Ярдәм бар, тик җитәрлек түгел...

Ярдәм бар, тик җитәрлек түгел...

«Быел язгы чәчүгә чыгып булырмы, юкмы?..» Соңгы ай эчендә аграрчылар арасында үзалларына әнә шундый кискен сорау куючылар да шактый иде. Аңлашылганча, әлеге сорау аларның эшләргә теләү-теләмәүләренә бәйле рәвештә тумый. Илдәге икътисадый вазгыять кинәт үзгәргәч, банклар төп ставканы 20 процентка хәтле күтәреп куйгач, авыл хуҗалыгы бизнесы да киләчәккә корган барлык планнарны яңадан күзләп чыгарга мәҗбүр. Еллык ставканы 20 процент һәм аннан да күбрәк итеп түләргә калса, андый «кыйммәтле» кредитны кайсы аграрчының алу мөмкинлеге булыр иде икән?! Ә авыл хуҗалыгы бизнесының күпчелеге ташламалы кредитларга мохтаҗ...

Ниһаять бу өлкәдә аграрчылар өчен өметләндергеч хәбәр! Русия хөкүмәте бюджеттан өстәмә финанс ярдәм юнәлтү юлы белән, авыл хуҗалыгы бизнесы өчен кредитлар ставкасын күтәртми. Бу турыда Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Марсель Мәхмүтов хәбәр итте. Аның белән әңгәмә вакытында быел аграрчыларга күрсәтелүче башка дәүләт ярдәмнәре турында да сөйләштек.

– Табигать көтми, аграрчыларның кырчылык сезонын башлау вакытлары килеп җитә. Ә алар өчен төп хәлиткеч сорауга – кредитлар алу шарты турында анык җавап фермерлар съездында да ишетелмәде. Ниһаять бу атна башында Русия хөкүмәте Агросәнәгать комплексына ярдәм күрсәтү турында карар кабул итте. Марсель әфәнде, аның нигезендә аграрчылар нәрсәгә өметләнә ала?

– Беренчедән шуны ассызыклыйк: электән эшләп килгән дәүләт ярдәме программалары берсе дә гамәлдән чыгарылмый. Һәм икътисадый вазгыятьне искә алып, аграрчыларга ярдәм күрсәтү буенча өстәмә чаралар кертелә. Дөрес әйтәсез, бүген аграрчыны иң нык борчыган сорау – банклардан кредит алу шарты. Аның процент ставкасы күпме булыр? Русия хөкүмәтенең яңа карары нигезендә, аграрчыларны кыска сроклы ташламалы кредитлар белән тәэмин итү өчен бюджеттан өстәмә рәвештә 25 миллиард сум бүлеп бирелә. Бу акчалар 20 процентка чаклы күтәрелгән банк ставкаларын киметүгә юнәлтеләчәк. Нәтиҗәдә аграрчы өчен ташламалы кредит, узган елдагы сыман ук, 5 процентлы булып кала.

– Март башында узган фермерлар съездында ташламалы кредитны Русия авыл хуҗалыгы банкы аша гына бирергә мөмкиннәр, дигән сүз булган иде. Бу дөресме?

– Юк, алай түгел. Инде 2017нче елдан, аграрчыларга дәүләт ярдәмнәре күрсәтү программалары эшли башлаганда ук, Русия авыл хуҗалыгы министрлыгы дистәдән артык банк исемлеген раслаган иде. Ул исемлек хәзер дә актуаль, ташламалы кредитны анда күрсәтелгән теләсә кайсы банк аша алырга мөмкин. Исемлеккә илдәге иң эре һәм популяр булган 16лап банк кертелгән.

– Ташламалы кредит беренче чиратта кемнәргә биреләчәк? Алдан эре инвесторлар, аннан соң гына фермерлар һәм башка вак-төяк дигән караш булмасмы?

– Эре бизнес вәкилеме ул, фермермы, шәхси эшмәкәрме, аерма юк, фәкать авыл хуҗалыгы җитештерүе белән шөгыльләнсен, андыйлар барысы да ташламалы кредитка өмет итә ала.

Быелгы планнарга караганда, язгы-кыр эшләрен уңышлы башкарып чыгу өчен республика аграрчыларына 17 миллиард сум күләмендә кредитлар кирәк. Бүгенге көнгә аларның 12,2 миллиард сумы банклар тарафыннан яклау тапкан инде. Икенче мәсьәлә – ул кредитларның процентларын киметү өчен Русия хөкүмәте бүлеп бирә торган ярдәмнең безгә күпме өлеше эләгер? Башта каралган тәртип буенча, 25 миллиард сум күләмендәге өстәмә финансларның 1 миллиард 306 миллион сумы Татарстан лимиты иде. Тик ул – язгы-кыр эшләре өчен республикага кирәк булган барлык кредитларның яртысының гына процентын киметергә җитә. Шунлыктан без хәзер ташламалы кредит алырга теләүчеләрдән тупланган гаризаларга нигезләнеп, Мәскәүдән өстәмә лимит сорарга җыенабыз. Булыр кебегрәк әйттеләр.

