- 31.08.2014
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2014, №34 (27 август)
- Рубрика: Имәндә икән чикләвек
Бүген рәтле эш табу зур проблема. Ә гаиләне туйдырырга кирәк. Без хатыным белән ике бала үстерәбез. Әле мәктәп яшендә генә булсалар да, балаларга да күп кирәк. Таныш-белешләргә әти-әниләре булыша, ә безнең андый бәхетебез юк. Ике яктан да өлкәннәрнең үзләренә булышырга кирәк. Хатынымның да эш хакы зур түгел. Балаларны үстерергә вакыт күбрәк булсын өчен җиңел эшкә күчте. Мин исә бер сәүдә фирмасында эшли идем, әмма түләү начар. Китеп үз машинамда кеше ташырга керештем. Инде менә таксист булып киткәнемә 5 елдан артты. Җиңел түгел. Азрак йокласаң, ялларыңны чикләсәң, акча эшләп була. Өйдәгеләрне сирәк күрәм. Фатирыбызны да зурайтасы бар. Әле перспективага акча туплыйсы күп. Әлегә сәламәтмен, шөкер, иртәгә аяктан егылсам – нишләрмен. Чөнки таксист ул көнлекче хезмәте. Эшләсәң була, эшләмәсәң – юк. Больничныйлар алу мөмкинлеге юк. Әле пенсиягә ничек чыгасы булыр. Без бит документлар буенча эшләмибез.
Эш бик авыр. Арытты, ике дә уйламый икенче эшкә күчәр идем. Тик ул эшне каян табасың. Түзәргә дә булыр иде. Мин җәнҗаллы кеше түгел, тик аегы, исереге белән эшлисең, кемнәр генә очрамый. Мырласалар да, мәсхәрәләсәләр дә түзәм тешемне кысып. Ә менә бозык хатын-кызларга ничек түзәсе?! Ачыктан ачык бәйләнәләр. Шул кадәр мәхшәргә әйләнеп бара бу дөнья. Бәйләнчек хатын-кызлардан котылу чарасы юк. Шантажламакчылар, куркыталар. Хәзер полициягә барам, гариза язам, дип яныйлар. Бу бик мөмкин яла ягу. Бер танышым бик зур акчалар түләп кенә котылып калды. Бер гаебе булмаса да, көчләргә маташты, дип утыртып куя яздылар. Инде игътибар төшмәслек итеп киенергә тырышам. Кызлар күзе төшәрлек яшьтә әле мин. Ләкин теләсә кем белән буталып, бозык юлда да йөрисем килми. Гаиләм, хатыным бар. Бәйләнүләр турында кешегә сөйләсәм, көләләр генә. Ирләр дә көчләнергә мөмкин, ирләр дә мәсхәрәләнә, дип берәү дә чынга алмый. Закон да безне якламый. Инде машинага ике видеофиксатор алып куйдым. Берсе юлны яздырса, икенчесе салонны, андагы сөйләшүне. Анысын сизелмәслек итеп урнаштырдым.
Фиксатор да куркытмый аларны. Беркөнне хәйран гына кызмача хатын утырып бәйләнә башлады. Мич кадәр иләмсез симез үзе… Каршыдагы фиксаторны сүндереп үк куйды. Полиция чакыртам, дигәч, шаркылдап көлде генә. Хәзер үзем чакыртам, дип изүләрен ерта башлады. Котлар калмады. Әле ярый арттагы фиксатор эшләп яздырып утыра. Төрткәләп диярлек төшереп калдырдым. Операторга шалтыратып кисәттем, бу клиентны кара исемлеккә тыгыгыз, дип сорадым. Анда да көлделәр. Шулай йөри торгач, бәлале буламмы инде. Суд юлларында йөрисе килми бит. Бу азгынлыкның чиге булыр микән берәр вакыт. Әле ярый хатыным мине аңлый. Әгәр анысы да ышанмый, өйдә истерикалар оештырса, нишләр идем.
Миңа туры килгәне юк, әле беркөнне минем кебек үк таксида эшләүче бер танышыма ирләр бәйләнгән. Көчкә котылган. Ярдәм төймәсенә басып өлгереп, якындагы машиналар җыелып кына тәртип урнаштыра алганнар. Зәңгәрләр дә дөнья тулы бит. Беткәнме теләүчеләр, үзләре кебек үк бозыклар. Эш урынында, теләге булмаган кешегә бәйләнмәсәләр.
Газетагызны укып барам. Исемемне куймыйм. Күбрәк языгыз безнең проблемалар турында да. Ирләр дә көчләнергә, мыскыл ителергә мөмкин. Хәтта, гүзәл җенес вәкиле дип аталып та, гүзәллекнең «г» хәрефен дә үзендә саклап кала алмаган хатын-кызлар тарафыннан да. Танышларым арасында хатыннары тарафыннан изелеп яшәгән ирләр бар. Аз гына сәбәп уйлап табып, башларын полициядән кайтармыйлар. Полициядә дә ирләргә түгел, хатын-кызларга ышаналар. Ирләр дә якланырга тиешле. Закон ирләрне дә якларга тиеш. Бу язманы укыгач – күпләр көләр, мине мескенлектә гаепләрләр. Әмма көн дә шундый проблема белән очраша башласаң, көләрлек булмас. Үзе дә бозык кешегә ярый торгандыр ул мондый маҗаралар. Әмма һәр маҗараның чиге була, һәм ул яман тәмамланырга мөмкин.
Р. Казан.
Комментарии