Актаныштагы Сәфәргә сәфәрнең кайтавазы

Актаныштагы Сәфәргә сәфәрнең кайтавазы

Быел «Безнең гәҗит»тә (№6, 17.02.2021) «Актаныштагы Сәфәр авыл җирлеге проблемаларына сәфәр» дигән мәкалә басылган иде. Анда Сәфәр авыл җирлегендә яшәүчеләрнең сусызлыктан, юлсызлыктан интегүләре, авыл территориясенең чүпкә бата баруы, ә җирлек җитәкчелегенең әлеге проблемаларны хәл итүдә активлык күрсәтмәве, алай гына да түгел, җыелышларда халык белән очрашырга да килмәве турында бәян ителде. Дөрес, мәкалә басылып чыгасы көнне үк, Сәфәр авыл җирлеге башлыгы Гөлнара Сәйфетдинова: «Иске Сәфәр авылында су булды, яңа насос урнаштырдык», – дип хәбәр итте. Ә Иске Кадермәт белән Терпеле авылларында су проблемасы саклана әле…

Гомумән, җирлектә хәл итәсе проблемалар шактый. Иң мөһиме – җирлек җитәкчелеге белән шунда яшәүче халык арасында туган киеренкелекне бетерергә кирәк. Җирлек җитәкчесе Гөлнара Сәйфетдинова исә, әлеге мәкалә басылып чыккач та, эштән китеп барды.

Хәер, монысы аның иркендә. Эшләргә теләми икән, китәргә хокукы бар. Тик авыл җирлегендәге проблемалар гына әлегә шул килеш калды бит. Икенчедән, мәкалә авторы буларак миңа Гөлнара Сәйфетдинова үз фикерен белдереп ватсап аша хат язды. Менә шушы ике фактор кабаттан Сәфәр авыл җирлегенә китерде дә инде.

СӘФӘР АВЫЛ ҖИРЛЕГЕНДӘ БАНДА?

«Рәхмәт, газетта чыкты язмагыз», – дип башлана Гөлнара Сәйфетдинованың ватсап аша язган хаты. (Хаттан өзекләрнең орфографиясен һәм стилистикасын үзгәртмичә бирәбез. – ред.) Соңыннан авторга дәгъва белдерү башлана: «Монда хәбәр җиткергәннәр барысы да каяндыр куылып, шушы авылга кайтып ауган кешеләр бит… Аерым гайбәт группасындагы банда белән генә сөйләшеп дөрес эшләмәдегез!!!»

Менә сиңа мә! Сәфәр авыл җирлегендә банда барлыкка килгән? Шаккаткыч! Ә мин аларның сүзләренә ышанып, бер гаепсез җирлек башлыгын тәнкыйтьләдем булып чыгамы инде? Тизрәк гаделлекне табарга кирәк дип, Сәфәргә килү белән әлеге сорауларга җавап эзләргә керештем.

– Бу кешеләрнең берсе дә куылган түгел! – дип, мәкаләдә җирлек проблемалары турында сөйләгән геройларга кыскача характеристика бирде Иске Сәфәр авылында китапханәче булып эшләүче Әлфинур Шәйхулмәрданова. – Чулпан Газизҗанова гомер буе шушы авылны төзеткән колхоз рәисенең кызы. Гамбәрия Фәритова авыл советында эшләде. Нурсия Хаҗиева инде әллә кайчан килен булып килгән кеше. Лерон Ямалетдинов гомер буе шушында яши.

– Мин 3 яшьтә Свердловск өлкәсеннән кайтып, шушында үстем, укыдым, Актаныштагы ансамбльдә эшләдем, – ди Роза Идрисова, биографиясен искә төшереп. – Дөрес, туганнарым чирләү сәбәпле, кабаттан Свердловск өлкәсенә китеп яшәп торырга туры килде. 1996нчы елда кире кайттым һәм 18 ел сәнгать мәктәбендә эшләп, яңа гына пенсиягә чыктым. Мине беркайдан беркем дә кумады.

