Күчми калган Күчтем

Күчми калган Күчтем

Ниһаять, без өчәү Күчтемгә менеп төшәргә ниятләдек. Казанбаштан җиде чакрым ул. Тулырак юл Чтяпан тау башыннан. Без машинада, МТС юлында. Анысы әйләнгечрәк. Өчәү дигәнем – мин, балачакта бергә үскән Фәтхия. Безнең арада иң булган, иң җитез кыз иде ул. Урманда җиләк җыйганда безнең савыт төбендә 10-15 җиләк йөгереп йөргәндә, аныкы инде яртылаш тулган була иде. Өченчебез – бишенче сыйныфтан Казанбашта бергә укыган Файсал, бик башлы, бик үҗәт малай иде. Сумкасы тулы тимер-томыр, батарейкалар, чыбыклар. Иң почмакта арткы партада утыра, әйбәт укый. Дәрестә укытучыны тыңлаганда да күңеле парта астындагы детальләрдә икәне йөзенә үк чыккан була. Тәнәфестә дә башка малайлар кебек коридор буйлап чабып йөреп юкка вакыт уздырмый. Аның янына башкалар килеп карап торалар үзе, тик аларның башы да, түземлеге дә җитеп бетми, коридорга чыгып чабуны артыграк күрәләр. 

10 еллык мәктәпнең ике катлы агач бинасы селкенеп тора. Коридорның икенче башындагы кешенең йөзен тузан болыты аркылы танырлык түгел. Кызлар уртада түгәрәк уеннар оештыра, бииләр – кыскасы, гөр килә мәктәп. Балалар бит инде. Ярый сумкада тамак ялгап алырга ипи кыерчыгы калган булса... 

Баскыч башында ике чиләкле су багы. Аның янындагы бер тимер кружкага чират тезелә. Дәрескә кыңгырау шалтырагач, мәктәп караучы апа чиләкләрен зыңгылдатып тагын тау астына чишмә суына төшеп китә. Бер Файсал гына бу ыгы-зыгыда катнашмыйча, үҗәтләнеп, үз эшен дәвам итә. Ул вакытта юк бит уйнар өчен әзер конструкторлар, яңа детальләр. Кайда күрсәң, шунда үзең җыеп йөрисе. Кыскасы, ул малайдан бер зур предприятиенең ким дигәндә баш инженер-конструкторы чыгарга тиеш иде. Чынбарлыкта шулай булгандыр да ул. Гомер буе янындагы институт бетергән 3-4 юклы-барлы инженерның эшләреннән канәгать булмыйча, үзеннән өстәп төгәлләп эшләп бетереп йөргәндер. Менә шундый безнең бүгенге тарихи сәяхәткә чыгучы командабыз. 

Юл озын, зигзаглар ясап урман полосалары буенча бара. Элек бездән аз гына озынрак булган агачлар инде карурманга әйләнгән. Төпләрендә дә яшел чирәм, җиләк, гөмбәләр күренми. Ә тирә-яктагы басулар һаман шундый ук: кайда арыш, кайда борчак, кайда арпа үсә. Горизонтка барып тоташкан иген диңгезе, зәңгәр күк, якты кояш. Әйтерсең алар берничә дистә еллар шул килеш торганнар. Башта вакыт, истәлекләр буталып китә. Без машинадан төшеп, карый-карый, акрын гына барабыз. Шул ук кыңгырау чәчәкләр, ромашкалар, күк чәчәкләр. Яшел чирәм, үрмәләп киткән эт эчәгеләре, әрекмәннәр, тигәнәкләр... Гүя, вакыт туктап торган бу урыннарда. 

Менә үргә менеп җитәбез. Ә астарак без туып үскән Күчтем авылы җәйрәп ята. Карыйбыз. Юк шул авылыбыз. Аның урынына ямь-яшел чыршы-нарат урманнары. Без элекке йортлар урыннарын табарга тырышабыз. Җилкәгә җиткән арыш басуын ерып, зират янына киләбез. Күп каберлекләрне инде белерлек тә түгел шул. Дога кылып алабыз да, авыл ягына китәбез. Бу тау башында Фәтхияләр йорты үзе генә тора иде, анда әле урман юк. Яңа, матур йорт. Зур бәрәңге бакчасы. Кайсы ягына гына чыгып бассаң да, авылга килә торган юллар, бөтен авыл күренеп тора. Үзләре бер аерым утар булып яши иде алар. 

