Салкын Алан авылында үзара мөнәсәбәтләр салкыная…

Салкын Алан авылында үзара мөнәсәбәтләр салкыная…

УТЫ ЮК, ТӨТЕНЕ БАР!

Әлмәт районының Яңа Никольск авыл җирлегендәге ун авылга бердәнбер булган мәчет утсыз калдырылган! Әнә шундый эчтәлектәге хәбәр килде редакциягә. Сүз Яңа Никольск җирлегенә керүче Салкын Алан авылы мәчете турында бара. Ничек инде шулай, әле апрель аенда гына булдым бит ул авылда. Мәчетнең имам-хатибы Илдус хәзрәт Маликов белән очрашып, аның кышын салкын суда йөзүләре, яланөс йөгерүләре турында мәкалә язган идем. Ә мәчет нигә утсыз калды икән?

Әле алай гына түгел, авылның зираты да коточкыч хәлдә, коймалары сүтеп ташланды, диелә бит килеп ирешкән хәбәрдә. Әйтерсең Салкын Алан авылына карата кемнәрдер тарафыннан махсус этлек кылына…

Аптырап, күңелне борчыган сораулар белән мәчетнең имам-хатибы Илдус хәзрәт Маликовка мөрәҗәгать иттем:

– Утсыз калу гына түгел, авылга мәчет кирәкми, аны яптырабыз дип йөрүчеләр дә бар монда, – дигән җавабы белән шаккаттырды мине хәзрәт. Ничек инде мәчет кирәкми? Салкын Аланда нигездә татарлар, мөселманнар яши бит. Мәчет эшләгәнгә кем каршы килә?.. Бер-бер артлы туган сораулар тәмам аптырашта калдырды.

– Бу мәчетне 2015нче елда төзекләндереп бетереп, эшләтеп җибәрдек, – дип аңлатырга кереште Илдус хәзрәт. – Бинасы алданрак төзелгән иде. Тик эче ясалып бетмәгәнгә, мәчет ачылмыйча торды. Эчтәге эшләрне үзем, туганнарым белән башкарып чыктык. Аллаһ ярдәме белән, мәчетне ачтык. Ул вакытта җирлек башлыгы мәчетне ут белән тәэмин итү буенча проблемалар булмас, үзебез хәл итәрбез, диде. Һәм билгеле бер вакытка чаклы хәл ителеп килде дә. Узган елның көзендә Яңа Никольск авыл җирлеге башлыгы алышынды. Яңа башлык булып Гөлнара Кәримова килгәч, ут белән проблемалар туа башлады.

Ә ул проблемаларның ни өчен туа башлаганын җирлек башлыгы Гөлнара Кәримова аңлатты инде. Аның сүзләренә караганда, мәчетне элек авыл халкын су белән тәэмин итү насосы станциясенең электр челтәренә тоташтырган булганнар. Нәтиҗәдә мәчет файдаланган ут өчен дә, су насосы станциясе хисабыннан, авыл җирлеге идарәсе түләп килгән.

– Түләп барырга без хәзер дә каршы түгел, – ди җирлек башлыгы Гөлнара Кәримова. – Мәчет эшләсен, дингә каршы бармыйбыз. Тик андый тәртиптә ут өчен түләү – закон бозу булып чыга. Авыл җирлеге идарәсе бюджет оешмасы буларак, һәр тиене исәптә. Тиешле документсыз гына мәчет уты өчен түләргә безнең хакыбыз юк.

Нәтиҗәдә, Илдус хәзрәткә электр энергиясе бирүче оешмада мәчетне теркәтеп, счетчик куйдырырга һәм үзләре сарыф иткән утка үзләренә түли башларга киңәш ителә. Аңарчы, бик кирәк чакта, мәчетне ут белән элеккеге тәртиптә тәэмин итеп торырга килешәләр. Бик кирәк чак дигәне, көн саен файдалану түгел бит инде ул. Аңлашылганча, мәчет ут буенча «эконом» режимда яши башлый. Ә анда ут күп вакытта яндырылмаганны белеп алган тынгысыз җан, хәлнең асылына төшенмичә, «мәчетне утсыз калдырдылар» дип, безнең редакциягә хәбәр салган булса кирәк.

