Алтын читлектәге кол

Алтын читлектәге кол

«Безнең гәҗит»не укыйм да, бик озак уйланып утырам. Бигрәк тә сериал битен көтеп алам. Нинди генә язмышлар юк. Кемнедер кемдер кыерсыта, рәнҗетә. Ә мин?.. Читтән көнләшерлек тормышым. Дөрестән дә кайда гына булмадым, нинди генә күлмәк кимим. Самолетларда бизнескласста очам, мин булмаган ил юктыр. Ләкин... Мин бәхетлеме? Мине белүчеләр миннән көнләшә дидем. Димәк, мин бәхетле. Тик бу алар күзлегеннән. Ә мин бүген бик үкенәм. Алдандым, һәр ялтыраган алтын түгел икән. Үземне алтын читлектәге кош итеп тоям.

Акыллы, интеллигент әти-әни тәрбиясендә үстем. Безнең өйдә әни әтигә, әти әнигә тавыш күтәрмәде. Бүгенге тормышымнан чыгып аптырыйм, алар кайчан, кайда кычкырышты икән?! Мине дә шул әдәп буенча тәрбияләгәннәрдер инде.

Игътибарсыз калдырмады мине егетләр. Ләкин гел әтиемә охшаганны зләдем. Тапмадым. Ниндидер дорфалар, элементар әдәп-культураны белмиләр. Ниятләре гел нәфесләрен канәгатьләндерү. Бераздан мин аралашудан бөтенләй туктадым. Һәм ялгыз калам икән инде дип уйлаганда, интернетка кереп эзләргә күчтем. Инде сабакташларым балалар үстерә, ә миңа инде 26, ә мин саф килеш картаям, дип уйладым...

Интернет бөтенләй йөгәнсез дөнья икән... Чәчләр үрә торырлык иде кайбер тәкъдимнәрдән. Тик арада берәү булды, әдәпле, анда шакшылык юк. Сөйләшергә тотындык, әйтерсең, ул минем авыздан сөйли. Төннәр буе языша идек. Уртак фикерләр, карашлар... Ниһаять очраштык. Чибәр, кызлар күзе төшәрлек. Буй сынын тасвирлап тормыйм, шул чакта сорау туган иде үзе: ничек ул шул кыяфәте белән 29 яшькә чаклы ялгыз, җитмәсә байлыгы да бар икән. Беренче очрашуда ук ул үзенең Сәгуд Гарәбстанында фатиры булуы, яхшы бизнесы белән мактанды. Ул бик итагатьле тотты үзен. Беренче очрашуга ук кочагы белән кызыл розалар... Якындагы кафега кердек. Кыскасы, ул көн минем өчен гомердә онытылмаслык булды. Минем мондый хөрмәтне күргәнем булмады.

Шундый игътибар алга таба да дәвам итте. Затлы машина, купшы чәчәкләр, барысы да күз алдында. Минем дус кызларым үлеп көнләшә иде миңа...

Тәкъдим булды. Анысы да мәхәббәт романнары язарлык. Ап-ак туй күлмәге кияргә теләгән нинди генә кызлар шундый купшы туй турында хыялланмый икән. Бар да искиткеч, тик бу бәйрәмнең кыска гомерле булганын, кешегә күрсәтә торган масаю өчен генә икәнен соңрак аңладым. Мин иремә үземнең сафлыгымны бүләк иттем. Миңа 26 яшь, һәм мин берәүне дә якын китермәдем бит. Бәлкем ялгышканмындыр. Ирем миннән бик тиз суынды, читләшә башлады. Күбрәк интернетта утыра. Танышу сайтлары икәнен күреп торам. Чираттагы корбанын эзлиме, белмим. Дөрес, мин аның беренче хатыны. Бәлкем ул йөреп туйгач, саф кыз очраттым дип кенә миңа өйләнгәндер, һәм менә мин аны ялыктырганмындыр…

Минем чордашларым безгә әле дә көнләшә. Ирем, кайда булсак та, интернетта үзен күрсәтә. Һәр сәфәрдән фоторепортаж интернетта. Анда купшылык эчендәге мин дә бар билгеле. Шуңа да танышларым миңа кызыга, нинди тормышта яшим, ничек уңдым, дип уйлый, үземә үк әйтәләр. Ә күңелемне аңлаучы бармы? Юк. Без ирем белән ят кешеләр. Безне кеше күргәндә генә мин игътибар үзәгендә. Тик мин аның өчен кирәкле курчак кына. Башкаларга, үз даирәләрендәгеләргә күрсәтер өчен генә. Ул бик зур җитәкче улы. Мин күргән тормышны күз алдына да китерә алмый, аның янында биеп кенә йөриләр. Менә шуңа да ул интернетка кергән, һәм... мине, саф кызны тапкан. Ә үзе инде күпне күргән... Мин шулай нәтиҗә чыгардым.

