- 30.12.2009
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2009, №52 (30 декабрь)
- Рубрика: Имәндә икән чикләвек
Яңа ел маҗарасы
Иң яраткан бәйрәм ул безнең! Аннан аклык, сафлык бөркелгән төсле. Өйдә ясалма чыршы торса да, Яңа ел исе килә. Балалар бу көннән могҗиза көтә. Ә кайчакта могҗиза өлкәннәр белән дә була. Надия белән дә булды ул.
…Алар бәйрәмнәрне һәрчак дүртәү үткәрергә ярата. Студентлар булып, өчесе тулай торакта яшәгәнлектән, күп очракта Надия аларны үз фатирына дәшә. Бу юлы да Яңа елны бергә каршыларга дип, дусларын чакырды ул. Әмма кызларның үз планнары икән. Нәфисә авылга әти-әнисе янына кайтырга булган, чөнки ерактан бертуган апасы кайткан. Кәримә чибәр генә егет белән танышкан да аннан аерыласы килми. Оляны шәһәргә яңа күченеп килгән мәктәп дусты чакырган. Шулай итеп, Надия үзе генә калган. Әмма һич кенә дә моңсуланмый ул: чыршысын бизәп куя, бәйрәм өстәле әзерли. Кич исә ишегалларындагы чыршы белән хозурланырга дип урамга чыга. Ә анда бәйрәмчә ыгы-зыгы, шау-шу. Шулчак аның яныннан бәрелеп диярлек бер ак йомгак узмасынмы! Кыз чак аягында басып калды. Борылып караса, бу ап-ак пудель икән. Хуҗасы да пәйда булды. “Гафу итегез, ул минем шундый хулиган инде”, – дип сүз башлады ул. Эт тә кире чабып килеп, алар тирәсендә бөтерелде. Сүз ара сүз китте, егетнең шул ук йортта, янәшә генә подъездда яшәве билгеле булды. Яңа елны да эте Акбай белән каршыларга җыеналар икән. Кыз егетне үзенә чакырды. Яңа елны алар өчесе – Надия, Инсаф, Акбай каршылады. Ә ничек күңелле узды ул: җырлап, биеп, көлеп, Акбай белән туплы уйнап…
Надия ап-ак пудельны кочаклады да: “Ярый әле, дус кызларымның планнары үзгәрде”, – дип пышылдады. Акбай, аңлагандай, аның битеннән ялап алды.
…Бер ел очрашканнан соң, Надия белән Инсаф өйләнеште.
Рәисә МИФТАХОВА.
Әгерҗе районы, Мордва авылы.
Мәхәббәте –күзләрендә…
Абыйны фронтка алып киткәч, җиңги безнең белән яшәп калды. Ул Азнакай районыннан иде. Колхозда эшләр беткән чак дип, авылда яшәүче энесенең кызы Сәлимәне чакырып хат язды.
Кышкы бер кичтә начар киенгән матур гына кыз килеп керде. 50 чакрым араны 2 көн җәяү килгән. Безнең өс-баш шәптән түгел, аныкы бигрәк тә алама иде. Сәлимә безне күзәтте дә: “Сез монда әйбәт яшисез икән әле. Безнең авылда хәерчелек, кешеләр ачлыктан да, авырып та күпләп үлә. Алучы булса, авылдан китәр өчен, карт рус алса да кияүгә барыр идем. Миңа паспорт кирәк, авыл егетенә чыккан очракта бирмәячәкләр”, – дип тезеп китте. Шуларны тыңлап торган күрше Фатыйма әби: “Насыйбыңны табарсың әле, кызым”, – диде.
Шул көнне безгә галәмәт зур гәүдәле, зур авызлы, зур күзле бер ир кеше керде. Аның артыннан Фатыйма әби күренде. Ул кешене күргәч, Сәлимә белән аш бүлмәсенә кереп качтык. Фатыйма әби безгә: “Чыгыгыз әле, кызлар, бу минем онык була. Аннан куркырга кирәкми, әйбәт кеше ул. Фронтта да булды, исеме – Закир”, – диде. Закир безнең белән күрешергә дип, кулын сузды. Кулы да көрәк чаклы иде. Әни чәй табыны әзерләде. Үзе Фатыйма әби белән чыгып китте. Закир безгә сугышта булганнарын, өчәр көн ашамыйча окопта ятканнарын сөйләде. Без, нигәдер, сөйләгәннәренә ышанмадык, көлдек кенә. Ул чыгып киткәч:
– Менә сиңа ир, карт рустан да хәтәррәк бит бу, – дигәнемне сизми дә калдым.
– Алам дисә, барам мин моңа. ЗАГСка барып язылышкач, паспорт бирсәләр – шул җиткән. Аннан качармын. Акча эшли торган берәр җиргә урнашырмын, – диде күзен дә йоммый Сәлимә.
