Адәм башы ниләр күрми

Адәм башы ниләр күрми

Олы Әтнәдә туып үскән Сафия апа белән бер бүлмәдә эшләдек, соңыннан да хәбәрләшеп яшәдек. Бергә-бергә җырлашып чәй мәҗлесләрендә утырдык, бәйрәмнәр үткәрдек. Мин аны артистлардан да уздырып матур җырлаганы өчен генә түгел, киң күңелле, ачык, ярдәмчел буларак та яраттым, хөрмәт иттем.

– Җырчы итеп алып китәргә бик теләгәннәр иде, тик артистлар кияүгә чыгып, юньле тормыш кора алмый дип курыктым, – дигән иде ул бервакыт.

Дөрестән дә, шул юлдан китсә, Әлфия Авзаловалар кебек, халкыбызның яраткан сандугачына әверелгән булыр иде ул. Тик бу юлдан китмәвенә һич тә үкенмәде. Инсафлы балалар үстерде, алар да аңа кайгы-хәсрәт китермәде, ипле гомер иттеләр.

– Минем әни бу якларныкы түгел, ул Адыгей Республикасының Майкоп шәһәрендә туып үскән, – диде ул күптән түгел. – Рязань өлкәсеннән булган әтисе анда ничек килеп эләккәндер, балалары үсеп, үзе олыгайгач, хатыны белән Ленинградта яшәгән олы уллары янына китәргә булганнар. Ә әнине шунда яшәүче хатыны үлгән бер бай кешегә никах укытып кияүгә биреп калдырганнар. Ул әле бөтенләй сабый булган. Ире, бергә яши башлаганчы, аның җитлеккәнен көткән. Аның үзе белән бер тирәдәге уллары да аңа кызыгып йөргәннәр әле. Алар гынамы соң? Бервакыт җәй көне ишегалдында учак ягып йөргәндә кавказ халыклары киенә торган җиләннән, папахалы җайдак аны атына күтәреп, урлап алып китә башлагач, бабай ул кешегә уктан атып, коткарып калган.

Ире кырык яшьләр тирәсендә генә булгандыр әле. Берничә ел бер өйдә яшәп, ниһаять, хатын вазифасын үти башлагач, 1914нче елда уллары туган, аңа Хәким дип исем кушканнар.

Әти-әнисеннән берүзе калган Маһирә бик сагынган, иреннән үзен аларны күреп кайтырга җибәрүен сорап ялынган. Заманалар куркыныч, илдә гражданнар сугышы чорлары булгач, ире аның белән юлга чыга алмаган, яшь хатынын сабыр итәргә үгетләсә дә, аның күз яшьләренә түзә алмыйча, әниләре янына кайтырга рөхсәт иткән.

– Син аннан барыбер кире кайтмыйсың инде, кирәк әйберләреңне дә ал, – дигән ул. Аны яшь ярымлык улы белән озатып җибәргән.

Маһирә әтисе белән әнисе яшәгән абыйсы белән җиңгәсенең зур булмаган фатирына кайтып кергән, тегү фабрикасына эшкә урнашкан. Җиңги кеше аның бала белән кайтуын яратмаган, билгеле. Шул чагында аларга Касыймхан Чанышев дигән кеше белән очрашырга Казан шәһәреннән Рабига исемле хатын килеп төшә. (Без аны соңыннан Урта Азиядә совет хөкүмәтенә каршы оешкан бандаларга каршы көрәшеп йөргән куркусыз чекист буларак беләбез. Аның ул чактагы батырлыклары турында «Казахфильм» тарафыннан төшерелгән «Конец атамана» дигән фильм да бар.) Шул хатын, Маһирә апаның сөйләвенә караганда, Касыймханның никахлы хатыны булган. Әлбәттә, атаклы революционерның бу чагындагы шәхси тормышы билгеле түгел хәзер. Менә шул Рабига дигән хатын аның улын үзләренә балалыкка бирүен сорый, чөнки аларның балалары булмый.

– Син яшь, балаларың тагын булыр, бусын үз балабыз итеп үстерербез, җитмәсә, үзебезнең як егетенә дә кияүгә чыккансың, кирәк чагында килеп йөрерсең, – ди ул.