Дөрес, Илдус хәзрәт Маликов белән аралашканда, төп сәбәп ул гына түгел дип, янәдән күңелгә ниндидер шик салып куйды.

– Тагын нинди сәбәп бар соң? – дип төпченәм мин. – Ә ул әйткән сүзегез: авылга мәчет кирәкми, аны яптырырга йөрүчеләр дә бар монда, диюегез нәрсәдән чыгып әйтелде?

– Дөрестән дә, шулай диючеләр булды, – ди хәзрәт. – Җирлек башлыгы Гөлнара Кәримова үзе дә миңа шулай әйтте… Кайберәүләрнең мәчетебез манарасын кисеп, ул бинадан клуб ясарга ниятләре дә булды дип беләм мин. Гомумән, аерым бер төркем кешеләр тарафыннан мәчет эшчәнлегенә карата мөнәсәбәт яхшы түгел.

Хәзрәтнең сүзләренә караганда, әгәр әйткәннәре хак булса, үзара мөнәсәбәтләр салкыная бара, дигән сүз инде бу. Мәчетнең уты бетерелү аркасында чыккан «төтен» дә шул турыда искәртә сыман.

АВЫЛГА КЕМ ХУҖА?

Илдәге күпчелек авылларга хас булганча, Салкын Аланда да соңгы берничә дистә елда халык шактыйга кимегән. Җәен «дачниклар» хисабына кеше саны бераз артса да, даими яшәүчеләр кышын санаулы йортта гына калалар икән.

– Безнең авылда керәшеннәр дә, чувашлар да яши, – ди Илдус хәзрәт Маликов, Салкын Алан халкының интернациональ составына ишарәләп. – Төрле милләт вәкилләре булсак та, дус-тату яшибез. Бездәге Чувашлар да мөселманнар! Ислам динен тоталар, күбесе коръән укый. Инде исемнәре дә татарчалашып бетте диярлек. Бергә мәчеткә йөрибез.

Дөрес, мәчеткә көн саен йөрүчеләр саны әллә ни күп түгел икән анысы. Бөтен авылында яшәүчеләр кимегәч, башкача була да алмый инде ул. Ләкин шуңа да карамастан, мәчеткә сукмак барыбер өзелми икән. Ә инде гает бәйрәмнәрендә халык мәчеткә дә сыймаска мөмкин, ди Илдус хәзрәт.

– Ураза вакытында ифтарлар үткәрү күркәм гадәткә әйләнде. Аллаһка шөкер, халык шактый җыела, – ди ул. – Мин үзем Әлмәт районының Аксакаллар шурасы рәисе дә. Аксакалларыбыз белән еш җыелышабыз. Читтән кайткан авылдашларыбыз, төрле кунаклар һәрдаим мәчеткә килеп торалар. Тик җирлек башлыгы Гөлнара Кәримова гына ни өчендер мәчет эшчәнлеген бик кабул итеп бетерә алмый. Авылга мин хуҗа, монда миннән башка чебен дә очарга тиеш түгел, ди. Миннән башка бернәрсә дә эшләмә, ди.

Ник, минәйтәм? Менә Казанда шушы көннәрдә халыкара форум үтә. Анда яшьләргә рухи тәрбия бирү мәсьәләсе буенча миңа чыгыш ясарга куштылар, дим. Ә нигә миннән башка үткәрәләр аны, нигә мин чыгыш ясамыйм анда, ди бу. Ни теләгәнен, нәрсә сөйләгәнен аңламассың…

Мәчеткә җыелган халыкны мәсхәрәләп, быел ураза гаетен дә өздерә язды. Гает чарасы барган вакытта, сәгатьярымга соңарып мәчеткә килеп керде. Чалбардан гына, башына яулык та бөркәнмәгән. Картлар вәгазь сөйләгәндә кычкырып теләсә-нәрсә сөйләшеп, көлеп, гает чарасын алып барырга комачаулап торды. Бабайлар берничә тапкыр кисәтү ясарга мәҗбүр булдылар үзенә.

