ЯҢА ЕЛ БҮЛӘГЕ

ЯҢА ЕЛ БҮЛӘГЕ

Айрат белән Гүзәл бер урамда, бергә уйнап үстеләр. Бер мәктәпкә укырга йөрделәр. Мәктәпне тәмамлагач та, бер институтка укырга керделәр. Алар яши торган тулай тораклар да янәшә иде хәтта. Яшьләр арасында мәхәббәт нәкъ менә шул студент елларында кабынды да инде. Гүзәлнең дәресләре, Айратныкына караганда соңрак бетә иде. Шуңа да егет сөйгәненең бушаганын көтеп ала да, алар шәһәр буйлап йөрергә чыгалар…

Институтны тәмамлагач, Айратны хәрби хезмәткә алдылар. Гүзәл, әлбәттә инде, кадерлесен көтеп алды. Айрат хезмәт иткән вакытта, ул очраклы рәвештә генә яшьләр театрына эшкә урнашты. Кызның чишмәдәй тавышы, зифа буй-сыны сәхнә өчен менә дигән иде!

Айрат хәрби хезмәттән кайткач, алар туй ясады. Бу мизгелдә алардан да бәхетлерәк кеше булмагандыр, мөгаен. Гүзәл үз бәхетенә үзе ышанмады. Аның гел җырлыйсы, күбәләктәй очасы гына килде. Айратның әти-әнисе дә киленнәрен үз кызларыдай яратты. Яшьләр, ике ай Айратның туган нигезендә яшәгәннән соң, үз куышларын булдырырга уйладылар. Ике як та ярдәм итте. Айратның үзенең дә кулы алтын иде. Яңа сатып алынган фатирда бөтен нәрсәне энәсеннән-җебенә кадәр үзе ясады. Дөньялары түгәрәк иде яшь парның. Тик бәхетләре генә китек иде. Инде өч ел бергә яшәсәләр дә, Айрат белән Гүзәлнең баласы булмады. Ә алар икесе дә бик каты бала теләделәр. Һәр кичне, йокларга ятканда, Гүзәл Ходайдан бала бирүен сорады. Айрат та күңеле белән шул ук теләктә иде. Соңгы вакытта, аларның бөтен уйлары, сөйләшә башлаган һәр сүзләре шул темага кайтып кала башлады. Икесе дә табибларга күренде, бар да яхшы, сау-сәламәт диделәр үзләрен. Нәселләрендә дә мондый әйбер белән интегүче булмады. Шулай да яшь пар һаман баласыз иде…

бәйрәме якынлашты. Гүзәл балалар бакчалары, мәктәпләрдә кичәләрендә Кар кызы булып уйный башлады. Нәниләрне күргән саен, аның йөрәге тагын да ныграк кысыла иде. Аның да үз нарасыен куенына кысасы, кичләрен әкиятләр сөйләп йоклатасы, иртән балалар бакчасына яки мәктәпкә илтәсе бик тә килә иде. Тик… Ходайдан узып берни дә эшләп булмый.

Бер көнне Гүзәлнең сәхнәдәге партнеры, Кыш бабайны уйнаучы артист авырып китте. Театрда Кыш бабай роленә кеше таба алмадылар, чөнки барлык артистлар да чыршы бәйрәмнәрендә уйный иде. Гүзәл, аптырагач, Айраттан ярдәм сорады. «Әллә ни авырлыгы юк инде балаларга бүләк өләшүнең. Менә сценарий, карап чык та, алтыным, иртәгә барып, нәниләрне сөендереп кайтырбыз», – диде ул бераз ялагайланып. Айратның ял көне иде, шуңа да каршы килмәде.

Иртән җыенып, Гүзәл белән Айрат театрга килде. Аларны калган артистлар инде машинада көтеп тора иде. «Кар кызы» белән «Кыш бабай» килгәч, алар кузгалды. Бу вакытта Айрат та, Гүзәл дә нинди чыршы бәйрәменә барачакларын белмиләр иде әле. Шәһәрнең балалар йорты капка төбенә килеп туктагач кына абайлап алдылар.

… Менә чыршы бәйрәме башланып китте. Зал уртасында йолдызы түшәмгә кадәр тигән чыршы куйганнар. Чыршы тирәли балалар әйлән-бәйлән уйный. Бүлмәгә Кыш бабай белән Кар кызы килеп кергәч, зал бер мизгелгә тынып калды. Балалар барысы да Гүзәл белән Айрат янына елышты…

Яңа ел кичәсе бик күңелле үтте. Айрат та Кыш бабай ролен оста башкарды. Зәңгәр күзле, ефәктәй йомшак сары чәчле Җәмилә исемле нәни кызчык Кыш бабайның итәгеннән дә төшмәде. Айрат та үз итте кызчыкны. Иренең балаларга шулай яратып, сөеп каравын күреп, Гүзәлнең йөрәге өзгәләнде.

Өйгә кайткач, алар сөйләшер сүз таба алмый аптырадылар. Икесе дә эчтән генә нидер уйлап йөрде. Кич, йокларга яткач, беренче булып Айрат сүз башлады.

– Гүзәлем, бүген минем итәктә утырган кыз гел күз алдымнан китми. Бигрәк ягымлы, сөйкемле бала. Кайсы ягы беләндер синең бала чагыңны хәтерләтә, – диде ул.

Гүзәлнең ирексездән күз яшьләре тәгәрәп төште. Айратының ничек бала теләвен бик яхшы белә иде ул.

– Бераз охшаган шул, – диде ул акрын гына.

– Бәлки без ул кызны үзебезгә алырбыз?

– Бу уй Гүзәлнең күңелендә күптән бар иде инде. Балалар йортыннан нарасый алып тәрбияләргә ул күптән теләде, тик бу хакта Айратка гына әйтергә кыймый йөрде.

… Икенче көнне алар кабат шул балалар йортына барды. Җәмиләне кызлыкка алу өчен нинди документлар кирәк икәнен белештеләр. Документлар җыю бик озакка сузылды. Шулай да Айрат белән Гүзәл бирешмәде. 8 март бәйрәмен алар инде тулы бер гаилә булып, өчәү бәйрәм итте. Яшь гаилә кызны бик тиз үз итте. Җәмилә дә яңа гаиләгә ияләште. Айрат белән Гүзәлне ягымлы итеп, «әтием», «әнием» дип йөртә башлады. Яшь гаилә бик бәхетле иде.

… Менә тагын Яңа ел якынлаша. Гүзәл быел да Кар кызы ролен башкара. Тик соңгы вакытта кәефе генә юк. Башы әйләнә, гел күңеле болгана. Бер көнне, спектакльдән соң табибка барып карарга булды. Табиб аңа әллә ничә төрле анализ бирергә кушты. Анализларның нәтиҗәләрен белергә килгәч, ул үз күзләренә үзе ышанмады. Гүзәл чыннан да «авыру» иде. Тиздән ул Җәмиләгә энекәш яки сеңелкәш алып кайтачак. Моңардан да зуррак бүләк була аламы икән?!

Гүзәл бу хәбәрне җиткерергә дип өенә ашыкты. Тик Яңа ел киченә кадәр Айратка әйтми торды. Апа буласын белгәч, Җәмилә дә бик сөенде. Яңа ел алар гаиләсе өчен иң могҗизалы бәйрәм иде.

Сәлимә ЗАРИФ.

 

Комментарии