Русиядә ашлыкка гадел бәя куелмый

Русиядә ашлыкка гадел бәя куелмый

Быел ашлык бәяләре хәйран «тешли» торганга әйләнде, дип зарланучылар шактый. Җитмәсә әле аны сатуда табып та булмый. Узган елларда шимбә ярминкәләренә районнардан олау-олау төяп алып киләләр иде. Быел анда да аз күләмдә килә һәм бик тиз арада сатылып та бетә. Чөнки хуҗалыкларның үзләрендә дә артык ашлык юк. Барысына да корылык сәбәпче. Татарстан Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров белдергәнчә, быел җыеп алынган икмәк республиканың үз ихтыяҗын да канәгатьләндерерлек түгел. Эчке дефицит якынча 700 мең тонна тәшкил итә.

Шундый шартларда, хакы «тешли» торганга әйләнгән ашлык республика һәм тулаем ил базарында гадел бәяләнәме соң? Вазгыятькә дөнья базары яссылыгында күзәтү ясап, җавап эзләп карыйк.

АШЛЫКНЫҢ ҮЗКЫЙММӘТЕ АРТА ГЫНА

Гадәттә кулланучыны чималның күләме һәм бәясе түгел, ә аннан җитештерелгән әзер продуктның хакы ныграк кызыксындыра. Бу яктан караганда, кибет киштәләрендә ипи бәяләре алай кинәт нык артты дип әйтеп булмый анысы. Республиканың статистика хезмәте мәгълүматлары буенча, ел дәвамында ак ипи уртача 13 процентка, кара ипи 6 процентка кыйммәтләнгән. Аларны җитештерүдә файдаланыла торган энергоресурслар, ашлама һәм техникалар хакы арту динамикасы белән чагыштырганда, бу – бөтенләй юк, дигән сүз инде.

Ә ашлык бәяләренә килгәндә, Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының азык-төлек базарын үстерү бүлеге җитәкчесе Дмитрий Яшин белдерүенчә, кыйммәтләнү күбрәк:

– Татарстанда хәзер өченче класслы бодайның бер тоннасы 17 мең 500 сум тирәсе йөри. Дүртенче класслысы – 500 сумга арзанрак, – ди ул. Узган елда исә аларның бер тоннасы 11-12 мең сум тирәсе торган булган. Димәк, 5-6 мең сумга кыйммәтләнү, дигән сүз. Ягъни, бәяләр якынча 50 процентка үскән! Бер яктан караганда, бу шактый сизелерлек инде. Әмма гадел бәяләрме? Әлеге сорауга җавап биргәндә, хакларның формалашуына хәлиткеч йогынты ясаучы төп ике шартны искә алу мөһим. Беренче шарт – ашлыкның үзкыйммәте, аны җитештерүдә тотылган чыгымнар. Ә алар, инде әллә ничә кат язганыбызча, энергоресурслар, ашламалар, техникалар туктаусыз кыйммәтләнү аркасында, гел арта баралар. Мәсәлән, быел җәй башында металл бәясе ике тапкырга үсте бит. Аның нәтиҗәсендә техникаларга, запас частьләргә хаклар өскә сикерде.

Ә ул ашламаларның шулай кыйммәтләнүен ничек кабул итәргә? Бер ел элек тоннасы 12-14 мең сум торган аммиак селитрасының бәясе быел көзен 33 мең сумга җитте! Һәм ашламаларның кыйммәтләнүе һаман дәвам итә. Чөнки, соңгы вакытта газ хаклары кинәт үскәч, дөньядагы эре ашлама заводлары җитештерү күләмен киметтеләр. Димәк, ашламага сорау артачак кына. Бу үз чиратында бәяләрнең үсүенә китерә. Ә Русия күпләп ашлама җитештерүчеләр арасында беренче өчлеккә керүче дәүләт һәм, югары бәя артыннан куып, барлык ашламаларны чит илләргә сатып бетермәсеннәр өчен, бездә беренче декабрьдән экспортка чыгаруга чикләүләр кертелде. Ләкин җитештерүчеләр эчке базарда да ашлама хакларын иң югары ноктасында билгеләделәр. Шуларны искә алганда, киләсе елда да ашлыкның үзкыйммәте үсә генә барачагы аңлашыла.

