Аграрчының максатлары хыял гына булып калмасмы?

Аграрчының максатлары хыял гына булып калмасмы?

Коронавируска чаклы булган тормышны сагынып, «элек ничек рәхәт яшәгәнбез», дип искә ала башлаган идек соңгы вакытларда. Ә тормышта һич көтелмәгән, башка да китерүе кыен булган «сюрпризлар» дәвам итә шул. Инде менә дөньякүләм державалар башлаган «уеннарының» чик-чамасын вакытында аңлап тезгенне тартмаулары, бер-беренә юл куя белмәү сәясәте алып бару нәтиҗәсе буларак, Русиянең Украинада «махсус операция» башлавы янәдән тормышка карашны үзгәртергә мәҗбүр итә. Хәятнең ямьләнә, яшәрә башлаган чагы, салкын кыштан кояшлы язга авышкан вакыты булуына карамастан, күңелдә ниндидер җан өшеткеч караңгылык, шомлы хисләр, билгесезлек һәм киләчәк өчен курку да уяна...

Менә шундый шартларда, шундый күңел халәте кичергән мәлдә, авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре яңа кырчылык сезонына әзерләнә.

ЯЗ СУЛЫШЫ КӨЧӘЙГӘН ЧАК...

Агымдагы елның 24нче феврале, мөгаен, тарихка тирән эз калдыручы көн буларак кереп калыр...

Ул көнне «Казан-Экспо» халыкара күргәзмәләр залы авыл хуҗалыгы тармагына кагылышлы иң яңа төрле техника-технологияләр белән тулган иде. Кешелек яшәеше, тук тормыш өчен хезмәт куючы аграрчылар иртәдән әлеге үзәккә агылды. Тармактагы яңалыклар белән танышу, хезмәт фронтында яңа планнар билгеләү максаты белән, әлбәттә. Тик Русия-Украина вәзгыяте фронтындагы хәбәр шактый игенче күңеленең астын-өскә китереп, басу-кырларга чакырып торган яз сулышы көчен дә берникадәр киметкәндер.

– И-и, Аллам! Инде ахыры хәерле була күрсен, хәрби хәрәкәтләр кайтавазы монда тикле килеп җитмәсен! – дип борчылуын белдерде озак еллар агроном булып эшләүче бер танышым. Икенчесе, (исемнәрен күрсәтмәүне сорадылар-Р.Г.) эре генә хуҗалык җитәкчесе:

– Быел яңа терлекчелек комплексы төзи башларга ниятләп тора идек. Проектлары әзер, банклар белән кредит рәсмиләштерү турында сөйләшүләр алып барабыз. Хәзер бу эшләр дә тукталырмы икән инде? Чөнки бәяләр артачак, – дип, шик-шөбһәгә төште.

Күргәзмә залына җыелган халыкның телендә, нигездә, шул Русия-Украина мөнәсәбәтләре, Владимир Путин башлаган «махсус операция» тирәсендәге хәлләр булды. Бик күпләр смартфоннарына төбәлеп, электрон мәгълүмат чараларындагы соңгы яңалыкларны укырга ашыкты.

– Мәскәүдәге валюта алмаштыру пунктларында чират икән. АКШның бер доллары инде 100 сумга менгән. Ә безнең чит илдән техникалар алу турында зур суммалык килешү төзелгән иде. Доллар күтәрелгәч, ул техникалар да кыйммәтләнә бит. Ни эшләп бетәрбез? – дип борчылды авыл хуҗалыгы өчен кирәкле техника-технологияләр белән сәүдә итүче фирма җитәкчесе. Һәм, вакыт узган саен, интернет чыганакларында яңа хәбәрләр барлыкка килүгә бәйле рәвештә, андый борчылучылар арта гына барды.

АГРАРЧЫНЫ ӨМЕТ ЯШӘТӘ

Гадәттә, авыл хуҗалыгында «азу ярган» шәхесләр, бигрәк тә җитәкчеләр: «Оптимист булмасаң, бу өлкәдә эшләү бөтенләй мөмкин түгел», – дип әйтергә ярата. Ул сүзләр дөреслеккә туры килә дә. Чөнки, бер яктан, аграрчыларны ел саен табигать сынаса, икенче яктан, җитештергән продукцияләрен һәм хезмәтләрен гаделсез бәяләү вазгыяте белән дәүләт тә үзенең мөнәсәбәтен гел белдереп тора. Шуңа күрә, күңел төшенкелегенә бирелмичә яшәргә тырышу – аграрчыларның чыныккан характерын билгеләүче сыйфат дияргә мөмкин.

24нче февраль көнне «Казан-Экспо» халыкара күргәзмәләр залында да, Русиянең Украинада «махсус операция» башлавына борчылучылар булуга карамастан, күңел төшенкелегенә бирелү күзәтелмәде анысы. Аграрчылар пленар утырышта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның, Мәскәүдән килгән кунакларның чыгышларын тыңлап, узган елдагы эшчәнлеккә нәтиҗә ясаудан тыш, агымдагы елга шактый югары максатлар да билгеләделәр. Мисал өчен, тармакта хезмәт җитештерүчәнлеген 7 процентка арттыру. Кырчылыкта – кимендә 4 миллион тонна ашлык җыеп алу, терлекчелектә – һәр сыердан елга 6800әр килограмм сөт саву...

