Замананың «Беркетелгән крестьяннар»ы: Кама Тамагы районы мисалында бер караш

Замананың «Беркетелгән крестьяннар»ы: Кама Тамагы районы мисалында бер караш

Русиядә «Крепостной крестьяннар» тәртибе бетерелгәнгә быел нәкъ 160 ел тулды. Крестьяннарны җирсез, милексез калдырып, алпавытка баш иеп җан асрарга мәҗбүр иткән әлеге закон – патша самодержавиесенең үз халкын чын мәгънәсендә кол хәлендә «авызлыклап» тотарга омтылышын ачык чагылдыручы бер дәлил. Инде ХVIII гасыр ахырында алдынгы карашлы Европа илләре дә Русиядәге әлеге тәртипне «искелек калдыгы, гуманлы түгел» дип кискен тәнкыйтьли башлыйлар...

Кайбер районнардан, соңгы вакытларда аеруча Кама Тамагыннан еш килгән моң-зарлар тарих аша белгән шул «Беркетелгән крестьяннар» чорын күз алдына китерде. Хәзер дә бит илдә эре җир биләүчеләр бар. Аларның шактые элеккеге алпавытлар сыман кылана башлады түгелме соң? Авыл халкының пайларын озак елларга арендага алып, крестьянны үз җиренә хокуксыз калдыралар бит...

КАМА ТАМАГЫ ФЕРМЕРЛАРЫ НИГӘ БОРЧЫЛА?

«Фермер булып эш башлар идем, җир бирмиләр», «Пай җирем бар, ләкин аннан файдалана алмыйм», «Бездә бөтен җирне «Август» җәмгыяте алып бетерде, пайчылар үз кишәрлекләренә дә хуҗа түгел»... Менә шундый эчтәлектәге мөрәҗәгатьләр килгәләде быел язгы һәм җәйге чорда редакциябезгә Кама Тамагы районыннан. Алдан ук искәртеп үтәбез, мөрәҗәгатьләрнең эчтәлеге шактый мөһим проблема турында булса да, безгә хәбәр бирүчеләр, исемнәрен әйтергә курыктылармы, нигәдер аноним булып калырга теләделәр. «Аноним сорауларны тикшерергә безгә кыен, исемегезне, кайдан икәнегезне әйтегез», – дип аңлатып та карадык. Тик җавапта «Кама Тамагы районыннан» дип кенә күрсәтүне үтенделәр.

Сораулар аноним булгач, алдан без дә аларга ул чаклы игътибар бирмәдек. Чөнки пай җирен ала алмыйча интегүчеләрне районда эзләп табып булырмы, дип шикләндек. Аннан, гомумән, мәгълүматның дөреслеккә туры килү-килмәве дә бар бит әле. Ләкин, охшаш эчтәлектәге мөрәҗәгатьләр кабатлана башлагач, хәлгә ачыклык кертү максатыннан Кама Тамагы районының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе белән элемтәгә чыктык. Ә чиновникларның, билгеле сәбәпләр аркасында, андый фактлар турында еш кына дөресен әйтмәүләре дә мөмкин бит. Әмма, ни гаҗәп, районның аграр тармагы җитәкчесе Илфат Вәлиев, чынлап та, фермерларның җирле булу проблемасы актуальлеген раслады. Инде шулай булгач, мәсьәләне тирәнтенрәк өйрәнү өчен районда очрашу көнен билгеләдек. Ул очрашуга Илфат Вәлиев җир ала алмыйча тилмергән фермерларны да чакырырга тиеш иде. Һәм менә, берничә көн элек, алдан килешкән вакытка, без барлык проблемаларны уртага салып сөйләшү өчен Кама Тамагына бардык. «Җир бирми», дип зарланылган «Август» җәмгыяте вәкилләре дә килгән иде. Тик фермерлар гына юк. Нидәндер куркалармы, шикләнәләрме? Белмәссең! Ә бит районның аграр тармак җитәкчесе раславынча, пай җирен алу проблемасы, дөрестән дә, бар. Алай гына да түгел, ул башка шактый районнар өчен дә хас...

Ни эшләмәк кирәк, хәзерге шартларда пай җирен алу нечкәлекләре, ул өлкәдәге проблемаларны хәл итү юллары турында Кама Тамагы фермерларыннан башка гына фикерләшергә туры килде.

ҖИРСЕЗ ПАЙ ХУҖАЛАРЫ

Җир пайлары бүленгән заманда, халык пайлар белән ни эшләргә дип, аптырашта калган иде. Чөнки, ул елларда җир алып, фермер булып эшләргә күпчелек психологик һәм матди яктан да әзер түгел иде бит. Кама Тамагында да ул чорда «өстән ничек кушылса, шулай итәләр», ягъни халык пайларны инвестор булып килгән Татфондбанкның «Алтын башак» җәмгыятенә арендага бирә.

Еллар уза тора, заманалар да үзгәрә башлый. Кама Тамагы районындагы инвесторлар да шактый алмашына: Татфондбанктан соң «Ак Барс» ширкәте, анысы киткәч, җирләр «Татагролизинг»ка күчә, хәзер инде узган көздән «Август-Кама Тамагы» җәмгыяте оештырыла.