Билгеле инде, тыңлап торганда ук мине таң калдырган әлеге хәлгә дә Гөлнара Кәримовадан ачыклык кертүне сорадым. Аңлатуынча, ул җирлек башлыгы буларак, мәчеттә халыкны гает бәйрәме белән котлаган икән. Шуны «вәгазь сөйләүне бүлдерде, комачаулады» дип әйткәннәрдер, ди. Мәчеткә буш кул белән дә бармаган, бәйрәм сые итеп, пылау алып килгән.

Бу урында шуны да искәртергә кирәктер: гает намазларында хатын-кызлар, гадәттә, ир-атлар белән бергә мәчетләргә кермиләр. Ә Салкын Алан авылы мәчете кечкенә булганлыктан, шундый рөхсәт булдырганнар. Тик, барыбер дә, хатын-кызлар ягы чаршау белән бүленгән икән. Гөлнара Кәримованың шул чаршау артында тавышлануыннан картлар канәгать түгел, дип аңлата Илдус хәзрәт.

НОКТА КУЯРГА ИРТӘРӘК ӘЛЕ…

Тулаем алганда, сораштырган саен, якларның бер-берсенә карата мөнәсәбәтләре әллә-ни җылы булмавы ачыклана барды. Бик кызганыч хәл, дияр идем мин андый очракны. Чөнки ике як та халык белән тыгыз эш алып баручы, һәркемгә үрнәк булырга тиешле вазыйфаларны башкаралар бит.

– Ә авыл зираты коймалары белән ни булды? Безгә хәбәр ителгәнчә, аларны сүтеп ташладылармы? – дип кызыксынуымны дәвам иттем, ике арада туган киеренкелекне бераз булса да киметерлек берәр хәбәр ишетергә өметләнеп.

Баксаң, ул хәбәр дә чынбарлыкка туры килә икән. Дөрес, ул эшләр планлы рәвештә башкарылды, дип аңлатты җирлек башлыгы Гөлгенә Кәримова:

– Үзара салым акчасына быел зират коймаларын яңартырга килештек. Шуңа күрә иске коймаларны сүтеп алдык. Хәзер алдан зират эчендә үскән зур агачларны кисеп, чүпләрне тышка чыгарып, чистартабыз. Аннан соң гына яңа койманы корачакбыз. Чөнки ул зиратны чистартканда комачаулык тудыра. Өстенә агач авып, җимерелергә дә мөмкин.

Чынлап та, зиратны чистарту буенча өмәләр оештырыла башлаган икән инде. Димәк, безгә хәбәр ителгәнчә, барысы да ул чаклы начар түгел кебек. Әмма бу мәкаләне әзерләгәндә, авыл халкы арасында һәр ике якны яклаучылар да, гаепләүчеләр дә барлыгы аңлашылды. Алар тагын авыл җирлеге яшәеше, мәчет эшчәнлеге турында яңа сорауларны да күтәрделәр. Инде ул сорауларга җавап табу өчен, авыл халкы белән очрашып, якыннанрак аралашмыйча мөмкин түгел. Шуңа да, Әлмәт районының Яңа Никольск авыл җирлегендәге Салкын Алан авылындагы вәзгыятьне өйрәнүгә әле нокта куймыйбыз. Үзара мөнәсәбәтләр алга таба тагын да суынырмы, җылынырмы, гәҗитебезнең киләсе саннарында язарбыз. Ә хәзергә, теманың дәвамы буларак, бераз Салкын Алан авылы тарихына күз салырга тәкъдим итәбез. Чөнки, авыл йөз еллык кына булса да, тарихы шактый данлыклы, татар мәдәнияте өчен кызыклы икән бит.