– Димәк, әлегә бу ярдәм күләме җитәрлек түгел?

– Әйе, ярдәмгә ихтыяҗ шактый әле. Ләкин Русия хөкүмәте тарафыннан яңа кабул ителгән ярдәм чараларыннан тагын шуны ассызыклап үтәргә мөмкин: элек алынган кыска сроклы кредитны түләү вакытын бер елга чаклы озайтырга мөмкинлек бирелә. Ягъни, аграр оешма хәзер каплыйсы кредитына акча юнәтмичә, ул финансны хуҗалык чыгымнарына тота ала. Икенче төрле әйткәндә, шундый ук арзанлы процентка яңа кредит алган сыман килеп чыга инде. Ә кемнәрнең озак сроклы кредитлары булган, аларны түләп бетерү вакыты тагын ярты елга кичектерелә.

– Аграр тармакта система формалаштыручы оешмаларга ярдәм йөзеннән яңа кредит программалары да эшли башлаячак, диелгән хөкүмәт карарында. Монысы ни була, гомумән, система формалаштыручы оешмалар республикада кемнәр?

– Андый оешмаларны билгеләү тәртибенең үз кысалары бар. Мисал өчен, эшчеләр саны 1,5 мең кешедән аз булмаска тиеш. Кырчылык тармагында еллык керем кимендә 10, ә терлекчелектә – 6 миллиард сум күләмендә булу шарт. Әлеге кысалар буенча республикада система формалаштыручы оешмалар төркеменә «Ак Барс» холдингы, «Кызыл Шәрык-Агро», «Агро-Көч» һәм «Нәфис» компанияләре узды. Хәзер «Август» оешмасын да шунда кертү буенча эш бара.

Әлеге төркемгә кергән агросәнәгать компанияләренә кыска сроклы ташламалы кредитлар 5 миллиард сумга чаклы бирелергә мөмкин. Аларның килешүләре инде субъектлар аша түгел, ә турыдан-туры федераль үзәк белән төзелә. Аңлашылганча, бу өстәмә саллы ярдәм булачак.

Русия хөкүмәте тарафыннан күрсәтелүче яңа ярдәм чараларына килгәндә, тагын шуны атап үтәргә мөмкин: ипи пешерүчеләргә субсидияләр өләшенәчәк. Ул максаттан федераль бюджет республикага 70 миллион сум бүлеп бирә. Бу – пешерелгән икмәкнең һәр килограммына 2,5 сум күләмендә ярдәм дигән сүз. Аннан тыш, һәр килограмм пешкән ипигә 2шәр сум күләмендә субсидияне республика бюджеты өсти.

– Техник потенциалны саклап калу өчен республика аграр тармагына ел саен 250ләп трактор һәм 135 комбайн сатып алырга кирәк, дип ассызыклаган иде Татарстан Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров. Бу юнәлештә эш тукталмасмы?

– Техникаларны без нигездә лизинг компанияләре аша алабыз. Ул юнәлештә эш шулай ук дәвам итәчәк. Русия хөкүмәте авыл хуҗалыгы техникаларын ташламалы лизингка алу программасын дәвам итү өчен 12 миллиард сум күләмендә өстәмә ярдәм бүлеп бирде. Бу акчалар субъектларга лимитлап бүленми, кем күпмегә заявка биреп өлгерә, шул чаклы ала. Ә Татарстан ел саен бу яктан өлгерлек күрсәтә. Өстәвенә бездә лизинг түләүләр өлешчә субъект бюджетыннан да субсидияләнә.

– Моңарчы эшләп килгән ярдәм программалары – грантлар, субсидияләр бирү быел да тукталмый дидегез. Әле алар буенча түләүләр башландымы?

– Кырчылык, терлекчелек тармагына, техникалар буенча каралган субсидияләр апрель аенда бирелә башлаячак. Аеруча техника буенча ассызыклап үтәсем килә, «70х30» программасы буенча 2019 – 2020нче елларда барлык заявкалар буенча түләргә акча җитмәгән иде. Быел хәлнең катлаулыгын искә алып, министр Марат Азатович Татарстан Президентына мөрәҗәгать итеп, өстәмә финанс таба алды. Нәтиҗәдә быел 2019 – 2020нче ел бурычларын да каплап бетерергә ниятлибез.

Грант формасындагы ярдәм программаларына килгәндә, «Агростартап», «Гаилә фермасы», Кооперативлар буенча конкурслар инде үтте. Хәзер аларга нәтиҗәләр ясау бара һәм җиңүчеләргә акчалары апрель аенда өләшенәчәк. Ә бу көннәрдә – 24нче марттан 7нче апрельгә чаклы «Иң яхшы шәхси ярдәмче хуҗалык», «Иң яхшы фермер», «Иң яхшы авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы рәисе» һәм «Кече формадагы хуҗалыкларны үстерү буенча иң яхшы авыл җирлеге башлыгы» конкурсларына гаризалар кабул итү бара. Кыскасы, аграрчыларга ярдәм йөзеннән булдырылган барлык программалар быел да тукталмаячак.

