Әфганчы фермер ни өчен көрәшкә әзерләнә?

Әфганчы фермер ни өчен көрәшкә әзерләнә?

Сугыш афәтен, хәрби хезмәттә вакытта төрле канлы бәрелешләрне үз башыннан кичерүчеләр өчен бу көннәр тирән мәгънәгә иядер. Чөнки, узган атна башы – 15нче февральдә Хәрби-интернационалистларны искә алу көне иде. Ул 15 меңгә якын совет солдатының гомерен өзгән Әфган сугышы белән бәйле… Ә 23нче февраль – Ватанны саклаучылар көне! Әлеге даталарны беренче чиратта хәрбиләр образы берләштерә, алар ватанга карата патриотик хисләр белән аеруча нык сугарылган кебек. Һәм… сугыш төшенчәсе дә читтә кала алмый шул…

Арча районының Көтек авылында яшәүче фермер, Әфган сугышы ветераны Дамир Шакирҗановка исә, бу көннәр икеләтә дулкынландыргыч дияргә мөмкин. Чөнки аның өчен көрәш тәмамланмаган ахрысы әле. Хәзер рәсми кәгазьләр белән, юрист-адвокатлар ярдәмендә суд юлын таптап көрәшү чоры башланырга тора.

«АНДЫЙ ФЕРМЕРЛАР САНАУЛЫ ГЫНА…»

Безне Әфган җиренә 1986нчы елның 1нче июнендә керттеләр, – дип искә ала Дамир Шакирҗанов шанлы вакыйгаларны тагын бер кат күңелдән үткәреп. – Иран чигендә, Әфганстанның Герат провинциясендә булдык. Дошманнарның кәрваннарын үткәрмәү бурычы куелды безнең алда. Кая карама миналар иде. Шуларга эләгеп шартлау очраклары күп булды. Бүгенгедәй күз алдымда, Зиннур исемле Оренбург егете БМП (пехота хәрби машинасы) белән минага эләкте, шунда ике аягын да югалтты… Шөкер, хәзер дә исән үзе. Аралашып яшибез. Ә менә су ташу машинасын йөртүче иптәшебез фугаска эләгеп шартлап, һәлак булды…

Бер ел да 8 көн дәвамында үлем белән күзгә-күз очрашып сугыш вәхшилеген чынбарлыкта башыннан кичергән Дамир Шакирҗанов «Батырлык өчен» һәм «Сугышчан хезмәтләр өчен» медальләре белән бүләкләнә. Туган ягына 1987нче елда исән-имин кайткач, колхозда Камаз шоферы булып эшли башлый. Озак та үтми, колхозларны таратып, инвесторлар үз империяләрен төзи башлый. Аннан, ул империяләр дә кайсы бөлгенлеккә чыга, кайсы кулдан-кулга күчә. Хуҗалыкны таратуны күңеле белән кабул итә алмаган Дамир пай җирләрен алып, үзе крестьян-фермер хуҗалыгы оештырырга карар кыла.

– Ул районыбызда иң беренчеләрдән – 2007нче елда ук КФХ оештырып эшләп киткән кеше. Бик матур эшлиләр. Андый фермерлар санаулы гына, – дип бәяләде аның эшчәнлеген Арча районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ринат Гатиятов. – Үз сүзендә тора торган кеше ул. Нольдән башладылар хуҗалыкны. Ә бүген заманча җиһазландырылган яңа тораклар төзеп, техникаларны яңартып, үзе бер кечерәк колхоз хәленә җиткерделәр. Бөтен гаилә белән берләшеп эшлиләр. Хатыны гел шунда. Малайлары кечкенәдән яннарында. Хәзер киленнәре дә һәрьяклап булышчы. Чын гаилә фермасы ул, династия! Андый династияләр аз.

