- 31.12.2013
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2013, №51 (26 декабрь)
- Рубрика: Имәндә икән чикләвек
Алия бүген эштән иртәрәк кайтты. Ашыга-ашыга кибетләрне йөреп чыкты. Берничә сәгатьтән Яңа ел якынлаша иде. Иптәш кызы Яңа елны каршыларга үзләренә чакырды. Тик Алия генә Яңа елны ялгызы гына каршыларга булды. Иптәш кызының гаиләсе, балалары бар. Ә Алия исә һаман ялгыз. Ялгызлыгыннан кимсенмәсә дә, ял көннәрендә, бәйрәм кичләрендә берүзе булу бер дә күңелле түгел иде.
Алия тәм-томнар алды. Кибеттә ялтыравыклы бүләкләр арасында бер йомшак уенчык күзенә ташланды. Нәкъ бала чагындагы кебек кечкенә кара күзле, соры төстәге аю иде ул. Ул аю Алияне бала чагына алып китте…
Алия ул вакытта өченче сыйныфта укый иде. Сыйныфларына шул елны яңа укучы – Раил килде. Укытучы Мәрьям апалары Раилне Алия янына утыртты. Шул вакыттан алар бер дә аерылмады. Сыйныфташлары, дуслары Алия белән Раилне ничек кенә үртәмәде. Ә алар түзде. Еллар үткән саен, Алия үсте, чибәрләнә генә барды. Раил аны яратып, язгы чәчәгем минем дия иде. Алия, чыннан да, чәчәк кебек матурланды, гүзәлләнде. Кызга 16 яшь тулган көнне, ул сыйныфташларын кунакка чакырды.
Алиянең туган көненә бик күп чәчәкләр алып килделәр. Ә иң кадерле һәм якын бүләкне Раил ясады. Ул кызга йомшак уенчык – аю баласы бүләк итте. Барысы да Алияне инде буй җиткән кыз дип саный. Бары бер кеше, бары Раил генә аның әле һаман да бала-чага булуын, әле һаман да уенчыклар белән уйнарга теләвен аңлый иде. Алия шул аю баласы белән бергә ятып йокларга, бар серләрен шуңа гына сөйләргә өйрәнеп китте.
Алия белән Раилнең мөнәсәбәтләре гел яхшы булды. Ничә ел мәктәптә бергә уку дәверендә алар бер генә тапкыр да ачуланышмады, талашмады. Раил кызны һәр көнне мәктәптән өенә озатып куя, иртән ишек төбендә каршы ала иде. Укытучылары, дуслары, сыйныфташлары да шаяртып: «Туегызга чакырырга онытмассыз инде», дип, төрттереп алалар иде.
Мәктәпне тәмамлагач, Алия институтка укырга керде, ә Раилне хәрби хезмәткә алдылар. Егет Германиядә хезмәт итте. Алар һәр көнне бер-берсенә хатлар язып торды. Алия сөеклесенең һәр хатын кадерләп, бер тартмага җыеп барды.
Бервакыт Раил көтмәгәндә-уйламаганда, ялга кайтты. Бу ун көн Алиянең тормышында иң бәхетле көннәр булгандыр, мөгаен. Алар гел бергә булырга тырыштылар. Нишләп көткәндә көннәр бик озак үтә, ә бәхетле мизгелләр шундый тиз узып китә икән дип уйлады Алия. Раилнең инде хезмәт итү вакыты бетеп килә иде. Тиздән, өч айдан ул бөтенләйгә кайтачак.
– Алиям, мин сине бик нык яратам! Синең өчен барысын да эшләргә әзермен! Әмма нишләптер син минеке булмассың төсле, – диде Раил хушлашканда.
– Ничек син шундый нәрсәләр турында уйлый аласың?! Сине ничек өзелеп көткәнемне беләсең бит инде! – дип сүкте аны кыз.
Ун көннән соң Раил кабат китеп барды. Егетен озатканда, Алия бик нык елады. Раил дә түзмәде, күзеннән яшьләр бәреп чыкты. «Эх син, балакай! Шуның өчен өзгәләнәләрмени инде?!» – дип көлде Алиянең әнисе.
