Сүнмәс мәхәббәт

Сүнмәс мәхәббәт

Менә күзгә күренеп, кояш нурларына коенып, алма булып күрше кызы Галия дә үсеп җитте. Авылда үскән бала буларак бик уңган, эшчән кызга күз атып йөрүчеләр күп була. Ләкин Галия берсе белән дә турында сөйләшү алып бармый, шәһәргә китеп укырга хыяллана.

Ике ел эш стажы булганнар уку йортларына конкурссыз кабул ителә, дигән хәбәр буенча, Галия Бөгелмәгә китеп эшли башлый. Шәһәрдә үсеп, рус мәктәбендә укыган Салих (үзен башта Саша дип таныштыра) Галиягә гашыйк була. Салих та Галия күңеленә бик хуш килә һәм алар, бер-берсе белән аңлашып, очраша да башлыйлар. Әмма күп тә үтми, Салих Казанга укырга китә.

Егет Галиягә рус телендә хатлар яза, ләкин Галия, рус телен камил белмәве аркасында, аңа җавап язарга кыенсына. Хатларны укый да, чемодан төбенә салып куя, хатлар шул килеш җавапсыз кала бирә. Кыз, бәлки әле ялга кайтыр, күрешербез, аңлашырбыз, дип өметләнә.

Ә җәйге ял вакытында егетне комсомол юлламасы буенча эшкә җибәрәләр. Шулай итеп, алар очраша да, аңлаша да алмый калалар.

Уку йортында комендант булып эшләүче Салихны, 3-4 яшькә өлкәнрәк хатын үзенең мәкерле кармагына эләктерә. Егет аңа өйләнергә мәҗбүр була, чөнки әлеге хатын егеткә: «Мин синнән авырлы, әгәр өйләнмәсәң, төрле сәбәпләр аша укуыңнан мәхрүм итәчәкмен», – дип яный.

Өйләнешкәч, Лира ханым үзен бик иркен тота, ирен санга сукмый башлый. Салих бик тырыш, намуслы егет булса да, аның тормышы тәмугка әйләнә. Түбәнсетүләргә, янауларга түзә алмыйча, ул аерылышу турында үзе сүз кузгата. Ә хатын, бу хәлне күптән көткәндәй: «Синең миңа хәзер бер тиенлек тә кирәгең юк, бу өйләнешү миңа кеше каршында гына кирәк иде, калганы мине борчымый, ике ягың кыйбла», – дип, торак урыннан да кудырта.

Егет югалып калмый, Самарага күчеп, укуын дәвам итә. Ә диплом алгач, төзелештә инженер булып эшли башлый. Беренче мәхәббәте – Галиясен ул күңеленнән һич чыгармый, үзенең ялгышлары өчен бик борчыла, бәхетемне югалттым, дип уфтана.

Ә Галия, Салих мине яратмаган, яратса, бер хәбәре булыр иде, ул мине онытты, дип, аны онытырга тырыша.

Озак та үтми, Галияне димләп, бер егеткә кияүгә бирәләр. Галия бик теләп булмаса да, ризалаша, чөнки Салих турында бер хәбәр дә ишеткәне юк, яшьлеге дә узып бара.

Галия дә ике елдан соң аерыла. Һәм бөтен мәхәббәтен үзенең кызы Алсуга һәм хезмәтенә биреп, яшәвен дәвам итә.

Көннәрдән бер көнне төзелеш министрлыгы семинар оештыра һәм Галия дә бу семинарга делегат булып сайлана. Әлеге җыелыш Казанның Яшьләр үзәгендә була. Монда Салих баш инженер буларак доклад ясый, ә залда Галия, үз күзләренә үзе ышанмыйча, аны йотлыгып тыңлый. Салих 300ләп делегат арасыннан күзләре белән Галияне эзләп таба.

Семинар беткәч, алар күрешәләр, кичләр буе сөйләшүләр, аңлашулар дәвам итә. Алар бу очрашуны Алланың рәхмәте дип кабул итә һәм шул көннән аларның мәхәббәте элеккедән дә яктырак яна башлый: бер-берсен югалтмаска, киләчәктә бергә булырга сүз куешалар. Өч айдан соң Салих Галия янына күчеп килә һәм уртак тормыш белән яши башлыйлар. Бүгенге көндә ике кыз тәрбиялиләр.

Шулай итеп, югалган мәхәббәт 10 ел үткәч яңадан табыла.

Клара СӨЛӘЙМАНОВА

Бөгелмә шәһәре.

Комментарии