КҮПЛӘРНЕ ИЛҺАМЛАНДЫРГАН АВЫЛ

Салкын Алан авылына 1924нче елда нигез салынган. Димәк, тиздән авылга 100 яшь тула. Тирә-ягы урман, мул сулы чишмәләр – тормыш алып бару өчен бик кулай урын булган ул. Авыл халкы кырчылыктан тыш, аучылык белән шөгыльләнгән. Ике урында мунчала буасы булган. Анда юкә агачыннан мунчала җитештерелгән. Заманында балык та тотканнар, яр буенда кирпеч тә сукканнар.

– Без бала чакта да әле сыер, ат һәм тавык фермалары бар иде, – дип искә ала шул авылда туып үскән Илдус хәзрәт Маликов. – Ул вакытларда 3 мең башлап эре терлек асралды. Авылда 120ләп йорт исәпләнгәндер. Колхозның үз тегермәне, тимерчесе, пилорамы, ындыр табагы, клубы, мәктәбе – барысы да бар иде. Минем әткәй төзүчеләр бригадиры булып, байтак бина-объектларны торгызуда үзе катнашты.

Тора-бара Салкын Алан авылы Сарман районының иң алдынгы колхозына әйләнгән. Татар һәм Башкорт АССРларыннан бик күп язучылар, галимнәр, мәдәният-сәнгать әһелләре килеп йөри торган була авылга. Алар авыл тормышын, кайбер кешеләрен гәүдәләндергән шактый гына әсәрләр дә иҗат итә. Мисал өчен, сугыш вакытында колхоз рәисе булып Миңнекамал исемле хатын эшләгән. Шул хатын халыктан акча җыюны башлап йөреп, фронтка танк алып биргән. Мирсәй Әмир соңыннан Салкын Аланга килгәч, аның белән танышып, тарихын сорашып, прототипы нигезендә «Миңнекамал» әсәрен язган икән.

Тагын умартачы Гайнетдин бабай булган. Анысы сугыш вакытында очкыч сатып алырга акча җыеп биргән. Ә Илдус хәзрәтнең Хәмит исемле бабасы авыл янәшәсендә, урман кырыенда гына бик матур яшелчә, җиләк-җимеш бакчасы үстергән. Заманы өчен сирәк булган җимешләр, яшелчә белән бөтен тирә-яктагы халык сыйланган. Салкын Аланга еш килеп йөргән Гомәр Бәширов шул Хәмит бабай бакчасы турында «Урман буенда бер бакча» дигән повестен язган. Аннан соң, Сарман егете Дамир Гарифуллин монда туганнарына кунакка килеп йөргән вакытта, авылның бер кызына гашыйк була. Шул кызга багышлап, «Чыгарсыңмы каршы алырга?» дип, шигырь яза, ди Илдус хәзрәт. Ә мондагы пионерлар лагерына килеп, музыкант булып йөргән Валерий Әхмәтшин әлеге шигырьгә көй иҗат иткән. Хәзер халык җырына әйләнгән «Сарман вальсы» шулай туган икән.

Әдип Маликов бу авыл турында «Салкын Алан» поэмасын язган. Аның герое да – авылның мәктәп директоры, сугыштан ике аягын югалтып кайткан, гаять хөрмәткә лаек кеше Нури Сибгатуллин булган. Ул мәктәп бинасын төзетеп, авыл өчен күп эшләгән. Ике аяксыз килеш, төзелеш вакытында түбәгә чаклы менә торган булган.

Мәхмүт Хөсәен, Равил Фәйзуллин һәм тагын шактый язучы-шагыйрьләр, галимнәр, җырчы-музыкантлар авылның даими кунаклары булганнар…

Илдус хәзрәт сөйләгәннәрдән чыгып фикер йөрткәндә, дөрестән дә, тарих өчен чагыштырмача кечкенә – нибары бер гасырлык үткәне булган Салкын Алан авылы байтак күренекле әдипләрне илһамландырган. Инде алга таба да авылда үзара татулык, дуслык, аңлашып яшәү хөкем сөрсен иде, дип бик телисе килә. Ул очракта Салкын Алан кешеләрне яхшылыкка өндәүче сәнгать әсәрләре иҗат итәргә тагын да рухландырыр әле.

Раиф ГЫЙМАДИЕВ

Комментарии