Сәүдә челтәрләре бер-берсенә карап торалар, кемдер беренче булып хакларны арттырырга җөрьәт итми. Чөнки, беренче арттыручы күпмедер вакытка сатып алучыларын югалтачак.

Ничек кенә булмасын, эксперт фикеренчә, ел азагына чаклы сөт продуктларына кибетләрдә бәяләр ким дигәндә 15 процентка артырга тиеш. Тик аны кинәт бер көндә арттырмаслар, ә акрынлап, аз-азлап күтәрерләр, дип фаразлый белгеч. Ә ул вакытка чаклы сөтне җитештерүчеләр һәм эшкәртүчеләр зур чыгымнар күрүләрен дәвам итәчәк.

Раиф ГЫЙМАДИЕВ

Комментарии