Юраганы юш килде. Ике генә очрашып сөйләштеләр дә, Закир аңа кияүгә чыгарга тәкъдим ясады. Сәлимә риза булды. Закир Башкортстанның Октябрьск шәһәренә эшкә кергән булган. “Ял алам да Сәлимә авылына кайтып, әнисеннән кызның кулын сорыйм”, – диде ул. Бер атнадан кайтып җитте дә, кызны Фатыйма апаларга алып та кайтты.
– Әни кияүгә чыгарга ризалыгын бирде. “Авылдан котылырсың, ичмасам”, – диде. Авыл Советына барып язылыштык. Паспорт алырга рөхсәт язуы бирделәр, шуның артыннан икенче көнне районга киттек. Әни ике мендәр бирмәкче иде. Аларны күтәреп качып булмас, алмадым, – дип, яңалыкларны миңа сөйләп китте Сәлимә.
– Ничек курыкмыйча качарсың, көрәк чаклы кулы белән бер сукса да, имгәтә бу сине, – дим.
– Ул эштә чакта качармын. Тик бер тиен дә акчам юк. Әниеңнән сорап тор әле, аннан түләрмен, – ди Сәлимә.
Әни дә сүземне тыңлады, аз булса да аңа акча бирде.
Фатыйма әбиләрдә бер генә кич кундылар да киттеләр. Шушы көннән соң озак кына күренми тордылар. Язга таба кайттылар. Сәлимәнең өстендә матур яңа күлмәк, өстендә Закир шинеленнән тегелгән язгы пальто, аягында үкчәле резин итек. Андый итекне безнең күргән дә юк. Сәлимәне сөйләштерергә тырышам.
– Ничек яшисез? – дим.
– Бер атна баракта тордык. Аннан бер рус әбисенә фатирга кердек. “Русча өйрән, аннан эшкә керерсең”, – диде Закир. Өйрәнеп киләм инде, тиздән үзем акча эшләячәкмен. Закир: “Кышка мех якалы пальто алам”, – диде. Ул күп акча эшли, – дип Сәлимә мактанып та алды.
Сәлимәдән көнләшеп куйдым. Үземнең дә акча эшлисе килде. Район үзәгенә Ютазыга киттем. Әмма кая гына керсәм дә, паспорт белән хезмәт кенәгәсе сорадылар. Ә алар минем юк. Шулай да бәхет елмайды. Берсендә: “Казанга укырга барсаң, алабыз”, – диделәр. Барам, билгеле. Шулай итеп, көтмәгәндә укучы булдым һәм Казанга юл тоттым. Күп авырлык күреп белем алгач, кайтуга Сәлимәне күрергә ашыктым. Аларга шәһәрдә фатир биргәннәр икән. Икесе дә кичке мәктәпкә укырга кергән. Икесе дә тазарган, матурайган.
– Бик үзгәргәнсез, – дим үзләренә дә.
– Сәлимәгә өйләнеп, бәхетле булдым. Тырыш, тәртипле, акыллы үзе. Ашказаны җәрәхәте бар иде. Тәмле пешергәч, ул да бетте. Тиздән бәби алып кайтабыз, – дип сүзгә кушылды Закир.
Озакламый уллары туды. Сәлимәгә охшаган иде ул. Ә менә кызлары, язмыш көлүе диярсең, нәкъ Закир иде. Озын торыклы, зур яшел күзле. Үзенә Закирә дип исем бирделәр. Кешеләр күзләрен күреп, “сөбханалла”, – димичә түзә алмыйлар. Зур күзләрен яшергән озын керфекләрен күтәреп бер караса, сихерләгәндәй итә. Әйтерсең анда бар табигать матурлыгы тупланган. Үскән саен, матурая барды. Мәктәптә дә бик яхшы укыды.
Сәлимә белән Закирның матур яшәвенә сөенеп бетә алмыйм.
– Хәзер качып китмисеңме инде? – дип сорыйм Сәлимәдән.
– И, юләр булганмын. Каршыма килеп баскан бәхетемнән куркып торганмын. Беркөнне рус әбисендә торганда, чыннан да, качарга уйладым. Шуны сизеп, әби үземне орышып ташлады. “Юләр булма, ирең бик яхшы кеше. Аның күзләренә кара – ышанычлы бит. Сине сайлаган икән, ышан аңа”, – диде. Шул көнне аның күзләренә карадым… Закир фәрештәм кебек. Саклый да, яклый да. Син күз алдыңа китер: кыш көне бар җир ап-ак кар. Шул аклыкта бер яшел утрау бар. Мин шунда яшим, – диде ул.
Мин дә үземә, курыккан эш хәерле була икән, дип нәтиҗә ясадым.
Зәйтүнә ӘБРАРОВА.
Ютазы районы, Урыссу бистәсе.
Парларыгызны югалтмагыз!
(Исемнәр үзгәртелде)
Яңа мәктәпкә күченеп килгән Алияне классташлары үз итте. Аның укуы да бик яхшы иде. Күршедәге Камил дә шул мәктәпкә йөри. Матур, чая егет Алия янына беркемне дә якын китерми. Ә үзе җае чыкканда чибәркәйләргә кармак салырга ярата.
