Игеннең уңышы аз, ә бәрәкәте?..

Игеннең уңышы аз, ә бәрәкәте?..

Татарстан игенчеләре июль аен беренче миллион тонна ашлык суктырып алуга ирешү белән тәмамлады. Ә «Безнең гәҗит» басмага тапшырырга әзерләнгәндә – 3нче августка, җыелган иген күләме, рәсми мәгълүматлар буенча, 1 миллион 420 мең тонна тирәсе иде. Бу күпме, азмы? Узган елның шушы вакыты белән чагыштырып караганда, ярты миллион тоннага күбрәк! Ләкин, быел инде барлык игеннәрнең 60 процентка якын өлеше суктырып алынганны искә алсак, әлегә тупланган ашлык күләме күп түгел, дигән нәтиҗә ясарга мөмкин. Чөнки уңыш чыгышы быел азрак һәм урак ахырына тулаем ашлык җыемы, хәзерге күрсәткечләрдән чыгып фаразлаганда, 2 миллион 400 мең тонна тирәсе генә булачак. Соңгы елларда 4-5әр миллион тонна иген уңышы җыеп ала торган Татарстан өчен бу, әлбәттә, югары күрсәткеч түгел. Тик, нишлисең бит, корылык шулай тәэсир итте...

Инде булган икмәкнең бәрәкәтен күрергә язсын! Ул уңышларны үстерүче аграр оешмалар үзләре ни дәрәҗәдә күрә, татый ала соң быел ул «бәрәкәт» дигән төшенчәне? Республикадагы кайбер хуҗалыкларның хәлләрен белешеп, шул турыда фикерләштек.

ЭКОЛОГИК ЧИСТА ИГЕН ҮСТЕРҮЧЕ УРАК ЛИДЕРЫ: «УЗГАН ЕЛГЫ ЗАПАС КОТКАРА...»

Арча районының «Казанка» агрофирмасы – быел республикада уракны иң беренчеләрдән тәмамлаган хуҗалык булды. Әлеге җәмгыять игенчеләре инде 30нчы июльдә үк соңгы гектарлардагы игеннәрне суктырып өлгерделәр. Барлык мәйдан 1755 гектар тәшкил иткән булган.

Бик тиз тәмамлагансыз уракны, комбайннарыгыз күптер инде, дип мөрәҗәгать иткән идек агрофирма директоры Айдар Сабировка, аның җавабы берникадәр гаҗәпләндерде дә:

– Күп дип, узган елда лизингка алган бер Полесье КЗС һәм «Вамин» таркалганда калган 2008-2010нчы елгы ике Акорос бар инде. Шул өч комбайн белән җиңеп чыктык.

Ягъни, иген мәйданнарын бүлеп караганда, һәр комбайнга 600әр гектар тирәсе туры килә. Бу – шактый зур күрсәткеч. Шулай булуга да карамастан, республикада иң беренче булып тәмамлый алганнар уракны. Әле бит төньяк район булганлыктан, эшкә берникадәр соңрак та керешкәннәр.

Уракны тиз тотуның серен оешканлык белән аңлата агрофирма җитәкчесе.

– Урак чорында мин үзем дә кырдан кайтып кермим. Комбайннар бер минут тукталмыйча эшлиләр, тоткарлык юк, – ди Айдар Сабиров. – Комбайнның бункеры тулгач, Фаил Хәлиуллин туктап та тормыйча, эшләп барган килеш бушата иде ашлыкны. Шул хәтле остарган, бөртеген дә коймый. Калган комбайнчылар: Марсель Камалов белән Илшат Хәйруллин да бик уңганнар. Молодцы, егетләр, булдырдылар!

Әлбәттә, урак тизлеге тагын бик күп сәбәпләргә бәйле әле. Кырның чисталыгы аеруча зур әһәмияткә ия. Ул яктан да агрофирмадагы эш үрнәге игътибарга лаек икән. Ник дигәндә, менә дистә елга якын инде, «Вамин» хәрабәләрендә «Казанка» агрофирмасы оешканнан бирле, «бер грамм агу-химикатлар кулланмыйча иген үстерәбез», ди директор. Мәгълүм булганча, хәзерге «заманча» технологияләр нигезендә, чүп үләннәренә һәм корткыч бөҗәкләргә каршы көрәшеп, иген кырларын төрле агу-химикатлар белән лычкылдаталар бит. Ә агрофирмада аларны бөтенләй файдаланмыйча, фәкать элеккечә механик ысуллар нигезендә, ягъни культиваторлар белән эшкәртеп, чип-чиста иген кырлары үстерәләр. Ул гына да түгел, Айдар Сабиров сүзләренә караганда, туфракка минераль ашламалар кертүне дә ел саен киметә баралар икән. Ә уңдырышлылыкны арттыру өчен чиста парлар һәм сидератлар белән эшлиләр. Кыскача әйткәндә, экологик яктан иң чиста ашлык үстерәләр биредә.

