«Актанышта гаделлекне таба алмадык...»

«Актанышта гаделлекне таба алмадык...»

Актаныш районының экс-депутаты, Актаныш авылы Башкарма комитеты җитәкчесе булып эшләгән Риназ Шәриповка карата узган атнада судның өченче утырышы булды. Исегезгә төшерәбез: Риназ Шәрипов агымдагы елның 17нче июнендә көпә-көндез 24 яшьлек егетне – Раил Харисовны бик нык кыйнап ташлаган иде. Ул турыда «Безнең гәҗит»нең 24нче санында (23нче июнь, 2021нче ел) язылды.

Әлеге вакыйга буенча башланган җинаять эше башта Актаныш районының җәмәгать судында ике утырышта каралды. Анда хөкемдар Альберт Ринат улы Мухитов гаепләнүче Риназ Рафаэль улы Шәриповка карата «РФ Җинаять кодексының 112нче маддәсе, 1нче бүлеге нигезендә, гаепле дип танырга һәм 4 айга иреген чикләү җәзасын бирергә» дигән карар чыгарды.

«Иреген чикләү» дигән төшенчәнең асылына өч таләп кертелгән: гаепләнүче Актаныш муниципаль райны территориясеннән читкә чыгарга тиеш түгел; җәза үтәлешен күзәтчелек итүче дәүләт органы рөхсәтеннән башка яшәү урынын үзгәртмәскә; Һәм, өченчесе, җәза үтәлешен күзәтчелек итүче дәүләт органына айга ике тапкыр килеп, теркәлү узарга.

Зыян күрүче як, Актаныш районы җәмәгать судының әлеге карары белән килешмичә, Актаныш район судына шикаять бирде.

– Әлбәттә, без мондый нәтиҗә белән килешмибез. Аны артык йомшак, дип саныйбыз, – дигән иде кыйналган егетнең әнисе Ләйлә Харисова 15нче октябрьдә узган Актаныш районы җәмәгать судының икенче утырышы чыгарган карарга фикерен белдереп. – Шушы вакытка чаклы ул бит, ичмасам, бер тапкыр килеп, гафу да үтенмәде. Кая ул ярдәм итәргә тырышу? Шулай булгач, ничек инде аның турында «гаебен таныган, кылган гамәленә үкенә», дияргә мөмкин. Судтагы икейөзлелеген күрсәгез, шаккаткыч! Безнең якка борылып та карамый үзе, мин моңа бардым, мин тегендә бардым, барысы алдында да гафу үтендем, дип, ялганын яудырды гына. Бернинди гафу үтенүе булмады һәм гаебен дә ихластан танымаганлыгы әллә каян күренеп тора. Шуңа күрә, без уйлаштык та, Актаныш районы җәмәгать судының әлеге карары белән килешмичә, шикаятебезне Актаныш район судына бирергә булдык...

Һәм менә, экс-депутат Риназ Шәриповның Раил Харисовка карата кылган җинаяте буенча 21нче декабрь көнне өченче суд утырышы узды. Бу юлы инде Актаныш район суды хөкемдары Хәмит Хәйберҗан улы Янгиров үз карарын чыгарды.

Мәхкәмәләрнең атамалары, статуслары төрле булса да, җинаять эше буенча кабул иткән нәтиҗәләре охшаш. Ягъни, Актаныш район җәмәгать суды чыгарган карар үзгәрешсез калдырылды. «Җәмәгать хөкемдары җәза билгеләгәндә Риназ Шәрипов тарафыннан кылынган җинаятьнең җәмәгатьчелеккә куркыныч тудыру дәрәҗәсен һәм характерын исәпкә алды. Әлеге җинаять зур булмаган зыян китерү категориясенә керә», – дип язылган җөмләләр бар суд карарында. Игътибар итегез, суд җинаятьнең характерын исәпкә алган. Ул – җәмәгатьчелеккә куркыныч тудырмый торган һәм зур булмаган зыян, дип бәяләнә икән! Бу очракта экс-депутатның җинаятьне чынлыкта кайда, кайчан һәм ничек кылуы, кыйнау нәтиҗәсендә Раил Харисов ни дәрәҗәдә зыян күрүе, нинди тән җәрәхәтләре, имгәнүләр алуы турында тагын бер кат искәртеп китү урынлы булыр.