ДӨНЬЯ БАЗАРЫНДА РУСИЯ КӨНДӘШЛЕККӘ СӘЛӘТЕН ЮГАЛТА БАРА

Ашлык бәяләре формалашуга нык тәэсир итүче икенче шарт – дөнья базарындагы вазгыять. Ә анда хәзер 4нче класслы бодайның тоннасы 344 доллар тора, дип белдерде Русиянең ашлык җитештерүчеләр берлеге Президенты Аркадий Злочевский онлайн-конференция вакытында.

– Безнең бодайның сыйфаты бик яхшы, аны дөнья базарында бик теләп алалар. Шуңа күрә хакы да арта бара. Сезон башланганда, июль башында бодайның тоннасын 244 доллар белән бәялиләр иде. Бүген ул 100 долларга кыйммәтләнде. Андый үсешнең беркайчан күзәтелгәне булмады әле, – дип ассызыклады Аркадий Злочевский. Димәк, урыс акчасына күчергәндә, 4нче класслы бодайның тоннасы хәзер дөнья базарында 25800 сум тора. Ә Татарстанда – 17000 мең сум, дигән иде аграр министрлык белгече. Һәр тоннадан аерма 8800 сум тәшкил итә.

Русиянең ашлык җитештерүчеләр берлеге Президенты дөнья хакларының шулай югары булу сәбәпләрен Канададагы уңышсызлыкка, АКШта һәм Латин Америкасында да начар һава шартларына бәйләп аңлатты.

– Ләкин дөнья базарында бәяләр формалашуында безнең ил җитәкчелеге тарафыннан эчке базарда ашлык хакын көйләү өчен кертелгән өстәмә пошлиналар тәртибенең өлеше дә зур, – ди Аркадий Злочевский. – Хәзер Русиядән ашлыкны чит илләргә сату өчен һәр тонна саен 80 доллар күләмендә өстәмә пошлина түләргә кирәк. Сезон башында ул 41 доллар иде. Пошлинаның 40 долларга үсүе дөнья базарындагы бәяләрнең дә артуына китерде.

Ашлык хаклары тагын үсәргә мөмкин әле, дип фаразласа да, ул төгәл саннарга тукталырга җөрьәт итмәде.

Өстәмә пошлиналар түләү тәртибе кертелү, аңлашылганча, Русиядән ашлыкның читкә сатылуын киметә. Быелгы сезонда әлегә 23 миллион тонна ашлык экспортка озатылган икән. Ул – узган елның шушы вакытына булган күрсәткечләрнең 85 проценты гына. Дөрес, Аркадий Злочевский билгеләп киткәнчә, ул күрсәткечләрдә Белоруссиягә, Казахстанга, Грузиягә, Әрмәнстанга пошлинасыз сатыла торган күләмнәр кертелмәгән. Шулай булса да, быел экспорт күләме азрак икәне бәхәссез. Читкә сату белән шөгыльләнүче компанияләрнең дә кими баруы күзәтелә. Ә бу инде илнең дөнья базарында көндәшлеккә сәләте кимүе турында сөйли, дип ассызыклый Русиянең ашлык җитештерүчеләр берлеге Президенты.

АГРАРЧЫЛАРНЫҢ АШЛЫК САТЫП ФАЙДА АЛУ МӨМКИНЛЕКЛӘРЕ ЧИКЛӘНӘ

Ашлык буенча дөнья базарында Русия ныклы позициясен югалта бара икән, анда аның хокукы да, үз файдасына эшләү мөмкинлеге дә кими дигән сүз. Бу хәл илнең икътисадына, аеруча аграр тармагына шактый тискәре йогынты ясарга мөмкин. Җитмәсә Русия җитәкчелеге тарафыннан кертелгән өстәмә пошлиналар түләү тәртибе аркасында, товарлыклы ашлыкка ия булып та, аны югарырак хактан читкә сата алмаган аграрчылар зур югалтуларга дучар булалар. Татарстанда һәм корылык кичергән тагын берничә төбәктә ашлыкка кытлык булуга карамастан, тулаем ил күләмендә исәпләгәндә, икмәк запасы шактый бит әле.

– Русиянең экспорт потенциалы 46 миллион тонна бөртеклеләр, – дип саный Аркадий Злочевский. – Аларның 35 миллион тоннасы – бодай культурасы. Ләкин хәзерге «пошлиналар белән чикләү» шартларында ул хәтле ашлыкны читкә сатып өлгерә алуыбыз бик шикле. Якынча 42 миллион тоннасы сатылса да, ярый инде.

