- 31.08.2014
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2014, №34 (27 август)
- Рубрика: Имәндә икән чикләвек
Бәхет! Бу төшенчә бик күп кырлы, аны төрле кеше төрлечә аңласа да, тулы һәм ныклы, тотрыклы бәхетне үзеңә тиң пар белән бары тик гаиләдә генә табарга мөмкин.
Кадрия тыйнак, сабыр холыклы, матур, эшчән авыл кызы. Авылда туып-үскән Камилгә кияүгә чыга. Һәр туган көнгә шатланышып, бик матур гына яшәгәндә, Бөек Ватан сугышы башлана. Ире Камил сугышка китә. Кадрия ике яше дә тулмаган кызы Җәмилә белән кала. Шуннан башлана инде авыр көннәр. Ачлык-ялангачлык, кул хезмәте – урман кисү, урак уру, утын, ашлык ташу, яшь бала, йорт мәшәкатьләре… Яралы йөрәккә тагын да авыр яра – Камил сугыштан исән-сау калса да, туган якларына, гаиләсенә кире әйләнеп кайтмый, башка хатын белән гаилә корып, Себер якларына китә. Кадриянең беренче һәм соңгы мәхәббәте Камил. Хатын чит-ят ирләр белән чуалмый, яңадан да тормышка чыкмый. Кыз белән ана тормыш йөген бергә тарта башлый.
Җәмилә җиденче сыйныфны тәмамлауга, фермага эшкә урнаша. Кыз бик эшчән, тырыш, сабыр холыклы, бик чибәр дә. Шул ук авыл егете Шамилгә гашыйк була. Егет тә Җәмиләне бик ярата. Бер елга якын дуслашып йөргәннән соң өйләнешәләр. Яшь хатынның бәхете бик кыска гомерле була шул – өч яшьлек кызы Алсу белән аерылып әнисе йортына кайтып китә. Ни өчендер аны Шамилнең әти-әнисе, туганнары тиңсенмиләр, ә ире алар сүзеннән чыга алмый, аннары башкага өйләнә. Йөрәк сыкраулары, әрнүләр, Җәмилә көне-төне елый. Шул хәсрәтләрне җилкәдә күтәргән хәлдә яшәргә, эшләргә, баланы үстерергә кирәк. Ул кышын-җәен фермада эшли, шикәр чөгендере участокларын эшкәртергә дә вакыт таба, күп итеп суган да үстерә, аны сатып, йорт кирәк-яраклары ала, авыру әнисен дә тәрбияли. Кабат кияүгә чыгу турында уйламый да. Игътибар үзәгендә – хезмәт, кызы Алсу. Әнә кызы матур гына үсеп килә, укырга керә, тыйнаклыгы, матурлыгы, яхшы укуы белән башка балалардан аерылып тора. Укуыннан бушаган арада фермага барып әнисенә булыша. Бәла – аяк астында, диләр бит. Көннәрдән бер көнне фермада Алсу таеп егылып аягын сындыра. Ана өчен кайгылы көннәр, йокысыз төннәр башлана. Шул вакытларда үзенең әнисе дә гүр иясе була. Кызын аякка бастыру өчен, Җәмилә кулыннан килгәннең барысын да эшли. Операция артыннан операция, бик озак дәваланулардан соң Алсу аякка баса. Урта мәктәпне бик яхшы билгеләргә тәмамлап, табиб һөнәрен үзләштерә. Диплом алгач, шәһәргә китеп эшкә урнаша һәм тиз арада үзен уңай яктан күрсәтә, үзе кебек табибка кияүгә чыга. Бер кыз, бер малай үстерәләр, тормышлары җитеш. Авылга да кайтып-китеп йөриләр, әниләрен үзләренә кунакка да гел алып китәләр.
Җәмилә 45 ел фермада эшләп, хәзер лаеклы ялда. Күпме кайгы-хәсрәтләр, авырлыкларны үз җилкәсендә күтәргән Җәмилә тормыштан ямь табып, күңел тынычлыгы белән яшәсә дә, беренче һәм соңгы мәхәббәте булган ире Шамилне оныта алмый, аны юксына, йөрәге сыкрап-сыкрап әрни, аның киң күкрәгенә башын куеп серләшәсе, күңелен бушатасы килә. Юк шул, юк. Язмыштан узмыш юк, дип юкка гына әйтмиләрдер. Бөтенләй күңел төшенкелегенә бирелүдән Җәмиләне дин юлыннан китүе коткарып кала. Ул күңел тынычлыгын дин юлында таба – биш вакыт намазын укый, уразасын тота, мәет юганда, дини йолалар үткәргәндә катнаша, догаларын укый. Без һәрчак Җәмиләгә мөрәҗәгать итәбез, ул бөтенебезнең дә гозерләрен үти. Исәнлек, күңел тынычлыгы белән озак яшә әле, Җәмилә, син безгә барыбызга да бик кирәк.
Р.S. Әлеге язмада исемнәр үзгәртелеп бирелде.
Фәризә ГАЛӘҮТДИНОВА,
Чирмешән районы, Керкәле авылы.

Комментарии