Әлеге вакыйганы һич кенә дә ике арада чыккан гадәти низаг дип санау мөмкин түгелдер. Чөнки, беренчедән, җинаять кылучы фигурант – дәүләт хезмәткәре, депутат булган кеше. Аның кансызлыгы да шаккаттыра! Ул бит көндәшенә бер-ике тапкыр сугу белән генә тукталмаган, ә чын мәгънәсендә явызларча, Раил аңын югалтырлык хәлгә килгәнче кыйнаган. Егет егылгач, йөзенә типкәләгән дә әле...

Менә шундый вәхшилекне экс-депутат Риназ Шәрипов көпә-көндез, район хакимияте һәм суд бинасы янәшәсендә үк кылган. Әйтерсең, үзенең «ничек булдыра алганлыгын» барысына да күрсәтергә, беркемнән дә курыкмавын, аның өчен бернинди закон булмавын белдерергә теләгән. Юкса, көн саен халык белән эш итүче вазифаи затка, депутат кешегә бик түзем, сабыр булырга кирәклеген яхшы аңларга тиеш бит ул.

Раилнең сәламәтлегенә ясалган зыянга килгәндә, аның бит-яңак сөякләре 4-5 җирдән сынган була. Казан шәһәрендәге республика клиник хастаханәсендә егеткә шактый катлаулы операция ясала. Соңыннан аны Минзәлә районы үзәк хастаханәсенә күчерәләр. Неврологлар һәм офтальмологлар күзәтүе астында тагын биш көн ятканнан соң гына, өенә кайта ул. Әнисе сүзләренә караганда, кыйналу нәтиҗәсендә алган имгәнүләрнең эзе әле дә тулысынча бетмәгән. Раил бүген дә күзен дәвалауны дәвам итә. Өстәвенә, даими рәвештә башы бик каты авырта икән. Гаҗәп түгел, чөнки аңсыз калганчы кыйналган егетнең баш мие селкенгән була. Ә күзенең күрү сәләте элеккеге дәрәҗәгә кире кайтса да, бик озак дәвалаудан соң гына булырга мөмкин, дип фаразлыйлар икән табиблар.

Менә шушындый дәрәҗәдәге имгәнүләргә китергән җинаятьне Актаныш район суды «зур булмаган зыянга этәрү» категориясенә кертә. Ә депутат һәм дәүләт хезмәткәре булган адәмнең көпә-көндез, район хакимияте һәм суд бинасы янәшәсендә үк вәхшиләрчә кылган гамәлен «җәмәгатьчелеккә куркыныч тудырмый» торган дип саный...

Әлбәттә, без мәхкәмә карарының дөреслек дәрәҗәсенә берничек тә турыдан-туры бәя бирә алмыйбыз. Андый хокукыбыз юк. Шуңа күрә бары кайбер дәлилләргә генә тукталып китәбез. Ә менә ул дәлилләргә нигезләнеп үз нәтиҗәсен ясарга – һәркем ирекле. Әлеге суд карары буенча фикерләгәндә, димәк, урамда теләсә кем үзенә ошамаган кешене аңын югалтырлык хәлгә килгәнче тукмап ташлый ала һәм ул зур җинаять дип саналмый. Аның өчен җәза – нибары 4 айга ирекне чикләү генә каралган. Моңарчы андый адымга ниндидер наркоман яки психик яктан авырту гына барырга мөмкин, дип уйлый идек. Юк икән. Экс-депутат Риназ Шәрипов андый түгел, диелгән бит суд карарында. Киресенчә, ул эш һәм яшәү урынында уңай бәяләнгән. Кылган гамәленә дә хәзер нык үкенә, ди. Гаебен тулысынча таныган, китерелгән мораль һәм матди зыянны каплау омтылышлары да ясаган, имеш.

