- 31.12.2011
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2011, №51 (28 декабрь)
- Рубрика: Имәндә икән чикләвек
Укыган чакта ук атна саен авылга кайтып йөрүемә төркемдәшләрем гаҗәпләнә иде. Ә мин аларга аптырап гаҗиз булдым. Ничек инде үз авылыңны, туган йортыңны, әти-әниеңне сагынмаска мөмкин? Киресенчә, бу бик табигый халәт! Хәзер инде бераз шәһәрләшсәк тә, күңелнең бер почмагында туган йортка булган сагыну барыбер яши. Әни пешергән камыр ашлары исе борынны кытыклагандай итә. Әти дә без кайтышка мунча ягып йөридер кебек… Өйдәге җылылык, гаилә, туганлык җепләре күңелнең шул почмагыннан бар тәнгә таралып, авылга тарта.
Соңгы кайтуымда әти белән әнинең туй көнне төшкән фотоларын карап, махсус чагыштырып утырдым. Ул көннән бирле төгәл 25 ел үткән! Чирек гасыр… Хисләрнең сыналган, гаиләнең күп авырлыклар аша узып чыныккан, металлдай ныгыган чагы – көмеш туй көне килеп җиткән. Шулкадәр вакыт иңгә-иң куеп атлар өчен күпме сабырлык, тормыш тәҗрибәсе, ихтыяр көче кирәк булгандыр аларга. Тик еллар аларны бер дә үзгәртмәгән. Күзләрендәге очкын да элеккечә дөрләп яна. Дөрес, чәчләр генә бераз чаларган шикелле. Тик бу аларга бер матурлык өсти.
Эшем буенча бик күп гаиләләрдә булганым бар һәм аларны күңелдән генә үзебезнеке белән чагыштыру инде гадәткә кергән. Шуны беләм: безнең гаилә беркайчан да типик, төссез, күңелсез гаилә булмады. Әтинең мәҗлесләрдә гел алып баручы, тамада кебек сүз остасы, әниемнең дә гади, җор телле һәм һәрчак күңелле кеше булуы да моңа йогынты ясамый калмагандыр. Теләсә-кайсы вакыйганы да уен-көлкегә борып җибәреп, талаш урынына да көлке сүзләр кулланып, ачулану урынына «тәмләп» сөйләшү гадәте кереп калган бездә. Кайбер гаиләләрдә ир-атның сүгенгәнен ишетсәм, чәчләрем үрә тора, чөнки әтинең безнең каршыда беркайчан да сүгенү сүзе әйткәне юк!
Әтиемнең – Илдар, әниемнең Нина исемле булуы ук безнең гаиләне башкалардан аерып тора. Мәктәптә укыганда, әниемнең керәшен авылыннан булуына басым ясап, үртәп, малайлар миннән еш кына көлә иде, ләкин моның өчен кайтып зарланганымны хәтерләмим. Мин кечкенә чакта алар икесе дә җитәкче урыннарда эшләгәнлектән, әти-әни итәгенә ябышып, алар яклавына өмет итеп утырырга мөмкинлек булмады. Шуңа күрә мөстәкыйль булырга, үз-үземне яклый белергә өйрәнелгән. Алар эштә чакта әби карамагында тәрбияләнеп, дүрт-биш яшьтә инде укый-яза белә идем. Мәктәптә дә җайлы гына, бик яхшы укып чыктым.
Әни кечкенәдән безне мәчеттәге гарәп графикасы, әдәп-әхлак дәресләренә йөртте. Гаетне гаиләдә зур бәйрәмгә әйләндерә белде, камыр ашларын мулдан пешерде. Аның теләге белән йортта Коръән ашлары да еш уздырыла. Хәзер ислам диненә көннән-көн якыная баруым да әни биргән тәрбиядән икәнен бик яхшы аңлыйм. Шул ук вакытта әти, пасха бәйрәмнәрендә әнинең туганнарына кунакка алып барып, буялган йомырка җыярга да алып чыга иде. Раштуа, Питрау бәйрәмнәрен дә ничек уздырганнарын бик яхшы белеп үстек. Әти тарафыннан: «Син ислам динендә булырга тиеш», – дигән сүз беркайчан да булмады. Гомумән, беркайчан һәм бернинди мәҗбүр итүләр булмады безнең гаиләдә. Бу һәркемнең үз урынын һәм вазифаларын белүеннән шулай булды, дип аңлыйм. Ә моның өчен гаиләдә дөрес сәясәт алып бару, акыллы җитәкче була белү кирәк.
Әти һәрчак баш булды. Әлегәчә ниндидер җаваплы карар кабул итәр алдыннан аның белән киңәшләшәсе икәнен беләбез. Әни аңа карата хөрмәт, үзенә күрә курку, өстенлекле мөнәсәбәт тәрбияли белгән. Әнинең: «Әтиегез ничек дип әйтер бит әле», – дигән сүзләре үк зур гакыл һәм гыйбрәт икәнен вакыт узу белән төшендем.