Авыл белән алар урынын күпер тоташтыра. Яңгырлар яуганда, көчле язгы ташулар булганда гына ярсып су ага анда. Башка вакытта коры елга була ул. Авылның икенче башында алардан турыга гына шул коры елга, үзән аркылы чыгып була. 

Фәтхиянең Фәүзия исемле кечкенә сеңлесе бар. Агач кабыгыннан ясалган арбага утыртып, еш кына аны безгә биреп чыгаралар. Икәү тотып, ул арбаны җайлап кына таудан тартып төшәбез. Ә менә коры елгадан чыкканда тартырга көчебез җитми, бәбиебезнең арбасы авып китә. Без, куркудан, тиз-тиз арбаны елга аркылы чыгарабыз да, чүпрәк-чапраклары белән бергә елга төбеннән җыеп аны арбага тутырабыз. Ярый әле, биектән түгел, җир йомшак, җайлы гына егылып ала. Еларга да өлгерми кала. Шулай итеп, Аллаһы рәхмәте белән, имгәтмичә генә аны да тәпи киткәнче үстердек. 

Авылның урынында инде куе чыршы-нарат урманы. Анда кереп булмый. Бары тик югары очында гына кайбер йорт урыннарын чамалап була. Югары очтан көтү кайта торган иңкүлекләр, коры елга буйлары саегып киткән кебек. Шул урында гына кыска чирәм, бәпкә үләне үсеп утыра. Монда инде күзне йомсаң, элеккеге авыл урамында басып торган кебек: Яхъялар, Фаизә әби йорты, каршы якта Мостафа абыйлар. Үзәккә таба төшкәч, уң якта кое. Алары инде юк, урман үскән анда. 

Без югары оч юлыннан полоса буйлап урманга менәбез. Минем өчен тагын вакыт туктап кала. Үз күзләремә үзем ышанмыйм. Ник бер агач, ник бер үсемлек үзгәрсен ул полосада! Биеклекләре дә шул ук, агачлары да шул ук каеннар. Араларында берән-сәрән генә кечкенә куаклар. Шул ук чәчәкләр, шул ук җиләкләр, шул ук күк йөзе, шул ук кояш. 

Музей-тыюлык итеп саклап тотсалар да, болай тора алмас иде. Бу безгә туган авылыбыздан зур бүләк булды. Бер мәлгә үскән вакытларыбызга кайтып килдекмени. Урман буйлары да үзгәрмәгән, шул ук юл сузылган анда да. Без, бик күп истәлекләрне яңартып, каршылыклы уйлар белән кайтыр юлга чыктык. Бик сөйләшәсе килми иде. 

Нинди сүз туры килә соң күңелгә мәңге якын булып кереп калган авылыбыз турында? Су басмаган, зур су саклагычлар ясалмаган монда. Аллага шөкер, ут хәвеф-хәтәре булмаган, янып юкка чыкмаган. Ник кешеләр төрле җирләргә күчеп китәргә мәҗбүр булганнар? Зур төзелешләр юлына туры килмәгән, аның аркылы зур трассадан дөбер-шатыр машиналар чапмый. 

Табигатьнең матур урынында, зур юллардан да ерак урнашмаган бу авыл беткәнме? Ничек инде авыл кадәр авыл беткән? 

Бетә алмый бу авыл. Аның гомере 50 ел гына булса да, ил тарихының иң кискен, иң авыр елларын: репрессия, колхозлашу, сугыш, ачлык-ялангачлык, ятимлекне үз җилкәсендә күтәргән бу авыл. 

Октябрь революциясенең 10 еллыгына казыксыз җиргә казык кагып башлаган тарихы да ярты гасырдан артмый. Иксез-чиксез илебез картасында аны нокта итеп күрсәтергә дә, бәлки, урын җитмидер. Ә халкының ил язмышына керткән өлеше бәя биреп бетергесез. 

Авылларны эреләндерү сәясәте елларының уйланылып җитмәгән карары нигезендә таратылды ул. Беренчеләрдән булып килеп урнашкан минем Әхмәтзаһир бабай белән Минзифа әби соңгылар булып Казанбашка күчтеләр. Ә бит заманында фермалары, башлангыч мәктәбе, клубы, кибете, авыл советы булган, рәсми документларда «X лет Октября» дип исемләнгән колхоз иде. 