Әмма зыян күргән якның фикере үзгә. Беркайчан гафу үтенүе булмады, дип аныкладылар. Суд утырышында да, аларга күз дә ташламыйча, хөкемдарга караган килеш кенә, «робот сыман» гафу үтенгән. Аның ул кыланышына хәтта хөкемдар да аптырап, нигә миңа карап гафу үтенәсез, дигән. Матди һәм мораль зыянны каплау турында да ачык тәкъдим булмаган.

– Дөрес, беренче суд утырышы буласы көн алдыннан, почта аша Раилгә 30 мең сум акча күчергән иде, – ди Ләйлә Харисова. – Шушы хәлне «мораль һәм матди зыянны каплау омтылышлары» дип санаганнардыр инде судта. Акчасын почтадан алып та тормадык, кире үзенә җибәрдек. Адәм көлкесе бит! Әле суд ул кадәрле сумма да билгеләмәячәк, дип әйткән Раилгә. Ә эш бит матди зыянда гына түгел. Гәрчә анысын да 4-5 тапкыр күбрәк күләмдә сарыф иттек инде...

Без дә элегрәк Риназ Шәрипов белән телефон элемтәсе аша сөйләшкәндә, гаебегезне таныйсызмы, дигән сорауны юллаган идек. Ул, кырт кисеп, юк, дип җавап бирде. Шулай булгач, экс-депутатның кылган җинаятькә чын күңелдән үкенүе, гаебен тануы һәм ихластан гафу үтенүе бик шикле, әлбәттә.

– Тагын шунысы бик сәер тоелды, – дип аптыравын белдерә кыйналган егетнең әнисе Ләйлә Харисова. – Моңарчы булган суд утырышларында Актаныш районы прокуроры кылган җинаяте өчен Риназ Шәриповка 2 ел да 6 айга иреген чикләүне сораган иде. Бу юлы Актаныш район суды утырышында прокурорның ярдәмчесе катнашты. Ул Актаныш җәмәгать суды чыгарган элеккеге карар – 4 айга гына иреген чикләү җәзасы белән килешүне белдерде.

Актаныш районы прокуратурасы элек сораган җәзага карата фикерен ни сәбәпле үзгәртте икән соң? Әлеге сорауга ачыклык кертү максатыннан, без Актаныш районы прокуроры ярдәмчесе Илмир Габидуллин белән телефон элемтәсе аша сөйләшеп алдык:

– Илмир Альбертович, ни өчен прокуратураның фикере үзгәрде?

– Прокурор Сергей Назаров җәмәгать суды хөкем карарын законлы нигезләнгән дип тапты. Әлеге маддә буенча санкция – 3 елга чаклы ирекне чикләү мөмкинлеге бирә. Риназ Шәриповның иреген 4 айга чикләү санкциягә туры килә.

– Алдан бит прокурор 2 ел да 6 айга ирекне чикләүне сораган булган. Хәзер 4 ай белән генә килешкәнсез?

– Без судта 4 ай дип сорамадык. Суд үзе хәл итте. Без хөкемнең законлымы, нигезлеме икәнен генә тикшердек.

– Ягъни, прокуратура ул карарны законлы, гадел дип тапты?

– Җәмәгать суды шундый карар чыгарды, прокуратураның дәгъвасы юк, хөкем карарын көчендә калдыру яклы.

– Ничек уйлыйсыз соң, андый җинаять өчен лаеклы җәзамы ул, гадел хөкем булдымы?

– Ну, без судларның карарларын тикшермибез. Әгәр бөтенләй аклаган булсалар, апелляция шикаяте тапшырган булыр идек. Кеше җәзасын алды. Килешмиләр икән, (зыян күрүче як – Р.Г.) Самара судына мөрәҗәгать итә алалар...

