Чистай районында үлгән кешеләр дә кул куя...

Чистай районында үлгән кешеләр дә кул куя...

Республика районнарында җир өчен көрәшнең тынып торганы юк. Нигездә пайчылар үз кишәрлекләре белән аерылып чыга алмыйча интегә. Чираттагы шундый хәл турында редакциягә Чистай районыннан хәбәр килеп иреште. Югары Кондрата авылындагы крестьян-фермер хуҗалыгы (КФХ) башлыгы Петр Чурин әлеге проблема буенча инде 23 суд утырышында катнашырга мәҗбүр булган. Әле очы-кырые һаман күренми, дип көрсенә фермер.

ТЕЛӘК БАР, ҖИР ЮК

«Әти белән әни шәхси ярдәмчел хуҗалыкта асрап килгән ике баш сыер, 3 бозаудан башлап җибәрдек фермерлык эшен», – дип искә ала Петр Чурин. Абыйсының иске генә МТЗ-80 тракторы да булган. 2012нче елда Петр «Эш башлаучы фермер» конкурсында катнашып, 1,5 миллион сум күләмендә грант ота. Ул акчаларга яңа трактор, җир эшкәртү агрегатлары ала һәм терлек симертү белән шөгыльләнә башлый. Аларга азык әзерләү өчен эшкәртелмичә яткан 48 гектар җирне арендага рәсмиләштерә. Өстәвенә әти-әнисенең пай кишәрлекләре дә була.

– 2016нчы елда инвестор пай өчен аренда хакын түләмәгәч, Югары Кондрата халкы безгә мөрәҗәгать итте. Сез мондагы кеше, теләсә кайсы вакытта таба алабыз, дип, пай җирләрен КФХга арендага бирергә теләк белдерделәр. Нәтиҗәдә, Югары Кондрата авылы халкының 74 пай кишәрлеген – барлыгы 289 гектар җирне без эшкәртә башладык, – ди фермер.

Җир мәйданнары киңәя төшкәч, терлекләрне дә арттырырга булалар. 2017нче елда инде Петр «Гаилә фермасы» конкурсында җиңеп, нәселле таналар сатып алу өчен 6,9 миллион сумлык грантка ия була. Үзләреннән 4 миллион сум күләмендә башлангыч капиталны да өстәп, Киров өлкәсеннән таналар алып кайталар. Элеккеге «Заря» колхозыннан калган ферма хәрәбәләрен бер-бер артлы капиталь төзекләндерү башлана. Савым сыерлары һәм таналар өчен ике торакны яңарталар. Яшь бозаулар өчен яңасын төзиләр. Ындыр табагын реконструкцияләү эше дәвам итә, заманча техникалар сатып алалар. Фермер сүзләренчә, хуҗалык үсеше өчен инде 80 миллион сум күләмендә финанс тотылган. Ул инвестициянең нәтиҗәсе дә сокланырлык. Хәзер КФХда асралучы мөгезле эре терлек саны 321 башка җиткән. Аларның 112се – савым сыерлары. Һәр сыердан көнгә уртача 35әр килограмм сөт савып алалар. Район күрсәткечләре белән чагыштырганда, сөт җитештерү буенча нәтиҗәлелек КФХда икеярым тапкырга яхшырак дигән сүз! Андый уңышка ирешү өчен терлекчелекне фән казанышларының соңгы сүзенә нигезләнеп алып бару кирәк, әлбәттә. Биредә малларның нәселен яхшыртуга, ашату рационына аеруча зур игътибар бирелә. Һәр төркем сыерларга, җитештерүчәнлекләренә карап, аерым рацион. Аны баланслау өчен ике дистәгә якын төрдәге аксымлы-витаминлы катнашмалар файдаланыла. Ә коры һәм сусыл азыкны үзләре әзерлиләр. Быел кырчылык культуралары 730 гектар мәйданда үстерелгән. Уңышы да мулдан: көзге бодай гектардан 62шәр центнер чыккан. Барлык төр бөртеклеләрнең уртача күләме исә 45әр центнер тәшкил итә.

Республика районнарында җир өчен көрәшнең тынып торганы юк.

– Без кырчылыкта һәм терлекчелектә мул продукция җитештерергә өйрәндек, – ди Петр Чурин. – Хәзер терлек санын тагын арттырыр идек. Кимендә 1200 баш мөгезле эре терлек асрарлык әзер урыннар бар торакларда. Тик бер проблема чабудан тарта: ул да булса – җир җитмәү.

Аңлашылганча, быел эшкәрткән 730 гектар мәйданда гына 1200 баш мөгезле эре терлек өчен җитәрлек азык җитештерү мөмкин түгел шул. Әле ул җирләрнең дә күпмедер өлеше кире алынырга мөмкин икән. Җир буенча бәхәсле мәсьәлә судта тикшерелә, ди.

СӘЕР БЕРКЕТМӘ, СӘЕР ХӨКЕМ...

