Үз ирең булмас инде…

Мин олы яшьтәге өч бала анасы. Балаларның барысы да үз урынын тапты, Аллага шөкер. 17 яшемдә кияүгә чыгып, ирем белән 40 ел гомер иттем. Уты да, суы да – барысы да булды, тик шулай да ул үземнеке иде. Ирем каты авырудан үлеп китте. Бер бүлмәле фатирда берүзем калдым. Әллә язмышым, әллә ялгышым: ирем үлеп бер ел үткәч, күрше авылныкы булган бер карт белән кушылдым.

Аның хатыны үлгән, балалары – малае, килене белән яшәгән. Әйе, ул җитеш тормышта көн күргән: ике катлы йорт, каралты-кура тулы мал-туар. Тик ул байлыктан бабайга берни дә эләкмәде. Өстендә ни бар, шуның белән чыгып китте. Мин анда да бер сүз әйтмәдем. Янда иптәш кенә булсын, ике җитәр әле, дип уйладым. Әмма бабаем акчасын кыса башлады, беразын бирә дә калганын үзенә тота. Өстәвенә, өч ай яхшы гына тора да кабат тавыш чыгарып китә. Бераздан тагын ялварып кайта. Шулай йөри торгач, 2 елдан артык вакыт үтеп китте.

Олы яшьтә булуыма карамастан, эшкә кердем. Эшли башлагач, бабайга тагын ошамады. “Син көне буе эштә, ә мин өйдә ялгыз”, – дип тавыш чыгарды. Алай да булмады, көнли үк башлады. Беребезгә – 70, икенчебезгә 60 яшь ләбаса! Шулай итеп, тагын китеп барды. Ә мин: “Ходаема рәхмәт, котылдым”, – дип шөкер итәм.

Әйтәсе килгән сүзем шул: кызлар, ханымнар! Газеталарга язып, үзегезгә иптәш эзләмәгез. Алар берсе дә сезгә рәхәт күрсәтергә килми. Бары үзләрен генә уйлый. Язганнарым – 2 ел эчендә күргәннәремнең бик азы гына. Хәзер ирләрдән гайрәтем чикте. Алар беркайчан да үз ирең була алмый!

Галия.

Редакциядән: автор белән килешергә дә, килешмәскә дә мөмкин, минемчә.

УЛ ХАКЛЫ. 40 ел гомер итә алган ирен алыштыру мөмкин дә түгелдер. Гадәттә, кеше һәрчак үзенеке белән чагыштыра бит: “Менә ул булса, болай эшләр иде” ише сораулар беркайчан да баштан китми. Юкка гына иң олы, иң изге теләкләрнең берсен – тигез, озын гомер дип теләмиләр.

КИЛЕШМИБЕЗ. Ләкин авторыбыз белән килешмәскә дә җөрьәт итәбез. Бүген өлкәнрәк яшьтәгеләргә түгел, яшьләргә дә элеккечә урамнарда, бию кичәләрендә сүз катып танышу күз алдына китерә алмаслык бер эшкә әйләнде. Соңгысында колаклар саңгырауланырлык тавыш, балта элеп куярлык тәмәке төтене була, гадәттә. Монда кем кемне тапсын да, сүз катсын, кем кемне ишетсен. Элек “кызлар кавалерларны чакыра” ише биюләр дә була иде. Кыскасы, кем кемгә күзе төшкәнен чамалау кыен түгел иде.

Дөрес, хәзер борынгы димчелек йолалары әйләнеп кайта башлады. Балаларны әти-әнисенә карап кавыштыру арта бара. Мөгаен, бу бик үтемледер. Чөнки алма агачыннан ерак төшми, дигән гыйбарә бар бит. Шулай ук интернет аша танышулар, газеталарга белдерү бирү дә үзеңә таяныч табарга бик булыша. Бүредән куркып, урманга бармый тормыйлар бит.

КУРЫКМАСКА. Галия апа әйткәннәрдә хаклык бар. Интернет, газета аша белдерүләр буенча танышып төрле күңелсезлекләргә юлыгучылар гел очрап тора. Ләкин алай дисәң, мондый намуссыз адәмнәр элек юк идеме? Хәтта иң ышанычлы алым дип өстә минем тарафтан аталган димчелек тә барын да бәхетле итә дигән сүз түгел. Шуңа күрә һәрчак уяулык, кешене сынау сорала, никах дигән гамәлне бик җитди эш дип санап, аек акыл белән генә хәл итәргә кирәк. Физик һәм рухи тартылыш тәңгәл килгәндә генә, имин-бөтен була. Мондый гаиләләрдә инсафлы балалар тәрбияләнә.