Укуын тәмамлагач, Камил армия сафларына китте. Алия аны озата алмады. Егет янында икенче чибәркәй урын алса да, саубуллашу көтте ул. Күрше һәм дус гаилә булып яшәгәч, кулъяулык чигеп куйды. Әмма кулъяулык кыз сандыгында калды. Тик ул өметен өзмәде, хәбәр көтте. Чөнки теге чибәркәй инде икенче егетнең башын әйләндерә иде.
Ел ярым вакыт үтеп китте. Алия һөнәр үзләштереп, авылда хезмәт юлын башлады. Юлында икенче берәү очрады. Дуслашып киттеләр. Акылы, үзен тотышы белән егет кызның күңелен яулады. Озакламый алар өйләнешеп, гаилә корып җибәрде. Тормыш үз агымы белән бара бирде.
Менә хезмәт вакытын тутырып Камил дә кайтты. Алиясенең кияүдә икәнен белсә дә, аны күрү теләге белән алар авылына юл тотты. Күршеләре аша яшь хатынны очрашуга чакырды. Ә Алия чыкмады. Сүзе булса, үзе керсен дигән җөмлә белән нокта куйды. Гаилә таркалмады. Шулай да Алия җае чыккан саен беренче мәхәббәтен сагынып, аулакта еш кына елый иде. Чөнки гаеп Алиядә дә, Камилдә дә булмаган югыйсә.
Камилне бик яратып, күз төшереп йөргән Галия Камилнең Алиягә язган хатларын почта хезмәткәре аша кулга төшереп бара. Шул рәвешле Алияне төрле гайбәтләр белән буяп, бизәп, үз файдасына бора ала. Ике еллап хат алышалар. Галия егетне үзенеке иттем дип ышанып көтә.
Камил кайткач, кармакка эләккәнен аңлый, араны өзә һәм Алияне үзенә кайтарту теләге белән сөйләшмәкче була. Тик Алиянең язмышын сайлаган пары белән дәвам итәчәген аңлагач, тормышларын бозарга кыймый.
Камилнең тормыш юлы бик сикәлтәле була. Чибәркәйләрне еш алыштырырга яратучы егет чәчләре чаларганчы чәчкәдән-чәчкәгә йөри. Ахырда ул чираттагы хатынына ияреп, чит өлкәгә китә. Сагынуына чыдамыйчамы, йөрәге дә еш авырта башлый. Шул авыру аның гомерен дә өзә.
Камилнең җир куенына кергәненә дә инде менә 5 ел.
Алиянең тормышы ипле генә бара. Өй тутырып бала үстерә. Читтән торып уку йортын тәмамлый. Дәрәҗәле кеше була. Камилнең әнисе, туганнары белән яхшы элемтәдә яши. Аның рухына догалар кылдыра.
Арага керүче Галия ирдән аерылып, баласы белән икенче берәүгә кияүгә чыга. Ире әйбәт, тик үзе “яшел елан” белән дуслаша. Классташлар белән очрашуларында да исереп, күңелле күрешүләрне боза. Алия исә һәр җирдә үз дәрәҗәсен белә, кеше дигән олы исемне таптамый.
Сайлаган парыгызны югалтмагыз, кеше арасына кермәгез, дип әйтергә телим. Сабырлар гына морадына ирешә ала.
Исем-фамилиям редакция өчен генә.
Насыйбымны эзлим
Редакциядән: танышу белдерүләре газетабызда бушлай басыла. Тик конверт эченә буш конверт салып җибәрү мәҗбүри. Кайбер мәгълүматлар алу өчен, телефон номерыгызны да язарга онытмагыз, ул газетага сезнең теләгегез буенча гына бирелә.
Бәхетле булыгыз!
070. Миңа 32 яшь. Буем 184 см. Татар егете, буйдак. Начар гадәтләрем юк. Сабыр холыклы, кара чәчле, зифа буйлы. Эшлим.
Начар гадәтләре булмаган, тәртипле, кара чәчле, зифа буйлы, сөйкемле, матур, тыйнак, яше 30га кадәр булган татар кызы белән гаилә кору өчен танышасым килә. Кызлар Буа, Чүпрәле, яки шушы районнарга якынрак урыннардан булса, тагын да әйбәтрәк булыр иде.
Телефоным редакциядә.
071. Үз йортымда ялгыз яшим, пенсиядә. 60 яшеннән узган, эчми-тартмый торган берәр ялгыз пенсионер ир-ат белән танышып, тормыш корырга телим. Намаз укып, ураза тота торган булса, бик шат булыр идем. Мәчет тә миннән ерак түгел.
Тел.: 89179249525
Яратам…
Сиңа атап,
Роман язам.
Сызам атам,
Сызам атам,
Жанр үзенчәлекләрен,
Уйлый-уйлый
Башым ватам.
Эчтәлеген, идеясен
Бер сүз белән
Мин аңлатам –
Ул – “яратам”.
Әлфирә ГАЛИЕВА.
Аксубай.
Комментарии