Үзебезнең бал кортлары чыдамрак!

Үзебезнең бал кортлары чыдамрак!

«Безнең гәҗит»нең 28нче сентябрь (№38, 2022) санында «Бал кортларына зур афәт яный» дигән мәкалә бастырылган иде. Анда Русия умарталыкларына да тропилаелапс (кыскача – тропи) бете таралу куркынычы янау турында бәян ителгән. Бик дөрес күтәрелгән проблема, дип саныйм. Мин ул турыда ишеткән идем инде. Кечкенәдән кортчылык белән мавыгып үскән бишенче буын умартачы буларак, зур тәҗрибәмә таянып әйтәм: тропи бете, дөрестән дә, умарталыкларга гаять зур зыян китерергә сәләтле афәт.

Белгечләр әлегәчә аңа каршы көрәшү алымнары тәгаен билгеле түгел, диләр. Тропины варроатоз бете белән чагыштырып, бик дөрес язгансыз. Ул паразитны да беренче очраткан елларда умартачылар бал кортларын ничек сакларга белмәде бит. Аннан котылу өчен нинди генә чаралар кулланып карамадылар. Хәзер варроатозга каршы көрәшергә өйрәнсәк тә, аны һаман тулысынча җиңә алганыбыз юк әле. Ә тропилаелапс тагын да зәһәррәк, чыдамрак, диләр. Бу уңайдан, үземнең тәҗрибәмнән чыгып, варроатозга да, тропига да каршы торуны көчәйтү мөмкинлеге бирә ала торган фикерне әйтмәкче булам.

Әлеге ике төрле паразитның да үрчү ысуллары охшаш. Алар бал корты ояларының үрчем (расплод) булган бүлемтекләрендә йомыркадан барлыкка килә. Белгәнебезчә, бал кортлары үрчем булган кәрәз күзәнәкләрен томалап куя. Ә паразит бетләр, бал корты томалаганчы, шул күзәнәкләрнең эченә йомырка салып калдыра. Ул йомыркалардан яңа бетләр туып, күзәнәк эчендәге бал корты үрчеме – курчагы белән туклана башлый.

Моннан шундый нәтиҗә ясарга мөмкин: ояда бал корты үрчеме булганда гына әлеге бетләр дә үрчи ала. Гадәттә безнең климатка яраклашкан «дөрес» бал кортлары кышкы чорда үрчем бирергә тиеш түгел. Һәм чиста Урта рус токымлы кортлар кышын үрчем бирмиләр дә. Аларны табигать шулай яраткан инде. Бездә бит кыш салкын һәм озын. Салкын вакытта, нектар җыяр мөмкинлек булмаганда, ул үрчемнең файдасы да юк. Аларны туендыру өчен оя эчендә кортларга дип калдырылган азык запасы гына күбрәк сарыф ителәчәк.

Ә менә җылы климатлы төбәкләрдән, илләрдән кертелүче кортлар ел әйләнәсе диярлек үрчем бирергә гадәтләнгән. Хәзер бездә дә Карпат, Кавказ, Азиат, Үзбәк, Карника, Бакфаст һәм тагын әллә нинди исемдәге токымнар дип, җылы як кортларын – төрле гибридларны бик күп саталар. Җылы климатка яраклашкан әлеге кортларның биологик сәгатьләре дә үзләренчә эшли шул. Алар Урта рус токымы кебек үрчем бирүдән озак вакытка тукталып тормый. Кайберләре кыш дәвамында бөтенләй дә туктамыйлар. Димәк теге бетләргә үрчү өчен дә уңайлы шартлар туып кына тора дигән сүз. Андый корт ояларын көзен варроатозга каршы эшкәртү дә тиешле нәтиҗәне бирә алмаячак. Чөнки бал кортына ябышкан бетләр үлә, ә үрчем булган күзәнәк эчендә калган яңа токымнарга берни булмый. Күпмедер вакыттан соң алар үсеп, күзәнәкне тишеп оя эченә чыгалар һәм бал кортларының үзләренә кадалалар. Оя эчендә кортларның үрчем бирү процессы туктаусыз барганда, бетләрең үрчүе дә туктаусыз дәвам итәчәк.

Әйткәнемчә, Урта рус токымлы кортларда кышын үрчем бирү процессы туктала. Димәк паразитлар да үрчи алмаячак. Көзен андый ояны варроатоздан яхшылап эшкәртеп, кортларның тәненә ябышкан бетләрдән котылган очракта, язга чаклы анда бет булмасына ышаныч зуррак. Ә тропи, белгечләр фикеренчә, бал корты тәненә ябышып яшәргә дә сәләтле түгел. Алар фәкать үрчем күзәнәкләрендә туалар һәм яшиләр. Шулай булгач, Урта рус токымлы кортларны тропи бетеннән саклап калу җиңелрәк тә булырга мөмкин әле.

Шуңа күрә Аллаһы Тәгаләбез үзебезнең климатка яраклаштырып яраткан Урта рус токымлы бал кортларының чисталыгын сакларга һәм төбәгебездә нәкъ шул токымнарны асрарга, аларны арттырырга омтылсак, бик дөрес булыр дип уйлыйм.

Халит КӘРИМОВ,

Алабуга районы 

Комментарии