Югары Кондратага 5-6шар чакрым ераклыкта гына урнашкан Түбән Кондрата, Чуваш Ялтан авыллары халкының пай җирләрендә башта «Татагро» дигән җәмгыять эшләгән булган. Ә 4 ел чамасы элек инвестор үзгәрә, пайлардан «Волга-Селект» җәмгыяте файдалана башлый. Ике арада аренда килешүе ел саен унберәр айга төзелә торган була.

– Түбән Кондрата авылы пайчыларының бер төркеме 2020нче ел ахырында кишәрлекләрен безнең КФХга арендага бирү теләге белән килделәр, – дип аңлата Петр Чурин. – Чөнки инвестор аренда өчен 1 гектар җиргә 750 сум күләмендә акчалата гына түли, фураж да, печән-салам да бирми, дип зарландылар. Ә без барысын да чагыштырмача арзан хактан күпме кирәк, шул чаклы таратабыз. Халыкның хәленә керергә тырышып, Түбән Кондрата авылы пайчылары арасыннан кишәрлекләрен безгә арендага бирергә теләүчеләр белән документларны рәсмиләштерә башладык. Андыйлар 20 пайчы җыелды. Закон кушкан тәртип буенча, әлеге пайчылар кишәрлекләрен бүлеп алу турында 2021нче елның гыйнвары башында ук район газетасында игъланнар бирде. Бер ай дәвамында каршы чыгучы булмады. Соңыннан кишәрлекләрнең ызаннары билгеләнеп, теркәү палатасында рәсмиләштерелде...

Чуваш Ялтан авылы пайчылары тавыш бирә

Шушы эшләр башланганнан соң, 2021нче елның 11нче февралендә генә Түбән Кондрата авылы пайчыларының гомуми җыелышын җыярга булганнар. Ул шактый кимчелекләр белән үткән. Фермер аңлатуынча, кворум җыелмаган. Ягъни 228 пайчының 40лабы гына катнашкан. Ә кворум тулсын өчен пайчыларның кимендә яртысы булырга тиеш. Аннан соң, катнашучыларны пай документлары буенча теркәмәгәннәр дә. Җыелышны үткәрү вакыты да башта игълан ителгәннән үзгәртелгән. Андый кимчелекләр белән узган җыелыш закон нигезендә дөрес дип санала алмый. Инде шул дөрес булмаган җыелышта катнашучылар арасында да дистәләп пайчы кишәрлекләрен арендага «Волга-Селект» җәмгыятенә бирергә каршы тавыш биргән. Алар КФХ яклы булганнар. Ләкин берничә айдан соң «Волга-Селект» җитәкчелеге гомуми җыелышта барлык пайчылар бер тавыштан җирләрен безгә арендага бирергә риза булды дип, аерылып чыгучыларны судка бирә башлый. Тагын да гаҗәбе – әлеге җыелыш беркетмәсендә дә каршы килүчеләр күрсәтелмәгән була.

Ул беркетмә дигәне, гомумән, гаять серле документка әйләнә. Җыелыштан соң аны пайчылар да, кызыксынучы як буларак фермер Петр Чурин да, хәтта Түбән Кондрата авыл җирлеге башлыгы да күрә алмаган. Гәрчә закон нигезендә аның белән барлык пайчыларга ирекле рәвештә танышу мөмкинлеге тудырылырга тиеш булса да. «Судта хөкемдар таләп иткәч кенә, «Волга-Селект» җәмгыяте вәкилләре каяндыр табып китерделәр», – ди Петр. Шул вакыттан файдаланып, нөсхәсен үзенә дә алып калган. Ә анда, чынлап та, «каршы килүчеләр» булмады, барлык пайчылар «бер тавыштан» җир кишәрлекләрен арендага «Волга-Селект»ка бирергә ризалык белдерде, дип язылган. Җыелышта катнашучылар саны да – 126 пайчы, дип күрсәтелгән. Ә катнашучылар исемлегендә инде берничә ел элек мәрхүм булган кешеләрнең имзалары да куелган, ди фермер. Могҗиза димичә, ни әйтергә?!

Әлеге мистиканы аңларга тырышып, «Волга-Селект» җәмгыятенең вакытлыча директор вазифасын башкаручы Ранис Җәләловтан да сорашып карадык:

– Әйе, ул җыелышта катнаштык, – ди ул.

– Барлык пайчы да җирен Сезгә бирергә риза булдымы, әллә каршы килүчеләр дә бар идеме?

– Каршылар бәлкем булгандыр. Мин беренче рәттә, халыкка аркам белән утырдым. Шунлыктан тавыш бирүчеләрне күрмәдем. Аннан, без тавышларны санаучы түгел бит, катнашучы гына...

Кызыклы җавап, билгеле. Ләкин ышандыра торган түгел. Ә дөресе ничек булганын белү өчен әлеге җыелышта тавыш биргән пайчыларның берничәсе белән очрашып сөйләштек.

– Безнең ике паебыз бар. Җыелышта катнаштым. Җирне арендага «Волга-Селект»ка бирергә каршы тавыш бирдем. Фермер Петрга бирәм, дип кул күтәрдем, – дип хакыйкатьне ярып салды Галина Захарова. Тагын янәшәмдә утырган Нина Григорьева, Вера Зайцева (4 пай), Фоминнар да «Волга-Селект»ка каршы тавыш бирделәр, диде ул. Без сорашкан Дмитрий Нухратов та, Мария Чумакова да шул ук сүзләрне кабатлады.

