- 30.11.2015
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2015, №47 (25 ноябрь)
- Рубрика: Имәндә икән чикләвек
Тәнзилә апа авылның йөзек кашы булып үсә. Чибәр, зифа буй-сын, зәңгәр күзләр, иңгә салынып төшкән калын чәчләр. Битендәге миңенә кадәр ниндидер серлелек өсти үзенә! Тәртипле гаиләдән. Спортта да сынатмый: бер дигән чаңгычы!
Шамилне ул беренче тапкыр Сабан туенда күрә. Яхшы киенгән көләч йөзле бу егет әллә ничек сихерли шунда. Теле телгә йокмый, матур сүзләр эзләп кесәгә керми. Тәнзиләнең башы тәмам әйләнә. Ике ай вакыт узмый, ул инде туйга әзерләнә башлый. Әти-әнисенең: «Егетнең гаиләсе нәселебезгә тиң түгел, кая ашыгасың?» – дигән сүзенә кыз җавапны кыска тота: «Яратам, чыгам. Өстенә кигән модалы спорт костюмына кадәр матур!» Яңа кием күзгә ташлана торган вакыт була шул ул, бар кешедә дә юк.
Туйлар уза. Тәнзилә апа күрше авылга килен булып төшә. Колхозга хисапчы булып урнаша. Яши-яши ирнең моңарчы күренми килгән сыйфатлары ачыклана башлый. Көнче була ул. Көнченең дә көнчесе. Эштән ун минутка соңарып кайтсаң да тавыш чыгара, аннан соң кул күтәрә… Кемнән көнләшә диген? Бер бүлмәдә эшләүче аксак бабайдан. Ул – баш хисапчы, Тәнзилә аның кул астында эшли. Хәзер инде матур күлмәк кисәң дә, өс-башыңны төзәтсәң дә, «өстерәлчек» сүзен ишетә яшь хатын. Шамилнен әнисе дә кимен куймый. Килен эшкә киткәндә дә, кайтканда да койма ярыгыннан күзәтеп тора. Янәсе, шикләнерлек эш эшләмиме? Урамда кешеләр белән туктап сөйләшеп тормыймы?
Беркөнне кичләтеп Тәнзилә апаның апалары килергә тиеш була. Әле төш вакыты гына. Шамил эштән кайтып керүгә тузынырга тотына: «Нәрсә бүген дә кибет янында аксагың белән сөйләшеп тордыңмы?» Хатын авыз ачып сүз әйтергә өлгерми, аның чәч толымыннан йолкып тоткан ир башын җиргә китереп тери. «Әйт, өстерәлчек. Нәрсә турында сөйләштегез?» «Шамил, бала хакына җибәр, гөнаһым юк», – дип кенә әйтә ала хатын. Кая ул җибәрү! Озын калын толымнардан бер учлам чәч йолкынып чыга. Түгәрәкләнеп килгән корсагы белән Тәнзиләне ишегалдында өстерәп йөри. Халат төймәләре өзелгән, елаудан шешенеп беткән йөзле Тәнзиләне апасы белән җизнәсе танымый торалар. «Әти белән әни сине мондый тормыш өчен үстермәде. Әйдә киттек!» – дип кенә әйтә ала бертуган апасы. Талашырга дип өйдән чыккан каенана Тәнзиләнең кулына килеп ябыша, «Туй балдагын без алган идек, салып бир», – ди ул.
Әйберләрен әтисе барып алып кайта. Артыннан күп сүз ишеттерсәләр дә, елау, кимсенү кебек тойгылар шактый булса да, барысы да уза, онытыла икән. Әти-әнисе киңәше белән, авырын төшертә ул. «Бу кадәр кыйнауга сәламәт бала тумас», – диләр аңа.
Тагын Сабан туйлары җитә. Шунда аның янына Шамилнең армиядә бергә хезмәт иткән иптәше Равил килеп сүз башлый. Аның Тәнзиләне Шамилләр йортында күргәне булган, тормышын да белә икән. Бераз очрашып йөргәннән соң кавыша яшьләр. Төпле акыллы, сабыр егет була Равил. Әти-әнисе белән дә бер дигән итеп яшиләр. Ике балалары туа. Әти-әнигә дә булышасы килә дип, үзенекеләр янына да еш кайтып йөри Тәнзилә апа. «Равил сүз әйтми», – дип, атналап торып килә. Ә ир кешене ялгыз гына озак калдырырга ярамый икән. Тәнзилә өйдә юк чакта, Равил янына да марҗа хатыны килгәли башлаган. Бер көн Тәнзилә апа тәрәзәгә чирткәнгә сискәнеп уянып китә. Караса, чәчен ясаган, матур киенгән теге марҗа Равилне чакырып чиертә икән. Тәнзилә апа ике якка ачылмалы тәрәзәне киң итеп ачып җибәрә дә, тәрәзәдән ярты гәүдәсе белән чыгып, теге хатынны чәченнән йолкып тота. Тегесе чыр-чу килә башлый. Ә ачуы кайнаган яшь хатын, үзен-үзе белештермичә, бер җөмлә кабатлый: «Юк инде, минем бәхетемә кул сузма. Иремне бүлешергә җыенмыйм, күземә күренәсе булма, бетерәм!»
Хәзер инде алар әби белән бабай. Оныклар сөяләр. Кайчан гына барсаң да, Тәнзилә апаның һәрчак ачык, елмаюлы йөзенә юлыгасың. «Үткәннәрне төштә кебек кенә хәтерлим. Кайвакытта уйланам да, минем белән булдымы соң бу хәлләр дип куям. Равилем оныттырды, дәвалады инде яраларны», – ди ул.
Энҗе НОГМАНОВА.
Мәскәү шәһәре.
Комментарии