Өр-яңа колхоз машинасы

– Ирем колхозда күп еллар шофер булып эшләп, лаеклы ялга чыккан иде, – дип сөйләде бер танышым. – Соңгы елларда күзлек белән машина йөртү авыр, дип, колхозның мастерскоена эшкә күчте. Чәчкеч, машина, трактор ремонтлап, кирәксә, районга колхоз рәисе белән бергә барып, кирәкле запчастьләр дә алып кайталар иде. Иремнең сөйләгәннәре исемдә чагында сөйлим әле.

Бөтен колхозына өч-дүрт кенә машина, җитәкче үзе УАЗикта йөри. Күп вакыт машинаны үзе йөртә. Махсус шоферы бар барын. Ишле балалы, күп мал асрый торган ир уртасы. Әле печән әзерлисе, әле утын әзерлисе, әле берәр баласы чирләп китсә, районга ук алып чабасы. Кыскасы, үз вазыйфасын тиешенчә үти алмый, шуңа «пред» рульгә үзе утырып, фермага, басуларга, районга үзе генә чапкалый.

Менә өр-яңа машина кайтты дигән хәбәр килеп ирешә авылга. Ирнең йөри торган машинасы кадими заманнан калган, калтыр-колтыр килеп, таралырга торган, кайбер запчастьләре имән агачыннан мәтәштереп куелган була. Кайтасы машина сиңа, дип, инде солдат хезмәтен үтәп кайткан, шактый тәҗрибәле, акыл утырткан, эчми, ялкау булмаган минем булачак иремә тәгаенләп торалар. Әмма парторг кайтасы машинаны үз туганына бирү ягында икән. Машина минем иргә түгел, парторгның туганына бирелә. Ачуы килеп, ир үзе йөргән калтырча машинаны идарә ишек төбенә алып килеп куя да, үзе районга МТСка эшкә керергә китеп бара. Колхоз җитәкчесе пошаманда, бер дигән шоферны югалтасы килми. Ирнең әти-әнисе дә каршы улларының читкә китүенә. Бер атна район белән авыл арасында киләп сарып йөргәч, үзенең дә чит кешедә торып, чит җирдә яшәвен уйлап йөргән мәлдә теге яңа машинага утырган шофер машинаны амбар почмагына бәреп, шактый нык җимерә. Түләтүләреннән куркып, икенче көнне үзе авылдан чыгып ук китә. Солдат хезмәтеннән кайткан егетләрнең паспорты булган, күрәмсең. Бәлки, парторг ярдәм иткәндер... Колхоз җитәкчесе теге иләс-миләс килеп йөргән минем булачак ирне, машинаны ремонтлап, үзең утырырсың, дип үгетләгәч, колхоз мастерскоендагы агай белән ватык запчастьләрне районга, МТСка барып юнәтеп, атна-ун көндә машинаны ясап чыгалар. Кыз сорау, килен төшерү, ерак авылларга кунакка бару яки берәр эш белән каядыр барып кайту гел шушы яңа машинага – минем иргә йөкләтелә. Башта колхоз җитәкчесеннән рөхсәт аласы. Кайткан кунакларны 90 чакрымдагы вокзалга илтү, печән, утын кайтару күп вакыт колхоз эшеннән соң, кичке алтыда яки иртәнге дүрттә-биштә башкарыла. Китәсе кеше вокзалга барып ирешкәч, берәр кич шунда кунып кына китә алган. Алдан билет алулар юк, кайсы поездга эләгеп китү вокзалга килгәч кенә хәл ителгән заманнар.

Колхозга бухгалтерлык курсын тәмамлаган чит авыл кызы эшкә килә. Заманына күрә ярыйсы гына, буй-сын да килешле. Шоферның күршесендәге егет моны озатып йөри башлый. Кыз инде егермедән өстә, егет тә армиядән кайткан. Болар өйләнешергә була. Кыз шушы авылда әлегә фатирда яши. Фатир хуҗасы түти дә мактый кызны. Кызның авылы 40-50 чакрым ераклыкта икән. Соңгы кайтуында әнисенә кияүгә чыгарга җыенуын, бер егет белән очрашуын әйтә. Әнисе каршы килә, мин берүзем ничек яшәргә тиеш, үзебезнең авылда да бетмәгән менә дигән егетләр, ди. Кыз ахырда: «Сине дә үзем белән алып китәрмен. Алар ару тормышлы кешеләр. Егетем белән бу турыда сөйләштек», – ди.

Хуш, килен төшерер көн җитә. Минем ир янына кияү егете белән бер дусты кереп утыралар (ул елларда кабинага бишәр кеше дә утыра иде). Килеп җитәләр килен йортына. Фәкыйрь генә йорт-җир. Кодагый дигәне бәләкәй генә карчык (аңа әле илле яшьләр чамасы гына булган) яулыкны очы белән япкан, аягында резин кәлүш. Сандык, көянтә-чиләк, оцинковкалы олы гына тасны төяп, булачак кодагыйны, кызны кабинага утыртып, кайтыр юлга чыгалар. Төштән соң гына авылга кайтып җитәләр. Булачак киленне күрше-күлән, туган-тумача каршы ала. Гарәп телен аннан-моннан әвәләп, күрше карты никах укыган атлы итә. Диннең бик сүрелеп, тыелган еллары иде шул. Кичкә заманасына күрә туй мәҗлесе. Аш, бәлеш, табак белән ит, соңыннан чәй табыны әзерләнә. Кыйбатсынып кына, авылның бердәнбер бакча тотучысыннан сатып алган кыяр-помидор. Аны салат итеп ясаучы да юк иде, ике-өч урынга турап, өстенә суган сибеп кенә куялар. Анысын бик тиз сыпыртып бетерәләр. Хатын-кызларга аракы өчен стаканнар да куелмый. Ир-атлар сырлы стаканнарын кулыннан да төшерми. Эләккәндә кем күпме чүмерә ала... Ирнең аягына басып, касыгына төртеп, хатыннары сакта тора. Инде алай да аңламаса, кулыннан стаканын тартып ала торган хатыннар да була иде. Иртән иртүк колхоз эшенә барасы. Аңа кадәр йорттагы мал-туарны карыйсы бар.

Авылга бик күп килен төшә шушы машинага утырып. Кызганычка, ике ел торганнан соң бер киленне баласы белән бергә, сандыгын, көянтә-чиләген, тасларын төяп, кире илтәсе дә була әле. Ир дигәне бик үтенеп, колхоз җитәкчесеннән рөхсәт сорап тормый гына кичке якта хатынын үз авылына илтергә кирәклеген әйтә. Дөнья булгач, андый хәлләр дә булгалый иде. Әйберләрен төяп, хатын машинага кереп утыргач, ире: «Мин барып тормыйм инде. Йә туган-тумачасы җыелып, дөмбәсләп җибәрерләр. Үзең генә алып барып бушат», – ди. Ирем барудан баш тарткач, бөдрә йонлы кара сарык бәрәненең берсен вәгъдә итә. «Нишлисең, илттем инде үзем алып кайткан киленне», – дип сөйләгән иде ирем. Ә теге кызына ияреп килгән кодагый туйдан соң да ике атна кызы янында яши әле.

Халисә ШӘЙДУЛЛИНА,

Сарман районы, Җәлил бистәсе

Комментарии