Гаҗәпләнерлек берни юк, инвесторларның шулай алмашып торуы табигый хәл, дияр идең. Тик 2005нче елда пайларын Татфондбанкка арендага биргән кешеләр әле дә үз җирләренә хуҗа түгел икән бит. Чөнки ул вакытта Татфондбанк җитәкчелеге аренда килешүен иң озак вакытка – 49 елга төзеп куя. Аннан соң килгән инвесторлар ул килешүне, элеккеге шартлар нигезендә, үзенә күчереп кенә бара. Бу турыда пай хуҗаларына тәфсилләп аңлатып та тормыйлар, күрәмсең. Хәер, аңлаткан булсалар да, күпчелеге төшенергә теләмәс иде. Чөнки җир кишәрлекләренә ия булган халыкның күбесе картая. Аларда инде җир кайгысы калмый. Аренда өчен бераз ашлыгын биреп барсалар, шуңа риза-бәхил, диючеләр байтак бит. Ул пай хуҗаларының шәһәрләшкән балаларын да мирас булып калырга тиешле кишәрлекләр язмышы алдан әллә ни кызыксындырмады.

Дөрес, соңгы вакытларда әти-әниләренең яисә туган-тумачаларының пай җирләрен алып, фермерлык белән шөгыльләнергә теләүчеләр пәйдә була башлады. Алай гына да түгел, аеруча соңгы елларда андыйлар саны, хәтта, арта бара. Дәүләт үзе дә шул юнәлештә сәясәт үткәрә бит. Авыл җирләрендә кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү буенча төрле программалар эшләп килә, грантлар бирелә. Авыл халкы арасында эшлекле кешеләрне арттыру максатыннан ел саен районнарда «зур» эшләр башкарыла. Ул турыда соңыннан республикакүләм җыелышларда горурланып сөйлиләр. Шулай булгач, фермер хуҗалыгы оештырырга теләүчеләрнең артуын куанычлы хәл дип кенә карарга кирәктер. Тик, фермер ничек җирсез була алсын инде ул? Әлбәттә, юк. Менә шул мәсьәләдә капма-каршылыклы хәл туды да инде хәзер шактый районнарда. Кама Тамагы очрагы аның бер мисалы гына. Ягъни, әйткәнебезчә, бер яктан дәүләт төрле программалар, грантлар нигезендә, авылларда кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерергә омтыла. Икенче яктан, фермер булырга теләүчеләр үзләренең пай җирләрен ала алмый. Чөнки ул җирләр 49 елга чаклы арендага бирелгән инде. Арендага алган зат үзе теләп килешүне өзмәсә һәм җирне хуҗасына бирергә теләмәсә, аны башкача алу мөмкин түгел, диярлек икән. Кайбер пай хуҗалары инде үз кишәрлекләренең чикләрен билгеләп, теркәү палатасында рәсмиләштергәннәр дә. Тик ул җирне эшкәртергә аларның хокуклары юк. Менә шундый мәзәк хәл килеп чыга: җирең бар, тик аны файдалана алмыйсың. Крестьян 49 еллык килешү белән җирен арендага алучыга беркетелеп куелган сыман...

ТӨПТӘН УЙЛАНЫРГА ВАКЫТ ҖИТКӘНДЕР

Җиргә хокуклары булмаган пайчылар белән туган хәлгә аңлатма биреп, «Август-Кама Тамагы» җәмгыяте юристы Ләйсән Вязникова:

– Без барысын да закон кысаларында эшлибез, – дип белдерде. – Пай җирләрен арендага алу турындагы килешү нигезендә, ул кишәрлекләрдән 2054нче елга чаклы без файдаланырга хокуклы. Шундый шартларны үз эченә алган килешү күчте элеккеге инвестордан.

