Апаларына әниләре урынына калган сеңелкәш

Апаларына әниләре урынына калган сеңелкәш

Вахит авылы кызы Тәнзилә белән уйламаганда гына очрашып, аралашып алырга туры килде. Утыз елга якын сыер савучы һәм өч ел инде социаль челтәрдә үз блогын алып баручы, ир хатыны, ике бала әнисе, өч оныгы булган бу ханым турында гәҗиткә язарга кирәк әле дип күңелемә салып куйган идем шул вакытта. Ниһаять, ике елдан соң тәвәккәлләп тотындым. Белмим, барысын да аңлатып язып бетерә алырмынмы? Ә бәлки, сүзне үзенә бирергәдер? Әйе, шуннан да уңайлысы булмас, үзе турында үзе сөйләсен әле...

– Интервьюларны күп алдылар инде, әмма болай итеп «якадан» ук тотып алучылар юк иде әле, – дип көлеп башлады ул сүзен. – Нидән башлыйм икән соң? – диде ул берара уйланып. – Әйдә, 1974нче елның 16нчы апреленнән сөйлим әле. Бу көнне Вахит авылы егете Рәшит белән Яна Сәрдек авылы кызы Равиянең алтынчы кызлары булып мин туам. Җаныкаем әти малай булмасмы дип өметләнеп көткәндер инде. Минем туу шатлыгын уртаклашырга дип шалтыраткач, берара сүзсез торган, аннан гына әнинең хәлен сораган. Төпчек бала булгангамы, әтинең иң яраткан кызы мин булдым. Әти кызы идем мин. Йокларга да әти янына ята идем. Үсеп җитеп егетләр белән йөри башлагач кына туктадым. Әтиемнең илле сигез яшендә мотоцикл белән авариягә очрап бу якты дөньядан китеп баруын бик авыр кичердем. Ата назын тоеп үсү кызлар өчен бигрәк тә кадерле икән. Әни белән утыз ике ел яшәп калдылар. Ул вакытта дүрт апам да тормышта иде инде. Әти китеп баргач, озак та үтмәде, бишенче апам Лилия дә кияүгә чыкты. Тормыш көтү әни белән икебезгә калды. Әти янында күп бөтерелеп йөргәч, ир-ат эшеннән дә куркып үсмәдем. Мәктәпкә киткәнче сыер савып, әнигә мал караша идем. Тора-бара, әти эшләгән авыр хезмәтләрне дә миңа башкарырга туры килде. Әни, эшләгәнегез безнең өчен булса, өйрәнгәнегез үзегез өчен, дип, ял көннәрендә дә сәгать алтыдан сикертеп торгызып, башта эшегезне эшләгез, аннан йокларсыз, дип эшләтеп үстерде безне. Шуңа күрә беребез дә эштән куркып үсмәдек. Көндезләрен алты бала карап, төннәрен шәл бәйләп сатып көн күрде ул. Биш апам да шәл бәйләүнең бөтен тәмен «татып» үскән кызлар. Миңа алай күп эләкмәде. Мәктәпне тәмамлаганнан соң бер еллык бухгалтер курсларында белем алдым. Әмма бу һөнәр буенча эшләргә насыйп булмады. Укып бетерүгә кияүгә чыктым. Булачак ирем Ришат белән сигезенче класстан очрашып йөрдек тә, ул ике ел армиядә хезмәт итеп кайткан соң, өйләнештек. Быел тормыш корып яши башлаганыбызга утыз бер ел булып китте. Ике кыз үстереп, аларны кияүгә бирдек. Бүгенге көндә өч оныгыбыз бар. Шуларны сөеп туя алмыйбыз. Кияүгә чыккач, өйдә бер ялгызы калган әниемне дә ташламадым. Бөтен эшен эшләргә тырыша идем. Өйдә эшем өелеп көтеп торса да, әнигә чишмәдән су алып кайтмыйча калган бер көнем дә булмады. Чишмә суы белән чәй эчәргә ярата иде, җаныкаем. Иремә дә бик рәхмәтле булып китте. Больницаларга да Ришат белән бергә йөрттек. Җитмеш сигез яшендә үз кулларымда китеп барды. Җанымның яртысы аның белән киттемени. Бик авыр булды. Биш ел буе әнинең өен карап тордым. Газын, утын сүндермичә, үзем акча түләп, аз гына булса да тәрәзә төбендәге гөлләрен яшәтим, дидем. Гөлләре бетсә, әни дә югалыр шикелле тоелды. Ул өйдә кеше калмау үзәкләремне өзде. Шул өйгә барсам, җаннарымны кая куярга белми идем. Әти-әни киткәннән соң биш ел буе, туганлык җепләре өзелмәсен дип, үзебез туып үскән йортта апаларны җыеп ел саен Коръән укыттым. Безнең әни шундый тәмле итеп мичтә коймак пешерә иде. Шуны истә тотып, апаларны кунакка чакырган көнне әнинең мичендә мин дә коймак пешерә башладым. Әни өен миңа яздырып калдырды. Төпчек бала булгангадыр инде. Аллага шөкер, әти белән әнинең нигезе ятим калмады. Икенче кызым белән киявебез шул нигезгә быел йорт җиткезеп чыктылар. Күңелемә тынычлык иңде.

