Быел да «батька» бәрәңгесенә калмабызмы?

Быел да «батька» бәрәңгесенә калмабызмы?

Беларусь республикасы быел Русиягә бәрәңге сату күләмен 11 тапкырга арттырган! Агымдагы елның июль азагы, август башындагы хәлне тасвирлап, «РИА Новости» шулай дип яза. Мәгълүм булганча, быел җәй уртасында илнең кибет киштәләрендә яшелчәләргә кытлык туып, бәрәңге, кишер, кызыл чөгендер, кәбестә кебек витамин-азыклар кинәт кыйммәтләнгән иде. Бәяләрне төшерү максатыннан Русия Президенты яшелчәләрне БДБ дәүләтләреннән күбрәк кертү чараларын күрергә әмер бирде. Нәтиҗә буларак, Рссельхознадзор мәгълүматларына караганда, Таҗикстаннан безнең илгә кертелгән яшелчәләр күләме, узган елгы белән чагыштырганда, 38, Төрекмәнстаннан – 93 процентка арткан. Шулай ук Әрмәнстан, Әзербайҗан, Казахстан һәм Кыргызстан яшелчәләре, җиләк-җимешләре дә Русия базарларына бермә-бер мулрак агылды. БДБ дәүләтләрендә үстерелгән бәрәңге исә, ике тапкырга күбрәк сатылган. Соңгысы буенча аеруча Беларусь республикасы зур активлык күрсәтә. Инде билгеләп киткәнебезчә, аннан кертелгән бәрәңге күләме быел 11 тапкырга арткан. «Батька»ның суганын да быел ике тапкырга күбрәк ашыйбыз икән.

Димәк, без һаман үзебезне тәэмин итәрлек күләмдә яшелчә үстерә алмыйбыз. Ярый, мандарин, хөрмә кебек, җылы климатта уңа торган җимешләрне читтән дә кертсеннәр ди. Ә инде кишер, кәбестә, кызыл чөгендер, суган, сарымсак һәм бәрәңгене башка илләрдән сатып алу – бер дә бизи торган хәл түгел. Зур киңәшмә-җыелышларда түрәләр исә: «Резервларыбыз күп, барлык төр авыл хуҗалыгы продукциясенә булган ихтыяҗларыбызны үзебез канәгатьләндерә алабыз», – дип күкрәк кага. Шулай булгач, нигә ул резервлар һаман эшкә җигелми? Әнә, Белоруссия кирәк булса суганын да сата, бәрәңгесе белән дә безне ничәнче тапкыр коткара инде. 2010нче елгы корылыктан соң кыш буе «батька» бәрәңгесен ашап чыкканны хәтерлибез бит әле. Быелгы корылык нәтиҗәсендә дә шул Беларусь бәрәңгесенә калмабыз микән?

ИЛДӘГЕ БӘРӘҢГЕ МӘЙДАННАРЫНЫҢ ТӨГӘЛ ГЕКТАРЛАРЫН ДА БЕЛМИЛӘР

Быел җәй уртасында Русиядә «борщ җыелмасы» өчен кирәкле яшелчәләрнең кинәт кыйммәтләнүен узган сезонда бәрәңге мәйданнарының кимүе һәм яшелчәләр уңышы начар булуы белән аңлаттылар. Росстат мәгълүматлары буенча, 1996нчы елда чәчү әйләнеше структурасында бәрәңге мәйданнары 3,3 процент булса, узган елда ул 1,5 процентны гына тәшкил иткән. Бу – якынча 280 мең гектар дигән сүз. Ә быелгы сезонда бәрәңге мәйданнары тагын 5 процентка кимегән. Ачык грунтта яшелчә үстерү мәйданнары исә, 2,2 процентка азайган.

Бәрәңгечеләр берлегендә дә, соңгы 3-4 елда әлеге культурага бәя түбән булганлыктан, аны үстерү мәйданнарының якынча 10 мең гектарга кимүен ассызыклыйлар. Табышлылыгын югалта барган бәрәңгене үстерү мәйданнарын аеруча шәхси ярдәмче хуҗалыклар һәм кече формадагы җитештерүчеләр киметкән.

Ләкин Росстат һәм Бәрәңгечеләр берлеге мәгълүматлары белән Русиянең авыл хуҗалыгы министрлыгы килешмәвен белдерә. Ягъни, мәйданнар быел да кимемәгән, бәрәңге, узган елдагыча, 280 мең гектарда, ә ачык грунтта яшелчәләр – 190 мең гектарда үстерелә, дип ышандыра әлеге ведомство. Хәзер Русиянең авыл хуҗалыгы министрлыгы һәм Росстат илдәге бәрәңге мәйданнары күләмен төгәл ачыклау белән мәшгульләр.

Ә бит теләсә кайсы авылга күз салуга ук, чынбарлыктагы хәлне чамаларга була. Дөрестән дә, авыл кешесе бакчасында бәрәңгене елдан-ел азрак утырта. Гомумән, аның авылларда яшәүчеләре дә кими бара инде.