– Ул килешү шартларын үзегезгә кабул итеп алганчы, пай хуҗаларының фикерен белештегезме соң? Алар 2054нче елга чаклы җирләрен сезгә арендага бирергә телиләрме әле? Бәлки фикерләре үзгәргәндер. Пай җирләрен арендага алучы алышынган вакытта, элеккеге килешү шартларын да үзгәртеп булыр иде? – дип кызыксынабыз. Җәмгыять юристы әлеге сорауга җавабында: «Ул элеккеге инвестор эше. Без пайчыларның фикерләрен сорашып торырга тиеш түгелбез», – дип кырт кисте. Гомумән, пай җирләрен арендага алучылар үзгәргән вакытта, Ләйсән Вязникова аңлатуынча, пайчыларның яңа килешүгә кул куюлары да кирәкми икән. Бары тик арендага алучылар гына, элеккегесе белән яңасы, үзара килешсеннәр. Бик сәер тәртип инде бу: син җиреңне арендага бер юридик затка бирәсең. Ә ул бүтәнгә, анысы тагын башкага күчерә-күчерә, тагын әллә кемнәр хуҗа булып бетә. Мин бит әллә кемгә бирмәдем арендага, ә аңа биргән идем дип, кире үзеңә кайтарып алып та булмый паеңны. Бу хәлне «бардакның теге ягы» димичә, башкача әйтеп тә булмый. Әлбәттә, Русия законнары буенча шулай рөхсәт ителәдер. Ләкин, 49 елга аренда килешүе төзү хокукы – халыкның пай җирләрен бөтенләйгә тартып алуга тиң бит. Пайлар өләшенеп, шундый килешүләр төзелгән вакытларда гади халык берни дә аңламый калды. Ә ул турыда бик яхшы белеп торган дәүләт җитәкчеләре халыкны җирсез калдырмау максатыннан, әлегедәй юридик алдауларга юл куймас өчен, бармакка-бармак та сукмаган булып чыга. Кайда соң ул Конституция нигезендә гражданнар өчен гарант булырга тиешле дәүләтебез?! Әлеге мисал нигезендә «халыкны төп башына утырттылар» дияргә генә мөмкин. Ә андый хәлләр бер Кама Тамагында гына түгел бит. Тагын Актаныш, Зәй, Тукай, Мөслим, Сарман, Апас, Кайбыч районнарыннан да охшаш мөрәҗәгатьләр булгалады. Димәк, бу проблема тулаем республика өчен хас. Һәм аны чишү юллары турында уйланырга вакыт җиткәндер инде. Чөнки, тагын бер кат ассызыклап китәбез, дәүләт үзе авылда кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү өчен грантлар бүлеп, әллә ничаклы акчалар сарыф итә. Һәм ул эшмәкәрләр, фермерлар саны арта да бара. Димәк җир алып, бүленеп чыгарга теләүчеләр дә ишәя. Ә бу инде, аңлашылганча, крестьянны кабалага төшергән 49 еллык аренда килешүләре аркасында, җирле булу проблемасының көннән-көн кискенләшүенә китерәчәк.

АЛПАВЫТ НИ ӘЙТӘ ИНДЕ...

Кама Тамагы районында соңгы елда гына да 50ләп кеше үз пайларын алып, бүленеп чыгарга теләк белдергән булган икән. Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Илфат Вәлиев әйтүенчә, бергәләп артыннан шактый озак йөри торгач, 30га якыны пай җирләрен алу бәхетенә ирешкән.

– Алар барысы да үз шәхси хуҗалыкларында күпләп мал асраучылар, – ди аграр тармак җитәкчесе. – Пай җирләрен алып, шунда терлек азыгы үстерергә ниятлиләр. Терлек асрау өчен башка чара калмады бит. Яңа инвесторның «Август-Кама Тамагы» җәмгыяте быел пайлар өчен аренда түләвен дә акчалата бирергә җыена. Ә районның 75 проценттан артык җирләре алар карамагында. Абзарында мал-туар асраучы авыл кешесе нишләсен инде, аңа терлек азыгы кирәк бит.

Ярый быел әле инвестор күпчелек теләүчеләргә җирләрне бирде, ә киләсе елларда ни эшләрләр, – ди Илфат Вәлиев икеләнүле караш ташлап. Аның икеләнүе аңлашыла, чөнки элек җирләрен арендага Татфондбанкка биргән пайчылар бүген тулысынча «Август-Кама Тамагы» инвесторының карарына бәйле килеп чыга бит. Кем әйтмешли, киләсе елларда алпавыт нәрсә ди, шул була инде...

Дөрес, җәмгыятьнең юристы: «Без диалогка һәрвакыт ачык», – дип белдерде. Икенче яктан, шунда ук әңгәмәнең кайсы вакытта һәм нәрсә турында булырга тиешлегенә ишарә ясады:

– Гадәттә пайчылар алдан җирләренең чикләрен билгеләтеп, кишәрлекне теркәү палатасы аша үткәргәч кенә безгә мөрәҗәгать итәләр. Ә алар сораган нәкъ шул мәйданны бүлеп бирү безнең өчен файдалы булмаска мөмкин. Шуңа күрә әйтер идем, пайчылар җир кишәрлекләрен бүлеп алу турында уйласалар, эшне башлаганчы ук безгә мөрәҗәгать итсеннәр.

Сез түгел, без хуҗа, таләпләрне без куябыз, дигән сүз инде бу икенче төрле әйткәндә. Әйе, закон шулай кушадыр, инвестор хаклыдыр... Тик андый халык мәнфәгатьләрен санга сукмаучы законнарны кем чыгарган да, каршылыклы мөнәсәбәт тудыруга сәбәп була торган икән, нигә һаман төзәтелми ул? Кирәк дип тапсалар, хәтта конституцияне дә үзгәртү берни түгел бит безнең илдә. Ә каршылыклы мөнәсәбәтләр күз алдында. Бердән, халык җиренә хуҗа була алмый, икенчедән, дәүләт үзе тормышка ашыручы максатлар тоткарлана. Әнә бит, быел «Агростартап»та һәм башка дәүләт программаларында катнашып, фермерлык хуҗалыгын үстерергә теләүче 17 фермер булган Кама Тамагында. Җир ала алмау сәбәпле, аларның 7се генә конкурсларда катнашу хокукына ия булган.

Раиф ГЫЙМАДИЕВ,
Казан – Кама Тамагы – Казан

Комментарии