Бал кортларына зур афәт яный

Бал кортларына зур афәт яный

Бал кортлары – әйләнә-тирә мохитның чисталыгын, сәламәт булуын күрсәтүче билге, диләр. Хәтта ахырзаман якынлашу да тиктомалдан аларның яшәешеннән чыгып фаразланмыйдыр инде. Кызганычка каршы, барча тереклек өчен фәкать файдалы гына булган әлеге бөҗәкләрнең күпләп үлү очраклары соңгы елларда ешайды. Һәм аның төп сәбәпләренең берсе, һичшиксез, кешелек тарафыннан табигатьнең пычратылуы, тирә-юньнең агулануы нәтиҗәседер. Тәгаен генә кем әйтә ала, бәлки бал кортларын зарарлаучы төрле чирләрнең, паразитларның арта баруы да кешеләрнең Җир-Анага карата сакчыл мөнәсәбәте җитмәүдәндер?..

Ничек кенә булмасын, дөнья күләмендә бал кортларының күпләп үлү очраклары дәвам итә һәм аларга куркыныч тудыручы чирләрнең, паразитларның да яңа төрләре барлыкка килеп кенә тора. Шундый паразит – тропилаелапс (кыскача – тропи) бете хәзер Русиягә дә үтеп кергән. Аңа каршы көрәшү алымнары әлегәчә билгеле түгел һәм ул умартачылыкның юкка чыгуына китерә ала, ди белгечләр.

КРАСНОДАР ӨЛКӘСЕНДӘ ХӘВЕФЛЕ АЧЫШ

Быел җәйнең икенче яртысында Русиянең көньяк төбәкләрендәге умарталыкларда бал кортлары оялары белән үлү очраклары күзәтелгән. Бик хәвефле хәбәр, ди Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының умартачылык һәм аквакультура бүлекчәсе белгече Алмаз Гамиров, әлеге вакыйгага аңлатма биреп. Аеруча Краснодар төбәгендә шактый очраган андый хәл. Җитәрлек күләмдә бал һәм корт ипие булган оялар да кинәт көчсезләнгән. Кортлар саны азайганнан-азая барган һәм ахыргы чиктә оялар тәмам бушап калган. Сәбәбен тикшерә башлап, ояларны ачкач күренгәнчә, анда азык рамнарыннан тыш, кәрәз бүлемтекләре – күзәнәкләр яңа буын үрчеме белән дә тулган булган. Ләкин әлеге үрчемнең сәламәт түгеллеге аңлашылган.

Мәгълүм булганча, бал кортлары кәрәздә үрчем булган тишекләрнең авызын томалап куя. Ә бу очракта күзәнәк капкачларында кечкенә генә тишекләр булган. Шундый тишекле бүлемтекләрдәге курчакларның күбесе үлгән, исәннәре дә инде зәгыйфьләнгән. Ә курчактан яңа формалашкан яшь кортлар күзәнәкләрдән дә чыга алмыйча үлгән.

Оя эчендә, аның тирәсендә, җирдә берән-сәрән хәрәкәтләнүче кортлар да күзәтелгән. Ләкин аларның күбесе очарга сәләтле түгел: кайсы бер канатлы, ә кайберләре бөтенләй канатсыз. Арада берничә тәпие җитмәгәннәр дә, мыегы киселгән сыманнар да шактый булган. Гарип кортлар шуышып йөргән сыман гына кыймылдаганнар.