Ә аграр оешмалар тарафыннан бәрәңге үстерүгә булган карашка килгәндә, соңгы елларда аны югары табышлы, дип атаучылар юк дәрәҗәсендә. Чөнки әлеге тармак өчен техника-технология гаять зур чыгымнар таләп итә. Бәрәңгене сату хаклары исә, әллә ни артмый. Әлбәттә, быел җәй күзәтелгән кискен кыйммәтләнүне санамаганда. Искәртелгәнчә, быел җәен үзебезнең запаслар бетү сәбәпле, читтән кертелгән бәрәңге кыйммәткә сатылды. Ә үзебезнең бәрәңгегә һәм аны җитештерүчеләргә ил җитәкчелеге тарафыннан караш әлегә һич «кайгыртучан» түгел. Эчке базар мөнәсәбәтләре аларны якламый. Нәтиҗәдә, бәрәңге үстерү белән шөгыльләнергә теләүчеләр артмый. Ә моңарчы үстереп килгән аграр оешмаларда мәйданнар акрынлап кими бара. Мисал өчен, 2019нчы елда Татарстанда бәрәңге 5266 гектарда утыртылган булган. Ә быел икенче икмәк мәйданнары 3770 гектарга гына калган.

КОРЫЛЫК СӘБӘПЛЕ, БЫЕЛ БӘРӘҢГЕ ВАК

Авылларда халык бәрәңге алуга акрынлап атна-ун көн элек үк кереште инде. Көннәр бик кызу торганда, ул пешеп кенә ята дип, кайберәүләр сабаклары корып беткән бакчаларын казый башлады. Кызганычка каршы, корылык нәтиҗәсендә күп бакчаларда бәрәңге сабаклары иртә корыды шул. Андый очракта, дөрестән дә, артык сузуның мәгънәсе юк. Арча районының Мөндеш авылында иң беренчеләрдән булып бәрәңге алуга керешкән Мифтаховлар гаиләсе дә эшкә шулай аптыраганнан тотынган. Без районда булган 26нчы август көненә алар инде ярты бакчадагы бәрәңгене алып бетергәннәр иде.

Мифтаховлар гаиләсе бәрәңге ала

– Елы өчен ярый инде, – ди гаилә башлыгы Хәниф Мифтахов җир өстендә яткан бәрәңгеләргә күз төшереп. – Яралуы да яхшы булган кебек аның, ләкин ваклары күп. Шуңа күрә тулаем уңыш чыгышы әллә ни булмас.

– Инде шул булганын исән-сау җыеп алсак, шөкер, гаиләбезгә кыш буена җитәр, – дип сүзгә кушылды янәшә буразнада бәрәңге казучы хатыны Рәзилә Мифтахова. – Быел бәрәңгене мал-туарга азрак ашатырбыз инде. Иң мөһиме, үзебез өчен сатып алырга туры килмәс, дип уйлыйм.

Мифтаховлар гаиләсе, тагын мәктәп яшендәге өч балалары белән бергәләп, икенче икмәк уңышын җыюны дәвам иттеләр. Ә без Татарстанда иң зур мәйданда бәрәңге үстерүче хуҗалыкка юл тоттык. Гомумән, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мәгълүматларына караганда, республикада иң күп бәрәңге Арча районында үстерелә икән. Быел анда икенче икмәк мәйданнары 1497 гектар тәшкил иткән. Шуларның 1010 гектары фәкать бер хуҗалыкта – «Кырлай» агрофирмасында. Ягъни, республикадагы барлык бәрәңге мәйданнарының 27 проценты әлеге агрофирмада дигән сүз. Әлбәттә, бу шәхси хуҗалыкларның бәрәңге бакчаларын кушып исәпләмәгәндә.

«Кырлай» агрофирмасы басуында да эш кайный иде. Бәрәңге алырга инде бер ай элек керешкәннәр икән. Дөрес, әлегә иртә өлгерә торган сортларны гына алалар.

– Көн саен булган заказлар күләмендә генә казыйбыз. Алган бәрәңгеләр махсус җиһазлар аша үткәрелеп чистартыла, вагына-эресенә аерыла һәм сеткаларга тутырылып, сатуга китеп бара, – ди агрофирманың яшелчәче-агрономы Александр Воронин. Ә уңыш чыгышына килгәндә, ул аны быелгы корылык шартлары өчен «канәгатьләнерлек» дип бәяләде. Бәрәңге алу комбайнын тракторына тагып йөрүче механизатор Илгиз Закиров ул арада берничә бәрәңге алып килде:

– Су сипкән басуларда менә нинди эреләр! – дип сокланды ул. – Ә без өйдәге бакчада казып караган идек, ваклар шул. Эрерәк дигәннәре дә тавык йомыркасы чаклылар гына.

– Әйе, быел су сибү генә коткарды, – дип фикерне җөпләде Александр Воронин. – Су сибелгән басуларда уңыш ике-өч тапкырга мулрак чыга.

«Кырлай» агрофирмасында исә, быел бәрәңге мәйданнарының 70 проценты ясалма сугарулы басуларда икән.

«ХАКЫ 15 СУМНАН ДА ТӨШМӘСӘ, ҺӘРЬЯК ӨЧЕН ФАЙДАЛЫ...»

