Авыллар язмышын кайгыртып…

Авыллар язмышын кайгыртып…

Авылларның бүгенгесе, киләчәге – ил күләмендә көнүзәк мәсьәлә булып кала бирә. Тулаем алганда ул халыкны эш, торак белән тәэмин итү проблемаларыннан аерылгысыз. Әлбәттә, лаеклы хезмәт хакы түләнә торган эш күздә тотыла. Торакның да кайда урнашкан булуы, ул җирлектәге яшәү шартлары дәрәҗәсе зур әһәмияткә ия. Менә шул шартлар уңай хәл ителгәндә, авыл җирлекләре киләчәге өчен борчылу да бетәр иде. Һәрхәлдә, бик күпкә кимер иде…

Төрле проектлар әзерләүдә күпьеллык тәҗрибәсе булган танылган архитектор Вячеслав Нилов «БИЗНЕС Online»га

биргән интервьюсында Татарстан авылларын яңарту буенча 15 адым тәкъдим итә. «Төп көчне шәһәрләрдә яңа катлы биналар төзүгә түгел, ә авылларда яңа урамнар булдыруга юнәлтелергә кирәк», – ди ул. Архитектор безнең республикада авылны торгызу һәм яшь гаиләләргә үз йортларын, туган нигезләрен төзүдә булышу өчен кызыклы халыкара тәҗрибә кулланырга чакыра. Интервьюның бераз кыскартылган татарча тәрҗемәсен укучыларыбыз игътибарына да тәкъдим итәбез.

МИҢА ОЯТ…

Мин Русия авыл халкының 66,5%ында җылы бәдрәфләр юклыгына оялам. XXI гасырда балалар һәм картлар урамдагы бәдрәфкә барырга мәҗбүр. Инде 100 ел элек үк Германиянең һәр авылында бәдрәфләрдә су шкафлары булган. Һәрберсендә! Без авыл тормышын яхшыртуда 100 елга артта калдык.

Мин Русия халкының даими кимүеннән оялам. Тарихта халык елына 3 миллионга кадәр арткан чорлар (1861, 1903-1913) булган. Хәзер шушындый мөмкинлекләр заманында, кими бара. 2020нче елда илдә халык саны 358 мең кешегә кимеде. Бу – меңгә якын авыл, яки Әлмәттән зуррак булган ике шәһәр дигән сүз! Татарстанда 49 авыл бушап калды, ә 256сында яшәүчеләр саны 1дән 10 кешегә кадәр генә.

Мин Русиядә 20 миллионга якын кешенең ярлылык чигендә яшәвенә оялам. Ә бит безнең ил табигый ресурсларга бай. Без дөньядагы кара туфракның да 51% ына ия. Бөтен җир шары халкын тукландыру мөмкинлеге бар.

Татарстан Республикасында 14,6 мең күп балалы гаиләнең яртысына юлсыз, утсыз, газсыз һәм башка кирәкле инфраструктурасыз җир участоклары бүлеп бирелүеннән дә оялам мин.

Яңарту сылтавы белән, узган гасырның 60нчы елларында төзелгән күп фатирлы 5 һәм 9 катлы биналарны сүтү программасын тормышка ашыра башладылар. Мәскәүдә шундый 5177 йорт җимереләчәк. Казанда, программа буенча, 51 йорт сүтеләчәк. Кайчандыр без АКШ үрнәгенә иярмәдек, чөнки СССРда коммунистик идеология рөхсәт итмәде. Ә Америкада инде ул вакытта кешеләргә җир биреп, биек катлы биналар урынына йортлар төзү мөмкинлеге тудырдылар. Нәтиҗәдә 1947 – 1957нче елларда гына да АКШта 20 миллион шәхси йорт төзелде. Хәзер алар сүтелми, модернизацияләнә. Ә бездә авыллары белән юкка чыгуы нык оялдыра.

Инде 1930нчы елларда ук Америкада актив дәүләт торак сәясәте өчен көчле база булдырылган. Шәхси йорт хуҗалары санын арттыру максаты – милли сәясәтнең мөһим элементы булган. Икенче бөтендөнья сугышы алдыннан да, АКШ президенты Франклин Рузвельт торак кредитларына дәүләт ярдәмен оештырып, илне «бер катлы» Америкага әйләндерде. Йорт хуҗасы дәүләт кайгыртуына алынган төп объектларның берсе дип саналды һәм икътисадый сәясәтнең нигезен тәшкил итте. Нәтиҗәдә бөтен җирдә коттеджлар һәм шәһәр яны торак пунктлары төзелә башлый. Бу заманча шәһәрдә эшләү һәм табигать кочагында яшәү өстенлекләрен берләштерә.