Мәҗбүр итүләр булмады, дигәннән… Казанга укырга килгәч тә, авылны сагынып, укуымны ташлап кайтканымны хәтерлим. «Әти, читтән торып укырмын, мин анда яши алмыйм», – дип елаган идем шул чакта. «Ярар, кызым, син гел акыллы кыз булдың, үзең беләсеңдер. Юньле эш урыны тапканчы, әлегә фермада эшләп торырсың, алга таба карарбыз», – диде әти һәм күзләре яшьләнеп, кочаклап юатты. Ә мин икенче көнне җыендым да Казанга киттем. Аллага шөкер, әти-әни йөзенә кызыллык китермәдем, фермага кайтып эшләмәдем – кызыл дипломга уку йортын тәмамладым.
Мәҗбүр итү генә түгел, ачулану да булмады безнең өйдә. Ниндидер гаебебез булса, әти әнине ачуланырга мөмкин иде. Бу, гадәттә, аш бүлмәсе ишеге ачык калып һәм безнең барыбызга да ишетелерлек итеп әйтелде: «Әнисе нинди – кызлары шундый! Мин сине мондый итеп белми идем!» Әнигә шундый сүз ишеттерү безнең өчен иң зур җәза иде. Әни, әлбәттә, безгә бер сүз дә әйтми иде инде. Чәй эчәргә чакыра да, үзе безнең белән утырмыйча, эшләре күплеккә сылтап, урамга чыгып китә. Аның әнә шулай бер сүз дә әйтмәве, әтинең әйткән сүзләреннән дә авыррак булып, җанны телгәли һәм син, чын-чынлап, гаебеңне танып, башка беркайчан да алай эшләмәскә үз-үзеңә ант итәсең. Моның шундый тәрбия чарасы булуын, аш бүлмәсе ишегенең дә нигә ачык калуын мин хәзер аңлыйм.
Ике сеңлем дә бик яхшы укый. Оештыручан, һәр эштә башлап йөрүче булулары белән аерылып торалар. Өч кыз баланы үрнәк итеп тәрбияләү өчен әтигә генә түгел, әнигә дә җиңел булмагандыр. Камыр ашлары пешерергә, чисталык сакларга, өлкәннәрне хөрмәт итәргә, гадел, тырыш булырга, чигәргә һәм бәйләргә, гомумән, барысына-барысына да без әнидән өйрәндек. «Әни, син шундый әни булырга каян өйрәндең?» – дип сораганым да бар аннан. «Сез өйрәттегез», – ди ул, елмаеп.
Әнинең төп йортка килен булып төшүе һәм 25 ел дәвамында каенана белән гомер итүе өстәмә игътибарга лаек. Төп йортта бар туган-тумача җыела, зур бәйрәмнәр дә биредә үтә. Ә ул кунакларны сый-хөрмәт, якты йөз белән каршы алып, тыкрык башына кадәр озатып калучы кем дип беләсез? Әниебез, әлбәттә. Әтинең туганнары да әнине әтинең үзенә караганда күбрәк якын итә кебек тоела миңа. Туганлык җепләре бәһасен белү өчен әнә шундый әни янәшәсендә үсү мөһим.
Дүрт аяклы ат та абына. Әтинең ялгыш карарлары вакытында да әни күндәм булып кала, хәйләкәрлек белән бу вакыйганы файдалы якка әйләндерә, авыр хәлдә калган минутларда әтине рухландырып, егылмаска ярдәм итә белә. Шундый нечкә психолог булу сәләте табигатьтән генә киләдер ул.
Ә әбигә булган кадер-хөрмәтне аңлатып бетереп булмый. Ашарга чакырганда да, мунчага барасы булганда да, кыскасы, һәрчак әбигә иң беренче әйтелә. Хәтта яңа килгән газета-журнал да иң элек әби кулыннан үтә. Әбигә яисә әтигә бер ялгыш сүз әйтү түгел, кырын караш та булырга тиеш түгел…
Быел әбинең дә юбилее бит әле – аңа 21 декабрьдә 90 яшь тулды. Аны мин үз язмаларымда еш искә алам һәм аның сүзләрен китерәм. Дүрт дистә ел укытучы булган әбинең оныгы булуым белән үк бәхетле мин.
Үз гаиләм турында бик озын итеп яза алыр идем. Гаилә бәйрәмнәре, бергәләп җиләк җыю, ел саен август аенда табигатькә чыгып ял итү, шашлык пешерү һәм башкалар хакында яза башласам, артыкка китәр. Тулы гармониядә, җылы атмосфералы гаиләдә яшәгәнгә күрә, гел авылга, туган йортка тартылам да.
Әти һәм әни! Без сезне кызыл туегызда котлый алмадык инде. Көмеш туегызда котлыйсы килә. Безне тәрбияләп үстерүегез, авыр минутларда да сынмыйча-сыгылмыйча гаиләнең бердәмлеген саклап калуыгыз өчен зур рәхмәт сезгә! Чын күңелдән әйтәм: сезнең кебек әти-әниле булуыбыз, тулы гаиләдә тәрбияләнүебез белән без бик бәхетле! Бәлки, әле сеңелләрем моны балалык белән аңлап та бетермәгәндер, ләкин алар да тиздән аңлар. Сау-сәламәт булып, тагын озын-озак гомер бәхеттә, муллыкта яшәргә насыйп булсын сезгә. Күңел тынычлыгы, бәрәкәтле тормыш телибез!
Эльвира ФАТЫЙХОВА.
Көмеш туйга сюрприз! ,
Комментарии