Иң файдалы агач – юкә

Каладан туган авылыма кайту белән бакча тирәли 50 төпкә якын агач утыртып чыктым. Шуларның күбесе – юкә агачы. Яраткан юкәләрем байтак биегәеп, үсеп киттеләр, инде чәчәкләре белән дә куандыралар. Юкә агачы авыл халкына күп файда китергән агач ул. Элек аның кабыгын буага батырып, мунчала ясыйлар иде. Бала чагымда шул мунчаладан үзем үргән чыбыркыны сөйрәп, олыларга ияреп чират көтүенә йөргәнемне хәтерлим. Каймактан май төшерү өчен гөбене дә бары тик юкә агачыннан гына ясаганнар. Юкә заманында авыл халкын аяк киемле дә итте. Данлыклы чабаталарны юкә кайрысыннан үрделәр. Хәзер ул чабаталарны музейда һәм «Чабата» биюен биючеләрдә генә күрергә була.

Юкәнең чәчәге дә хуш исле һәм файдалы. Аны чәйгә кушып эчәргә яратабыз. Умарта кортлары юкә чәчәгеннән шифалы бал җыя. Салкынга чыдам юкә агачы тиз дә үсә.

Һәр кеше үз гомерендә бер төп булса да агач утыртырга тиеш, диләр. Үзең утыртып, үстереп калдырган агач – ул бит синең истәлегең.

Юкәне хөрмәт итеп, йорт тирәгезгә бер генә төп булса да шушы агачны утыртыгыз әле. Чәчәк атканда исләренә исерерлек, бик матур бит ул.

Самат РИЗВАНОВ,

Чирмешән районы, Утыз Имән авылы

Комментарии