Беренче караганда, әлеге билгеләр бал кортларының варроатоз бете белән зарарланган булуына ишарәли кебек, ди Алмаз Гамиров. Ләкин ул инде умартачылар өчен яңалык түгел һәм аннан саклану чаралары нәтиҗәлелекне моңарчы бик яхшы күрсәтеп килде. Краснодар умартачылары да ояларны варроатоз бетенә каршы тиешенчә эшкәрткән булганнар. Андый очракта умарталыклар әлеге паразиттан зыян күрергә тиеш түгел. Бигрәк тә, җәйге вакытта. Хәтта сәбәп варроатоз булганда да, ул бет бал кортының аркасында күренеп тора. Ә Краснодар очрагында кортларның тәнендә бернинди бет табылмаган. Әмма үрчем булган күзәнәкләрнең капкачын ачканда, аларның шактыеннан аксыл яки көрәнсу төстәге бик вак кына – бер миллиметрдан да кечерәк булган бөҗәкләр йөгерешеп чыккан. Алар бик тиз хәрәкәтләнә икән. Кайбер күзәнәктән шундый алтышар-җидешәр бөҗәк чыгып, тиз арада башка бүлемтекләргә кереп качкан.

Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының умартачылык һәм аквакультура бүлекчәсе белгече Алмаз Гамиров

Әлеге хәлгә тәгаен генә аңлатма таба алмаган умартачылар белгечләргә мөрәҗәгать иткәннәр. Белгечләр исә, башта умарта кортларының, үрчемнең үлеменә ул вак бөҗәкләр сәбәпче түгел, ә ниндидер вирус нәтиҗәсе булырга мөмкин, дип фаразлаганнар. Алар фикеренчә, вак бөҗәкләр, табигый азык чылбыры күренеше буларак, үле кортларны, курчакларны ашаучылар гына.

Ләкин соңрак, җентекләп тикшерү нәтиҗәсендә бик күңелсез нәтиҗә ясалган. Ачыкланганча, әлеге вак бөҗәкләр нәкъ менә гаять куркыныч булган яңа төр паразитлар – тропи бетләре икән.

АВСТРАЛИЯДӘН ҮРНӘК АЛЫРЛЫК

Тулаем алганда, бөтендөнья күләмендә бал кортларының сәламәтлекләре начарая бара, дип ассызыклый белгечләр. Чөнки төрле илләр һәм бер дәүләт эчендәге өлкә-субъектлар арасында кортчылык товарлары белән алып барыла торган сәүдә процессында куркынычсызлык таләпләренә тиешенчә игътибар бирелми, алар үтәлми. Нәтиҗәдә бал кортлары өчен куркыныч булган чирләр, корткычлар, паразитлар дөнья буйлап киңрәк тарала бара. Ул хәлнең ачык бер мисалы итеп варроатозны атарга мөмкиндер. Моннан 45-50 еллар элек әлеге паразит турында безнең төбәк умартачыларының ишеткәннәре дә булмаган. Ләкин беренче тапкыр көньяк-көнчыгыш Азия якларында, төгәлрәк әйткәндә – Индонезиядә ХХ гасыр башында табылган бет 70-80 елдан соң СССР дип аталучы зур илнең дә барлык төбәкләрен диярлек яулап ала.

Ул паразитны беренче очраткан елларда умартачылар бал кортларын ничек сакларга да белмәгән бит. Аннан котылу өчен нинди генә чаралар кулланып карамаганнар: төтен дә җибәргәннәр, хәтта керосин сипкәннәр. Шөкер, бүген аны җиңү ысуллары бар. Ләкин алар ярдәмендә без варроатоздан вакытлыча гына котылып торабыз. Корт ояларын даими эшкәртмәсәң, бик тиз баш калкыта ул.

Тагын шунысы гаҗәп, беткә каршы көрәшү ысуллары, препаратлары булып та, варроатоз барыбер таралуын дәвам итә. Ул инде хәзер дөньяга хуҗа, дип әйтергә мөмкин. Бал кортлары булган бөтен җир шарындагы континентлар, дәүләтләр арасында фәкать Австралия генә варроатоздан чиста санала икән. Әлеге ил читтә, үзе бер аерым утрау сыман булганлыктан, бәлки, ул паразит үтеп кермәгәндер. Әмма шунысы да мәгълүм, Австралия дәүләтендә бал кортларына карата гына түгел, ә барлык төр тереклеккә, үсемлеккә, гомумән, әйләнә-тирә мохитка сакчыл караш таләпләре бик югары куелган. Ул яктан Австралия дәүләтеннән бик күп илләргә, шул исәптән Русиягә дә, үрнәк алу бер дә комачау итмәс иде.