– Узган елда иген уңышы аерым кырларда гектардан 53әр центнер чыкты, – ди «Казанка» агрофирмасы директоры. Тик быел, корылык сәбәпле, уртача уңыш 15 центнер тирәсе генә булган. Аңлашылганча, хуҗалык икътисадына нык суккан корылык нәтиҗәсе. Барлык иген кырларының алдан ук иминиятләштерелгән булуы гына берникадәр өмет өсти икән. Дөрес, югалтуларны каплау суммасын алганчы, әле иминият компаниясе алдында корылык китергән зыяннарны исбатлап, кәгазь боткасын һәм бюрократик киртәләрне узасы бар, дип борчыла Айдар Сабиров. Ә инде агрофирмадагы терлекләрне азык белән тәэмин итү һәм халыкка пай җирләре өчен түләүгә килгәндә, алары турында кайгырырлык урын юк икән.

– Май ае кызу килгәч, без ул вакытта ук Киров өлкәсеннән узган елдан калган мең төргәк печән сатып алдык. Һәм оттырмадык! – ди ширкәт җитәкчесе. – Тагын 100 гектарда суданка чәчтек. Ә ул корылык шартларында да яхшы үсә. Аннан чыккан яшел масса галәмәт күп булды. Өстәмә курганнар ясап, сенажын көчкә салып бетердек. Ә ашлык узган елдан шактый калган иде. Быелгы бөртек ваграк булганлыктан, барлык чәчүлек орлыкларны да узган елгыдан әзерләп куйдык инде. Халыкка да җитәрлек бирдек.

Гомумән, узган елгы запаслар булу нәтиҗәсендә, ашлык та, терлек азыгы да үз ихтыяҗыбыз өчен җитәрлек. Ләкин сатып өстәмә табыш кертерлек түгел, – дип нәтиҗә ясый быелгы кырчылыкка агрофирма директоры.

УҢЫШСЫЗ «АВГУСТ»

«Казанка» агрофирмасы агу-химикатларны бөтенләй кулланмыйча, минималь күләмдә ашламалар белән иген үстерсә, республика районнарында елдан-ел күбрәк җирләр алып, яңа хуҗалыклар оештыручы эре инвестор «Август» компаниясе киресенчә, чәчүлекләрне агулап «кинәнә». Нигә сипмәскә, аларны үзләре үк җитештерәләр дә бит. Ә республика басу-кырлары шул агуларны төрле шартларда тикшерү өчен менә дигән сынау мәйданы да...

Монысы бер хәл, «Август» компаниясе тагын бер «иске» яңалыкны үз агрофирмалары үрнәгендә алга этәрә. Ул да булса – туфракны сөрмичә генә чәчү технологиясе. Ягъни, «ноу-тилл» (No-till). Бу технологияне төрле елларда республикада кулланып карадылар инде. Кемнәрдер аны уңай дип тапты, ә кемнәрдер җаны-тәне белән каршы килде. «Ноу-тилл» технологиясе туфракта булган дымны сакларга да нык ярдәм итә, дип аңлаталар аның тарафдарлары. Димәк, нәкъ быелгы корылыкта аның үзен күрсәтер вакыты, әлеге ысул белән чәчелгән мәйданнарда уңыш бермә-бер югары булырга тиеш. Шундый өметләр белән дә барган идек Кама Тамагы районына. Андагы авыл хуҗалыгы җирләренең 75 процентын узган елда «Август» компаниясе алып, «ноу-тилл» ысулын куллана башлады бит. Әмма, юл буенча «Август – Кама Тамагы» җәмгыяте кырларын күзәтеп бара торгач, күңелләр сүрелә төште. Ул көнбагыш чәчелгән басуларның байтак өлешенә, кем әйтмешли, күз яшьсез карап та булмый. (Рәсемдә – ред.) Бөтенләй тишелмәгән, «пеләш» урыннар шактый.

«Август – Кама Тамагы» җәмгыятенең баш агрономы Фәрит Садыйков сүзләренә караганда, быел чәчкән көнбагышның һәм рапсның 5-6 мең гектары тишелмәгән яки бик начар чыккан.

– Аларны суктырып маташудан файда юк, ул җирләрне эшкәртеп, көзге чәчүгә әзерләргә планлаштырабыз, – ди ул. Иген культураларының да көзен чәчкәннәре уңмаган икән. Ә язгылары гектардан 20шәр центнер тирәсе булыр, дип өметләнә.

Әмма Кама Тамагы районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Илфат Вәлиев «Август – Кама Тамагы» җәмгыяте баш агрономының әлеге өметләрен дә шик астына куйды.

– Оператив мәгълүматларга караганда, «Август»ларда уңыш гектардан 14,3әр центнер чыга, – ди ул. Узган атнада 11,8әр центнер тирәсе булган. Ә районда инде уракның 62 проценты тәмамланган. Димәк, уңыш тагын артса да, күпкә артмас. Юкса, районның аграр тармагы җитәкчесе сүзләренчә, «Август» компаниясе инвестор булып килгәч, яңа оештырылган җәмгыятьнең матди-техник базасын яңарту өчен генә дә 2 миллиард сум тирәсе акча сарыф иткән. Гаять зур чыгымнар, ә нәтиҗә юк! Корылык шартларында файдалы дигән «ноу-тилл» да нигәдер үзен күрсәтә алмаган.