Беләсезме, миннән көнләшүче таныш кызларыма кызыгам. Алар бәхетле, кайсының ире исерек тә, ләкин алар кеше. Ә мин кеше түгел. Матур киенергә тиешле робот. Тиешле урында, кирәкле вакытта елмаерга тиешле курчак. Иремә илтифат күрсәтергә тиешмен. Ә ирем үз дөньясында, үз сөяркәләре белән интернетта иркенләп аралашып үз көенә яшәргә тиеш. Колбиләүчелек чоры бетте, диярсез. Ул бар. Мин алтынга төрелгән кол. Байлык, алтын-көмешләр түгел, су, һава байлык диләр. Минем ул байлыгым юк, мин буылам, суларга һава җитми. Ни өчен кол, чөнки беркая китә алмыйм. Әтисе зур кеше, аларда андый хәл мөмкин түгел. Улы гел хаклы. Әнкәй, аңлый, үзе дә шул мәктәпне кичкән, моңсу күзләре белән, алтын-бриллиантларын җемелдәтеп, миңа карый да уфтана. Сүз дәшми. Өйдә дә ачыктан ачык сөйләшер урын юк.

Мин, миңа кызыгучы кызлар кебек, саташтым. Кызыкмагыз. Мин бәхетсез. Һәм язмышымны төзәтә дә алмыйм. Иремнең мөмкинекеләре белән ник ул интернетка кергән, ник минем йөрәгемне, нәкъ менә минекен яулаган – монысы сорау тудыра. Мөгаен, шакшылыктан арган, йөреп туйгач сафлык эзләгәндер. Тапты ул аны, тик мин генә түгел, ул да бәхетле микән?! Менә улыбыз туарга тора. Бу борчулар зыянга булмасмы? Мин аны Русиядә тапмам мөгаен, каенатам инде карар кылган. Хәзер кая җибәрәселәрен көтәм. Билгесезлек... Мин бит әзер карарны үтәүче генә...

Кызыкмагыз, тормышыма, мондый зиннәтле тормыш минем бу дөньядагы тәмугым. Ирем шуны аңлый микән?! Үзе, бер караганда начар кеше түгел ул, мин аны яратам да. Ул бит минем беренчем. Мин генә аның ничәнчесе икәнмен. Анысына да күз йомар идем. Бәхетем генә булсын...

С.

 

 

Интернет роман: кагыйдәләр һәм хаталар

Тормышыбызны социаль челтәрләрсез күз алдына да китерү кыен. Виртуаль мәхәббәт уйнау хәзер бик җиңел. Ул чынбарлыкта хыянәт итмәүчеләрне дә үз дулкынына куып кертә ала. Виртуаль аралашуда ике як та хыяллары белән уртаклаша, ягъни беркайчан да чынлыкта булмаган хәлләрне дә курыкмый сөйли ала. Гаилә һәм балаларның булуы әһәмиятле түгел. Чатлардагы ачык һәм кыю сөйләшүләр санаулы көннәр эчендә мәхәббәт романы кабынуга этәрә. Җитди хатын-кыз да тәвәккәл сөйләшүләрдән уяулыгын җуя. Ә күп ир-атлар романтика өчен киртәләрне белми. Чатлардагы аралашуда, гадәттә, кеше каршы тора алмый торган мактау сүзләре агыла. Чөнки виртуаль жанрдагы мактау сүзләре бик югары тонда була. Моннан тыш, чатта язылганнар шунда кала, ул кабат-кабат укыла, һәм кеше бу сүзләргә ышана башлый.

КИСӘТҮЛӘР

Беренчесе хатын-кызлар өчен. Сез үзегезне комплиментларга күмгән ир-атны Аллаһы бүләге дип уйлыйсыз һәм гап-гади ир-ат донжуанлыгын мәхәббәт дип кабул итәсез.