Гомумән, «Кырлай» агрофирмасы – республикада иң күп ясалма сугару мәйданнарына ия булган хуҗалык та. Андый басулар 1200 гектар биредә. Тик, бәрәңгене ел саен бер үк урында утыртырга ярамаганлыктан, чәчү әйләнешенә бәйле рәвештә, агрофирмада мең гектар күләмендәге икенче икмәкнең 200-300 гектары сугарусыз урынга туры килә икән. Ә андый мәйданнарда бәрәңге, гадәттә, ваграк булганга күрә, алдан ук ул басуларда орлыклык материаллар үстерү планлаштырылган. Аңлашылганча, орлык өчен нәкъ ваграк бәрәңге кирәк.

– Товарлыклы бәрәңге үстерү өчен 700 гектар сугарулы басуларыбыз бар, – ди «Кырлай» агрофирмасы директоры Марат Кәримов. – Әлегә иртә өлгерә торган бәрәңгеләрне алып сатып барабыз. Уңышы гектардан 308 центнер чыга. Узган елгыдан ким түгел. Менә бер ай инде Казан шәһәрендә шатер ярминкәләренә йөрибез. Алдан килешү буенча, анда бәрәңгенең килограммын 20 сумнан сатабыз. Халык бик теләп ала.

Әлбәттә теләп алалардыр. Чөнки кибетләрдә яңа бәрәңгенең килограммы 35-50 сум тирәсе бит. Ә агрофирма инде бер ай дәвамында 20 сумнан сата. Һәм әлеге бәя турында Марат Кәримов үзе дә «хуҗалык өчен яхшы» ди. Узган елда алар иртә өлгерә торган бәрәңгенең килограммын 8-10 сумнан сата башлаган булганнар. Димәк, быел хаклар әлегә икеләтә югарырак. Дөрес, быел бәрәңге үстерү чыгымнары да арткан. Беренчедән, шул ук энергоресурслар, ашламалар, техникалар кыйммәтләнү чагылышы ул. Икенчедән – корылык нәтиҗәсе.

Ясалма сугару системасын даими эшләтеп тору аркасында июнь, июль айларында гына да быел «Кырлай» агрофирмасында 73 тонна дизель ягулыгы күбрәк тотылган. Бу үзе генә дә 3 миллион 723 мең сумлык бит!

Барлык чыгымнарны исәпләгәндә, быел бәрәңгенең килограммы 15 сумнан да төшмәсә, яхшы булыр, дип нәтиҗә ясый Марат Кәримов. Ә кагыйдә буларак, сентябрь-октябрь айларында бәрәңге күпләп алына башлаган вакытта, аның хакы кими. Менә 11нче сентябрьдән традицион зур ярминкәләр башланачак. Әгәр шунда бәяне 15 сум күләмендә саклап калсалар, бәрәңге үстерүчеләргә дә, халыкка да файдалы булыр иде, ди җитештерүче.

КҮҢЕЛДӘ ШИК УЯТЫРЛЫК СОРАУ КАЛА ӘЛЕ

Кышын саклар өчен, соң өлгерә торган бәрәңгене алырга бераз иртәрәк, диләр «Кырлай» агрофирмасы яшелчәчеләре. Ясалма сугарулы мәйданнарда булгач, аларның сабаклары да яшел әле. Аннан, бәрәңге үсүдән туктагач та, ул ныгырга, кабыгы катыланырга тиеш. Шуңа күрә сабакларын чапканнан соң да, бәрәңгене шундук казып алмыйлар, бераз көтәләр.

Соңрак алына торган бәрәңгенең уңышы да иртә өлгерүче сортлардан югарырак була. Быел «Кырлай» агрофирмасында аны гектардан 350-360 центнер көтәләр. Дөрес, фаразлар узган елгыдан кимрәк. Былтыр агрофирмада бәрәңгене гектардан уртача 400 центнер алган булганнар. Шулай да, үзләренең даими клиентларын киләсе җәйгә чаклы тәэмин итәргә җитәчәк, ди Марат Кәримов. Ярминкәләрдә катнашып, һәр атна саен республика халкын да сыйфатлы бәрәңгеләре белән куандырырга исәпләре.

Тулаем алганда, быел да Татарстанда бәрәңгегә кытлык булыр дип әйтергә нигез юк, дип белдерә республиканың аграр министрлыгы. Барлык төр хуҗалык формаларында үстерелүче бәрәңгене исәпләгәндә, бер миллион тонна тирәсе икенче икмәк җитештереләчәк икән. Әлеге күләм республика халкының ихтыяҗын канәгатьләндерерлек, диелгән министрлыкның матбугат хезмәтеннән алынган мәгълүматта. Амин, шулай булсын дип кенә өстисе килә. Тик узган елда республикада 1 миллион 280 мең тонна күләмендә җитештерелгән очракта да, җәен бәрәңге беткәнне искә алганда, күңелдә шик уятырлык сорау кала әле.

Раиф ГЫЙМАДИЕВ,

Казан – Арча – Казан

Комментарии