Көләсе килми

Көлдерүче кеше булмаса, көләсе килми икән ул. Жирик китте, кызык бетте. Мин әле генә белдем, Жириновский шикелле, дөресен сөйләргә кирәк икән. Шунда гына кызык була икән. Ул бит кешенең йөзенә бәреп әйтә иде. Зюгановның да күпме генә тетмәсен тетмәде. Дөрес әйтте, ә без көлдек. Зюганов үзе дә ачу сакламады, дөреслекне ачып салганда куркак буласың икән ул. Жириновский үлем түшәгендә ятканда да Зюганов аның хәлен белеп торды.

Ничә еллар буена Жириновский Думаның тоткасы булды. Уңнан да бәрде, сулдан да тондырды. Беркем аңа кул күтәрү түгел, каршы да әйтә алмады. Хәтта Путин үзе дә елмаеп утыра иде. Шунысы сагынырлык.

Безнең Татарстанга да кул җиле тиде Жириновскийның. «Симерә башладыгыз», – диде ул безгә. Монысы да дөрес инде. Иллегә-илле вакытында кабыргабызны хәйран төзәтеп алган идек. Әмма халыкның яртысы Казанның Подлужная урамына күченде ул чакта. Урта гасырдагы кебек, тирә-юньне биек койма белән әйләндереп алдылар.

Жириновский киткәннән соң, Зюганов кабат канатлана башлады бит әле. Теге замандагы кебек, комсомолны кире кайтармакчы. Тик менә эчтәлеге икенче була инде. «Комбинированное соленое молоко» төшенчәсен кыскартып, «ком-со-мол» ясамакчылар. Балаларны – ана сөте белән, яшьләрне табигый сыер сөте белән туендыру бетте бит ул хәзер. Яшьләрнең акыллы, сәләтле булып үсүе кирәк түгел. Аларның акыл ягыннан зәгыйфьрәк булуы кулай.

Әүвәл, совет заманында, була иде ул кешеләрне авылдан чыгармыйча, томалап куеп миңгерәүләтү. Демократия килгәч, башы эшләгәннәр авылдан түгел, илдән чыгып кача башлады. Менә шуңа күрә комсомол кирәк тә.

Чубайс киткәч, гомумән дә моңсуланып калды. Елмаеп каршы ала идек, елмаеп озата идек үзен. Кем уйлаган аны Татарстанны чишендерергә килгән дип. Матмаш бетте, Льнокомбинатны юкка чыгарды, Газоаппратның эзе дә калмады. «Урал-Чүкеч» заводы, Адмиралга әйләнеп, дөрләп янды. Меңәр баш сыер асраган колхозлар банкротлыкка чыгып, таралдылар. Бүген әнә шул кыскартылган «ком-со-мол» белән туенабыз.

Чубайсны әйтәм, күсе кебек сизгер булган икән. Белгән бит Татарстанның Шәкүр карак ватаны икәнен.

Бу хәлләрне сөйләгәндә елап җибәрәсе килә, тик күздән яшь чыкмый. Көләсе дә килми, елап та булмый. Бәгырь каткан, ахрысы.

Кара әле, мин башта, дөресен сөйләү кызык була, дигән идем. Кызык булмаган очракта, кыек сөйләгән булып чыгам түгелме? Уф, буталып беттем, ахрысы. Картлык галәмәте, картлык...

Әнис ЗАРИПОВ,

Казан шәһәре

Комментарии