– Юк инде, кем кусын? – дип, гаҗәпләнүен белдерде Чулпан Газизҗанова да. – 2-3 яшьлек вакытта әткәйне бу хуҗалыкка рәис итеп эшкә җибәргәннәр. Шул вакыттан биредә яшим, 55 яшь тулып килә бит инде. Гомер буе сәүдә системасында эшләдем. Райпо таралгач, берничә авыл кибетен алып, үзем эшләтәм хәзер.

Гамбәрия Фәритова да куылганнардан түгел икән. Сәфәр авылында туып үскән. Дөрес, 1981нче елда укырга дип Ленинградка киткән булган. Анда бераз яшәгәч, картайган әти-әнисен тәрбияләргә кире туган авылга кайткан. 1992нче елда авыл советына депутат булып сайланган, шул ук елда авыл советы сәркатибы итеп куйганнар үзен. Аңарчы да Яхшай авыл советы сәркатибы, соңыннан 4 елга якын рәис булып эшләгән. Шулар белән муниципаль дәүләт стажы 25 елга тулган. Ничек инде андый кешене «каяндыр куылган» дип әйтеп булсын?

– Хезмәт тәҗрибәмнән чыгып та, минем авыл җирлеге советы эшчәнлеген бәяләргә тулы хакым бар, – ди Гамбәрия Фәритова. – Гөлнара Сәйфетдинова янына әллә ничә мәртәбә барып, авыл пычрана бит, чүпкә бата, кешеләрне кисәт инде, тәртип ясыйк, дидем. Ә ул: «Алар мине тыңламый, халык белән ачуланышасым килми», – дип җавап бирде. Әйтмичә булмый, минәйтәм. Тыңламасалар, административ комиссия бар, протокол төзеп шунда язарга кирәк. Чарасын күрерләр. Кешесе дә тыңламый калмас. Үзем эшләгәч беләм. Ул вакытта да җыелышып урам буйлап йөри идек. Капка төбен чистарт, чүп үләннәрен чап, теге бүрәнәне алып куй дип, кисәтүләр ясап йөрдек. Хәзер авыл чүпкә бигрәк батты бит инде. Шуңа да, авыл советы эшчәнлегенә бәя биреп, канәгатьсезләнерлек, дияр идем. Гөлнара Сәйфетдинова әле китмәсен, эшләсен. Авылны бергәләп чистартырга кирәк иде. Ә ул ватсаптагы аерым группага кимчелекләр турында язучыларны «гайбәт группасы, банда» дигән. Банда түгел без! Үз фикеребезне әйтергә теләгебез дә, хокукыбыз да бар.

Искә төшерәм, авыллардагы хуҗасызлыкка битараф булмаучылар җирлекнең рәсми ватсап төркеменә проблемалар турында яза башлагач, аларны төркемнән чыгарганнар. Шуннан соң Роза Идрисова аерым төркем ачкан. Җирлектәге кимчелекләр шунда күтәрелә башлаган. Гөлнара Сәйфетдинова шул төркемдә язышучыларны «аерым гайбәт группасындагы банда» дип атаган да инде миңа язган хатында.

– Гамбәрия ханым бик тырыш, тәҗрибәле, гадел кеше. Ул бандит булса, миндә эшләмәс иде, – ди әлеге җирлектәге авыллар базасында эшләп килүче «Саф» җәмгыяте директоры Илфат Әндәрҗанов. Сәфәр авыл җирлеге советының сәркатибы, вакытлыча рәис вазыйфаларын башкаручы Ландыш Кыямова да миңа интервью биргән кешеләрнең берсе турында һичбер начар сүз әйтә алмады. «Барысы да Сәфәр авыл җирлегендә озак еллар яшәүчеләр, берсе дә эштән куылып йөргән кешеләр түгел», – дип нәтиҗә ясады ул.