Бу авыл кешеләре ярдәмчел, бердәм, тырыш бер гаилә кебек яшәде. Инде тормыш бераз яхшыра төшеп, туйганчы икмәк, бәрәңге ашый башлап, балалар үсә төшкәч, кешеләр яңа йортлар салып керде. Аларның нигезенә дә өмә ясап тотыналар, бураны да ир-атлар бергә күтәрәләр иде. Йорт төзелеп беткәнче шулай ярдәмләшеп эшлиләр. Бакчалар зур. Бәрәңгене дә өмә ясап бергә утырталар. Колхоз эшеннән әбәткә кайткан арада, сукалы ат җигеп, 8-10 кеше сәгать-сәгать ярым эчендә эшне дә бетерәләр. Өйгә кереп тәмле ботка ашап, шау-гөр килеп чәй эчәләр дә, билләрен угалап колхоз эшенә йөгерәләр. Каз өмәләре, башка күмәк башкарган эшләрне санап бетерә торган түгел. 

Яңа сауган сөт алып, әни иртүк каршыдагы Зәйнәп апаларга кереп чыга. Аннан соң тагын 1-2 күршенең хәлен белеп, капкаларына башын тыгып ала. Болар берсе дә хәзер иртән, ялкауланып, «хәерле иртә» дип видеолар җибәреп утырудан күбрәк вакыт алмый. Инде көтү куганда очрашып, бөтен авыл бер-берсен сәламли, хәлен белә. Берәрсенең хайваны чыкмаган булса, кереп тиз генә белеп чыгалар. Кайчакта өлгерми калган хуҗабикә абзарыннан сыер-сарыкларының чыгып киткәнен күрми дә кала. Үз турыңнан узганда чыгарып калмасаң, малларны аерым гына басуга кадәр илтү кыен да, озак та. 

Менә шулай туганлык дәрәҗәсенә җиткән, канга сеңгән ярдәмләшү, бердәмлек, кая барсалар да, бу авыл кешеләренең үзләре белән ияреп йөри. 

Кайда гына булсалар да, бер-берсе белән очрашу зур бәйрәмгә әйләнә алар өчен. «Күчтемнәр» дип әйткән бер тылсымлы сүз җитә. Бу авылның киленнәре дә башлап шул сүзне әйтә. Кайчандыр каникулга, кунакка гына кайтып йөргән балалар, яшьләр дә үзләрен Күчтемнеке дип саный. Якынрак торганнар бер гаилә кебек яшәүләрен дәвам итә. «Мин Күчтем Вазыйх малае Марсель», «мин Күчтем Яхъя кызы Рамилә», дип, күчтәнәчләрен күтәреп ишек алдына әнинең хәлен белергә дип килеп керә иде алар. Аларның ата-аналары кылган игелекле гамәлләренең дәвамы бу. Мин инде үсеп җитеп, авылга кайтып йөргәндә, иртүк, йокыдан торганчы, Зәйтүнә апаның веранда ишегеннән тавышы ишетелә иде. «Маһруйбикә апа-а-а, чиләкләремне генә бушатып бирче, вакытым юк». Инде ул сепарат аерган, көянтә белән ике чиләк сөт күтәргән, өченче чиләге кулында, тагын ничектер банка белән каймак тоткан. Ничек өлгергән? Ничек күтәргән? 

Ул да булмый, печән кайткан вакытларда булышырга дип сәнәген күтәреп Миңзифа апа килеп җитә. Яңгыры башланганчы печәнлеккә өеп өлгерергә кирәк. Кем чакырган аны? Беркем дә чакырмаган. Инде һәр очрашу «күчтемнәр» өчен тәмләп чәй эчү, туып-үскән авылны сагынып исә алу белән тәмамлана. 

Инде авылны ишетеп кенә белгән яшьләр дә, бер төркемгә оешып, зиратны язын-көзен карап торалар. Коймалар, мөмкин булган чардуганнар, кабер ташлары яңартылган. Юк, күчмәгән Күчтем авылы. Ул безнең күңелләрдә калган.

Әнисә ГАБДРАХМАНОВА,

1946нчы елда Күчтем авылында туган

Комментарии