Ә ир-атлар челтәрләрдә еш кына бер үк вакытта берничә хатын-кыз белән флиртлаша – чиксез интернетта чикләр юк бит. Алар аерым комплиментлар уйлап тормый, берүк копияләрне берничә кешегә җибәрә, бер үк вакытта берничә хатын-кыз белән килешә ала. Чөнки бу турыда берәү дә белми – һәркем канәгать. Һәм һәркем белән очрашу, романның виртуальлектән чынбарлыкка күчүе бик җиңел. Кагыйдә буларак, мондый очрашулар бер яки ике тапкырдан артмый. Аннан ханымның күңеле төшә: мәхәббәт юк ул дигән уй туа.

Икенчесе – барына да кагыла. Сез гашыйк булу мөмкинлеген үзегез тормышка ашырасыз: кешеләр никадәр ешрак аралаша, сөйләшә, бер-берсенә ышаныч та шулкадәр арта. Хис-кичерешләр туа, эмоциональ бәйлелек барлыкка килә, ә бу мәхәббәт. Ул инде бер-ике тапкыр гына очраша торган флирт-якынлыктан куркынычрак була ала. Виртуаль танышыгыз сезне гаиләдәгеләргә караганда яхшырак аңлый дигән тәэсир туарга мөмкин.

Өченчесе. Чатлардагы флирт һәм виртуаль мәхәббәт сөйләшүләре чын хыянәттән берни белән дә аерылмый. Хәтта әгәр дә чынбарлыкта очрашу булмаса да (ә ул 80% очракта булачак, дип раслый Британ психологлары), челтәрдәге дәртле аралашу, һичшиксез, гаиләмдә алдандым, дип уйлаган партнерда психостресс китереп чыгарачак. Тормыштагы реаль икенче яртысы гаиләсенә хыянәт килеп кергәнен белгәч яки шикләнсә генә дә, реаль партнер өметсезлеккә чума, үпкә, ышанмау барлыкка киләчәк. Бу бик еш аерылышуга да китерә.

Дүртенчесе. Виртуаль флиртка чын наркотикларга бәйлелек кебек «утырырга» мөмкин. Бәйләнеш сайтка, башка коммуникатив ресурсларга керергә атлыгып тору, виртпартнерга даими язарга, түземсезлек белән аңардан җавап көтәргә, ә еш кына элемтәдә кайчан булуын һәм күпме булуын күзәтү белән характерлана. Еш кына көнчелек тә барлыкка килә, «язышу буенча сөяркәнең» үз-үзен тотышы уйландыра, әйтик кеше, нидер дөрес түгел, ул миңа инде бер сәгать язмый, дип бәргәләнә.

ВИРТУАЛЬ РОМАНТИКАДАН САК БУЛ!

Бүген шуны аңларга кирәк, хәзерге вакытта беркем дә виртуаль мәхәббәт романы җәтмәсенә эләгүдән сакланмаган. Куркыныч икәнен белсәк, бигрәк тә алдаучан «татлы» куркыныч икәнен аңласак, куркынычтан сакланырга мөмкин. Әнә бит, бүре җиләкләренең агулы тәмен беләбез, ләкин матурлыгына алданып аны җыймыйбыз, яныннан үтеп китәбез. Виртуаль флиртлар һәм романнар белән дә шулай булырга тиеш. Кисәткән – димәк, коралланган, диләр бит. Һәм иң яхшы корал – барысын да анализлап, шул ук кичтә ширбәт аен искә төшерү – хатының яки ирең белән өр-яңа тормыш башлау, бер-береңә тартылуны арттыру өчен ни эшләргә кирәклеген уйлау, сексуаль булу. Сезнең хисләрегезнең күңелле язышу белән җылытылуы мөһим түгел, сез моңарчы булмаган комплиментларны тыңладыгыз, инде менә шул романтикалы сексуаль энергияне үзегезнең реаль партнерыгызга юнәлтегез – бу сез эшли алган иң яхшы әйбер булачак. Бәйрәм оештырыгыз, каядыр ялга барыгыз, балаларыгызны әбиләренә кунакка җибәрегез һ.б.лар... Һәм үзегез дә аңларсыз: вирт-роман түгел, синең янәшәңдәге якының белән мөнәсәбәтләр, моңарчы булган тормышың яхшырак. Вирт-роман кавышуга да китерә ала, ләкин аңа сукырларча табыну, ышану начар финалга китерә ала. Укучыбызның бүгенге хикәяте моңа мисал булып тора.

Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ әзерләде

Комментарии