Шулай булгач, җирлектә яшәүче чып-чын халыкның вәкилләре булган әлеге кешеләрнең моң-зарларына мин ничек колак салмыйм инде? Нәкъ менә шул халык белән аңлашып эшләп, беренче чиратта авылдагы проблемаларны хәл итәргә тиешле булган җирлек Советы рәисе Гөлнара Сәйфетдиновның үз авылдашларына карата «банда» дигән ярлык тагуы аңлашылмый, әлбәттә.

«ИРЕМ, БАЛАЛАРЫМ – УҢ КУЛЛАРЫМ, БЕРГӘЛӘП ТАРТТЫК АВЫЛ АРБАСЫН…»

Гөлнара Сәйфетдинованың миңа язган хатына тукталып, аннан тагын берничә өзек китерәсе килә: «2015нче елда эшкә кердем, шуннан бирле 21 шәхси хуҗалыкны миниферма программасына кертеп, халыкка бик зур ярдәм иттем… Алар үзләре подпись куярга гына килделәр, бөтен мәшәкатьләре артыннан үзем чаптым»

Берсүзсез, бик яхшы эш бу! Әфарин, дияргә генә кала. Дөрестән дә, Сәфәр авыл җирлегендә шәхси хуҗалыкларда ишле мал тотучылар шактый. Сәфәр авыл җирлеге советының сәркатибы, вакытлыча рәис вазыйфаларын башкаручы Ландыш Кыямова сүзләренә караганда, җирлектә 406 йорт бар икән. Шәхси хуҗалыкларда 726 баш мөгезле эре терлек асрала, 361 башы – савым сыерлар. Шәхси ярдәмче хуҗалыкта терлек санын арттыру йөкләмәсе белән 2020нче елда гына да 8 кеше 200-400әр мең сум күләмендә грантлар алган.

– Ләкин, Гөлнара Сәйфетдинованың «21 миниферманы программага керттем. Алар үзләре имза куярга гына килделәр, бөтен мәшәкатьләре артыннан үзем чаптым» дигән сүзе дөрес түгел, – ди «Саф» җәмгыяте хисапчысы Гүзәлия Габдуллина. – Беренче вакытларда без булыштык документларны ясарга. «Аларда әзер формасы бар» дип, авыл советы безгә җибәрә иде халыкны.

Ярый, җәмгыять хисапчылары да булышкандыр. Авыл җирлеге идарәсе дә тырышкан инде барыбер. Һәм җирлек идарәсе тырышырга, бу эштә халыкка булышырга тиеш тә. Тик әлеге юнәлештә эшләгәч, җирлектәге башка проблемаларны хәл итмәскә дә ярый дигән сүз түгел бит.

Аннан, халыктан сораша торгач, тагын бер кызыклы фактка тап булдым. Грантлар алып, шәхси хуҗалыкларында сыер санын арттыручыларның күпчелеге сөтне Сәйфетдиновларга тапшыра икән. Юк, фамилияне ялгыш язмадым. Гөлнара Сәйфетдинованың ире һәм улы сөт җыю белән шөгыльләнәләр. Димәк, авыл җирлеге идарәсе ярдәм итү нәтиҗәсендә халык күбрәк грантлар алып, күбрәк сыер асрый башлый икән, Сәйфетдиновларга сөт тапшыручылар да арта дигән сүз. Бу һәрьяк өчен дә файдалы, матур тандем! (Монда закон бозу очраклары юктыр дип уйлыйм.)

Дөрес, Сәйфетдиновлардан кала, җирлектә тагын ике сөт җыючы бар икән. «Саф» җәмгыятенең халыктан сатып алу бәясе югарырак та.

– Хәзерге вакытта литрын 22 сум 50 тиеннән алабыз, – дип аңлата җәмгыять директоры Илфат Әндәрҗанов. – Ел дәвамында 5 тонна сөт тапшыручыларга өстәп 1 центнер ашлык һәм 1 төргәк печән бирәбез. Шуның белән исәпләгәндә, без халыктан сөтнең литрын сатып алган бәя 23 сум тирәсе килеп чыга.