Дамир алдан үзләренең пай җирләрен алып кына башлаган эшне. КФХ ачкач, 1 миллион сум күләмендә дәүләт ярдәме дә эләккән. Соңрак терлек саны да, җир мәйданнары да ел саен арта барган. Бүген инде аның хуҗалыгында 230 баш мөгезле эре терлек асрала. Савым сыерлары йөз башка җитеп килә. Халык белән аңлашып эшләп, пай өчен вакытында мулдан түләгәч, үз җирләрен аңа бирергә теләүчеләр арта барган. Хәзер 170ләп кеше үз пайларын ышанып тапшырган аңа.

Фермер хуҗалыгы базасындагы яңа техникалар һәм төзек тораклар КФХның икътисадый халәте турында сөйли. Әле яңа гына 100 баш савым сыерга исәпләнгән тагын бер торак төзеп куйганнар. Анысы тагын да заманча, берьюлы 12 баш сыер савуга исәпләнгән аерым савым залы белән! Эре хуҗалыкларда да сирәк очрый торган күренеш ул.

– Аны төзү 14 миллион сумга төште, – ди Дамир Шакирҗанов. – Грант отып, 6 миллион сумын дәүләттән ярдәм буларак алдык. Калганы үзебезнең хисапка инде. Аллага шөкер, җиңеп чыгабыз. Төн йокламасак, йокламыйбыз, эшне алга алып барабыз!

Әфганстанның сугыш кырларында чыныгу үткән, җиңелә белмәс фермер хезмәт кырында да баш имичә алга бара.

Изображение удалено.ӘФГАНЧЫ ФЕРМЕР ӨЧЕН ЯҢА КӨРӘШ БАШЛАНЫРГА МӨМКИН

Заманча җиһазландырылган яңа торак фермерның зур куанычы, ирешкән уңышы. Җитештерүне күтәрү буенча аңа зур өметләр баглану аңлашыла. Эчтән, тыштан барысы да ясалып беткән кебек тә инде. Тик, торакның «йөрәге» булган савым залы әлегәчә эшли башламаган.

– Вак-төяк тоташтыру, көйләү эшләре генә калды. Ләкин һаман эшләтеп җибәрә алмыйбыз шул, – дип, Дамир сәбәпнең асылын аңлатты.

Баксаң, фермер саву залын, сөт суыткыч җайланмаларны урнаштыручы, көйләүче оешмаларга чираттагы түләүләрне әлегә каплый алмый икән. Шунлыктан, тегеләре эшне тәмамларга ашыкмыйлар.

Барысы да төгәл исәпләнгән булган, түләү графигында өзеклекләр чыгу көтелмәгән. Аның өчен Россельхозбанктан һәм Сбербанктан барлыгы 3 миллион сум күләмендә аз процентлы кредит алу планлаштырылган. Банклар тарафыннан хуплау үтелгән. Инде кредитны алабыз дип кенә торганда, фермерны «Ак Барс» Агрокомплекс» җәмгыяте судка биргәнлеге мәгълүм була. Шул сәбәпле, банклар кредит бирүне туктатырга карар кылалар. Нәтиҗәдә, яңа торакны, савым залларын ясаучыларга түләүдә дә өзеклекләр туа.

«Ак Барс» Агрокомплекс» җәмгыяте фермерны ни өчен судка бирә соң? Эш шунда: «Ак Барс» агрохолдингына караган әлеге җәмгыять моңарчы фермер яшәгән Үрнәк авыл җирлеге басуларын да эшкәрткән. Нигездә алар пай җирләре. Ләкин пайчылар арасында акрынлап үз җирләрен арендага «Ак Барс» Агрокомплекс» җәмгыятенә түгел, ә башка хуҗалыкларга, фермерларга бирергә теләүчеләр пәйдә була башлаган. Пайларын Дамир Шакирҗановка арендага бирергә теләк белдерүчеләр дә ел саен барлыкка килеп торган. Узган елның башында тагын шундый теләктә булган 30 пайчы Дамирга җирләрен арендага алуны сорап киләләр. Фермер авылдашларының үтенеченә каршы килми, ул җирләрне эшкәртә башлый. Пайларның мәйданы 138 гектарга җыела. Ә моны белеп алган «Ак Барс» Агрокомплекс» җәмгыяте директоры Шәйдулла Сәлахов: «Без ул җирне көзен эшкәртеп калдырдык, чыгым түктек», – дип, дәгъва белдерә. Соңрак аның дәгъвасы, кар йомгагы сыман, арта гына бара. Мисал өчен, җирне көзен эшкәртүдән тыш, анда фәлән хәтле ашлама кертелгән булган. Икенче елны ул кырга фермер керү сәбәпле, җәмгыять анда иген үстерә алмаган һәм шуның нәтиҗәсендә фәлән чаклы табыш алынмый калган. Нәтиҗәдә фермерга бирелгән дәгъваның гомуми күләме 6 миллион сум тирәсенә җитә.