СЫНАУ. Бу нисбәттән бар алымнар да файдага. Бер танышымның сөйләгәне хәтердә. Үз язмышына рәхмәтле булып, Аллаһыга шөкер итеп бүген бәхетле яши ул. Яшьлегендә акыллы була алганы бәрабәренә хәзерге көне имин.

– Елдан артык дуслашып йөрдек без ул егет белән, – дип сөйләде ул. – Үзе чибәр, булган, итагатьле. Яшьтәшләрем, менә дигән егетне үзеңә караттың дип, миннән көнләшә иде. Ләкин күңелем тыныч түгел. Әбием сүзе тынгы бирми. Әтисе дә, бабасы да холыксыз иде. Кызым, уйлап бетер, дия иде ул. Бабасын рәтләп хәтерләмим. Ә менә әтисенең, чынлап та, аек көннәре сирәк. Эчсә, янында торырга ярамый. Гаиләсенә көн күрсәтмәде. Аның әтисе дә, егетемнең бабасы да шундый булган. Мин дә егетемне сынап карарга булдым. Бер мәҗлестә туйганчы эчте бу. Исерде. Менә шунда элеккеге итагатьлелекнең эзе дә калмады. Кая ул миңа хөрмәт?! Сугып кына очырды. Икенче көнне гафу үтенде тагын, үзенең моңарчы эчмәвен шуның белән аңлатты. Әтисен гаепләде… Ә мин инде нәтиҗә ясаган идем. Аның бүген гаиләсе бар. Ләкин түзгән хатынына рәхмәт. Ул каенанасы язмышын кабатлый. Миңа гафу үтенгән кебек очраклар атна саен кабатланып тора…

Менә гыйбрәт алырлык вакыйга. Бер караганда җәзаланып яшәгәнче ялгызың көн күрүең яхшырактыр да… Хәер, һәркем үз язмышын үзе яза…

Шуны истә тотып, белдерүләрегезне язарга, газета аша эзләргә читенсенмәгез. Теге яки бу белдерү белән кызыксынып редакциябезгә шалтыратучыларның күбесендә кыюсызлык сизелә. Курыкмагыз, үз бәхетегезне эзләү гаеп түгел. Языгыз, шалтыратыгыз. Без исә сер саклый беләбез: серләрегез йозак эчендә…

Редакциябез Казанда оешкан “НАСЫЙП ЯРЫМ” яучылык клубы белән дә хезмәттәшлек итә. Үз бәхетен эзләүчеләр матур, тәртипле очрашуда катнашып чәй табыны янында гәпләшеп табыша ала. 25 яшьтән узган хатын-кызларны, 35 яшьтән өлкәнрәк ир-егетләрне (яше чикләнмәгән) Лобачевский урамындагы 4нче йортта (Ленин бакчасы тукталышы) “Ностальгия” пицца кафесында һәр якшәмбе 17 сәгатьтә көтәләр. Тел.: 8–960–043–4560.

Шулай ук белдерүләрегезне безгә дә җибәрә аласыз. Ул бушлай басыла. Һәркайсыбыз парлы, нык терәкле һәм бәхетле булсак иде. Ә “БГ” бу эштә бар көчен куеп ярдәм итәргә әзер.

Ихтирам белән Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ.

Конкурс: “Нишләттең син мине, мәхәббәт?!”

Бер мәхәббәт тарихы

Хисаметдин аганың гомер иткән карчыгы Шәмсебану үлгәнгә дә инде шактый еллар узган. Әле үзе, шөкер, йортта вак-төяк эшләрдә булышкалап йөри. Улы белән килене эшкә чыгып киткәндә, йортка йозак булып, балаларны карашып, аларны да эшкә өйрәтеп, акыллы киңәшләрен биреп, биш вакыт намазын калдырмыйча, хәер-дога кылып яши.

Улы Гариф белән килене Гыйлембикә дә аны үз итә. Бала-чага да ярата үзен. Авылдашлары да бик хөрмәтли, аш-судан калдырмыйлар.

Беркөнне Хисаметдин күреп уянды, аны килененә сөйләде. Мәгъфүрәне күргән икән ул. Уянгач та бик озак уйланып утырды карт.

– Мәгъфүрәне яшь чагында миңа бирмәгән булдылар. Гомерем буе күңелемнән китмәде, һич оныта алмадым. Бигрәкләр дә каты яраткан идем үзен, – дип сөйли башлады ул килененә.