ҮЗЕ ВАК, ҮЗЕ ЗӘҺӘР ҺӘМ ТИЗРӘК ҮРЧИ

Инде ничә дистә еллар дәвамында көрәшеп, дөньяда варроатоз бетен һаман тулысынча җиңә алмауны искә алганда, яңа тарала башлаган тропи паразиты бермә-бер куркынычрак, ди белгечләр. Чөнки аңа каршы тору ысулларын әлегәчә бер илдә дә тәгаен генә әйтә алмыйлар һәм аның популяциясе варроатозныкына караганда 25 тапкырга тизрәк икән.

Тропи бете дә, варроатоз кебек үк, иң беренче көньяк-көнчыгыш Азиядә табылган һәм хәзер инде Һиндстан, Кытай, Иран дәүләтләрен, Урта Азияне басып алып килә. Ә аннан Европага һәм Русиягә туры юл ачыла дигән сүз.

Ул бет варроатозга караганда чама белән өч тапкырга кечерәк булса да, чыдамрак һәм зыянлырак, дип аңлата аны беренчеләрдән булып өйрәнә башлаган галим Сэмюэль Рэмси, үз күзәтүләренә нигезләнеп.

Бал кортлары үрчем булган кәрәз күзәнәкләрен томалап куяр алдыннан, тропи паразиты, аңлашылганча, ана бет, бүлемтекнең стеналарына берничәшәр йомырка салып калдыра. Алардан 8-9 тәүлек эчендә яңа бетләр чыгып, тулы үсеш этабына җитәләр. Ул бетләр күзәнәктәге курчак белән туклана.

Әлеге паразит кырмыска кебек җитез булудан тыш, каты итеп тешли дә икән. Билгеле булганча, варроатоз бете кәрәз күзәнәгендәге курчакның бер җиренә генә ябышып имә. Тропи исә, тикшерүләр күрсәткәнчә, 18 сәгать эчендә 7-8 урыннан тешләп ябышкан. Һәм ул тешләгән урыннар төзәлми. Хәтта курчак исән калып, аннан бал корты формалашып өлгерсә дә, тропи тешләгән урыннар – аяк, канат хәрәкәтләнә алмаячак, ниндидер сәбәп белән параличланган хәлдә кала. Ә бер күзәнәктә тропи бетләре 4-5әр булуны искә алганда, курчакның исән калу ихтималы юк дәрәҗәсендә.

Күзәнәктән чыккач, әлеге паразит өчен бал корты тәненә ябышып яшәү дә мөһим түгел икән. Гадәттә варроатоз бете күзәнәктә туып, бераз үсеп чыкканнан соң, уртача җиде тәүлек буе бал кортына ябышып яши. Ул шунда җитлегә, ансыз бет нәсел калдырырга сәләтле булмый, ди белгечләр. Ә тропига барыбер, ул бал кортында ике-өч сәгатьтән бер көнгә чаклы гына ябышып тора. Шуңа күрә оча торган бал кортларын гадәти ысуллар белән тикшергәндә, ояда бет юк сыман тоелырга мөмкин. Ә кәрәз күзәнәкләрен ачып карагач, зарарлану 65 процентка чаклы тәшкил иткән очраклар булган.

Гомумән, тропи оча торган корт тәненә ныклап ябыша алмый да, шуңа күрә ул еракка таралмый, дигән фикер яшәгән булган башта. Аннан, бет салкын климатта үлә, дип фаразлаган булганнар. Янәсе, ул кәрәздәге үрчемдә генә яши, ә салкын климатлы якларда үрчем вакыты кыска була. Әмма бүген инде Кытайның салкын төбәкләрендә дә тропиның иркен яшәве мәгълүм. Үрчем булмаганда ул югалган кебек, тик бераз көннәр җылынып, үрчем барлыкка килә башлауга, әллә кайдан пәйдә була, дип аптырыйлар умартачылар.