Ә Сәйфетдиновлар сөтнең литрына хәзер 22 сум гына түли икән. Тик мин очрашып сөйләшкән грант алган кешеләрнең берсе дә сөтләрен Сәйфетдиновларга тапшырмыйча, башка җыючыга бирергә теләк белдермәде. Гәрчә мисалга китергән «Саф» җәмгыяте күбрәк түләсә дә. Күршедәге Киров авылында да бәя югарырак булса да…

Хәер, анысы һәркемнең үз ихтыярында… Сөт җыю турында менә ни дип язды миңа Гөлнара Сәйфетдинова: «Халыктан сөт җыябыз, халыкка да вакытында югары бәядән түлибез… Ирем, балаларым минем уң кулларым булдылар, бергәләп тарттык авыл арбасын»

Бу очракта авыл арбасы дип, халыктан җыелган сөт арбасын тарту күз алдында тотыламы? Чөнки ире, улы сөт җыю белән шөгыльләнә бит. Сүз уңаеннан, аларның ничек «гадел сөт» җыю очраклары турында да фото-видеоларны тапшырдылар миңа үзләре төшергән, ул хәлләргә шаһит булган кешеләр. Кем әйтмешли, анысы бүтән хикәя инде. Ә Гөлнара Сәйфетдинованың дәгъва белдереп язган хатына нокта куеп шуны әйтәсем килә: авыл җирлегендәге проблемаларының барысы да җирлек идарәсенә турыдан-туры кагыла. Халык җитештергән сөтне җыйдыру яисә шәхси хуҗалыкларга грантлар алуда булышу гына түгел шул.

«ЦИРК КИТТЕ, АРТИСТЛАРЫ КАЛДЫ… »

Инде искәрткәнебезчә, Сәфәр авыл җирлеге башлыгы Гөлнара Сәйфетдинова февраль азагында эштән китте. Тик ул җитәкче булып эшләгән вакытта туган проблемалар шул килеш калды әле. Өлешчә генә хәл ителгән су мәсьәләсе дә, үзара салым җыю проблемасы да, авыл эчендәге урам юлларын тәртипкә китерү дә актуальлеген һич югалтмады. Алардан тыш, яз җиткәч авыл җирлеген чүп-чардан арындыру, йорт тирәләрен чистарту кебек башка ваграк мәсьәләләр өстәлә.

Сүз дә юк, җирлектәге проблемаларның барысы да уртак Һәм аларны уңай хәл итү өчен иң элек шул җирлек халкының үзара аңлашып, ярдәмләшеп яшәве кирәк. Җирлек мәсьәләләре турында беренчеләрдән булып чаң сугучылар, безнең редакциягә хәбәр җиткереп, мәкаләдә ачыктан-ачык интервью бирүчеләр дә аңлап кабул итәләр аны. Ул кешеләр начарлык теләп, һәр эштә каршылык күрсәтеп йөрүчеләр түгел. Киресенчә, алар тәртипсезлеккә, хуҗасызлыкка күз йомарга теләмәүчеләр. Үзләре яши торган җирлекнең бүгенгесенә, киләчәгенә битараф калмаган җаннар.

Нәкъ менә шул битарафлык, «булса ярый, булмаса ярый» дигән караш сәбәпче була да бит шактый мәсьәләләрнең тууына. Ә алар, вакытында хәл ителмәгәч, көннән-көн үсә бара һәм зур проблемага әйләнергә мөмкин. Сәфәр җирлегендә туган шундый бер проблема турында газетабыздан яңа бәян көтегез. Димәк, Сәфәр авыл җирлеге проблемаларына сәфәребез әле дәвам итә.

Раиф ГЫЙМАДИЕВ,

Казан – Актаныш – Казан

Комментарии