Читкә сатыла торган ашлыкка өстәмә пошлина түләтү бер хәл, Русиянең авыл хуҗалыгы министрлыгы тагын 2022нче елның 15нче февраленнән 30нчы июненә чаклы экспорт күләменә дә чикләүләр кертергә җыена. Узган елда шундый квота буенча 17,5 миллион тонна ашлыкны читкә сату рөхсәт ителгән иде. Чынлыкта нибары билгеләнгән күләмнең 60 процентын гына озата алганнар.

Русиянең ашлык җитештерүчеләр берлеге Президенты быел илдә суктырып алынган уңыш күрсәткечләренең дөреслегенә дә шикләнүен белдерде.

– Уракның 97 проценты тәмамланган вакытта, ил амбарларына 121,6 миллион тонна ашлык чистартылып салып куелган, дип күрсәтте рәсми статистика. Ләкин әлеге мәгълүматларда өстәп язу булырга мөмкин, – ди Аркадий Злочевский. Ашлык җитештерүчеләр берлеге исәпләүләре буенча, быел Русия агарчылары җыеп алган икмәк 117-118 миллион тонна гына, дип искәртә ул.

– Авыл хуҗалыгы министрлыгының статистиканы дөрес күрсәтүендә сораулар туа. Күзәтеп, тикшереп барып, гаделсезлек коэффициентын ачыкларга тырышачакбыз.

Тулаем алганда, быел илдә ашлык җитәрлек күләмдә, дип нәтиҗә ясый эксперт. Ә эчке базарда бәяләрнең барыбер берникадәр күтәрелүе, искәртеп үткәнебезчә, үзкыйммәтнең артуына бәйле булса, икенче яктан, Русия җитәкчелеге тарафыннан гамәлгә ашырылучы «көйләү» чараларының дөрес якка эшләмәвеннән, дип аңлата Аркадий Злочевский. Аның фикеренчә, әлеге чаралар дөнья базарындагы хакларның артуына этәрде. Нәтиҗәдә, эчке базарда да алар кискен төшмәде. Дөрес, аңа рубльнең арзанаюы һәм дөнья бәяләренең үсүе дә йогынты ясады, дип саный ул.

PS: Инде югарыда куелган «илдә ашлык гадел бәяләнәме?» дигән сорауга җавап бирүгә килгәндә, кем күзлегеннән чыгып карыйсың бит, дияргә генә кала сыман. Үзенең шәхси ярдәмче хуҗалыгында бераз булса да кош-кортын, мал-туарын асрап көн күрүче өчен, ашлыкның килограммын 17-18 сумга сатып ала башлаганда, ул бик кыйммәт булып тоела, билгеле. Бөртек хакы күтәрелү сәбәпле, ипи дә кыйммәтләнә, диярләр күпләр. Ә ул ашлыкны үстерүчеләр хәзерге бәяләр гаделсезлеге шартларында килограммын 17-18 сумнан сатсалар да, икътисадый ныклыкларын әллә ни арттыра алмыйлар. Корылык булу сәбәпле, быел Татарстанда читкә сату мөмкинлеге бөтенләй юк та әле.

Инде артык икмәгең булып, дөнья базарындагы бәяләрдән, ягъни тоннасын 25-26 мең сумнан экспортка озатканда, табыш ярыйсы ук калыр иде дә кебек. Безнең аграрчылар ул яктан да нык кимсетелгәннәр шул. Чөнки халыкара су юллары бик ерак. Чит илгә сатып җибәрү өчен алдан Ростовка яки Краснодарга чаклы ташырга кирәк. Аннан гына баржага төяп озатырга мөмкин. Бу логистика эше исә, зур чыгымнар сорый, бик сирәк хуҗалыклар гына булган ашлыкларын анда чаклы ташый алалар.

Менә шундый шартларда Русия җитәкчелеге икмәк үстерүче аграрчылар өчен өстәмә чикләүләр уйлап маташканчы, логистика яки эшкәртү мәсьәләләрен хәл итү турында кайгыртса, күпкә файдалырак булыр иде. Читкә сату мөмкинлеге туып, икмәкнең табышлылыгы үскән саен, аны җитештерү дә артачак кына бит. Ә ашлык күп булганда, ул халык өчен дә кыйммәт була алмый.

Раиф ГЫЙМАДИЕВ

Комментарии