Чынлап та, алар Рабигаларга еш бара, мәктәптә укыганда, каникулларга Хәким үзе дә Әтнәгә әнисе янына кайтып йөри.

– Уллыкка алсалар да, үзләренең исем-фамилиясен биреп, уллары булуын рәсмиләштерүгә игътибар итмәгәннәр, ул үз әтисе фамилиясендә калган.

Ә Маһирә… Чибәр кызга урыс егетләре дә бик кызыккан. Әтисе исә хәрби гарнизонга барып, кызына кияү булырдай татар егете эзләгән һәм шунда мулла булып хезмәт итүче Кәрим Баязитов дигән егет белән танышып, аны үзләренә кунакка чакырган. Әтнә мәхәлләсе мулласы Баязит Әтнәленең улы Кәрим заманында Кышкар мәдрәсәсендә укыган, армиягә бергә Габдулла Тукай белән каралырга баргач, бер күзенә ак төшеп күрмәү сәбәпле, шагыйрьнең армия хезмәтеннән азат ителүен искә ала торган була.

Солдат хезмәтен тәмамлагач, менә шул Кәрим белән никахыннан туган Әминә дигән кызлары белән өчәүләп иренең туган авылы Әтнәгә кайтып төшә алар. Кәрим Баязитов Әтнә авылында волость башлыгы булып эшли башлый. Шулай итеп бәхетле генә яшәп китәләр. Тик аларга теш кайраучылар да була шул. Чибәр, бөтен яктан булган хатыныннан да нык көнлиләр, араларын төрлечә бозмакчы булалар, мулла кеше совет оешмасында ничек җитәкчелек итә дип шикаятьләр язалар. Бик матур җырлаучы, тау халыклары кызлары белән бергә гармунда уйнарга өйрәнгән, тегү-чигүгә оста булган Маһирәне үзенеке итәргә теләүчеләр күп булган. Сафия туып, бер ай үткәч, 31нче елның августында кызу урак өстендә көпә-көндез авылның берничә җирендәге иң шәп йортларга ут төртәләр. Бөтен кеше басуда чагында янгын чыгып, ярты Әтнә янып бетә. Янгын вакытында бер айлык Сафияне, ут зыян салмасын өчен, бишеге белән бергә, Әтнә уртасыннан аккан елга буена илтеп куялар. Бу афәттә аларның асты таш, ике катлы зур йортлары да юкка чыга.

Янгынның зурга китүендә гаепне волость башлыгы Кәримнән күрәләр һәм суд аны озак елларга төрмәгә ябарга дигән карар чыгара. Төрмәгә кергәч, кире кайта алмасын аңлаган Кәрим башта урманга качып яши, көннәр салкынайгач, төрле җирдәге таныш-белешләрендә кунып йөри, кешеләргә ялланып, тамагын туйдырырга мәҗбүр була. Аннан соң Биектау районында яшәүче туганнарына барып сыена, соңыннан бер марҗа әбидә фатирда тора.

Ә Маһирә… Башта алар кемнеңдер мунчасында яшиләр. Ленинградта чагында тегү фабрикасында ирләр күлмәге тегәргә өйрәнгән була, шул һөнәре бик ярап куя – кешеләргә тегеп, акча җыеп, бура ала, кечкенә генә булса да йорт җиткерә. Бер төндә ире ишекне шакый. Тик Маһирә:

– Зинһар, безне кызган, балалар кечкенә дип тормаслар, башымны Себергә олактырырлар, рәнҗемә, ача алмыйм, – дип, аны өенә кертми. Ә үзенең йөрәгеннән кан тама, чөнки авылга ут төртүчеләрнең аның да һәр адымын күзәтеп торуларыннан шикләнә.

Тормыш, берәүләрнең башына кайгы килде, дип туктап калмый. Маһирәнең дә елап иркәләнеп утырырга җае булмый. Колхозда җир җимертеп эшли, аның исеме гел алдынгылар рәтендә була. Әтнәнең менә дигән егетләре яучылый аны. Шулай итеп, ул өченче тапкыр – үзеннән шактый яшьрәк, үзе кебек үк тырыш Хәкимулла дигән егеткә кияүгә чыга. Ул чагындагы кинотасмаларны карасаң, икесен бергә күрергә дә мөмкин. Аларны алдынгы стахановчылар дип йөртәләр. Тагын бер малай дөньяга килә. Аңа Рәфкать дигән исем бирәләр.