Раил киткәч, Алия бер атна моңсуланып йөрде. Аның кәефсез булуын күреп, иптәш кызлары күңелен күтәрергә тырышты. Бер көнне Айсылу исемле дус кызы барлык дусларын кунакка җыйды, Алияне дә чакырды. Айсылуларда Азат исемле егет бар иде. Чибәр, шаян, бар кешенең дә игътибарын җәлеп итә торган бу чибәркәй кунакка килгән кызларның башын бик тиз әйләндерде. Шул исәптән Алиянекен дә. Алай гынамы, Азат Алиянең әнисенә дә, әби-бабасына да бик ошады. Кызның әтисе генә дәшми калды. Азат – диңгезче иде. Тышкы кыяфәте, тәмле теле белән Азат кызның башын бик тиз әйләндерде. Май аенда Азат белән Алия туй ясады. Ә июньдә исә Раил хәрби хезмәттән кайтты. Анда да Раил Алияне гаепләмәде, аңа ачуланмады.
– Гафу ит мине, чәчәгем. Мин гаепле. Ул миннән акыллырак, чибәррәк, җитезрәк булганы өчен гафу ит, – диде дә китеп барды. Алия Раилгә берни дә җавап бирә алмады.
Бераздан Раил Себергә эшкә китеп барды, шуннан кайтып-китеп йөргәне ишетелмәде. Алия дә йөрәк яраларын яңартмас өчен, Раилнең тормышы белән кызыксынмаска тырышты.
…Азат белән Алиянең тормышы барып чыкмады. Азат, өйләнгән булуына да карамастан, кызлар белән йөрүен дәвам итте. Берсендә, Азат исереп кайтып керде. Муенында иннек эзләре дә күргәч, Алия аны куып чыгарды. Алар бергә ярты ел гына яшәп калды. Балалары, бергә җыйган мал-мөлкәтләре юк иде. Азат аерылышырга теләмәсә дә, Алия суд аша булса да аерылды.
Бер-бер артлы еллар үтте. Инде менә ун ел Алия ялгызы. Дөрес, аның артыннан да йөрүчеләр булмады түгел, булды. Тик аларның берсе дә Алиянең күңелендә йөрткән «хан малае» түгел иде.
Яшь хатын үзе дә уйламаганда театр белән мавыга башлады. Башта спектакльләргә йөрде. Аннан бер театр түгәрәгенә язылды. Аны бер режиссер күреп алды һәм спектакльдә роль бирде. Аннары тагын бер роль, тагын, тагын… Алия шулай театр дөньясына кереп китте.
Бүген ул балалар алдында чыгыш ясады. Ул Кар кызы иде. Алия балалар алдында уйнарга бик ярата. Алар шундый эчкерсез, чиста… Аларның шат көлүләреннән, самимилыкларыннан Алия үзенә әллә никадәр энергия ала, кәефе күтәрелә иде.
… Алия телефон тавышына уянып китте. Кара инде аны, башын гына мендәргә куеп торган иде, йокыга киткән икән бит! Инде сәгать тугыз тулып килә. Болай Яңа елны да йоклап уздыруың бар!
– Алло! Кыш бабай чакырдыгызмы? – диде ниндидер таныш тавыш.
– Гафу итегез, сез номерны дөрес җыймагансыз, – диде дә, Алия трубканы куйды. Бу тавыш шундый якын, шундый таныш иде. Әллә каян, бала чагыннан ишетелгән төсле булды.
Ул үзенә генә өстәл әзерләде, телевизорны кабызды. Инде күптән Яңа ел кичәсенә багышланган концерт башланган. Бокалына шампан шәрәбе салды. Шулвакыт ишектә кыңгырау шалтырады. «Берсе мине кызганып, котларга килгәндер инде», – дип уйлады Алия. Ишекне ачып җибәрсә – анда капчык аскан Кыш бабай басып тора!
– Кыш бабай чакырдыгызмы? – диде ишек төбендә басып торган ир.
– Сез фатирларны бутагансыздыр, – дип Алия ишекне япмакчы иде… Кыш бабай сакал-мыекларын сала башлады. Юк, моның булуы мөмкин түгел! Ишектә Алиянең гомерлек мәхәббәте Раил басып тора иде. Ул Раилне ничек итеп кочаклавын сизми дә калды. Икесенең дә йөзеннән шатлык яшьләре тәгәрәде. «Хәзер мин сине беркая да җибәрмим! Беркемгә дә бирмим!» – дип пышылдады Раил. Бу вакытта сәгать телләре уникене суга иде…
ИҢ ЯХШЫ ЯҢА ЕЛ,
Комментарии