Әлеге җирләр белән кем файдаланырга хокуклы булуы да бәхәс тудыра. Узган елның 10нчы февралендә пайчылар Дамир Шакирҗанов белән 11 айга аренда килешү төзегәннәр. Фермерга килеп, җирләрен арендага алуын сораганда, «Ак Барс» Агрокомплекс» җәмгыяте белән чираттагы аренда килешүе төзелмәгән иде, дип аңлаталар. Ул турыда пайчылар катнашында бернинди җыелыш та булмаган. Ләкин соңрак, серле рәвештә, җыелыш 2020нче елның 23нче гыйнварында үтте дигән беркетмә барлыкка килгән. Янәсе, анда пайчылар җирләрен тагын 11 айга «Ак Барс» Агрокомплекс» җәмгыятенә арендага бирергә ризалык белдергәннәр. Шул беркетмә нигезендә бәхәсле җирләрдән файдалану хокукын җәмгыять үзендә дип бара.

Әлбәттә, серле рәвештә беркетмә барлыкка килүенә, «янәсе, үткәрелгән җыелыш»ка Дамир Шакирҗанов аптырашта. Тик, җиңелергә өйрәнмәгән фермер, кул күтәрергә җыенмый. Эш судка барып җитә икән, әфганчы фермер өчен чираттагы көрәш башланырга мөмкин.

Изображение удалено.Изображение удалено.ХАЛЫК, ПАЙЧЫЛАР ҮЗЛӘРЕ НИ ДИ СОҢ?

Бәхәсле сорауларга халыкның фикере нинди булуы белән кызыксынып, кайбер пайчылар белән дә сөйләшеп чыктым:

– Без Дамирга бик ышанабыз, аны бик яратабыз. Эшен алып бара, ни сорасаң, шуны бирә, янәшәдә генә бит, – дип сөйли Гөлсия Билалова. – Ә «Ак Барс» җәмгыятенә барсак, пай өчен дигән салам-печәнне, ашлыкны алып кайтырга техника да булмый. Ара бик ерак, бер якка гына 40-50 чакрымга чаклы җыела. Өстәвенә бухгалтериядә чират, тегендә-монда йөгертеп йөртәләр. Исемлектән төшеп калган очраклар була. Шулай интегеп 2019нчы елны җиңел машинага 1 тонна әйбер төяп кайттык та, минем гайрәтем чикте. Дамирга барып сорыйм, җирләрне аңа бирәм, бүтән болай «Ак Барс» юлында интегеп йөрмибез, дидем. Юлга гына ничаклы акча кирәк бит? Безнең өч паебыз бар, хәзер барысын да Дамирга бирдек.

– Безнең пайларыбыз да Дамирда, – ди 85 яшьлек Саимә апа Сабирҗанова. – «Ак Барс»та вакытта интектек инде. Ерак, анда чаклы нәрсә белән барыйм ди. Минем хәзер эре мал юк, тавыклар гына. Шулай булгач, миңа печән-салам кирәкми. Ә аның хакын акчалата бирмиләр. Тавык өчен ашлык дип, 50 чакырым читкә йөри алмыйм. Шуңа ялынып җирне Дамирга бирдек инде. Ул бит янәшәдә генә. Кирәк булганда чиләк белән дә кереп алып була аннан. Үзе дә ни сорасаң, китереп бирергә тора. Алмаган печән өчен акчалата түли. Бик канәгать без аннан.