Хисаметдин яшь чагында төз гәүдәле, таза, көчле, кызлар күзе төшәрлек, эшкә батыр егет була. Авылда җиткән кызлары булган ата-аналар бик еш кына аңа сокланып: “Бу Гайнетдин Хисаметдины кайсы гына кыз бәхетенә булыр икән инде”, – дип бер-берсенә сүз кушкалыйлар.

Хисаметдинның үзенең дә күзе төшеп йөри торган кызы бар икән – шул ук авыл кызы Мәгъфүрә. Ул инде ышанычлы кешеләр аркылы үзенең яратуын да кызга белдергән. Бәхеткә, Мәгъфүрә дә Хисаметдинга карата битараф түгел икән. Гел җылы хәбәрләре генә килгән. Шулай ике ел вакыт узып китә.

Гаиләдә олы бала булганлыктан, ара-тирә әти-әниләре дә Хисаметдинны өйләндерү турында сүз кузгата башлый. Егет исә бу хәбәрне тиз арада Мәгъфүрәгә дә ирештерә.

Көннәрдән беркөнне әтисе Хисаметдинне ак өйгә чакырып ала да: “Быел иген-ашлык та бик уңды. Сине шушы көздә башлы-күзле итәсе иде”, – дип ярып сала. Ул вакытта егет өйләндерү, кыз бирү кебек зур эшләр бары тик көзге эшләр беткәч кенә була иде.

Хисаметдин Мәгъфүрәгә яучы җибәрә. Шуларны сөйләп утырганда Хисаметдин агайның тамагына төер утырды, бераз тавышын әкренәйтеп: “Ләкин ни хәл итәсең. Аллаһы Тәгаләнең язмышы булгандырмы, насыйп итмәгәндерме, аны миңа бирмәделәр. Әйе, бирмәделәр… Ул чакта өйләндергәндә, кияүгә биргәндә җиде иләктән үткәреп карыйлар иде шул. Ә олылар сүзеннән чыгу кая ул?!” – диде көрсенеп.

Эш болай була. Хисаметдин агайга суга барганда алар яныннан узып йөрисе була. Имеш, әти-әнисе, анда кыз бирсәк, төшкәндә дә, менгәндә дә кереп йөрер, йортларында булган сүзне яки тавыш-гауга булса да гел безгә кереп, кызуында әйтеп торыр. Кызны ераграк биргәнең яхшы диләр. Менә шундый юк кына сәбәп белән ризалашмаганнар икән.

Шулай да ул өметен өзми. Тагын яучы җибәрә. Тик ышаныч акланмый. Мәгъфүрәне икенче кешегә кияүгә биреп тә куялар. Аның күңелендә бер өмет чаткысы кала. “Ярый әле читкә түгел, ә үзебезнең авылга бирделәр. Читтән генә булса да Мәгъфүрәне күрү мөмкинлеге бар”, – дип уйлый ул. Бигрәкләр дә каты яраткан шул. Аны ерактан гына күрү дә бәхет өсти. Төшләрендә дә күрә. Имеш, ул ап-ак күлмәктән, тулган ай шикелле елмаеп нидер әйтә…

Мәгъфүрә Хисаметдинга ябышып чыгарга риза булмаган шул. Олылар хәер-фатихасыннан башка качып китү зур гөнаһ саналган. Кызның әти-әнисенә зур кимчелек булган. “Дан” тарала, имеш. Шуларны уйлап, кыз бу эшкә җөрьәт итмәгән.

Шулай язмышка буйсынып, бары тик аның барлыгын тоеп яши Хисаметдин агай.

Яратышып өйләнешмәсә дә, Шәмсебану белән дә начар яшәми ул. Тик шулай да ерактан гына булса да Мәгъфүрәне күрү җанына дәва өсти. Ул ярату еллар үткән саен кимеми, ә арта гына бара. Гомер буе сагыш утында янып яши ул.

Хәзер инде Мәгъфүрә бу дөньяда юк.

И язмыш, язмыш! Шушы иң тирәнгә яшерелгән эч серен сөйләгәннән соң, озак та үтми, Хисаметдин карт үз аягында йөргән җиреннән, азапланмыйча, бик җиңел генә дөнья белән алыш-бирешен өзеп, мәңгегә китеп тә барды.

Гомер буе йөрәгенең иң түрендә йөрткән шушы олы, саф мәхәббәт тарихын үзе белән алып китәсе килмәгән, күрәсең…

Тәнзилә ШӘРӘФИЕВА.

районы, Максабаш авылы.

Комментарии