– Өстәмә ярдәм чаралары турында Русия хөкүмәте карары бераз соңарды да кебек. Инде март ахыры ләбаса, аграрчылар банклар белән үзара килешү табып, кредитларны алып өлгерерләрме? Узган еллар тәҗрибәсен искә алганда, кредит рәсмиләштерү процесслары айлар буена сузылган очраклар да бар бит.

– Бу эшне тизләтү максатыннан көн сан чаралар күрелә. Банкларга да ул турыда җиткерелгән. Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында оператив штаб эшли. Ниндидер аңлашылмаучанлыклар булса, тоткарлыклар туса, аграр министр үзе контрольгә ала. Ул һәркөн саен бу юнәлештәге эш барышы белән җентекләп танышып тора. Мәскәү белән дә документларны тиз арада раслау җайга салынган. Нәтиҗәдә быел аграрчылар тарафыннан кредит алырга документлар тапшыру һәм аларны банкларның раслау процессы узган елгы белән чагыштырганда активрак та бара. Шуңа күрә, реаль кредит акчаларын да авыл хуҗалыгы предприятиеләре оешканрак төстә алырлар дигән өмет бар. Өстәвенә без инде узган елдан аграрчыларга күрсәтелә торган барлык ярдәмнәрне электрон рәвештә теркәүгә күчтек. Быел да ул юнәлештә эш дәвам итә. Әлбәттә, бу – документларны рәсмиләштерү процессын бермә-бер тизләтүгә китерә.

Әңгәмәдәш - Раиф ГЫЙМАДИЕВ

 

Авыл хуҗалыгындагы кече һәм урта бизнеска агымдагы елда күрсәтеләчәк ярдәм төрләре:

ТЕРЛЕК АСРАУЧЫ ШӘХСИ ХУҖАЛЫКЛАРГА:

– Шәхси хуҗалыгында кимендә 5 савым сыеры асрау өчен миниферма төзергә республика бюджетыннан 300 мең сум, әгәр 8 сыер асрау нияте белән төзелсә – 600 мең сум субсидия бирелә. 

– Шәхси хуҗалыкта асрау өчен гадәти тана яки бер тапкыр бозаулаган сыер сатып алган очракта, һәр баш терлеккә 60 мең сум күләмендә ярдәм каралган. Әгәр сатып алынган терлек нәселле булса, ярдәм күләме 70 мең сум. 

Шәхси хуҗалыкта асралучы савым сыерларының чыгымнарын өлешчә каплау максатыннан, түбәндәге тәртиптә дәүләт ярдәмнәре бирү каралган:

– бер сыер асралса – 2 мең сум;

– ике сыер булганда – һәр баш терлек өчен 3әр мең сум;

– өч сыер һәм аннан да күбрәк асралса – һәр баш терлек өчен 4әр мең сум.

Әлеге түләүләр терлекләргә ел дәвамында 500әр сум күләмендә ветеринария хезмәте күрсәтү турында килешү төзелгән очракта башкарыла. Ветеринария хезмәте чыгымнары өчен дә 300әр сум субсидия өстәп бирелә.

– Өч яшьтән югарырак булган ат асраган өчен һәр башка өчәр мең сум исәбеннән ярдәм бирелә. Ләкин иң күбе – өч ат өчен генә.

ФЕРМЕРЛАРГА:

– «Агростартап». Әлеге программа буенча сөт яки ит терлекчелеге белән шөгыльләнүче фермерга 3 миллион сумга чаклы, башка юнәлешләрдә эшләсә – 1,5 миллион сумга чаклы грант бирелә. Яклый торган проектына фермер откан грантның ун проценты күләмендә үз акчасын юнәлтергә тиеш. Грантка ия булучы конкурс нигезендә билгеләнә.

– «КФХ базасында гаилә фермаларын үстерү». Мөгезле эре терлекчелек белән шөгыльләнүче фермерга 30 миллион сумга чаклы грант бирелергә мөмкин. Башка юнәлештәгегә – 20 миллион сумга хәтле. Фермер проектның 40 проценты күләмендә үз акчасын юнәлтергә тиеш.

АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ КООПЕРАТИВЛАРЫНА:

– Авыл хуҗалыгы куллану кооперативларының чыгымнарын өлешчә каплау максатыннан субсидия бирү. Һәр 100 мең сум күләмендәге ярдәмгә бер яңа кешене кооператив әгъзасы итү шарт.

– «Авыл хуҗалыгы куллану кооперативларын үстерү» проектын уңышлы яклаучы бер кооперативка 70 миллион сумга чаклы грант бирелергә мөмкин.

Болардан тыш, «Авыл туризмын үстерү» программасы нигезендә 10 миллион сумга чаклы грант отарга мөмкин. «Иң яхшы фермер, шәхси хуҗалык, җирлек башлыгы, кооператив җитәкчесе», «Фермерлык династиясе» конкурслары да үткәрелеп килә. Җиңүчегә 100әр мең сум күләмендә премия каралган.

Комментарии