Әминә җиткән кыз булып, үз көнен үзе күрә башлый инде. Әтисен дә яхшы хәтерли. Ә менә аңардан бер айлык кына булып калган Сафиянең әти дигән сүзне әйтәсе бик килә. Ул үзенә күчтәнәч итеп биргән конфетларны да, әти дип әйтергә рөхсәт итмәсме дип, Хәкимулла абыйсына алып кайтып тоттыра. Тик үги әти бала тансыклаган сүзне әйттерми.

– Бигрәк әтисенә охшаган бит, – дип, хатынының үткәненнән көнләшүен яшереп тә тормый.

1941нче елда ил өстендә сугыш куркынычы туган чагында йомшара төшә. Фронтка киткән чагында:

– Минем кышкы пальтомнан Сафия белән Рәфкатькә пальто тегеп кигер, – дип әйтеп калдыра.

– Шул пальтоны кигәч, әти кочаклаган шикелле була иде, – дип искә ала Сафия апа.

Сугыш Хәкимулланы да йота.

Шулай да әтисен бер тапкыр күреп кала ул. Кемдер аның алар йортына таба килүен әйтә. Моны ишетеп, сабый урамга йөгереп чыга. Әтисе кызын күтәреп сөйгәндә, бите буйлап ике күзеннән яшь ага. Ул елый, кечкенә Сафия елый. Хатынының: «Балаларны кызган», – дигән сүзләрен исендә тотып, капканы ачып, ишегалдына да керә алмыйча үтеп китә ул.

Аның дошманнары түгел, үзен хөрмәт итүчеләр күбрәк булгандыр. Югыйсә, бер дә еракта йөрмәгән ул, якын-тирәдә генә яшәгән. Күрүчеләр дә күп булган. Хәбәр итеп, кулга алдырырга күп кирәкми бит. Хәер, моны ирек дип әйтеп тә булмый. Тормышын бозып, максатларына ирешкәннәр бит инде.

Әтнә район газетасында эшләүче дусты журналист Гасыйм Лотфый да бервакыт аны Казан урамында очрата. Алар бергәләп Кышкар мәдрәсәсендә укыган булганнар.

– Өстендә иске генә кием, ябык, үзе килеп эндәшмәсә, танымый үтәсе идем, – дип сөйләгән ул бу турыда.

– Пропискага да керә алмыйм, ул булмагач, эшкә дә урнашып булмый, тотып утыртырлар дип куркам, кесәмдә бер тиен акчам юк, көне буена авызыма тәгам капмадым әле, – дип зарлангач, Гасыйм абый аңа кесәсендә булган өч тәңкә акчасын сузган.

– Миңа ике сумы җитә, – дип, бер сумын үзенә кире кайтарган Кәрим.

Әтисе вафат булгач, Әминә апасы аны ул яшәгән Биектау районына җирләргә бара.

– Авырып урында ятмады. Иртә белән мунчага барып әйбәтләп юынды, кырынды. Чиста кием киеп чыкты. Мунчадан соң хәл алырга гына дип урынга ятып торган җиреннән тормады, – дип сөйләгән үзендә яшәткән марҗа әбисе, күз яшьләренә буылып.

Сафиянең апасы Әминә әнисе кебек бөтен яктан булдыклы, гаять талантлы, Әтнә татар театрында Галиябану ролендә генә уйнаган кыз, театр дәүләт балансыннан төшерелгәч, гомер буена бухгалтер булып эшли, ә Рәфкать исемле энесе яшьтән сөйгән кызы артыннан Карагандага китеп, шахтага эшкә урнаша, матур гаилә корып, әйбәт балалар үстереп, бүгенге көнгә хәтле шунда яши.