АКШ хакимияте америкалыларның эре мегаполислардан шәһәр читенә күчүен махсус өстенлекле программалар белән хуплады, инфраструктуралар булдырды. Шул сәясәтнең җимеше – 1996нчы елда гына да 2,7 миллион кеше шәһәрдән шәһәр читенә күченде. Бүген Америка Кушма Штатларындагы торакның 83%ы – бер гаиләле йортлар.

ҖИРДӘ ЯШӘҮЧЕ КЕШЕ ҺӘРВАКЫТ НИДЕР ЭШЛИ

Күп катлы биналарда тыгызлыкта яшәү никадәр куркыныч икәнен коронавирус пандемиясе ачык күрсәтте.

Ләкин безнең альтернатива бар – без японнар да, кореялылар да түгел. Аларның йортларын төзерлек урыннары юк. Ә Русия – дөньядагы иң зур ил! Шул ук вакытта бездә биналар бик тыгыз урнашкан, кайвакыт фатирның ике генә тәрәзәсе була.

Мондый «умарта оясы»нда яшәүче кеше эш көненнән соң диванда ятып телевизор карарга мәҗбүр. Җирдә, үз өендә яшәүче исә, гел нәрсәдер эшли: үстерә, төзи, җитештерә, эшкәртә, иҗади хезмәттә була. Аңа гел иҗат һәм шатлык рухы хас…

Хәзер барлык энергия зур торак мәйданнары төзелешенә юнәлтелгән, анда ультра-заманча торак комплекслары булдырыла. Ләкин шул ук төзелеш эшләрен авылларда да башкарырга мөмкин. Күп катлы биналар төзелешендә түгел билгеле. Башкача әйткәндә, авылларда яңа урамнар төзеп булыр иде. Аның өчен иң элек урам планын төзеп, коммуникацияләр үткәреп, төзелеш өчен әзер җир кишәрлекләрен сату ресурсына урнаштырырга, аз процентлы ипотека кредитлары өчен мөмкинлекләр тудырырга кирәк. Кешеләр ул җирләрдә йортларын хәтта үзләре төзеячәкләр.

Русиядә елына 270-300 мең бер гаиләле йортлар төзелә, ә АКШта 2020нче елда 1 миллион 669 мең шундый йорт салынган. Төньяк Америкада бер гаиләле йортның уртача мәйданы 220 кв.м булса, Русиядә яшь гаиләләр өчен һәрберсе 30-40 квадрат метрлы кечкенә йортларга өстенлек бирелә.

Безнең республикада һәрберсендә 100 меңнән артык кеше яши торган 8 зур шәһәр бар. Ул шәһәрләр тирәсендә 20-30 минут эчендә барып җитәргә мөмкин булган 100ләп авыл урнашкан. Барлыгы исә, хәзерге вакытта Татарстанда 3073 авыл торак пункты исәпләнә. Ләкин аларның тарихы, тулы характеристикалары чагылдырылган паспортлары юк. Авыллар базасын ясарга мөмкин һәм кирәк тә. Анда авылның кайчан оешкан булуы, кайсы елларда күпме халык яшәве, нинди урамнар барлыгы турында мәгълүматлар булырга тиеш. Бу авылларның потенциаль өстенлекләрен ачыклауга ярдәм итәргә мөмкин. Авылдагы тормышның ачык сурәтен тудырмыйча, деградация процессын туктатып булмый.

БЕРЕНЧЕ УНБИШ АДЫМ

Югарыда әйтелгәннәрне Татарстанда тормышка ашыра башлау өчен беренче 15 адымны тәкъдим итәм:

