Ат җигә беләсеңме?

Ат җигә беләсеңме?

Революциягә кадәрге чорларда авылда аты булмаган кешеләрне үзенә күрә кимсетеп, атсыз кеше – рәтсез кеше, дәртсез ише, дип атап йөрткәннәр. Шуңа да ат тотарга тырышканнар. Шәхси хуҗалыклардагы барлык эш атлар көче белән башкарылган. Тупырдап, биеп торган атлар булмаган булса, машинаны фәлән кадәр ат көчле, дип тә йөртмәсләр иде. Машинада да ат җаны гүя. «Колхозлар төзелешенә старт бирелгәч, милек, мал-туар күмәк хуҗалыклар өчен тартып алынган», – дип искә ала күрше Фәйзулла бабай. Ул еш кына шул имансыз елларны искә алып утыра иде капка төбендәге урындыкта. Нишләр идең бар мал-туарыңны талап алгач. Бигрәк тә ат көтүе чыккан, кайткан вакытларда.

Атлар чаба койрыкларын чәнчеп

Тояклар белән җирне яньчеп.

Дагалары кала очкын чәчеп

Туктатырмын димә «тпру» дип дәшеп.

Безнең балачакта колхозның барлык эшләрен дә атлар башкарды. Алар кешеләргә, аларның авыр хәлләрен аңлагандай, хезмәт итте. Хәзерге авылда атлар берән-сәрән генә. Шуңа бәйле рәвештә, мөгаен, адәми затның йөзе дә сүрән. Сөрән саласым килми. Байтак кешедә авто. Машина иярләүчеләрнең дә атка атланып йөрисе киләдер, кем белә?

Атка бәйле тагын бер мисал. Күршебез Гарифҗанның кызы егетен әти-әнисенә күрсәтергә дип алып кайтты бер елны. Күрешкәч, хәл-әхвәл сорашканнан соң, әти кеше булачак кияүдән, ат җигә беләсеңме, дип сораган. «Белмисең икән, кызымны бирмим». Егет юлдан арып кайттым дип тормаган, атны җигеп, туарып та биргән.

Бүген, машинасыз кеше – җайсыз кеше, дигәнрәк сүзләр дә ишетелә. Ул нәмәрсә ирләр өчен – икенче хатын, хатыннар өчен икенче ир рәтендә дә йөрми микән дип уйлап куям кайчак. Бензин бәяләре артуы да машинадан этеп төшерә алмый. Авыр дип тә зарланалар, үзара тавышланып та алалар, төп гаепнең хөкүмәттә булуын аңлый алмыйлар. Әллә бензин исе исерткәнме? Ә атта – саф һавада йөрүне әйтеп аңлата алмассың.

Нәкыйп ГАБДЕЛБӘР,

Казан шәһәре

Комментарии