Килен булып килгәч тә фермага бозаулар карарга кердем. Аннан бәби ялына чыгып, шуннан бер-бер артлы ике кызымны таптым. Ялдан чыгуга фермага сыер саварга төштем. Берара ирем бик нык авыртып алды. Ул вакытларда маллар өчен яңа каралты-кура салырга ниятләп йөри идек. Менә шул вакытларда каенатам белән таш чыгарырга йөрүләр эзсез калмады. Каенатам нинди эшкә тотынса да Ришат урынына миңа эшләргә туры килде. Иремне яраткач, акыллы ир булгач, тырыша идем. Олылар белән начар яшәмәдек. Бер-беребезне аңлый, беребез әйткәнне икенчебез ишетеп яшәдек. Каенатамның якты дөньядан киткәненә быел ике ел булды. Аллага шөкер, каенанам исән-сау. Чыгып китсәк тә, кайтып керсәк тә ишек ачык. Эштән кайтышыбызга ашарга пешереп, чәен куеп тора.

«Мич әйберләре пешерергә яшьтән өйрәндеңме?» – дигән сорау да биргән идең. Ю-у-у-ук, кияүгә чыкканда бернәрсә дә пешерә белми идем. Яши-яши өйрәнәсең икән ул. Әйтәләр бит, тормыш өйрәтә дип. Нәкъ тә шулай икән. Колхозда куйган хезмәтең югары бәяләнәме, дип сорадың. Күрмиләр дип әйтә алмыйм. Хезмәт хакларыбыз да шөкер итәрлек. Бәйрәмнәрдә күчтәнәчен, бүләкләрен, чираттан ял йортларына юлламаларын биреп торалар. Ярышларда катнашып, беренче урын алып телевизор белән бүләкләнгән вакытларым да булды. Дипломнарның, грамоталарның чуты юк инде. Бар нәрсә үзеңнән тора. Ялкауланмасаң, тырышсаң, авыз тутырып итен дә, тәм-томын да ашыйсың, – дип сүзен төгәлләде Тәнзилә.

– Бетте дәмени? Ник аларын, ник боларын әйтмәдең ич әле, – дигәнемә каршы:

– И-и, аларын социаль челтәр битемнән күреп торалар бит, нигә кирәк инде алары? – дип каршы килде.

– Ярар алайса, калганын мин дәвам итәм, – дидем.

Тыйнаклыгын интернет аша күргән идем инде. Мактанып алуларны, кыланып сөйләшүләрне бөтенләй белми, ахрысы. Тәнзиләне социаль челтәр аша карап баруыма ике ел. Беренче караган мәлләрдә аңышып та бетмәдем. Бу сыер савучымы, әллә блогермы, дип уйлап куйгалый идем. Иртә белән карыйсың – фермада сыер сава, әбәттә карасаң – пыр тузып өен җыештыра, төштән соң ачсаң – оныклары белән тау башында җиләк җыеп йөри (кыш көне тауда чана шууда). Кич кереп карасаң – мал карап, тирес түгә. Төнлә ачсаң – тагын фермада сыер сава. Әле шуңа өстәп, дуслары, танышларына бәлешләр дә пешерә, токмачлар да кисә. Инде бер-ике сәгать вакыты булса, әнисенең туган авылы Яна Сәрдеккә барып, туганнарының хәлен белергә дә җитешә. Ничек түзә аякларың, дип соравыма каршы: «Авырталар инде, авырталар. Тик тора алмыйм бит, тик торсам, эчем поша башлый. Өйдәгеләр дә колхоз эшеннән туктарга кушалар. Нишлим соң, өйдә тик ята алмыйм бит, димен. Блогерлыкны да ташла, диләр. Ю-у-ук, булмый, ташлый алмыйм. Фермадан эт булып арып кайтсам да, язылучыларым белән көнгә бер-ике тапкыр аралашып алмасам, күңелемә рәхәтлек ала алмаган шикелле булам. Һәр эшемне яратып башкарам», – дигән җавапка мин инде аптырамадым. Балачактан әниләренең каты кулы астында эшләп үскән кыздан ни көтәсең инде тагын?! Тәнзиләнең кызлары да үзе шикелле – эшләмәгән эшләре юк. Мәктәпне алтын медальгә тәмамлаган олы кызы Язилә фельдшерлык белгечлеге алганнан соң кабат акушерлыкка укый. Шушы һөнәре буенча район поликлиникасында биш ел эшли. Баласы тугач, сменалы эштә эшләү уңайсыз булганлыктан, парикмахер һөнәрен үзләштерә. Бүгенге көндә ул шушы эш белән шөгыльләнә. Язиләнең тагын бер матур хезмәтен әйтмичә булмый. Үзлегеннән онлайн аша Коръән укырга өйрәнә, һәм үзе дә теләге булганнарны онлайн аша Коръән укырга өйрәтә башлый.

Кече кызы Рәмилә дә югары белемле экономист. Вахит хуҗалыгында экономист ярдәмчесе булып эшли. Бер балалары бар.

Тәнзиләне тыңлаганнан соң, күңелемнән аңа һәйкәл куйдым. Карап торышка нечкә күңелле, елак та ул, шул ук вакытта биш апасын бер йодрыкка төйнәп, һәрдаим без бертуганнар дип искәртеп торучы әниләре урынына калган сабыр, туганчылыклы сеңелкәш тә.

 Фәридә ХИСАМОВА,

 Кукмара районы, Тырыш авылы

Комментарии