  1. Татарстан Республикасында кешесез калган 47 торак пунктны рәсми бетерүне туктату мөһим. Аларны анализларга, сәбәбен өйрәнергә һәм Татарстан Республикасы гражданнарына файдалануга тапшыру, йорт төзү өчен 1әр гектарга кадәр («Татарстан гектары») киңәйтелгән яңа җир кишәрлекләрен бирү тәкъдимнәрен әзерләргә кирәк.
  2. Халкы 1 кешедән 10га чаклы гына калган 252 торак пунктның территориясенә анализ ясарга, ташландык ишегалларын, торак һәм сәнәгать мәйданнарын инвентаризацияләргә, анда яшәүчеләр катнашында яңадан ызанлаштыру үткәрергә.
  3. Республика авылларында хәзер яшәүчеләр саны белән элеккеге күрсәткечләрне чагыштырып өйрәнергә. Нәселләр тарихы, халык саны, торак мәйданының хәзерге торышы, киләчәктә аны үстерү юллары турында мәгълүматларны кертеп авыл торак пунктларының паспортларын әзерләргә.
  4. Иң уңайлы, игътибарны җәлеп итәрлек авылларның берсендә (шул ук 252 кечкенә торак пункттан) төрле дәрәҗәдәге яшелләндерү һәм заманча инженер корылмалары белән ипотекага бөтен шартлары тудырылган 10 шәхси йорт хуҗалыгы төзергә. Республика шәһәрләреннән яшь гаиләләрне шул әзерләнгән йортларга чакырырга.
  5. Татарстан әһәмиятендәге шәһәрләрдән 30 чакрымлы зонада авыллар өчен җәлеп итү күрсәткечләре индексын үстерергә. Индекста юллар, газ һәм су белән тәэмин итү, канализация, электр, интернет, элемтә, кибетләр, мәктәпләр, балалар бакчалары, почта бүлекчәләре, клублар, ФАПлар, чиркәүләр, мәчетләр кебек күрсәткечләр булырга тиеш.
  6. Авыл җирлекләренең үсеш мөмкинлеген, икътисади нәтиҗәлелеген һәм торак пунктларны яңарту, авылларны торгызу программасын эшләү буенча фәнни-тикшеренүләр алып барырга.
  7. Республика әһәмиятендәге шәһәрләрдән 30 чакрымлы зонада аерым авыл торак пунктлары өчен территориаль планлаштыру схемаларын ясарга.
  8. Республика әһәмиятендәге шәһәрләрдән 30 чакрымлы зонага кергән авыл җирлекләрендә ташландык, югалтылган җир участокларын реконструкцияләү схемаларын төзергә. Газ, су һәм электр белән тәэмин итү, юл төзү дә исәпкә алынырга тиеш. Әлеге проектларны халык җыеннарында тикшерергә.
  9. Ташландык җирләрдә төзүченең паспортын әзерләү белән бергә, урамнардагы җир участокларын ызанлаштыру проектларын ясарга.
  10. Инженер-коммуникация корылмалары белән тәэмин ителеше һәм җиһазландырылышы дәрәҗәсеннән чыгып, яңа җир кишәрлекләрен авыл ипотекасы өчен классификацияләү тәртибен булдырырга.
  11. Тиз төзелә торган йортларны социаль ипотека буенча төрле зурлыкта салу проектларын әзерләргә.
  12. Шәһәрләрдән 10-30 чакырым радиуста авыл торак пунктлары өчен асфальт юллар төзергә.
  13. Ипотека финанславына һәм авылларны яңартуга кредит бирү, яңа шәхси йорт хуҗалыгын үстерү максатыннан Русия Милли иминлек фонды хисабына Татарстан Республикасы Җир банкын булдырырга. Кредитларның еллык ставкасы 2 проценттан артмаска тиеш.
  14. Татарстан Республикасында авыл торак пунктларын торгызу фондын булдырырга.
  15. Авылларны яңарту проектын Русиядәге милли проектлар исемлегенә кертү буенча тәкъдимнәр әзерләргә.

БЕЗ ЯПОННАРДАН КИММЕ?

Хәзер Русиядә коммерция банклары шәһәрләрдә торак төзелеше өчен 6,5% күләмендә ипотека кредитлары бирә. Бу халык өчен зур файда буларак тәкъдим ителә. Әйдәгез җентекләп карап чыгыйк: күпфатирлы йортта 30 квадрат метр мәйданлы кечкенә фатир өчен кредит алган очракта, 1 квадрат метрның бәясе «100 мең сум гына» дип санасак та, кредит күләме 3 миллион сум була. 15–20 ел эчендә ай саен 15–20 мең сум түләгәндә, банк яшь гаиләдән 6 миллион сум алачак. Бу финанс институтлары файдасына талау!

Мин 1903нче елдагы җир реформасы шартларына кире кайтырга тәкъдим итәм. Ул вакытта 2%лы ипотека кредитлары 25 елга бирелгән һәм кредитның төп өлешен түләгәннән соң, процентның яртысы, ягъни 1%ы, кредит биргән Җир банкы тарафыннан кайтарылган. Ул чорда Столыпин реформасы үзенең кыюлыгы белән сокландырган шул.

Илебезнең бер гасырдан артык үсешеннән соң нигә без финанс ресурсларыбыз һәм Милли социаль фонд белән шулай файдалана алмыйбыз? 2021нче елның 1 гыйнварына бу фондта 13 триллион 545,66 миллиард сум (183,36 миллиард доллар) булган бит!

Сүз уңаеннан, хәзер Япониядә ипотека кредитларын 0,25% ставкасы белән бирәләр…

Кризис, пандемия чоры – мөһим карарлар кабул итү вакыты. Карарлар арасында халыкны тораклы итү, әлеге мәсьәләдә аеруча яшь гаиләләргә булышуга юнәлдерелгәннәре дә булырга тиеш. Халык андый ярдәмгә бик мохтаҗ.

Раиф ГЫЙМАДИЕВ әзерләде

Комментарии