Ә әниләре сугыштан соң райкомда курьер, җыештыручы булып эшли. Шул чагында аңа булышырга килгән Сафия андагы язу машинкасында басарга өйрәнә, кызның булдыклылыгын күреп, Әтнә газетасында редактор булып эшләгән Гасыйм Лотфый аны унынчы сыйныфта укыган җиреннән машинистка иттереп эшкә ала. Берничә елдан соң, Әгъзам исемле Казан егетенә кияүгә чыгып, Татарстан китап нәшриятында эшли башлый. Мин аларның коллективына килеп кергәндә, Сафия апа Язучылар союзы карамагындагы хәзерге шул исемдәге журналның чишмә башы булган «Идел» альманахында эшли иде.

Ә Хәким абыйсы Әтнәгә еш кайтып йөри, Рабига апаларга әниләре дә барып, аралашып гомер итәләр. Ул Кавказ халкына охшаган чибәр егет булып үсеп җитә, юрист һөнәрен ала. Рабига әнисе вафатыннан соң, Әтнәгә үз әнисе янына кайтып эшли, армиядә була, соңыннан фин-япон сугышларында катнаша. Бөек Ватан сугышыннан соң, җыясы ризыгы аны төрле җирләрдә йөртә, Сәмәрканд шәһәренә дә барып чыга, алтын чыккан җирләрдә эшләп, акча җыйгач, үзе туган Майкоп шәһәреннән йорт сатып ала, андагы туганнары белән таныша һәм әнисен үз янына яшәргә чакыра. Тик Маһирә апа төпләнгән, бүтән балалары монда туган җиреннән китәргә теләми инде. Бераздан Майкоптагы дәүләт куркынычсызлыгы комитетыннан Әтнәгә аның ата-анасы турында белешмә сораган хат килеп төшә. Гел кайтып йөргәч, аны Кәрим Баязитов улы дип белгән булсалар кирәк, шундый хат Майкопка китә. Баксаң, ул чит илгә китәргә җыенган булган икән. Соңыннан бик кәефе китеп, үзе турында дөресен язуларын сорап, тагын бер хат җибәрә. Андый белешмә киткәндерме-юкмы, Сафия апа бу турыда белми. Шуннан соң хәбәрләр өзелә.

1892нче елда туган Маһирә апа 94 яшендә олы улын бүтән күрә алмыйча вафат була.

Сафия апа гомер буена язучылар белән аралашып яшәде, аларның кулдан язган әсәрләрен күз нурларын түгеп, машинкада басты. Күңеленә ошаган абзацларны, шигырьләрне, эшен туктатып, безгә дә кычкырып укый иде. Бүгенге көндә халыкка танылган әдипләрнең күбесенең беренче иҗат җимешләре аның бармагы аша кәгазьгә күчеп, күпме китапка әйләнде, күпме гәзит-журналларны бизәде.

Сафия апа бүгенге көндә бәхетле картлык кичерсә дә, абыйсының язмышы ничек булуын белә алмавыннан үзәге өзелә.

– Ул бик үткер, бик башлы иде, юрист булгач, барыбер үзе турында кирәкле мәгълүматны алгандыр, монда калмагандыр, чит илгә киткәндер, – дип күңелен тынычландыра ул. Шулай кирәк булгандыр, Канчурин Хәким Әмин улы паспортын алган чагында исемен Борис Алексеевич дип яздыра. Аның белән сугышта бергә булучылар да, бергә эшләүчеләр дә, соңыннан кайда икәнен белүчеләр дә аз булмагандыр. Бәлки, аның нәселе берәр чит илдә дәвам итәдер. Касыймхан Чанышевның бүтән хатыннан туган балалары белән дә очрашуы бар – ул йөргән җирләргә – Сәмәркандка да тиккә генә барып чыкмагандыр.

Кайда йөрми, ниләр күрми

Бу татарның башлары, –

дип җырларга гына кала инде хәзер.

Ә теге чакта авылга ут төртеп, ярты Әтнә халкын өстендәге бер кат җәйге күлмәге белән урамда калдырган җинаятьчеләргә дә Аллаһы Тәгалә үз хөкемен бу дөньяда ук чыгармыйча калмагандыр.

Сәмига СӘҮБАНОВА.

Комментарии