– Авыл янәшәсендә генә люцерна басуы бар. Ә алар аннан бирмичә, 15 чакырым читтәге басудан кояшта янып беткән печәнне бүлеп, алып кайтырга техникасын бирмичә газапладылар, – дип, «Ак Барс» Агрокомплекс» җәмгыяте тарафыннан халыкка карата булган мөнәсәбәтне үзенчә аңлата Фәнис Идрисов. Шундый хәлләр булганлыктан, ул инде пай җирләрен авылдашы Дамир Шакирҗановка арендага берничә ел элек биргән булган. Аңа бер дә үкенмәвен белдерде.

Тагын күрешеп сөйләшкән Фәрит Сафин да, Фәнис Тимашев та югарыда искәртелгән фикерләрне хупладылар гына. Ягъни, пайчыларның барысы да җирләрен фермер Дамирга бирүдән бик канәгать.

Ярый, пайчыларның теләкләре аңлашылды ди. Ә закон нигезендә ул җирләрдән кем файдаланырга хокуклы соң? Аренда вакытын тагын 11 айга озайту турында 2020нче елның 23нче гыйнварында дөрестән дә пайчылар җыелышы булганмы һәм анда алар «Ак Барс» Агрокомплекс» җәмгыяте өчен кул күтәргәннәрме? Һәр аралашкан пайчыга шул сорауларны да бирдем. Ләкин бер генә кеше дә андый җыелыш булуын раслап әйтә алмады. Алай гына да түгел, соңыннан каяндыр килеп чыккан теге серле беркетмәгә ышансаң, янәсе шул җыелышта 200 пайчы бер тавыштан пайчыларның вәкаләтле вәкиле итеп Фәнис Тимашевны сайлап куйган. Ә Фәнис Тимашев үзе, миңа аңлатуынча, андый җыелыш үткәрелүе турында белмәгән дә. Тагын да кызыграгы: «Җыелыш үткән дигән 23нче гыйнвар көннең икенче яртысында мин Казандагы хастаханәдән дәваланып чыктым гына әле. Кичкә генә авылга кайтып җиттем. Мин ул җыелышта берничек тә катнаша алмаган булыр идем», – ди. Шулай булгач, сораштырган пайчылар арасында беркем ишетмәгән, хәбәрдар булмаган җыелыш дөрестән дә үткәрелде микән, дигән сорау туа. Арча районының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ринат Гатиятов та ул турыда шикләнүен белдерде. Хәтта күпмедер пайчы катнашында гына уздырылган булса да, андый җыелышны дөрес, законлы дип танып буламы?

Әлбәттә, эш судка барып җитсә, барлык сорауларга гадел җавап табылмый калмас анысы.

«Ак Барс» Агрокомплекс» җәмгыяте директоры Шәйдулла Сәлахов белдерүенчә, эшнең судка чаклы барып җитү-җитмәвен инвесторы, ягъни «Ак Барс» Агрохолдингы җитәкчелеге хәл итәчәк икән. Үз чиратында, район җитәкчелеге дә судлашып йөрүне хупламау турында фикерен белдереп, холдинг җитәкчелегенә мөрәҗәгать иткән булган. Тик әлегә төгәл җавап юк. Шулай булгач, әфганчы фермер өчен яңа көрәш башланырмы? Әлегә әйтүе кыен. Ләкин, яз якынлашып килгән көннәрдә ул чәчүгә дә, берьюлы судларда дәгъвалашырга да әзерлек алып бара. Ни эшлисең бит, пайчылар гозерен тыңлау, халыкка яхшырак булсын дип тырышу шундый нәтиҗәләргә дә китерергә мөмкин безнең илдә.

PS: Бу вакыйганың дәвамы нинди борылыш алыр, ахыры ничек тәмамланыр, алга таба да күзәтеп барып, һичшиксез, укучыларыбыз хозурына бәян итәрбез.

Раиф ГЫЙМАДИЕВ,

Казан – Арча – Казан

Комментарии