Әйе, максатларны билгеләделәр, тик хәзерге шартларда аларга ирешү генә гаять авыр буласын инде хәзердән чамаларга мөмкин.

Дөрес, узган ел да аграрчылар өчен җиңелләрдән булмады. Корылык тез астына шактый нык сукты. «Нәтиҗәдә кырчылык тармагында көтелгәннән 50 миллиард сумга кимрәк продукция җитештерелде», – дип билгеләп үтте Татарстан Премьер-министр урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров үзенең чыгышында. Корылыкның тискәре тәэсире аркасында Татарстан ашлык җитештерү буенча Русия төбәкләре арасында алдынгы позицияләрдән 16нчы урынга төшкән икән.

Авыл хуҗалыгы оешмаларының 93 проценты табышка эшләгән. Рентабельлелек дәрәҗәсе 2020нче елдагыга караганда 1,2 процентка кимрәк һәм бу әле – дәүләт ярдәмнәрен дә кушып исәпләгәндә. Аңлашылганча, субсидияләр булмаса, табышлылык тагын да кимер иде.

Узган елда әзерләп калдырылган чагыштырмача арзанлы терлек азыгы запасы булу да аграр оешмаларга азмы-күпме икътисади җиңеллек бирде. Өстәвенә, 2020нче елгы ашлыкларны да узган елда шактый югары бәядән сата алдылар. Ә менә быел яңа уңышка чаклы андый мөмкинлекләр бөтенләй юк. Алай гына түгел, ресурслар кыйммәтләнүе дә чабудан нык тарта. Терлек азыгы өчен кирәкле аксымлы, витаминлы катнашмалар бәясе уртача 50 процентка чаклы арткан бит. Техника, җиһазлар, ашламалар һәм ягулык-майлау материаллары кыйммәтләнү нәтиҗәсендә бөртекнең үзкыйммәте дә 48 процентка үскән. Әлбәттә, андый шартларда аграр оешмаларга җитештерү күрсәткечләрен арттыру түгел, аякта басып кала алу да бик кыен булачак. Җитмәсә быел дәүләт ярдәме дә тармакка 2,2 миллиард сумга кимрәк (13,2 миллиард сум) каралган. Дөрес, республиканың авыл хуҗалыгы министры, аграрчыларга хас оптимизм белән, өстәмә ярдәмнәргә өметләнәбез, диде.

МАКСАТЛАР ХЫЯЛГА ӘЙЛӘНМӘСМЕ?

«Өметсез – шайтан», – ди бит халык. Сүз дә юк, өметләнергә кирәк. Ләкин өметләрнең кайберләре, утырышта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, хыялга әйләнеп калмасын иде. Президент аграр министр Марат Җәббаровка мөрәҗәгать итеп:

– Сез инде ничәнче ел рәттән республикада сөт җитештерүне арттырабыз дисез. Ә кайчан ике миллион тонна сава башлыйбыз, аңа һаман ирешә алмыйбыз, – диде. Югыйсә, ул күрсәткечкә ирешергә күп тә калмаган. Узган елда, барлык төр категория хуҗалыкларныкын исәпләгәндә, Татарстанда 1 миллион 958 мең тонна сөт җитештерелгән икән. Бу – Русия төбәкләре арасында иң югары күрсәткеч. Ләкин быелгы өмет-максатка килгәндә дә, әле ике миллион тоннадан кимрәк – 1 миллион 980 мең тонна сөт җитештерү бурычын куялар аграрчылар.

Әлбәттә, чынбарлык шартларын исәпкә алганда, анысы да шактый югары максат инде. Чынбарлык шактый уйландыра торган бит. Министр Марат Җәббаров сүзләренә караганда, узган елда республиканың аграр оешмаларында асралучы мөгезле эре терлек 31,7 мең башка кимегән. Аларның 8 меңгә якыны – савым сыерлары. Күзаллау өчен: бу – Арча кебек бер эре районда терлекчелек тәмам бетерелгән дигән сүз. Терлекләрне киметү күренеше 24 районда күзәтелгән. Мисал өчен, Кайбычта мөгезле эре терлек саны – 10026 башка, Кама-Тамагында – 6468гә, Зәйдә – 6017гә, Аксубайда – 7964кә азрак калган хәзер. Аграр министр аңлатуынча, шактый районнарда мал санын киметү - чирлеләреннән котылу, мул сөтле токымнарга алмаштыру максатыннан башкарыла икән.

– Тик оешмаларның якынча 30 процентында бетерелгән терлекчелекне яңадан торгызу турында уйламыйлар, – ди Марат Җәббаров. Аеруча «Кызыл Шәрык» һәм «Ак Барс» хуҗалыкларында терлекчелеккә караш начар булуы турында ассызыклады ул. Ә биш районда – Әтнә, Актаныш, Балтач, Саба, Кукмарада республиканың өчтән бер сөте савыла икән.

