ӨЙЛӘНҮ – СӨЙЛӘНҮ ТҮГЕЛ…

ӨЙЛӘНҮ – СӨЙЛӘНҮ ТҮГЕЛ…

Тиктормас җан, танылган тамада, журналист, гомумән, яхшы кеше интернетта «казынырга» да вакыт таба. Дусларына, Татарстан, Русия, дөнья хәлләре белән даими танышып барсын өчен, чакыруларын җибәреп кенә тора. Беркөнне «Әйдә, өйләник!» тапшыруын карарга өндәп җибәргән юлламасын укыгач, әлеге шоуны мин дә күзләдем! И, самими, гади, тыйнак, ышанучан да инде безнең татар ир-атлары… Мәскәүгә эзләп чыгып киткәннәр! «Акташлы»да бай, машиналы, коттеджлы, бизнесменнар гына «котироваться» итә бит! Анда синең эчкерсез, саф, чиста күңелеңә, ярату-мәхәббәт хисләреңә төкереп кенә бирәләр. Әлеге тапшыруның режиссер, сценарий төзүче куйган таләпләр буенча эшләнүен дә онытып бетерергә ярамый. Күрәсең, Роза Сябитова булачак «киявен» сценарий кысаларында сайлап алгандыр. Кияүләрне Мәскәүгә бармыйча, тапшыруларда катнашмыйча да табарга була! Язмышыңда язылган булса, насыйп ризык эчеңне тишеп керер, дигәндәй, мәхәббәт сине үзе эзләп таба!

ИСКЕ МӘХӘББӘТ ЯҢАРА

Күптән түгел кибеттә танышымны очраттым. Аны башта танымыйча, аптырап, шактый карап тордым. Күзләрендә нур уйный, прическасы, кием-салымы заманча килешле, атлауларына кадәр үзгә: кош тоткандай талпына Гөлсинә. Моңарчы күзләрен дә күтәрми, ашык-пошык, гел каядыр кабаланучы танышымның мескен образының эзе дә калмаган. Мактау сүзләренә күмгәннән соң, тормышындагы яңалыклар белән кызыксындым.

– Моннан бер ел элек ирем дөнья белән бәхилләште. Белгәнеңчә, соңгы араларда бик каты эчте бит. Тилмертте дә инде үзебезне: төннәрен юньләп йокы күрмәде инде гаиләбез. Якыннарыңны мәңгегә югалту, әлбәттә, зур кайгы. Көне-төне андый тәмугта яшәү дә җиңел түгел. Кайгы-хәсрәтемне ишетеп, иремне озатырга шактый гына дуслар, курсташлар, классташлар да килгән иде. Күбесе акчалата да булышты. Арада беренче мәхәббәтем, классташым Салих бик тырышты. Күмү, аш үткәрү, сәдака мәсьәләләрен тулаем үз өстенә алды. Шул көннән ул инде мине ташламады. Без еш кына очраша башладык. Салихның да гаилә тормышы баллы түгел икән. Бәхетле, мул тормыштан күзләре томаланган, ахры, хатыны эчүгә сабышкан, өстеннән йөри башлаган. Тилмереп, борчылып, кимсенеп тормыш итүдән тәмам туйган, алҗыган ир бергә яшәргә тәкъдим ясады. Минем күңелне күрергә теләп, ризалыгымны алырга ирешү өчен, күрәсең, Салих алтынга күмеп бетерде инде: йөзек, чылбыр, беләзек бүләк итте. Көн саен чәчәк бәйләмнәре алып кайта. Акчалата да ярдәм итә. Ул хатыны белән аерылышырга гариза язган, тиздән без кушылып, бергә яшәрбез, дип өметләнәм. Шуңа күрә, икебезгә уртак куыш – бер бүлмәле фатир да юнәтеп куйган. Салих миңа язылышып яшәргә тәкъдим ясады инде. Күктән төшкән бәхетемә шатланып туя алмыйм, картлык көнемдә бераз тыныч, рәхәт тормышта яшәп калырмын, дип сөенәм. Менә шундый үзгәрешләр минем тормышымда, җаныкаем, бәхет кошы тоттым! – дип төгәлләде сүзен Гөлсинә ханым…