Ярый, Кама Тамагында уңыш юк инде, ул ел саен шулай, дияр идең. Әлеге райондагы фермерларның игеннәре мулрак чыга икән бит! Инвесторның анда беренче генә елын эшләвен дә сәбәп итеп булмыйдыр. Чөнки аграр министрлык мәгълүматларына караганда, күпчелек җирләрне «Август» биләгән Мөслим, Минзәлә, Теләче, Лениногорск районнарында да уңыш гектардан 13-14әр центнер тирәсе генә тәшкил итә бит. Шул чаклы зур чыгымнар сарыф итеп, әлбәттә, мондый шартларда ашлыкның бәрәкәте турында сөйләшүе дә кыен. Быел «Август» та мул уңыш белән куандыра алмады ахрысы.

ВАХИТОВ ИСЕМЕНДӘГЕ ХУҖАЛЫК «ЭКОНОМИЯ» РЕЖИМЫНДА

Кукмара районының Вахитов исемендәге хуҗалыгын республикада белмәгән кеше юктыр инде. Ун мең гектар сөрүлек җире булган әлеге җәмгыятьтә көн саен 100 тоннадан артыграк сөт җитештереп саталар. Чирмешән, Спасс, Кама Тамагы, Менделеевск районнары дүртесе җитештергән сөтне бергә кушкач та, ул чаклы булмый.

Билгеле инде, терлекчелектәге югары җитештерүчәнлекне саклау өчен ныклы азык базасы булу мөһим. Ә ул кырчылык уңышына бәйле. Вахитов исемендәге җәмгыятьтә асрала торган 8,5 мең баш мөгезле эре терлекне (3,5 меңе савым сыерлары) ашатып, шул чаклы сөт җитештерү өчен, 80 мең тонна азык: сенаж-силос һәм печән-салам әзерләргә кирәк икән. Алардан тыш, фураж өчен 10 мең тонна ашлык китә, ди җәмгыять җитәкчесе Нәфыйкъ Хөсәенов. Бу әле ел дәвамында 15 мең тонна күләмендә сатып алынучы жмых, шрот, соя сыман терлек азыгын аксымга, витаминнарга баетучы катнашмаларны исәпләмәгәндә.

Гомумән, хуҗалыкның терлекчелек тармагы һәм авыл халкы ихтыяҗын канәгатьләндерү өчен, иген уңышы гектардан 40 центнердан да ким булырга тиеш түгел икән. Соңгы елларда уртача уңыш 45әр центнер тәшкил иткән булган.

– Быел исә, хәл бер дә куандыра торган түгел, – ди танылган Вахитов исемендәге җәмгыятьнең данлыклы җитәкчесе. – Уртачасы 20-22 центнер булса, бик яхшы инде, дип торабыз. Терлек азыгы уңышы да икеләтә ким. Ярый әле декабрь аена чаклы җитәрлек узган елгы азык калды. Шуның белән очны-очка ялгарбыз дип өметләнәбез. Әгәр инде киләсе елда да мондый хәл булса, эшләр харап!

Дөрес, Нәфыйкъ Хөсәенов соңрак төгәллек кертеп, хуҗалык терлекләре өчен бераз печәнне һәм саламны сатып алырга да туры килер, дип ачыклап китте. Ә менә эшчеләренә һәм пай җирләре өчен халыкка аларны өләшкәннәр икән инде. Һәр пайга икешәр центнер исәбеннән ашлыгын да биргәннәр.

Әлбәттә, Вахитов исемендәге җәмгыять сыман эре хуҗалыкта җитәрлек күләмдә ашлык һәм терлек азыгы туплый алу – бик зур хезмәт инде! Тик, әлеге дә баягы сорауга җавап эзләп, бәрәкәте ни дәрәҗәдә сизелә соң, дигәндә, Нәфыйкъ Хөсәенов, шулай ук, күңел күтәрерлек җавап әйтмәде:

– Безнең хуҗалыкта быел бер килограмм ашлыкның үзкыйммәте 9-10 сум була. Бу – кимендә, дип уйлыйм. 4 мең гектар мәйдандагы иген кырлары 80 чакырым читтә урнашкан. Анда хәтле барып эшләү дә үзкыйммәтне күтәрә. Аның өстенә терлекчелектә кулланыла торган аксымлы-витаминлы катнашмалар, ашлама - химикатлар хакы икеләтә артты, төзелеш материаллары өчләтә кыйммәтләнде. Ә сөт бәясе узган елгы сыман ук, литрын 26-27 сумнан сатабыз. Шулай булгач, бәрәкәт турында әллә ни уйларга калмый монда.

Нәтиҗәдә, Вахитов исемендәге җәмгыятьтә дә быел яңа зур эшләргә тотынмыйча, чыгымнарны кысып, «экономия» режимында яшәргә ниятлиләр.

Раиф ГЫЙМАДИЕВ

Комментарии