– Мин җиремне фермер Петр Чуринга бирәм, дип, торып басып та әйттем. Минем белән бергә тагын Кириллова, Захарова, Васильева, Нухратова, Григорьевлар да фермер яклы тавыш бирделәр, – дип аныклады Мария Чумакова. Ә моңарчы җиде йозак астында сакланган яшерен һәм серле беркетмәдә бөтенләй үзгә мәгълүмат һәм шул документка нигезләнеп пайчыларны хөкем итәләр бит.

БИРМИ ДӘ, ЭШКӘРТМИ ДӘ

Пайчылар белән аралашып Түбән Кондрата авылыннан кире кайтышлый, бер киң генә ялан янында тукталдык.

– Менә, карагыз инде, нинди галәмәт! – дип ишарәли Петр Чурин 2-3әр метрлы агачлар үсеп утырган киңлеккә ымлап. – Бу 45 гектарлы кыр, 16 пайчы өлеше билгеләнгән анда. Ләкин җир инде дистә ел буе эшкәртелмичә ятты. Аны «Волга-Селект» та арендага алмаган булган. Ул турыда чираттагы суд утырышында җәмгыятьнең вакытлыча директор вазифасын башкаручысы Ранис Җәләлов та раслады. Безгә биргән ике пайчының, шул исәптән яңа гына сез күрешеп сөйләшкән Мария Чумакованың җире дә, бу массивка туры килә. Әлеге пай кишәрлекләрен бүлеп, агачлардан чистартып, тиешенчә эшкәртеп чәчтек. Шуннан соң «Волга-Селект» җитәкчелеге ул пайчыларны да судка бирде, без эшкәрткән кишәрлекләрне дә үзенә алырга йөри. Югыйсә, аның бу кырга бөтенләй бернинди катнашы юк. Электән арендага алмаган бит ул аны...

Аның каравы, Петр Чурин аңлатуынча, Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының «Агрополия» мәгълүмат системасында ул кыр тулысы белән эшкәртелгән һәм чәчелгән дип күрсәтелгән икән. Шул ялган хисап белән бюджеттан субсидия алып ятмыйлармы, дип тә шикләнә фермер. Һәм андый шик тудырырлык кырлар берәү генә түгел, ди. Күрше Чуваш Ялтан авылы пайчыларының 280 гектарлы басуында да охшаш хәл: быел 80 гектарына гына чәчелгән, ә 200 гектары узган көздән ничек калган, шулай ята икән. Ә «Агрополия»дә рапс үсә дип күрсәтелгән. Фермерның шиге дөреслеккә туры килеп, ялган хисап белән бюджеттан субсидия алып ятсалар, монда погонлы ведомстволар өчен дә катгый тикшерү үткәрергә сәбәп дигән сүз.

Инде Чуваш Ялтан пайчыларын искә алгач, шуны да искәртик. Аларның җирләреннән «Волга-Селект» җәмгыяте, унберәр айлык аренда килешүе нигезендә, 2019нчы елдан файдаланып килгән. Чираттагы килешүне төзү өчен пайчылар җыелышы быел 25нче августта үтте. Монысы инде икенче җыелыш, беренчесендә кворум тулырлык халык килмәгән. Икенче җыелышта без дә катнаштык. Шөкер, анысы закон кушканча, тәртип белән үтте кебек. Беркетмәсен дә җыелыштан соң ук күрә алдык. Андагы мәгълүмат белән пай җирләрен арендага алырга теләүче ике як та – фермер Петр Чурин һәм «Волга-Селект» вәкилләре дә килеште. Тавыш бирү нәтиҗәсенә килгәндә, 19 пайчы кишәрлекләрен арендага Волга-Селект»ка бирергә дип кул күтәрде, ә 10 пайчы – Петр Чуринга. Фермерның юристы аңлатканча, хәзер әлеге 10 пайчының җирләрен бүлеп, КФХга арендага алу өчен янәдән озын һәм мәшәкатьле процедураларны үтәргә кирәк була. Эш тагын судларсыз булмас ахры, ди ул.

Менә шул рәвешле фермер Петр Чурин һәр пайчы, һәрбер кишәрлек җир өчен көрәшеп, хуҗалыгын киңәйтергә омтыла. Максаты – терлекләрне арттыру бит. Узган елда гына ике мең башка якын мөгезле эре терлеге кимегән Чистай районы өчен бу аеруча актуаль мәсьәлә. Тик аны аңлаучы бармы икән? Үлгән кешеләр дә имзалаган җыелыш беркетмәсенә нигезләнеп пайчыларны хөкемгә тартканда, андыйлар булуына ышану кыен шул. Район җирләренә исә, элегрәк «Татагро», хәзер «Волга-Селект» кебек терлекчелектән ваз кичкән ят оешмалар хуҗа була бара...

Раиф ГЫЙМАДИЕВ,

Казан – Чистай – Казан

Комментарии