Баерга әзерләнегез

Дәүләт Думасында утыручы депутатлар әледән-әле дистәләгән төрле проектлар, законнар чыгарырга бик маһир. Ул тәкъдимнәр кабул ителерме, юкмы – анысы аларга мөһим түгел. Аларга үзләрен күрсәтергә генә булсын. Менә мисал өчен «Гадел Русия – Дөреслек өчен» партия әгъзасы Николай Стариков ай саен барлык русиялеләргә 10 мең сум акча бирергә кирәк дигән фикер әйтте. Имеш, Русиядә 18 миллион кеше ярлылыкта яши һәм коронавирус аркасында халыкның тормышы тагын да начарланган.

Ләкин бу тәкъдимнең кабул ителүе шикле. Руслар әйтмешли, «вряд ли». Чөнки хөкүмәт хәтта пенсия күләмен, эш хакын күтәрергә дә дәүләт казнасыннан акча арттыра алмый. Илнең 90 процент байлыгы 10 процент олигарх кулында булганда, халык хәерчелектән мәңге чыкмаячак.

Депутат тәкъдим иткән мондый гамәл Татарстанда барып чыгар иде дә бит, әгәр дә ел саен республиканың 800 миллиард сум акчасы Мәскәүгә китеп бармаса. Шушы күләмдәге акчаны 4 миллион татарстанлыга бүлеп бирсәң, һәр кешегә 200 мең, ягъни бер айга 16 мең сум туры килер иде. Моны бары тик республикабыз тулысынча мөстәкыйльлек алганда гына тормышка ашырырга мөмкин. Киләчәктә яхшыга өметләнәсе кала. Өметсез шайтан гына диләр бит.

Наил ӘХМӘТҖАНОВ,

Чаллы шәһәре

Комментарии