Гомумән, терлекчелек ул – зур суммаларда инвестиция сорый торган тармак. Мул сөт савыйм дисәң, сыерларны югары сыйфатлы, балансланган азык белән тәэмин итү генә җитми, аларны асрау өчен заманча шартлар булдыру мөһим. Ә аңа ирешү, барлык ресурслар кыйммәтләнә барган заманда, бик кыен. Шулай да узган елда республика хуҗалыкларында 20 сөтчелек комплексы төзелеп, кулланылышка тапшырылган. Агымдагы елда аграрчылар янә шул чаклы ук яңа комплекслар төзергә ниятлиләр. Алардан тыш, 10 терлек азыгы үзәген сафка бастыру, дистәләгән фермаларга идарә итү буенча цифрлашкан технологияләр урнаштыру планлаштырыла. Алар барысы да кирәк һәм уңай нәтиҗәләр бирәчәге аерым хуҗалыклар мисалында расланган инде. Әмма әлеге план-максатлар корылганнан соң, 24нче февральдән икътисадта да шактый үзгәрешләр булырга өлгерде бит. Русиянең Украинада «махсус операция» башлавының кайтавазы булып, доллар, евро курслары 100әр сумнан да югарыга сикерде. Аның өстенә, Русия үзәк банкы төп ставканы 9,5 проценттан 20гә чаклы күтәрде. Нәтиҗәдә, хәзер банклардан кредит алыйм дисәң, 29,9 процентка чаклы еллык өстәмәләрен түләргә кирәк булачак. Әле банклар кредитны бирәм дип атлыгып та тормыйлар. Җитмәсә, март аенда төзелеш материалларына да бәяләр уртача 30 процентка артачак, дигән хәбәрләр йөри. Ә чит илләрдә генә җитештерелә торган шактый җиһаз-техникалар, санкцияләр игълан ителү сәбәпле, хәзер Русиягә бөтенләй кертелмәячәк. Мондый шартларда, дөрестән дә, сөтчелек комплекслары төзү, фермаларны цифрлаштыру, яңа чит ил техникалары алу кебек максатлар хыял гына булып калырга мөмкин.

АГРАЧЫНЫҢ ХЕЗМӘТ ХАКЫ – ФӘЛСӘФИ МӘСЬӘЛӘ

Авыл хезмәтчәннәре – оптимистлар, дигән идек бит. Тагын ни эшләргә кала инде. Табигать көтеп тормый, җирне вакытында эшкәртергә, чәчәргә кирәк. Авыл хезмәтчәннәре дә җиң сызганып язгы кыр эшләренә әзерләнә. Булдыра алганча, әлбәттә. Беренче апрельгә барлык техникаларны, тагылма агрегатларны төзекләндереп, әзерлек сызыгына тезеп кую бурычы йөкләнде аларга. Әлегә авыл хуҗалыгы машиналарының әзерлеге 90 процент тәшкил итә икән.

Бүгенге көндә республика авыл хуҗалыгы тармагында барлыгы 71 меңнән күбрәк кеше эшли, дип билгеләп үтте аграр министр. Аларның 10 проценты гына 30 яшькә хәтле булган яшьләр. Ә 55 яшьтән өлкәннәр саны соңгы 3 елда янә 4 процентка арткан. Димәк, авыл эшчесе картая бара. Хезмәтенең дәрәҗәсе, түләве кими барган сыман, аграрчылар да олыгая шул. Ә крестьянга хезмәт хакы түләү мәсьәләсе әллә кайчаннан фәлсәфигә әйләнде инде ул. Менә узган елгы нәтиҗәләр буенча да, Марат Җәббаров белдерүенчә, аграр тармакта уртача хезмәт хакы 24 процентка үсеп, 32480 сум булган. Бер ел эчендә шул чаклыга арту – яхшы бит инде! Ләкин, аграрчыларның үзләреннән – ферма эшчеләреннән йә механизаторлардан сорый башласаң, күпчелеге ала торган хезмәт хакы күләме 20-25 мең сумнан артмый. Шактый хуҗалыкларда 10-15 мең сумга эшләп йөрүчеләр дә җитәрлек. Хәтта рәсми мәгълүматлар буенча да аерма зур бит. Мәсәлән, Яшел Үзәндә уртача хезмәт хакы 50145, Мамадышта – 43821 сум икән. Ә Балык Бистәсендә – 20453, Әгерҗедә – 21123 сум гына. Ә бит тегесендә дә, монысында да авыл хезмәтчәннәре бер тирә тир түгә. Хезмәтеңне шулай икеләтә түбән бәяләү очраклары һич кенә күңел күтәренкелеге өстәми, билгеле. Айга 20 мең сум акча алып, ничек яшәргә, тормыш алып барырга да, ничек оптимист булып калырга кирәк хәзерге заманда? Җавап табуы бик кыен... Ә тормыш сынаулары, күргәнебезчә, әлегә илдә арта гына бара.

Раиф ГЫЙМАДИЕВ

Комментарии