KӘЛӘШ ЭЗЛӘП – МӘСКӘҮГӘ…

Кайберәүләргә бәхет туган җирләрендә ирешсә, икенчеләре читтә таба. Соңгы араларда танышларым арасында эшкә Мәскәүгә китүчеләр шактый. Араларында, бәлки, сөйгән яр да эзләп табарбыз, дип хыялланучылар бардыр. Ә Сәрия исемле дустымның улы Артур башкалага эшләргә дә, өйләнергә дә түгел, ә бай хатын эзләп чыгып китте. Артурга – 32 яшь. Моңарчы бер тапкыр да өйләнеп карамаган, хатынсыз да тормаган әлеге баламут егеткә Татарстанда яшәү кыенлашкан. Интернеттагы «Фотострана», «В контакте», төрле танышу сайтларында «төпләнеп» яшәүче әлеге альфонска бездә «товар» беткән, күрәсең. Әллә инде сайлаганда хатын-кызлар акыллыланып, артыгын «кылана» башлаганнар, әллә инде «сарафан» радиосы эшчәнлеге яхшырган, нәрсә булса да булган, тик Артурга туган шәһәрендә «балык» капмый башлаган. Шул сәбәпле, Мәскәүгә юл тоткан, кесәсендәге нибары 2000 сум акча белән. Дөрес, өстендәге кәчтүм-чалбары затлы тукымадан, махсус ательедa тегелгән. Килеш-килбәтенә дә сүз тидерерлек түгел анысы. Буй-сыны да бер кашык су белән кабып йотарлык. Озын, зифа буйлы, коңгырт күзле, дулкынланып торган куе чәчле, чибәр егеткә бер карауда гашыйк булучылар моңарчы да шактый була. Егет Мәскәүдә дә нәкъ шулай булачагына ышана. Кыйбатлы, бердәнбер затлы костюм-чалбарына «төренеп», Мәскәүдәге иң бай рестораннарның берсенә кереп «кунаклый». Кыйбатлы кофе төрләренең берсенә заказ биреп, күзләре белән ресторандагы ханым-туташларны «иләктән» уздыра башлый. Ымсындыргыч елмаюны, күз «бораулауны» да эшкә җигә егет. Ниһаять, теләгенә ирешә Артур. Якындагы өстәл артында кәеф-сафа кылучы ханымнарның берсе аңа күз кыса. Тик егет бирешми, әлеге ымны күрмәмешкә салыша. Шулай бераз «мәче-тычкан»лы уйнап алгач, ханым түзми, үзе Артур янына килеп утыра. Танышу-сөйләшү мизгелләре башлана. 45 яшьлек Ирина башкала предприятиеләренең берсендә директор урынбасары булып эшли икән. Моңарчы бер тапкыр да кияүдә булмаган ялгыз ханым үзенең мул, бай тормышта яшәгәнлеге хакында сөйли. Дүрт бүлмәле фатиры, коттеджлы дачасы, чит ил маркалы машинасы барлыгы хакында да бәян итә. Тик менә тормышта бернәрсәсе җитешми: янында ышанычлы, терәк булырдай ир-ат юклыгына зарлана. Артурга бер карауга гашыйк булуы хакында да тәфсилләргә онытмый. Сөйләшкән-аралашкан арада, ханым өстәлне сый-хөрмәткә күмә… Егет тә үзе турында сөйли, ул да төшеп калганнардан түгел. Тик бу юлы поездда Мәскәүгә барганда, ул ресторанда утырган вакытта, купесын «чишендереп» китәләр. Кейс-сумкалары, акчалары үзе юкта җилгә оча. Шул сәбәпле, кыен хәлгә тарыганын да искәртергә онытмый мут егет. Ханымны үз әкиятләренә тәмам ышандыра бит, «Андерсен»! Яңа танышкан пар рестораннан Ирина дачасына юл тота. Артур өчен рәхәт көннәр башлана. Аның барлык проблемаларын Ирина чишәргә булыша. Иң беренчеләрдән булып яңа «пешеп» төшкән «ир»ен танышлары эшләгән предприятиегә эшкә урнаштыра. Моңарчы хезмәт кенәгәсен иснәп тә карамаган егет цех башлыгына әйләнә дә куя. Баштанаяк киендерә, сөйгәненә машина алу хәстәрен күрә башлый… Артур шушы көннәрдә генә Мәскәүдән Казанга әнисенең туган көненә кайткан иде. Башкала хәлләре турында сорашкач:

– Әлбәттә, бар да яхшы анда. Миңа Ирина да бик ошый: үзе чибәр, үзе яхшы күңелле, үзе ярдәмчел. Ятакта да күңелемне күрә белә. Тик соңгы араларда туйдыра башлады. Көн саен төнге клуб-рестораннарга йөрү дә талчыктыра икән! Иртән торып эшкә йөрүләре дә бигрәк кыен. Казаннан кире Ирина янына кайтмаска уйлап торам әле. Мәскәүдә юләр хатын-кызлар белән буа буарлык ич! Тормышта аларның бар җирләре түгәрәк, тик янарында ир-атлар гына җитенкерәми. Күбесе ирләрне буларак кына да тотарга риза. Кесәм тулы доллар шыгырдап торганда, икенче бер Ирина, Галина табу минем өчен проблема түгел хәзер. Берәр төрле риваять уйлап табып, ресторанга «чумармын» да тагын берәр «курчак» килеп кабар әле «кармак»ка, – диде дә таксига утырып тайды…

ҺӘР ЯЛТЫРАГАН АЛТЫН ТҮГЕЛ

Казанда, ательеда эшләп көн күрүче Анастасияне ялгыз яшәүләре туйдыра, акча ягы да җитенкерәми. Соңгы араларда кечкенә улы да әти таптыртып аптырата. Тик яхшы ир-атны кайдан табасы?! Кишер түгел бит, түтәлдә генә, сулар сибеп үстереп булмый! Ниһаять, яшь ханымга «бәхет» елмая… Анастасия белән Алексейны дуслары таныштыра. Күптән түгел генә срогын тутырып иреккә чыккан егетне дуслары дачага чакыра. Менә шунда Алексей янына Настяны да дәшәләр. Аралашу ярты төнгә кадәр өстәл артында дәвам итә. Егет белән кыз төн кунарга кунакчыл хуҗаларда калалар. Бер-берсен юньләп белмәгән килеш, ятакка бергәләп кереп «чумалар».

Агымдагы дүрт айда Алексей белән Настя мәхәббәт «диңгезендә» йөзәләр. Алексей, үзенең ВИЧ белән авырганлыгы хакында яңа танышына әйтеп торуны кирәк санамый. Настя да якынлык вакытында саклану чараларын күрми. Тик беркөнне сер ачыла. Алексейны, телефоннан шалтыратып, махсус шифаханәгә дару алырга чакыралар. Әлеге хәбәрдән аптыраган, тәмам югалып калган кызый үзәгенә тикшерү узарга бара. Анда табиблар хафаланып көткән диагнозны раслый. Ханым үзе өчен генә түгел, ә кечкенә баласы өчен дә борчыла башлый. Шифаханәдән әйләнеп кайткан җиренә аны икенче сюрприз каршылый: ярты ел бергә яшәгән Алексейдан җилләр исә. Кәгазь кисәгенә ул элеккеге, прописка буенча яшәгән җиренә кайтып киткәнлеге турында язып калдыра.

Егет анда да икенче бер хатын-кыз белән таныша. Тик аны авыруы хакында алдан кисәтеп куюны кирәк саный. Куркыныч авыру йоктырган, өстәвенә, сөйгәне тарафыннан ташланган Настя полициягә гариза яза. Белгән килеш икенче берәүгә авыру йоктырганы өчен Алексейны берничә елга каты режимлы колониягә озаталар.

Бәхет эзләгән, инде, ниһаять, таптым дип шатланган ханымның мәхәббәт тарихы менә шулай күңелсез, кайгылы тәмамлана…

Сүз башым бит, Шүрәле, дигәндәй, шушы мәкаләне язарга этәргән Гамилгә әйләнеп кайтыйм әле. Аның интернеттагы «битендә» сәяхәт итүләре бигрәк күңелле гамәл! Мөнбәрендә яңа өйләнешкән парлар фотоларын карап, мин һәрвакыт сөенәм, күңелне горурлык хисләре били. Кайчак, әлеге рәсемнәргә бәяләмәләремне дә язып калдырам. Хәмерсез, тик үтә күңелле узучы әлеге туйларда, кунак буларак, үземнең дә катнашканым бар. Яңа туган мөселман гаиләләренә карап, киләчәгебез өчен шатланып куям.

Мәдинә НУРУЛЛА.

Комментарии