Белгечләр әле дә тропиның бер умарталыктан икенчесенә ничек күчүен, кышын кая югалып торуын тәгаен аңлата алмый. Ә галим Сэмюэль Рэмси ачыклавынча, аның бераз үзгә төрен иң элек күселәрдә тапкан булганнар икән. Шуңа ул кимерүчеләр паразиты, дип саналган. Ә хәзер бал кортларына һөҗүмнәре башланган.

ТӨП ЧАРА – ЧИКЛӘНҮ!

Әлегәчә тропи паразитына каршы тору, кортларны дәвалау ысуллары, препаратлары билгеле түгел, дидек. Сэмюэль Рэмси да бу юнәлештә шактый эзләнгән. Ул ачыклаганча, нибары ике төрле ысул белән күпмедер дәрәҗәдә паразитка каршы торып була икән. Берсе – 41 градус эсселектәге һава ярдәмендә ояларны 3 сәгать дәвамында термик эшкәртү. Аның соңгы нәтиҗәләре әле юк, ләкин уңай тәэсире булуы расланган. Икенче ысул – ояларны кырмыска кислотасы пары белән эшкәртү. Әмма кислота микъдары шактый югары булу шарт һәм аның парлары ояның эченә тулысынча үтеп керергә тиеш. Кайбер илләрдә, мәсәлән Тайваньда, 90 процентлы һәм аннан да югарырак микъдарлы кырмыска кислотасы белән эшкәртәләр икән. Тик аның нәтиҗәсендә кортларга да зыян килү ихтималы зур.

– Хәзерге вакытта тропи паразитыннан, шулай ук башка төрле ят чирләрдән саклануның бердәнбер ышанычлы юлы ул – читтән кортчылык товарларын кертмәү, – ди Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының умартачылык һәм аквакультура бүлекчәсе белгече Алмаз Гамиров. Әлбәттә, аңа ирешү бик кыен. Аеруча хәзерге заманда. Чөнки яңа төрле токымлы бал кортлары дигән булып, ел саен аларны Русиягә кайдан гына ташымыйлар! Аеруча Үзбәкстан, Кытай якларыннан бик күп корт пакетлары кертелә. Күбесенең токым чисталыгы турындагы сертификатлары да төгәл түгел, йә бөтенләй юк.

– Шул ук Үзбәкстандагы умартачылар сөйләвенчә, эшмәкәрләр умарталыкка килеп, тикшереп тә тормыйча, күпләп корт пакетлары ясап алып китәләр икән, – ди Алмаз Гамиров. Шуларны Русиягә кертеп, Карника, Бакфаст һәм тагын әллә нинди токымлы кортлар дип саталар инде. Ул читтән китерелгән пакетлар аркасында токым чисталыгы бозылудан тыш, нинди генә чирләр дә ияреп кермәскә мөмкин бит?! Республиканың умартачылык һәм аквакультура бүлекчәсе белгече фикеренчә, чит дәүләтләрдән түгел, үз илебез эчендә дә төрле төбәкләрдән кортлар сатып алмаска тырышырга кирәк. Мәсәлән, Татарстанда корт пакетларына булган ихтыяҗыбызны канәгатьләндерерлек мөмкинлек бар бит.

– Без республикадагы рәсми теркәлгән нәсел умарталыкларында гына да, сезонга 1600 пакет җитештерә алабыз. Алар токым сафлыгы һәм чирләр булмау ягыннан гарантияләнгән. Әле тагын рәсми теркәлмичә генә эшләүче умартачылар корт пакетларын бик күп сата. Һәрхәлдә, аларның товарлары да читтән кертелгәнгә караганда ышанычлырак булуы бәхәссез, – ди Алмаз Гамиров.

Менә шулай, җәмәгать! Инде болай да чикләүләр чорында, бал кортларын, умартачылыкны саклыйк дисәк, тагын да чикләнеп яшәр вакыт җитте.

Раиф ГЫЙМАДИЕВ

Комментарии