Әңгәмә вакытында прокурор ярдәмчесе гаепләнүче турында эш һәм яшәү урыныннан уңай характеристикаларның булуына, аларга сылтама ясауга да ишарәләде.

Әйе, анысына шик юк, Риназ Шәриповның «яхшы» кеше, «шәп» җитәкче булуын тасвирлаган белешмәләр шактыйдыр. Район җитәкчелеге аны шулай бәяли бит. Юкса кылган җинаятеннән соң, Актаныш авылы Башкарма комитеты җитәкчесе вазифасыннан китәргә мәҗбүр булгач та, аны районның коммуналь хезмәтләр күрсәтү оешмасына – «Коммун Сервис»ка баш инженер итеп куймаслар иде. Чынлыкта ул әлеге оешмада идарә итүче ролен башкара диләр. Элеккеге депутатның янәдән җитәкче булып эшләвен ул вакытта Актаныш муниципаль районы башлыгы урынбасары Рәйхан Галимянова да раслады.

– Аның кеше кыйнавын акламыйбыз, әлбәттә. Ләкин ул үзен яхшы оештыручы буларак күрсәтте. Ә җитәкче кадрларга кытлык бит, – дип акланды ул. Менә бит ни дәрәҗәдә «кыйммәтле» кадр! Ә андый «кыйммәтле»ләрне район хакимияте ташламый икән.

Ләкин Риназ Шәриповның «шәп»леге элеккеге суд утырышларына чаклы ук мәгълүм булган бит. Ә беренче судтан хәзерге вакыткача үзен шул дәрәҗәдә уңай итеп күрсәтерлек яңа батырлыклар, яхшылыклар эшләп өлгермәгән гаепләнүче. Һәрхәлдә, прокурор ярдәмчесе ул турыда берни әйтмәде. Ә менә нигәдер башта 2 ел да 6 айга иреген чикләү җәзасын сораган прокуратура хәзер 4 ай белән килешә. Бу хәлне дөрес аңладыкмы дип, Илмир Габидуллиннан кабат сорадык:

– Димәк, Актаныш районы прокуратурасы бу җәзадан канәгать?

– Шулай килеп чыга инде. Без дәгъва белдермибез...

***

Актаныш районы прокуратурасы позициясенең шулай кинәт үзгәрүе әлбәттә бик үк аңлашылып җитми. Судлар башланганчы кеше бик үк «шәп» булмаган, аннан соң яхшы кешегә әверелгән... Хәер, «урындагы» кешеләр күпчелек очракта шулай яхшы исемлектә була ул.

Югарыда бәян ителгәннәрдән күренгәнчә, гаепләнүчегә җәзаны җиңеләйтергә этәрә торган бернинди яңа дәлилләр ачыкланмаган. Риназ Шәриповның гаебен тануы, кылган эшенә үкенүе, зыян салган яктан гафу үтенүе дә ни дәрәҗәдә «ихлас күңелдән» икәнлеге аңлашыла инде.

– Актаныш районында без гаделлекне таба алмадык, – ди Ләйлә Харисова, авыр сулап. – Башка чарабыз калмады, хәзер Актаныш район судының бу карарына дәгъва белдереп, Самарадагы Алтынчы кассация судына мөрәҗәгать итәргә җыенабыз.

Димәк, әлеге хәлгә нокта куярга иртәрәк. Алга таба да вакыйгалар агышын «Безнең гәҗит» даими күзәтеп барыр һәм укучыларыбыз игътибарына бәян итәр.

Әлеге хәлдән чыгып тагын шуны искәртәсе килә: аерым районнарда, төбәкләрдә, илләрдә гаделлекне табу гаять озак һәм авыр процесс шул. Еш кына, кызганычка каршы, табылмый да калырга мөмкин ул. Ләкин аңа карап бирешергә, кул күтәрергә ярамыйдыр. Хаклык өчен көрәштә Харисовлар гаиләсенә дә түземлек һәм көч теләп калабыз.

Раиф ГЫЙМАДИЕВ

Комментарии