- 31.08.2014
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2014, №34 (27 август)
- Рубрика: Имәндә икән чикләвек
«Мәкер тозагына эләктем» (№16, 23 апрель, 2014) язмасы мине уйланырга мәҗбүр итте. Аны Радик исемле ир язган. Укыдым да имәнеп киттем. Йөрәгем өшеп куйды.
Хөрмәтле Радик! Мин сезне дә, хатыныгызны да гаепләргә теләмим. Дин белән кызыксынырга чакырам. Гыйлем арткан саен, тормышта нәрсә дә яхшырак аңлашыла башлый. Аллаһ Тәгалә йөрәгегездән ул хатынга булган яратуны алган. Ә бәлки булмагандыр да әле ул ярату. Ләкин аерылышыр алдыннан уйланыгыз. Бәлки, сез уйлаганча бик начар да түгелдер әле хәләлегез. Сабыр итеп, бер уңай ягын табарга тырышыгыз. Бөтен җитешмәгән якларын гына карап, санап йөрисез бугай. Хатын-кызларның күбесенә хас бит сез санаган сыйфатлар! Без хатын-кызлар барыбыз да диярлек кеше тикшерергә яратабыз. Дини булу гына дөрес кысаларда тота безне. Ләкин кеше һәрвакыт яхшырырга омтылырга тиеш. Бәлки, вакыт үткәч, хатыныгыз да яхшырыр. Аны хөрмәт итегез. Без хатын-кызлар кабыргадан яратылган. Кабырга кәкре. Турайтырга теләсәң, сындырырсың.
Ләйсән ГАТАУЛЛИНА.
Казан шәһәре.
Комментарии